Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Артур Шәйдуллин: «Язучы ялангач булырга тиеш. Тук булса, ул язучы була алмый»

«Яңа татар пьесасы-2019» драматургия конкурсының I премия лауреаты Артур Шәйдуллин Алабугада яшь татар драматургиясе үзәге булдырырга хыяллана.

news_top_970_100
Артур Шәйдуллин: «Язучы ялангач булырга тиеш. Тук булса, ул язучы була алмый»
Алексадр Эшкинин

Артур Шәйдуллин «Яңа татар пьесасы-2019» драматургия конкурсының I премия лауреаты. Алабуга егете. Белеме буенча юрист, һөнәре буенча — cәүдә челтәре филиалы җитәкчесе.

Әдәби казанышлары: «Яңа татар пьесасы-2016» драматургия конкурсында кызыксындыру премиясенә ия булды. Пьесалары «Время и драма» драматургия конкурсында һәм Николай Коляданың «Евразия» конкурсларында кыска исемлеккә керде. Казанда узган «Продвижение» бәйгесендә ике пьесасы кыска исемлектә урын алды. Горький исемендәге әдәбият институты үткәрә торган «Слово и действие» яшь драматурглар конкурсында III урынга лаек булды.

 Артур, «Яңа татар пьесасы»нда беренче урын алдың. Котлыйм! Провокацион сорау: Илгиз Зәйниевтан һәм Зөлфәт Хәкимнән текәрәк булу күңеллеме? (Күренекле драматурглар II һәм III урыннарны алды. авт)

— Татар әдәбиятында шундый тенденция бар — әсәрең белән вакытлы килү. Мин дә бәлки вакытлы һәм урынлы туры килгәнмендер. Конкурска өч пьеса җибәргән идем. Икесе кыска исемлеккә керде. Өмет баглаганы — иң соңгысы — үтмәде. Анысында сугыш вакытында Алабугага эвакуацияләнгән язучыларның аянычлы язмышы сурәтләнә.

Татар дөньясында барлыгы сизелмәгән һәм театры булмаган Алабуга шәһәрендә татар драматургы яшәп ятуы көтелмәгән ачыш булды.

Алабуга татар язучыларына бай шәһәр. Элек тә булган, хәзер дә бар. Дибәҗә Каюмова, Фазыл Шәех, Фәридә Хәбибрахманова исемнәре генә ни тора! Безгә татар театрлары килмәсә дә, рус телле театрлар килә. «Мастеровые», «Театр на Булаке»…

Театр карарга Казанга да киләм, Камал театрының Чаллы гастрольләренә йөрим, интернетта булган татар спектакльләрен карыйм. Драматург булу өчен бер язылган пьесага 20 укылган пьеса һәм 15ләп каралган спектакль тәңгәл килергә тиеш.

Үз эчеңдә кайнап һәм халаттан кабинетта гына утырып, язучы булып булмый.

Чаллыда туып Алабугада үскән кеше өчен татарча фикерли алуы да гаҗәеп инде.

 Татар мохитендә үстем. Мин бит гаджетсыз буын баласы. Без үскәндә шәһәр балалары каникулларда авылларга кайта, ишегалдында бер кеше дә калмый иде. Мин Зәй районының Имәнлебаш авылына кайттым, сүз байлыгын да шунда арттырып килә идем.

 Безнең кайбер Казан драматургларына да татарча язуы кыенрак әле.

 Алабуга телевидениесының хәбәрләр бүлегендә эшләү дә зур тәҗрибә булды. Остазларым — Гөлнара Салихова, Людмила Губянова, Әлфинә Хуҗиналар тәрҗемәләремне «алай ярамый», «болай әйтелми» дип сызгалап-бозгалап бетерәләр иде. Телне тоемларга бик тиз өйрәндем.

 Нинди максат куеп иҗат итәсең?

 Яшь драматургларның максаты — әсәрләре сәхнәгә куелу икәнлеген беләм. Минемчә, драматург та, язучы да күңел өчен язарга тиеш. Язу рәхәт булганга күрә.

 Ничек инде? Яздың да, компьютер папкасына тыгып куйдыңмыни?

 Язып бетерәсең дә, яшереп куясың. Ярты елдан аласың да, үз язганыңны төзәтә башлыйсың — гел яңа әсәргә әйләнә. Шулай яза торгач, ул «пешеп, өлгереп җитә».

 Язып акча эшләү турында уйламыйсыңмы?

 Акча эшлим дип язу — иң куркынычы. «Хәзер язам да, умырып акча алам» дип язылган әсәрләр — иң начар әсәрләр ул.

— Язучылык хобби гына булырга тиешмени?

— Абруйлы язучы булганчы күңел өчен язылырга тиеш.

Ә ул язучы тамагын нәрсә белән туйдырырга тиеш?

Язучы ялангач булырга тиеш. Язучы тук булса, язучы була алмый.

 Ничә балаң бар?

 Икәү.

Аларның тамагын кем туйдыра?

Мин бер сигездән икенчесенә кадәр эшлим. Кайчан язарга һәм укырга вакыт табуымны үзем дә аңламыйм. Өйдә балалар шаулап, хатын таба чыжылдатып йөргәндә ноутбукны теземә куям да, язам.

 Язу синең өчен ял итүнең бер ысулымыни?

 Күңел рәхәте ул. Күңел кәсебе. Ә кайчан да булса тамакны туйдыра башлый икән — бөтенләй искиткеч була. Язасың икән — димәк, син язучы. Язганың өчен түлиләр икән — димәк, син талантлы язучы. Ләкин, тәҗрибә җыйганчы драматург ач һәм ялангач булырга тиеш. Акча эшлим дип язган әйбер һәм илһамланып язган әйбер аерылып тора бит ул. Күтәрелгән проблемалар, фикер тирәнлеге…

 Бу стимул бирмимени?

Рәхәтләнеп йокламаска гына стимул бирә ала. Вакытың булса, иркенләп язасың. «Вакыт җитмәде, тагын да яхшырак итә ала идем», дип сызланып утырмыйсың. Бәлки, ул минем перфекционизмдыр.

 Шулай да, әсәрләреңне конкурсларга гел җибәреп торасың.

 Әйе, конкурсларга җибәрү, театрларның әдәби бүлекләренә җибәрүгә караганда яхшырактыр, мөгаен. Конкурслар үсеш дәрәҗәңне сынар өчен файдалы. 2016 елда беренче әсәремне язып, «Яңа татар пьесасы» конкурсына җибәрүем — бу жанрда нәрсә дә булса майтара алырмынмы икән дип үземне сынап карау иде. Кызыксындыру премиясен алу миңа этәргеч булды. Ул беренче драма әсәрем иде. Соңрак язылганнары яхшыра барды кебек. Кемдер куярга алынса, мин аны яңадан язып чыгар идем. Хәзер укып карыйм да: «Кеше бит алай сөйләшми», дип куям. Ләкин минем өчен аның уңай ягы — халыкчанлык, образларның чын булуы. Андагы һәр образның прототибы бар һәм алар миңа бик якын.

Мистикалы «Сагынырсызмы?» әсәренең идеясе кайдан туды?

Бу әсәрне укыгач, мине фантаст дип саный башладылар. Минем өчен бу әсәрдә мистика бары тик декорация, кешенең эчке дөньясын ярып салу өчен чара гына. Мистик элементлар — әсәр интонациясен югарырак ноктага күтәрү өчен бары тик бер алым гына.

 Үлем турында уйлану да алым гынамы?

Ул үлем турында түгел, кешенең гомерен юк-барга әрәм итүе турында. Ә үлем аша күрсәтүем — тамашачыга җиткерү өчен, Борис Гребенщиков образлы итеп әйткәндәй, аның маңгаена чүкеч белән төяргә кирәк. Һәр буын драматургына драматург булуы авыррак: бөтен темалар аркылы-торкылы сукаланган. Стандарт булмаган әйбер кирәк — сюжет, тема…

Мин кечерәк вакытта бер бик шәп Америка фильмы бар иде. Ул кешенең кинәт үлгәч, эшләнмәгән эшләре калуы турында, «Приведение» иде бугай. Өлгерми калу темасы миңа кызыклы: кеше дөнья куа, матурлыкны күрми, шатлыкка шатланмый… Элек кеше матуррак яши иде: аның интернеты юк иде, көннәр буена гаджетка чуммый иде. Әбием минем пүчтәк эш белән шөгыльләнгәнне күрсә, табигать кочагына: урманга, йә болынга алып чыгып китә иде. Дару үләннәре җыя идек, себерке бәйли идек. Балачактан матурлыкны күрергә өйрәтте. Хәзерге балалар моннан мәхрүм сыман.

 Ә синекеләр?

 Безнең гаиләнең бер традициясе бар. Без җәен ял көннәрендә машинага утырып, авыллар буйлап сәяхәткә чыгып китәбез. Мин авыл кешеләре белән сөйләшергә яратам. Шунда риваятьләр дә ишетәсең, гыйбрәтле язмышлар да… Чын сюжетлар алар халыкта. Мин татар авылларын бик яратам.

 Татар авылының киләчәге бармы?

 Әйе. Татар авылының, татар теленең һәм татар халкының киләчәге бар. Мин «Тел аянычлы хәлдә» дигән шау-шуны уртаклашмыйм, моның белән килешмим.

 Килешмәскә нинди дәлилләрең бар?

Рус шәһәрендә яшим. Рус мәктәпләрендә укып чыккан 30-40 яшьлек егетләр миннән уздырып, ут чәчрәтеп татарча сөйләшә. Алар хәтта «мәшгуль», «мәшәкать» кебек гарәп алынмаларын да беләләр, «һәм» урынына «вә» дип тә әйтәләр әле. Алар балаларын да татарчага өйрәтә. Мондый татар дөньясы барлык шәһәрләрдә дә бар. Татарстанда бер рус сүзе дә ишетелми торган татар җирлекләренең берсе — Актаныш. Актанышта рус сүзе ишетүе нонсенс булыр. Мин анда атна саен булам.

Телеңне камилләштерергә барасыңмыни?

 Бер сәүдә челтәрен җитәклим — анда кибетләребез бар. Актанышта татар рухы ярылып ята. Минемчә, татар авылларының киләчәге зур.

 Казаннан ераграк шул син. Оптимизм шуннандыр…

Казан тирәсе… Бәлки, шау-шу шуннан киләдер. Казан татарларының урыслашуы күбрәктер. Алар русча фикерли, рус модасын алалар. Кечерәк шәһәрләрдә татар яшьләренең татарлыгы күбрәк.

«Үзебезне яшь татар сәнгатькәрләре дип йөртәбез икән, бәлки, дилбегәне кулыбызга алыр вакыт җиткәндер…»

 Үзең Казанга күчәргә хыялланмыйсыңмы? «Ботка казанда пешә» диләр бит монда күченеп килүчеләр.

Кыздырып торган учактан ераграк китеп, саф чирәмгә утырып ашалган ботка тәмлерәк. Минем планнарым башкачарак — яшь татар драматургиясенең ыгы-зыгысын, драйвын, әдәби тормышын Түбән Кама, Чаллы, Алабуга җирлегенә тарту. Моның өчен платформа бар — Чаллы театры, Түбән Кама театры, Минзәлә театры. Болар бит искиткеч хәзинә. Юрганны үзебезгә таба тартасы иде.

 Ничек итеп?

 Анастасия Радвогинаның «Драматургия һәм режиссура үзәге» бар. Бездә дә шундыйрак әйбер оештырасы килә. Минемчә, Татарстанның көнчыгышында яшь татар драматургиясенең үз учагы булырга тиеш.

Моны ничегрәк күз алдына китерергә соң?

 Әйдәгез, шуннан башлыйк. Рус телендә язучы драматургларның күп булуының бер сәбәбе — аларның Проза.ру, Самиздат.ру кебек мәйданнары бар. Татарча язучы яшьләрнең үзләрен интернетта таныту, аралашу мәйданы юк. 2008-2010 елларда мин Литклуб әдәби сайтында административ функцияләр үтәдем: конкурслар уздыра идек, яңа килгәннәрне «тәнкыйть табасында» кыздыра идек.

Рус телендә иҗат итүче Казан яшьләренең кайберләре шунда тәҗрибә туплады. Яшь татар иҗатчылары «Вконтакте»да төркемнәр оештыралар. Ләкин аларның язылучылары ике-өч мең тирәсе. Бу бик аз. Киңрәк мәйдан кирәк. Мәсәлән, Самиздат сайтына көненә 120 мең кеше керә. Татар телендә язучыга танылу бик авыр. Татар телендә китап чыгара торган ничә нәшрият бар безнең? Бер, ике… Рус телендә роман язсаң, әйтик, аны 85 нәшриятка җибәрә аласың, бер-икесе роман белән кызыксынырга мөмкин.

Татар телендә иҗат итсәң, син аны йә акча түләп чыгарасың, ә бай әтиең булмаса, дусларыңа укытасың инде.

Синең андый укучыларың кемнәр?

 Һәр язучының дөресен ярып сала торган беренче укучысы була. Жәлләми торган беренче укучылар кирәк, авыр сүз әйтергә курыкканнары түгел. Мәскәүдә бер татар дустым бар — Илдар Шәйхенуров. Ул беренче язган әсәремнең беренче вариантын укыгач: «Гогольнең „Мертвые души“ әсәрен укыдыңмы?» дип сорады. «Әйе» дим. «Ә дәвамы булганын беләсеңме?» ди. «Юк аның дәвамы», дим. «Дөрес, чөнки Гоголь аны яндырды. Син дә яндыр», диде. Яңадан язып чыктым, анысын ошатты.

 Яшь драматурглар үзәге булдыру хыялың кайчан тормышка ашырыла башлаячак.

Сайт, оешма булдыру финанс чыгымнары таләп итә. Ике елда ерып чыгарлык эш дип уйлыйм.

 Үз акчаңамыни?

 Меценатлар, спонсорлар булыр дип өметләнмим. Мин аларны эзләп йөри торган кеше түгел.

 Ә грантлар? Министрлык тирәсендә буталып йөрүләр?..

Татар язучысына бераз горурлык кирәк, минемчә. «Мин булдырдым!» дип әйтүе үзе ни тора! Иҗат бәйсезлеге, акча белән беркемгә бәйле булмау…

 Син грантларга каршымы?

 Булса, әйбәттер. Ләкин, акча бирүче таләпләрен куя башласа, авырлаша.

Димәк, яшь татар драматурглары дәүләт ярдәменнән башка гына Алабугада «җитештереләчәк»?

 Әйтик, мин яшь драматург һәм мин пьеса яздым, ди. Миңа алга таба ни эшләргә? Бик риторик сорау, әйеме? Мин яшь язучыларга әсәрләрен театрга җибәргәнче, конкурска җибәрергә киңәш итәм. Кыска исемлеккә эләгә башласаң, син эшләреңне театрларга җибәрергә әзер дигән сүз. Конкурска җибәрү — үз дәрәҗәңне аңлау.

 Ярар, сайт булдырып, элеп куйдың ди пьесаларны. Шуннан?

 Нигә сайт кына? Оешма, бина…

 Драматурглар берлегемени?

 Яшь татар драматургиясе берлеге. Пьеса укулар уздырасың, арзан гына кәгазьдә булса да, альманах чыгарасың. Ул пьесаларны популярлаштыруның маркетинг ысуллары бик күп. Тотынырга гына кирәк. Без үзебезне яшь татар сәнгатькәрләре дип йөртәбез икән, бәлки, дилбегәне кулыбызга алыр вакыт җиткәндер…

 Без моны үттек инде. «Идел» журналы баш мөхәррире булган чагында Радик Сабиров шундыйрак фикер әйткәч, Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов «Берлек бер була» дип, бик тиз теманы япкан иде.

 Ашарга рөхсәт көтеп торсаң, ачтан катуың бар. Зур кашык белән казанга беренче булып үрелгән һәм шул кашык белән маңгаена берне алган күп балалы гаиләләрдәге иң кече булган малайлар тарихына ошаган бу. Монда искәртеп куясы гына кала: андый балалар кечкенә чагыннан ук бәрәңгесен кабыгы белән ашарга, кайнар чәйне пешмичә эчәргә өйрәнгән.

Димәк, Артур Шәйдуллин яңа форматлы әдәби оешма оештырырга җыена.

 Әлегә ул хыял.

Ярар, драматурглар җыелдыгыз да, ди. Сезне театрлар өчен ничек кызыклы итәргә? Менә, укымаганнар бит әле теге вакыт үзеңне.

Бүгенге татар драматургиясе үзен күрсәтә алмады. Драматургия шаулап торса, театр аны күрмичә кала алмый. Җәмәгатьчелек үзе шуны таләп итә башлаячак. «Шушы пьеса бар. Ул җиңде. Куегыз!» — диячәк. Шулай булачак! Рус театрлары тәҗрибәсеннән беләм. Яшь драматурглар активлашырга, берләшергә тиеш. Театрлар кызыксынмаса да, алар үзләренең барлыгын белдереп торса, бик әйбәт була. Пьесалар укулар оештырылсын, аларга театр әһелләре чакырылып торсын…

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов үз резиденциясендә Драматурглар семинары оештыра. Ике көн дәвамында пьесалар укыла. Тик театрлардан артык игътибар булмады кебек…

 Семинар ул иҗади тусовка гына булырга тиеш түгел. Проблема, бәлки, бу чараның маркетинг ягындадыр. Ике мәгълүмат чарасында басылган «Битаман авылында татар драматургиясе семинары узды» дип исемләнгән хәбәр-белдерүләр, бу чарага карата ниндидер игътибар җәлеп итә алуы шикле.

Матди чыгымнар таләп итмәгән маркетинг та була. Мәсәлән, социаль челтәрләрдә чарага багышланган аккаунт-сәхифәләр булдырылды. Анда укылган пьесалардан күңелгә уела торган фикерләр цитата итеп бирелсә, авторларның әсәр укуларыннан видеоөзекләр, катнашучылардан алынган блиц-интервьюлар, әсәр турында аннотация-синопсислар һәм башкалар салынса, бу бит инде бөтенләй башка кулай формат. Чара үзе бәлки театрларны кызыксындырмас, ләкин аның нәтиҗәсе буларак чыгарылган электрон дайджест игътибарсыз калмас. Әйтик, Камал театрының бренд буларак киң танылган булуының бер өлеше — театр эшчәнлеген профессиональ яктырткан PR һәм маркетинг гамәлләр.

Берлек дигәннән, әзрәк каләм селкеткән кешенең Татарстан язучылар берлегенә керәсе килә башлый. Димәк, үз оешмасы турында хыялланган кеше ул берлек турында уйламый?

 Мин аның нәрсәгә кирәклеген белмим.

 Беркем дә белми.

 Берлек яшьләр өчен платформа вазыйфасын үтәп, әдәби агентлык булып, берләштерү чаралары уздырса, аларның кирәклеге күренер, авторитеты үсәр иде. Мин, мәсәлән, Алабугага татар язучылары килгәнне белмим, ә рус язучылары һәм актерлары иҗади очрашулар уздырырга гел килеп тора.

 Иҗади очрашулар кирәкме?

 Әйе. Язучының үзенә дә, укучысына да кирәк. Мин Чаллы шәһәрендә яшәп иҗат иткән искиткеч язучыны беләм. Аның укучылары белән очрашулары бик җылы атмосферада уза.

 Мин дә беләм. Зифа Кадыйрова, әйеме?

Әйе. Ялгышмасам, ул Берлектә түгел бугай. Алайса нигә соң ул Берлек — аны да алмагач. Язучы булу өчен укучыларың булу кирәк. Иҗатыңны популярлаштыруда, китабыңны чыгаруда булышмаса — ул оешманың кирәге юк. Минемчә, хәзерге Язучылар берлеге советлар чорыннан калган архаизм кебек. Иҗат кешесе өчен оешмага керү максат булырга тиеш түгел. Иҗади үсеш, бер урында тормау — беренче максат шул булырга тиеш. Берлеккә кергәч «корочка» бирәләрме?

 Бирәләр.

 Аны рамкага куярга була — бетте-китте!

«Татар театрына хас әйбер — аның пакълеге»

 Син русча да, татарча да язган кеше булганга сорыйм: татар һәм рус драматургиясе бер үк калыпка сыя аламы?

 Драматургиягә хас төп законнар бар. Алар Аристотель, Шекспир заманнарыннан бирле яшәп килә. Һәр пьесаның башлангыч вакыйгасы, чишелеш, кульминация, персонаж аркасы кебек нәрсәләр булырга тиеш. Берничә ел элек сюжетсыз пьеса язу модасы булып алды. Хәзер бетте кебек.

Диалоглар, репликалар төзелеше бик четерекле нәрсә, пьесада җөмләләр гадәти тормыштагы кебек үк гади дә, сәхнәдән яңгыравышлы, аһәңле дә булырга тиеш. Мин Николай Коляданың диалогларын өйрәнә идем. Татарчага тәрҗемә итеп караганда әллә ничек килеп чыга, ләкин зур тәҗрибә бирде. Туфан Миңнуллинның: «Яшь драматурглар, күп сүз язасыз», дигән сүзләре дә бар. Пьесада артык демагогия кирәкми.

Татар драматургиясендә язарга ярамый торган темалар бармы?

 Бихисап. Мин аларны әйтә дә алмыйм. Чөнки интервьюны бит балаларым да укыячак. Мин татар драматургиясендә исереклек, гомосексуализм, җенси якынлык, азгынлык темаларына ишарә булганны өнәп бетермим. Кеше театрга ял итәргә, гыйбрәт алырга, уйланырга килә. Ә сиңа кешенең беренчел инстинктлары турында ярып салалар. Андый «Театр — яктылыкка, нурга илтә»р микән? Әлегә бу татар драматургиясенә ят булган тенденцияләр кебек.

 Ягъни, татар фахишәсе турында язарга кирәкмиме?

Андый әсәрне татар фахишәсе турында дип кабул итмәс идем. Минем өчен ул спектакль кешенең авыр хәлдә калып, шәхсән фаҗига аша үтеп, күңел пакълыгын, җан матурлыгын саклап калу турында. Фахишәлекне тасвирлау — ул ысул гына. Ә заманча рус драматургиясендә ешрак фахишәлек ысул түгел, үзе йомарланып торган тема булып тора.

 Әйтик, Илгиз Зәйниев «Адәмнәр»не куярга җыена. Галимҗан Ибраһимовның бу әсәрен беләсеңдер.

 Илгиз Зәйниев стандарт булмаган алымнар белән оста итеп эш итүче, үзенчәлекле итеп фикер йөртеп, һәрвакыт оригиналь табышларга тап була торган шәхес. Башкарып чыга алыр, осталыгы зур. Авыр җирләрен ипле генә итеп урап та узар, кирәкле җирдә тиешлечә акцентларны ассызыклап куяр. Ишарәлисең, дөрес юнәлеш бирәсең, кеше калганын үзе уйлап бетерә.

 Заманча рус драматургиясендә «чернуха» юнәлеше барлыкка килде…

 Әйе. Пьеса исемнәрен укыганда да кызарасың.

 Безнең драматургиянең чистарак булып калуы вакытлы күренешме? Без дә шулар артыннан барабызмы?

 Бу менталь яктан безгә хас түгел. Эпатаж өчен, хайп буларак, андый әсәрләр язылса да, сирәк күренеш булыр, киң таралыш алмас. Урыс драматургиясендә дә бар андый әсәрләр — Вырыпаевның «Пьяные», Конторовичның «Мама, меня оторвало руку» кебекләр — киң, массакүләм таныла алмый, минемчә, яшьләр өчен. Болар татар драматурглары өчен дә, татар тамашачысы өчен дә ят күренеш.

Мин чисталык, олуглык булган әдәби әсәрләрне югары бәялим. Татар театрына хас әйбер — аның пакълеге. Мөгаен, ул шундый булып калыр да. Чөнки татар театрлары башында акыллы, милли җанлы кешеләр тора, алар үзләренә шундый ук алмаш әзерләячәкләр дә.

Провокацион сорау: ул әйбәт директорларның татар театрында русча спектакль куюына ничек карыйсың?

Ул вакытлы күренеш. Театр бит акча да эшләргә тиеш. Мин кечкенә чакта Алабугада яңа ел бәйрәмнәре русча гына иде, аннары татарча үткәрә башладылар. Бар нәрсә дә үз урынына кайта.

 Син оптимист!

 Мин реалист. Безнең институттагы бер профессор: «Оптимист изучает самбо, пессимист изучает самбо и на всякий случай каратэ. А реалист изучает тактику боя и строение автомата Калашникова», дип өйрәтә иде. Борчылырга иртә. Татар китапханәләреннән татар китапларын җыеп мәйданнарда яндыра башласалар, борчылырбыз. Хәзер әле татар китаплары уку мөмкинлегебез бар. Иҗатка мөмкинлегебез бар. Татарча сөйләшергә мөмкинлегебез бар. Кычкырып та сөйләшә алабыз.

Татар китапларын укыйлармы?

 Әлбәттә. Татар китап кибетләре булмаса да, китапханәләрдә китаплар тулып тора. Аларның соңгы битендә кечкенә генә абонемент кәгазе бар: алар туп-тулы.

 Ә үзең кемнәрне укыйсың?

 Укырга тиешле китапларымның ярты еллык планы бар. Соңгы укыганнарым — Аяз Гыйләҗевның «Балта кемнең кулында», Мансур Гыйләҗевның «Баскетболист»ы. Флорид Бүләков пьесаларын яратып укып чыктым. Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемәсендә бик шәп пьесалар китабым бар. «Татар драматургиясе» сериясен кызым мәктәп китапханәсеннән алып кайтып укытты. Аларны укыганда һәр татар драматургының язу стилен, үзенчәлекләрен, көчле якларын отып каласың. Әйтик, Туфан Миңнуллин әсәрләрендә — халыкчанлык, Зөлфәт Хәкимдә — кабатланмас сюжетлар борылышы, Мансур Гыйләҗевта кешенең инфантиль якларын ачык һәм оста итеп күрсәтү, Ризван Хәмидтә, Рабит Батуллада һәм Амануллада диалог төгәллеге, Илгиз Зәйниевта — гыйбрәт көче. Яшь драматург боларны барлап чыккач үз стилен формалаштыра.

 Безнең татар драматурглары белән танышлыгың юкмы?

Юк. «Менә минем пьесам җиңеп чыкты, әйдәгез, аралашабыз», дип барыйммыни? Алай матур булмас. Очрак булса, аралашырбыз әле.

Мин заманында яраткан журналистымны күрергә Мәскәүгә махсус барган идем…

Журналист өчен бу бик хас әйбер, журналист чагымда мин дә бөтен мөмкин булган җирләргә барырга тырыштым. Язучы башкачарак, ул күзәтүчән булырга тиеш.

 Журналистикадан китү сәбәбең? Акча җитмәүме?

 Әйе. Алабуга кебек кечкенә шәһәрдә журналистикада эшләп фатир алып булмый. Минем 2010 елда журналист булып эшләгән хезмәт хакым квартплатамнан да кечерәк иде.

«Язучы язарга тиеш. Аның иҗатын таныту белән бу эшне белгән кешеләр шөгыльләнсен иде»

 Юлия Тупикина дигән рус драматургы бар. Ул татар әдәбияты турында бер фикер әйткән иде…

«Зәгыйфь үсенте» дипме? Укыдым. Сорыйсым килә — ничә татар әсәре укып чыккан икән ул? Миңа Рүзәл Мөхәммәтшин, Йолдыз Миңнуллина шигырьләре бик ошый. Алар бүгенге яшь татар шигъриятенең йөзек кашы, минемчә. Бүгенге татар әдәбияты зәгыйфь түгел, аны уку мөмкинлеге зәгыйфь. Безнең бит хәзерге татар әдәбиятын рәхәтләнеп укыр мөмкинлегебез юк. Әдәби әсәрләр «Казан утлары», «Мәйдан» һәм «Идел» журналларында гына чыга. Тагын кайдан укыйсың? Сайлау мөмкинлеге юк. Рус телендә әсәрләр интернет сайтларына эленә. Ә бездә алай түгел.

Марат Кәбировның сайты бар. Укыйсыңмы аны?

 Әйе. Бу бик зур казаныш. Аңа иҗатын таныту өчен яхшы маркетолог кына кирәк. Язучы язарга тиеш. Аның иҗатын таныту белән бу эшне белгән кешеләр шөгыльләнсен иде.

Синеңчә, язучының иҗатын таныту буенча агентлар эшләргә тиеш, әйеме? Татар дөньясының укучысы аз булу сәбәпле, агентлыклар акча эшли алачакмы соң?

 Агентлыклар берничә төрле юнәлешне берләштерергә тиеш. Мин рус телендәге әдәби сайтта эшләгәндә, сувенир продукциясе — шарфлар, ручкалар, кружкалар сатыла иде, аудиоязмалар эшли идек. Шул акча маркетолог хезмәтенә, хостинг өчен түләргә, призлы конкурслар уздырырга җитә иде. Басылган альманахлар да сатылып бетә иде.

 Татарча да шул ук эшне эшләргә була дисеңме?

 Татарча эшләү җиңелрәк тә әле. Татар мохите тыгызрак чөнки. Анда хәбәр «чылбырлы реакция» булып тарала. Зифа Кадыйрованың популярлык сере дә шушы «чылбырлы реакция»дә. Эшкә киләсең — «Зифаны укыдыңмы?» дип кызлар елап утыра. Ул шулай популярлашты. Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» китабы да шулай танылды. Сарафан радиосы…

Гүзәл Яхина дигәннән, ул бу әсәрен татарча язса, таныла алыр идеме икән?

 Әлбәттә. Ләкин аңа ул әсәрен русча язу уңышлырак иде. Минемчә, аның икенче әсәре — «Дети мои» көчлерәк. Ул әсәре татар дөньясы өчен казаныш булыр иде минемчә.

 Шамил Идиатуллин, Илдар Әбүзаров русча язалар. Алар татарча язып, татар дөньясы өчен кызыклы булырлар идеме?

 Татар язучысы булыр өчен чәчрәп торган татарлыгың булу кирәк. Татарлыгың ярылып ятса, русча язасы да килмәс.

 Үзең дә башта русча язгансың?

 Рус телендә язылса да, татар кешесенең ментальлеге белән язылган әсәрләр икәне сизелеп тора. Рус кешеләре өчен алар үз түгел сыман. Минем фикерләвем татарча. Әсәрләре сәхнәгә куелмаган яшьләр өчен бәйгеләр аерым булсын иде ул. Күпме кеше әсәрләрен татарча язып, русчага тәрҗемә итеп, рус конкурсларында катнаша. Рус конкурсларында татар исемнәре булу безнең өчен аяныч вакыйга, минемчә. Алар бит аптыраганнан шулай итәләр. Татарча язып, русчага тәрҗемә итү, рус тамашачысына яраклаштыру — әсәрнең түбәтәен тибеп очыру.

 Русча язсаң перспективалар зуррак. «Большая книга»га кадәр.

 Сез «Большая книга» лауреатларын ничәне саный аласыз? Ә Камал театрында куелган драматургларны? Барысын да беләсез! Захар Прилепин җиңгән иде. Ләкин сәясәткә тыгылмаса онытылыр иде. Язучы булсаң, сәяси позицияң ныклы булырга тиеш. Бу яктан караганда мин татар язучысы гына була алам.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100