Урман иясе белән Кеше кызы мәхәббәте: зина түгел, беренче татар фэнтези спектакле!

«Карурман» эскизы – яшь татар иҗатчыларының зур күләмле әсәр турында хыяллары.

«Калеб» яңа буын җыены тамашачыга «Карурман» спектакле эскизын тәкъдим итте. Эскизны Кариев театры сәхнәсеннән сиксәнләп тамашачы карый алды һәм соңыннан фикер алышты.

Милли проблемаларга һәм тарихка кагылышлы зур күләмле һәм бюджет сорый торган мәдәни проектларны эскиз формасында белгечләргә һәм эксперимент буларак тамашачыга тәкъдим итү яхшы әйбер. Әйтик, Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет театры «Сөембикә» операсын башта эскиз ясап белгечләргә тәкъдим иткән булса, Сөембикә-ханбикәбез башкачарак чыккан булыр иде кебек. Ә әсәр инде куелгач, сүктең ни дә, сүкмәдең ни — куясы куелган, акчасы тотылган.

«Карурман» эскизы — яшь татар иҗатчыларының зур күләмле әсәр турында хыяллары. Резеда Гарипова белән Луиза Янсуар «Карурман» әсәрен эскиз форматына журналистларны, сәнгать белгечләрен һәм беренче тамашачыларны чакырган иделәр. Яшь иҗатчыларга Тинчурин һәм Кариев театры артистлары, Казан театр училищесы студентлары, «Джуна» музыкаль төркеме һәм Зәринә Вилданова булышты.

Спектакль нәрсә турында?

Вакыйга бик борынгы заманнарда — исламга кадәрге чорда татар җирләрендә бара. Без ул чорлар турында татар язучылары Нурихан Фәттах һәм Мөсәгыйть Хәбибуллин романнарында укыдык. Шул вакыттагы кебек тәхет интригаларын Шекспир әсәрләрендә күреп өйрәнелгән.

Кайчандыр зур булган затлы ыруның хәле начар. Аларны кыргый кавемнәр яулап алырга мөмкин. Ыру үзен яклап-саклап килгән ияләрдән баш тарткан икән. Шуннан башланганмы бу кыенлыклар, әллә башка вакыйгалар шуңа китереп җиткергәнме? Хан үлеп ята, аны агулаганнар. Ул ярдәм сорап Урман иясен чакырып китерә. Әмма Урман иясе аны дәваларга алынмый. Хәтта ыру башы аңа баласының исән икәнен хәбәр итсә дә.

Хан үлә. Аның үлемендә хан янында үскән ятим ялчы егет Ялчынны гаеплиләр. Ялчынны Урман иясе урлап кача, чөнки ул аның кешеләр арасында яшереп калдырылган улы була. Әлеге Ялчын дигәнебез Урман иясе белән Кеше кызының мәхәббәтеннән туган икән.

Ислам дине кергән вакыт булса, зина дияр идек. Ул вакытта ярагандыр инде, күрәсең.

Хан кызы Җәйранны кыргый кабилә башлыгы алырга килә. Аның затлы нәсел белән кан катнаштырып, үз баласын затлы карыннан чыгарасы килә.

Кыскасы, азактан бу интригаларны Мәгълүм би белән ханбикә оештырганы билгеле була. Ханның улы да ханныкы булып чыкмый, аны Ханбикә уйнаштан тапкан. Азакка таба пычак уйнап кына тора. Урман иясе, Ханбикә үтерелә. Кыргый башлык та үтерелә. Җәйран Ялчын белән кавыша дип уйлыйбыз.

Монысы бик кыскача эчтәлек. Әмма монда эчтәлек икенчел. Беренчел — атмосфера. Шул исәптән, музыка, сүз, мәгънә, фикер.

Зур форматлы әсәрне Резеда Гарипова кысып Кариев театрының зур булмаган сәхнәсенә сыйдыра алган. Әле шунда 80 тамашачы да, ансамбль дә сыйды. Артистларның кул сузымында гына булуы тәэсирне арттыра, тамашачы уенның декорациясенә әверелә.

Спектакль эскизыннан соң фикер алышу оештырылды. Модератор итеп киносценарист, журналист Айсылу Хафизова чакырылган иде.

«Шәп куйгансыз! Тарихи булса да бүгенге көндә дә актуаль. Бу спектакльнең куелуын телим. Ләкин мин аны тыелыр дип борчылам. Бүгенге сәясәт шундый уйлар тудыра», — диде бер тамашачы. «Мин шәхесне күрдем», диде икенче берәү, өченче берәү балачагын сагынган, дүртенче берәү хан улын уйнаган Артем Пискунов уенына сокланган.

Мин кызыклы өч фикерне китерәм.

Яшь галим Айдар Шәйхин: «Без биредә Хан җәмгыяте белән Мәгълүм бәк җәмгыяте каршылыгын күрәбез. Бу — яңа җәмгыятькә — рухларсыз мәгълүмати, акылга нигезләнгән яңа җәмгыятькә омтылыш. Җәмгыятьтән кинәт кенә аның динен, кануннарын тартып алсаң кризис башлана. Мәгълүм бәк һәм аның идеологиясе кабиләләрнең рухларга ышануын юкка чыгара. Ә алмашка бернәрсә дә булмагач, үтереш, суеш, әхлакый проблемалар башлана. Шулай без асылыбызны югалтабыз. Бәлки, ул кирәктер дә. Чөнки шуннан башка җәмгыять алга бара алмый. Бу күзлектән караганда, Салават Хәбибуллинның кире каһарманы яхшы кеше булыр иде, мөгаен. Бу әсәр нигезендә бик матур фэнтези төшереп булыр иде».

Рауза Солтанова, сәнгать фәннәре докторы: «Заманча куелган катлаулы спектакль. Безнең татар сәхнәсендә фэнтези жанры белән спектакль юк иде. Монда — гомумкешелек проблемалары. Татар сәнгатендә бу проблемаларга беренче булып җитмешенче-сиксәненче елларда Түбән Камада яшәгән олуг рәссамабыз Әхсән абый Фәтхетдинов мөрәҗәгать иткән иде. Аның бу хакта янып-көеп Равил Фәйзуллинга язган хатлары бар. Мин сезнең спектакльне караганда Әхсән абый иҗаты белән параллельләр күрдем. Спектакль гөбәдия кебек катламлы. Сюжеты бик кызыклы һәм интеллектуаль — дастаннарга, ияләребез турында мифларга нигезләнгән. Монда архетиплар ярылып ята. Бу фәлсәфи спектакльгә әзерлекле тамашачы килергә тиеш».

Миләүшә Хабетдинова, әдәбият белгече: «Монда сезнең Шекспир мотивлары да бар, „Алмачуар“ хикәясе дә, мифлар да… Ләкин ачкычыгыз дөрес түгел — нәрсәдән качасыз, шуңа абынасыз. Сез үземнеке һәм читне бутыйсыз. Ике дөнья! Мифологик катлам! Алар кешеләр белән янәшә яшиләр. Ләкин каннары болганмый. Ияләр. Кешеләр. Ләкин алар бер-берсенә читләр, алар кушылгач, кан бозыла. Әйе, Шүрәле урлап хатын-кызлар белән яшәгән. Ләкин бу плюс түгел, ә минус. Бу мифларны үстерә торган ысул булмаган. Безнең безнең мифларны укымыйсыз, сезгә Скандинавия мифлары якын. Сезгә әле үз асылыгызны танымыйсыз, ул сезгә кызык түгел. Сез хәтта Шүрәле тарихын да белмисез. Безнең мифта һәр нәрсә үз киштәсендә. Буталмаган. Сез бит инде совет заманында яшәмисез. Безнең Шүрәле урысның Чурилосы түгел. Сез чит кан кирәк түгел дисез, ияләр дә чит кан. Болганырга ярамый. Асыл дигәнсез икән, асылыгызны югалтмагыз!»

Бу спектакль эскизы — авторларның үз эшләрен презентацияләве, алга таба аны зур форматлы сәхнә әсәре итү өчен проект буларак тәкъдим итү. Шунлыктан актерлар уенына тукталу урынсыз. Актерлар һәм музыкантлар бу очракта Луиза Янсуар белән Резеда Гарипованың командасы, фикердәшләре, ярдәмчеләре, дуслары, юлдашлары. Алар декорациясез һәм махсус костюмнарсыз гына, бары тик музыка һәм грим ярдәмендә, үз талантларына һәм эмоцияләренә нигезләнеп, авторлар теләген тамашачыга җиткерделәр.

Татар сәхнәсендә генә түгел, хәтта татар әдәбиятында да фэнтези жанры юк. Ә бит безнең мифологик ияләребез менә дигән фэнтези геройлары ләбаса. Моны беренче булып Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова күреп алган.

Хәер, ияләр темасы татар өчен бераз уңайсызрак тема. Әйтик, Гүзәл Яхинаның «Зөләйха күзләрен ача» романына тәнкыйть күзлегеннән караучылар Зөләйханың ияләргә ышануын яратмадылар. Бу мәҗүсилеккә тартылу дип кабул ителә һәм кискен тәнкыйть утына тотыла. Ләкин безнең мифологиябез бар һәм ул безнең байлыгыбыз. Үз мифологиябезгә мондый караш, әлбәттә, яшьләрне чит мифологияләргә этәрә. Скандинавия мифлары күз алдындарак ята — алар якын. «Карурман» сәнгать әсәре форматында киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителсә, бу мәсьәләдә, һичшиксез, үзбелдеклеләнеп яшьләрне сүгүчеләр табылачак. «Татарда андый әйбер юк!» диячәк.

«Агачтан күбрәк „Шүрәле“ образлары ясыйм, чөнки ул — агачларның күңел хуҗасы, сакчысы, карап үстерүчесе, урман иясе», — дип язган Әхсән Фәтхетдинов Равил Фәйзуллинга юлланган мәгълүм хатларында. Күп ияләр арасыннан Шүрәлене образы аерылып чыккан һәм бүгенге көндә әдәбият һәм сәнгатькә милли персонаж булып ныклап урнашкан. Аны Тукаебыз популярлаштырды. Ә Тукай язганны юк диеп кара.

Туфан абый Миңнуллин да Урман ияләре турында уйланып «Җанкисәккәем» лирик комедиясен язган. «Җанкисәккәем» — ихлас урман ияләренең кешеләр белән очрашуы турында фантазия. Туфан Миңнуллин әсәре буенча Фәрит Бикчәнтәев куйган бу спектакль Камал театрында 30 ел чамасы бара. Анда да кеше белән урман иясенең бер-берсенә тартылуы. Әмма бу шаярту стилендә эшләнгән.

Дөрес, автор кызларыбыз «Карурман»да Урман иясен Шүрәле дип атамаганнар. Чибәр актер Зөлфәт Закиров уйнаган герой төгәл исеме юк. Әмма ул бар!

ххх

Луиза Янсуар белән Резеда Гарипова ниндидер перспектива күрмичә генә, әсәр язарга алынганнар һәм аны үзләре күргәнчә эшләп чыкканнар. Бу әсәр зур сәхнә күрергә лаек. Әлбәттә, төзәтмәләр белән.

Мин бу спектакльне яхшы акустикалы залы һәм милли авторлар белән эшләү омтылышы булган Тинчурин театрында куелсын иде дип телим. Режиссеры һәм артистлары Тинчурин театрыннан булганша гына түгел. Ә нәкъ менә милли авторлар белән эшләү юнәлешен алганга күрә. Милли авторларыбызның иҗат мөмкинлекләре һәм офыклары киң булганлыгын күрсәтү өчен дә.