Илдар Ягъфәров: «Иясез сукбай этнең күтенә һәркем тибеп китә ала — без шундый хәлдә»
Танылган кинорежиссер, ТР Кинематографистлар союзы рәисе Илдар Ягъфәров белән Союз офисында очраштык. Биредә рәиснең кабинеты, тагын берничә кабинет, чәй эчәргә кухня, җыйнак кына зал, хәтта бакча да бар. Офис «Татаркино» белән бер ишегалдында урнашкан.
Сүзебезне акча темасыннан башладык. Республикада кинематографиянең хәле, һичшиксез булырга тиешле Кино фонды һәм һичшиксез төшерелергә тиешле яңа фильм проекты турында сөйләштек, сүз уңаеннан Мансур Гыйләҗевны мактап уздык һәм башкалар, һәм башкалар.
Илдар, сез Кинематографистлар союзы рәисе буларак хезмәт хакы аласызмы?
Кечкенә генә хезмәт хакы бар — мин аны урынбасарыма бирәм, үземә берни дә алмыйм. ТР Дәүләт Советында кинематография буенча түгәрәк өстәл утырышыннан соң алга китеш булыр кебек — безнең Союзга штатлар биреләчәк. Язучылар берлегендәге кебек рәсми рәвештә хезмәт хакы ала башласак, яхшы булыр иде. Алты ел рәттән бушка эшләү авыр инде. Икенче яктан караганда, мин проектлар эшли алам. Һәрхәлдә, үземнең биредә кирәклегемне тоям…
Сезнең оешмада әгъзалык взносы бармы?
Елга 2000 сум.
Союзга керүчегә союзның нинди дә булса файдасы бармы?
Кешенең Союз әгъзасы значогы бар икән, димәк, ул профессиональ кинематограф. Союз аша грантлар алып була. Профессиональ ассоциацияләр грантлар бүлгәндә әгъзалык значогы булган кешегә күбрәк игътибар итәргә тиеш. Без бу системаны корырга тырышабыз, хакимият безне ишетә кебек. Әгъзалыкның өстенлекләре бар, матди ярдәм дә бар. Ул бик аз да түгел — 60-70 мең сум булырга мөмкин. Елга аны 12 кеше ала. Ул рулетка кебек — кемгә туры килә инде. Кешеләргә санаторийга юллама бирелә.
Ә шәхсән сезгә ни файда? Әйтик, төрле комиссияләрдә утыра аласыз, Тукай комиссиясендә, мәсәлән… тагын?
Мин шул бер Тукай комиссиясендә генә. Ай, дәүләт структуралары катнашкан әйбер турында сөйләү дә авыр. Яңарак кына комиссия утырышы булды. Минемчә, бу комиссия чын талантларны билгеләргә — Тукай премиясе комиссиясе әгъзалары тәкъдим ителгән әсәрне яхшылап өйрәнергә тиеш. Алар еш кына карап та тормыйлар кебек.
Ул комиссиягә Мансур Гыйләҗевның да үпкәсе бар. Былтыр сезнең Союз аша премиягә тәкъдим дә ителгән иде.
Мансур Гыйләҗев дәүләт премиясенә күптән лаек. Аңа аны китереп бирергә тиешләр. Ул актив иҗат итә. Аны халык белә, таный, ярата. Бернинди дәрәҗәле исемнәр алмаган килеш тә ул халыкныкы. Мансур Гыйләҗев — ул үзе дәрәҗә, үзе премия, үзе бренд. Бөтен кеше үзен үзе тәкъдим итеп йөри алмый, андыйларны күреп тәкъдим итәсе, лаеклы булуын күрсәтеп бирәсе иде.
«Татарстан кинематографиясе өстендә дини колпак барлыкка килде»
Инде төп эшчәнлегегезгә күчик. «Исәнмесез?!» фильмын — Мансур Гыйләҗев белән уртак хезмәтегезне (режиссер — Илдар Ягъфәров, киносценарист — Мансур Гыйләҗев. Авт) — халыкка күрсәттегез. Инде алга таба нинди планнар?
Алга таба нәрсә эшләргә, нинди сценарий язарга… дөресен әйткәндә, авыр бара. Кино проекты ясый башлаганда, нинди татарны күздә тотарга дип уйлыйм да, миндә каршылык туа — үз-үзем белән көрәшә башлыйм. Бер нәрсәне ачык аңладым: татарлар бик төрле. Алар шулкадәр бүлгәләнгән һәм бер-берсен яратмый. Диниләр һәм дөньявилар, керәшене, мөселманы, зыялысы, Мәскәүләшкәне… Һәрберсе үзен акыллы һәм дөрес дип саный. Зур кораб авыр йөзә инде… Минем бер идея бар — Тукай турында кино төшерәсем килә. Аны, һичшиксез, төшерергә кирәк! Әмма ничек? Аны Голливуд проекты итеп төшерергә кирәк, мәктәп дәресе өчен кулланма итеп түгел. Суперпрофессиональ команда тупларга кирәк. Костюмнар, декорация, сюжет, диалоглар, акцентлар — барысы да уйланган булырга тиеш. Бу чын кино булырга тиеш! Төшердең дә киштәгә куйдың түгел.
Безнең Тукай дөньяга кызык булачакмы?
Мин Россия һәм чит ил дистрибьюторлары белән очрашсам, шул сорауны бирәләр: Россиягә бу проект нәрсәсе белән кызык, янәсе. Аңлатам инде — Россиядә руслардан тыш башка күп милләтләр дә яши. Ә рус киносы төшерсәм, үземә хыянәт итәмдер кебек. Екатеринбургта бер дистрибьютор белән бик каты бәхәсләштек. «Кемгә кирәк татар киносы?» — ди, үзенең хатыны татар бит әле… «Татарларга кирәк», — дим. Дөньяда милли Татарстан киносы барлыкка килергә тиештер бит инде?! Без эшләмәсәк, ул булмаячак. Милли кино дибез икән — ул милли булсын! Әлбәттә, шовинистик төсмерләрдә түгел, үзебезгә якын кино… Без ниндидер уртача кино ясасак, яки гомумроссия масштабы дип уйласак, Мәскәүнең Казан вокзалында сатылган өчпочмак булачак. Аның тәме авыл мичендә әбиләр пешергән өчпочмакныкы кебек түгел.
Ягъни, сез Тукай турында киноның нинди буласын күзаллыйсызмы?
Әйе, күзаллыйм. «Амадей» фильмы кебегрәк. Бөек Моцарт турында шундый фильм бар. Ул композиторның ничек музыка язуы турында түгел, кеше турында. Безгә дә Тукайда кеше күрергә кирәк. Бүгенге яшь буын өчен ул модалы, заманча кеше булырга тиеш. Тукай бит 27-28 яшендә күпме эшләп өлгергән. Хәзер 27 яшь дисәм, 28 дип төзәтәчәкләр, 28 дисәм — 27. Татарлар гел шулай вак әйбер буенча бәхәсләшә. Безнең «Исәнмесез?!» фильмын карагач та «Алай җирләмиләр», диючеләр булды. Ә Бардада, мәсәлән, шулай җирлиләр. Лениногорскида бер төрле, Арчада башкача. Түбәтәй дә төрле җирдә төрлечә бит. Заманында мин Казан түбәтәен кабул итә алмадым. Туксанынчы елларда түбәтәй модасы киткәч, «Бу татарча түгел», — дип аптыраган идем. Минем өчен чын түбәтәй ул Барданыкы — чатыр кебек. Һәр татарның үз дөреслеге…
Тукай темасын дәвам итик әле — нинди дә булса эш барамы?
Сценарий языла башлады. Мәдәни катлам, шул исәптән, кинематография дә, Хөкүмәткә бәйле инде — Татарстан Хөкүмәтенә заявка бирәсем килә. Россия Мәдәният министрлыгына бирергә дә буладыр. Әмма көз көне интуициям хатлар язмаска кушты. Чөнки пандемия белән болай да авыр чак иде. Кинематография белән ачуларын китерәсем килмәде. Язга таба хатлар язарга мөмкин дип уйлаган идем.
Сезнең интуиция яхшымы?
Әйе.
Кыен хәлдә калдырмый алайса.
Кайчак тыңламыйча ялгышам.
Мәдәни кодны, Президентлыгыбызны һәм Татарстанны саклыйбыз дисәк, безгә мәдәни калкан, димәк, кинематография кирәк. Дәүләт акча белән генә түгел, мәдәният белән дә көчле була ала. Нык дәүләт — ул яхшы әдәбият һәм музыка. Иран — күп тыюлары булган ябык территория саналса да, беренче чиратта кинематографияне үстерә башлады. Иранда шигыйлар (русчасы «шииты» — шигыйлар һәм сөнниләр ислам динендәге төп ике юнәлеш — ИТ) бит анда — рәсем ясарга, кино төшерергә ярый. Иранның үз галимнәре бар. Ә безнең?! Сөнниләр булган дәүләттә мәдәни түгел, фәнни деградрация бара.
Ягъни без Тукайны символ итеп түгел, кеше итеп күрә алачакбыз?
Иң мөһиме — диетик кино килеп чыкмасын. Чөнки дөрес кеше турында дөрес киноны беркем дә карамаячак…
Сүзне минем «Исәнмесез?!» фильмыннан башласагыз да, сез аны мактамадыгыз инде. Ә минем мактанасым килә — ул бит бик уңышлы карала. Кая гына килсәк тә, тулы заллар. Кемдер уңышсыз дип санаса да, мин аннан канәгать.
Ә нигә акланасыз? Әйтсәләр әйтәләр инде. Әйтүчеләр проблемасы…
Проблема тирәндәрәк. Мин беркемне дә ышандырырга теләмим. Киресенчә, ошатучылар күбрәк икәнен әйтәсем килә. Ә җитәкчеләр арасында фильм уңышсыз дигән фикер бар.
Сез аларны ул фикердән кире кайтармакчы буласызмы?
Беләсезме, без ниндидер курчакка әйләнеп барабыз. Күргәнегез бардыр: татар концертларына хатын-кызлар калфак дип санап, сувенир лавкасындагы сувенирга охшаган баш киеме кия. Без татар милләтенең дини аспектына таянабыз, Бөтендөнья татар конгрессы дини аспектка ставка ясый, дини оешмалар белән күбрәк аралаша. Нишләп татар милләте дөньяви яктан ныгымый — аңлый алмыйм. Нишләп дөньяви татар милләте барлыкка килми? Дини тәрбиягә китеп барабыз кебек. Сезгә алай тоелмыймы?
Тоела.
Без моның белән ярты татарны югалтабыз. Без татарларның бөтенесен дә яратырга тиеш. Татарча белмичә, күңеле белән татар булганнарны да. Кая гына барсам да, авылда туып татарча яхшы өйрәнү бәхете елмайган кыз бала баса да, татарча начар белгәннәрне түбәнсетә. Һәрвакыт шулай!..
Илдар, мин аңлыйм, Пензада яшәгән татар егете телне өйрәнә алмаска мөмкин, тирәлек юк. Әмма, гафу ит, Казанда яшәгән татар татарча өйрәнергә теләмичә генә татарлыгыннан файда алып йөрмәкче икән, әлбәттә, теге кыз хаклы. Өйрәнсен!
Новосибирск татары белән Казан татары нәрсә белән аерыла?
Монда өйрәнергә тирәлек бар. Җитмәсә, татар хисабына ниндидер милли проектларын тормышка ашырырга җыена икән, нигә өйрәнмәскә тиеш соң ул?
Мин сезне аңлыйм. Сез миңа да дәгъва белдерә аласыз — мин русча сөйләшәм. Ә үзем татар проектларына керергә җыенам.
Ләкин сез бит татарча беләсез. Һәм сез Рәшит Ягъфәровның улы!
Мин өйрәнәм, татарча чыгыш ясарга да тырышам. Новосибирскида, Екатеринбургта чыгыш ясаганда, күрәм — ярты зал татарча белми. Тел тирәлектә яшәргә тиеш. Дәүләттә кулланылырга тиеш. Мәктәптә укытылырга тиеш. Ул юк бит. Без дәшмибез.
Телне аны куркытып өйрәтеп булмый. Кочаклап, «Молодец» дисәң яхшырак. Татарның зыялы затын очратып сөйләшеп торсам, ул көнне минем катлаулы биш-алты татар сүзен өйрәнәсем килә башлый. Һәм өйрәнәм дә!
Безнең бик актив кулланыла торган мәдәни код дигән термин бар бит инде, сез аны тел белән бәйләнгән дип санамыйсызмы?
Мин андый акыллы сүзләрне кулланмыйм. Әмма бер нәрсәне яхшы беләм: кеше керпе кебек, рәнҗетсәң энәләрен тырпайта. Кешеләрне рәнҗетмик! Дини кешеләрне дә рәнҗетмик! Алар безнең өчен дә дога кылсыннар. Алар Аллаһка якынрак. Әмма бөтен кешене бер төсле дип уйламасыннар.
Минем әтием дә бик дөньяви кеше иде. Ул милләтне дингә генә бәйләп калдыру ягында булмады. Аның милләт өчен көрәше дини догмаларга бәйләнмәде. Мин Аллаһның барлыгына ышанам. Интуиция дә, төшләр дә, ниндидер очраклылыклар да Аллаһ көченә бәйле. Кеше шул көч белән туа инде, баланың чисталыгы Аллаһ көче. Ә дин — ул сәяси партия кебек…
Дин темасы сезне нигә борчый башлады? Ул сезгә комачаулыймы?
Әйе. Татарстан кинематографиясе өстендә дини колпак барлыкка килде. Алар кинода күрсәтелгән тормышка каршы. Дини кешеләр…
Аңладым. «Исәнмесез?!»гә дини кешеләр каршы килдеме? Кем ул дини кешеләр? Мөфтиятме, әллә өендә намаз укыган агаймы?
Мин гомуми фон турында әйтәм. Дини догмаларның көчәюе турында. Бу хакта әйтмичә кала алмыйм: фикереңне әйтеп, син үз позицияңне белдерәсең.
Мөфтият үзе дә кино төшереп ята түгелме соң?
Анда режиссер Рәмис Нәҗмиев дип беләм. Оператор — безнең берлек әгъзасы Алексей Матросов. Фильм Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгына багышланган. Президент миллионнар бүлеп биргән дип ишеттем.
Ә нишләп мөфтият профессионал Ягъфәровка мөрәҗәгать итмәгән? Сезнең дә бит тыгыз вакытыгыз түгел, киногыз чыкты, яңасы башланмаган дигәндәй…
Рәмис Нәҗмиев — Мәскәүдә югары курсларда укыган профессиональ режиссер. Мин аның шундый зур проектта катнашуына бик шат.
Ә сорауга килгәндә, менә шушы урында безнең аралашуның икенче бүлеге башлана. Татарстан кинематографиясендә сәер вазгыять урнашты. Туксанынчы еллардан 2000 еллар башына кадәр яхшы гына кинематография мәктәбе барлыкка килә башлаган иде. Кинәт кенә кинематографистларга түбәнсетүле караш тенденциясе барлыкка килде — аларга акча эшли алырлык урыннар калмады. Кинематографист «аюны» үзе табып атарга һәм итен үзе кыздырып сатарга тиешле аучыга әйләнде. Кинематография оешмаларына килгәндә, шәхсән Татарстанда… турысын әйтеп сөйләшәм — «Татаркино»га өстән билгеләнгән кеше куелды. Без моңа каршы түгел идек, бар да яхшырыр дисәк, ул монополия булдырды. Татар киносы эстрада артистлары белән эш итә башлады. Бу нәрсә соң инде? Хәзер режиссёрлар да очраклы кешеләр… Татарстанда зур Кинематографистлар союзы бар. Әмма аның белгечләре кулланылмый. Бюджеттан ниндидер акчалар алынса да, безнекеләр эшкә чакырылмый. Әлбәттә, без моңа риза түгел.
Көче булганнар акча табарга тырыша инде. Мин дә тырышам, режиссер һәм продюсер Алексей Барыкин да, продюсер Марина Галицкая (кинорежиссер Салават Юзеевның хатыны. Авт) да таба. Ләкин бөтен кеше дә андый «паровоз» түгел. Бюджет акчасы тирәсендә нигә һаман бер үк кешеләр йөри? Бездә бит режиссёрлар бар. Хәер, профессионаллар азайганнан азая бара. Алар бу «циркка» өстән карап, Мәскәүгә китәләр, киткәннәр кайтырга җыенмый. Андый фильмнарны «Татаркино» тирәсендә йөрүче кешеләр төшерә. Алар тирәсендә профессионаллар юк. Кинематографның проблемасы беләсеңме нәрсәдә? Һөнәр ачык күренми. Мәсәлән, музыкант скрипкада уйный. Ишегалды себерүче килеп аның урынына скрипкада уйный алмый. Ә кинода режиссер булып теләсә кем эшли ала дип уйлыйлар. Ә бит режиссерлык — ул профессия, ул бик күп датчиклардан тора. Режиссерның зәвыгы була. Аның эше үзе бер дөнья. Аның урынына 3-4 датчигы да булмаган кешене куялар.
Быел 3 млн сумга Әмирхан Еники хикәяләре буенча кино төшереләчәк. Сез ул акчага кино төшерер идегезме?
Нигә 3 миллионга ризалашалар соң? Нишләп продюсерлар эшләп карыйсы килгән бөтен кешене кино төшерергә ала? Янәсе, кемнеңдер төшәсе, кемнеңдер төшерәсе килә. Бу бит һәвәскәрләр көтүе! Аннары шулар төшергәнне карыйбыз, интеллигент кеше буларак дәшмибез. Шуңа күрә үзешчәннәр яңгырдан соң чебен гөмбәсе кебек арта бара. Без дәшмәгән саен алар бәхетле. Дәшә башларга кирәктер, бәлки! «Халима» да булдымы фильм? Адәм көлкесе! Юлия Захарова — республиканың беренче режиссерымы? Казахлар белән уртак проектны да ул төшерде (Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте буенча Казахстан-Татарстанның уртак проекты буларак «Тарлан» фильмы төшерелде. Авт).
Рәхимбай ташлап киткәч, Айтуганова нишләсен инде?! Юлияне чакырган.
Ул ташламады, аны «кинули». Минем бу темага керәсем килми. Әмма үз позициям бар. Әлеге фильмның идеясе Рәхимбайныкы. Алар Айтуганова белән партнерлар булып Казахстан белән бергә эшли башладылар, димәк, «тегермән ташына» эләккәч, проекттан да бергә китәргә тиешләр иде. Мин шулай итәр идем.
Алай итсәләр, кино булмас иде.
Аның каравы, профессиональ мөнәсәбәтләр урнашыр иде. Янәсе, проектка бер кеше белән киләсең дә, партнерыңны ташлап, ниндидер бер кызны аласың, ул кыз бит режиссер да түгел. Рәхимбай ул кино турында 6-7 ел хыялланган. Күз алдына китер: төшерәсең, монтажлыйсың һәм сиңа казахлар шуның өчен 200 мең сум акча бирә. Айтуганованың риза буласы килгәч: «Төшерә башлыйк, мин сиңа Татарстаннан акча табып бирәм, калганын түлим», дисен иде.
Үз әсәребез үзебезгә якын — без яхшы фильм ясый алыр идек. Ә казахлар нинди фильм ясар? Мин уртак кинематография проектына шикләнеп карыйм. Бу ниндидер «Франкенштейн» булырга мөмкин.
«Алмачуар»га килгәндә, ниләр булганын Аллаһ үзе генә беләдер. Бәлки, Рәхимбай «Алмачуар»дан сикереп төшеп калып уңгандыр. Хәзер ул ныклырак сценарий белән эш итә.
Шәхсән мин беркемгә дә каршы түгел. Мин бары тик кинематографиядә монополия булдыруга каршы.
Ягъни, безнең кинематографиянең бу төп проблемасы, әйеме?
Татарстан киносы белән профессионаллар шөгыльләнергә тиеш. «Татаркино» — ул кино прокаты оешмасы, беренче чиратта шуның белән шөгыльләнергә тиеш. Алар аның белән җиң сызганып, ныгытып шөгыльләнми.
Бу проблеманы кинематография буенча түгәрәк өстәлдә Барыкин да күтәргән иде. Кинематографист дәүләттән проекты өчен акча сорап алса, авторлык хокукларын «Татаркино»га тапшыра. Димәк, ул киносы белән алга таба акча эшли алмый. Сезнеңчә, чишелеш нинди булырга тиеш?
Бу Россия законнарына каршы килә. Кем уйлап тапкындыр мондый сәер тәртипне. Әйтик, минем үз фильмымны Новосибирскида күрсәтәсем килә, килешү төзегәндә, алар прокатның «Татаркино»га гына рөхсәт ителгәнен күрәләр дә, минем кулларым киселгән кебек. Миләүшә Айтуганова ярдәм итергә тырыша: «30%ы безнеке, 20%ы сезнеке, 50% кинотеатрныкы», диде. Ни өчен мин 30%ны аңа бирергә тиеш? «Татаркино»ның ни катнашы бар? Минемчә, прокат оешмасы кино төшерергә кызыкмыйча, продуктның дистрибуциясе турында гына уйларга тиеш. Татарстанда соңгы елларда бик күп клублар төзелде. 400ләп булды кебек. Аларда кинопроекцияләр юк. Минемчә, хатлар язып, бу хакта Хөкүмәткә һәм Президентка җиткерергә кирәк — клубларда кинопроекцияләр барлыкка килсен иде. Сүздән проблеманың чишелешенә күчәр вакыт. «Татаркино» болар белән аз шөгыльләнә — безнең кебек эмоциональ кешеләргә шулай тоела. Бәлки, без ялгышабыздыр. Фильмнар юк кебек тоелса да, алар бар. Мәсәлән, Фәрит Дәүләтшинның фильмнарын рәхәтләнеп авылларга йөртергә була. Аның фильмнары һинд киносы алымнары белән кешеләрне ял иттерә торган итеп төшерелгән.
«Татарларга кино кирәкме?»
Татарстан фильмнарыннан сезнең шәхси рейтинг нинди? Минеке — «Күктау», «Зөләйха», «Бибинур». Сезнеке?
Әйе, «Бибинур» — яхшы фильм, ләкин ул татар киносы түгел. «Куктау» да камил фильм түгел. Ул минем беренче фильмым. Анда атмосфера бар…
Ягъфәров шушы «Күктау» белән чыкты бит инде. Сезне шуның аша таныдык.
«Бәхеткәй» белән чыкты. «Күктау»дан соң да сүктеләр инде. Түрәләр килеп карады да, чәй эчеп, берни дә әйтмичә киттеләр.
Илдар, сезнең проблемагыз кеше сүзенә бәйле комплексларда.
Бездә бит кешенең эшен ошатмау белән генә бетми. Ул кеше белән «шөгыльләнә» башлыйлар. Мин республикага кайткач, ниләр аша үткәнемне сөйләмим. Югыйсә, Мәскәүдә эшем дә бар иде.
Нәрсә кайтарды һәм нәрсә монда тота?
Минем Мәскәүдә депрессия иде. Хәзер миңа 51 яшь, китәргә соң инде.
Үкенәсезме? «Яшьлегемне сиңа әрәм иттем», дигән хатын шикелле.
Үкенмим. Мин биредә милли кино белән шөгыльләнәм. Мине аңлаучылар да бар. Бездә кешене бу дөньядан киткәч кенә аңлыйлар. Әйт әле миңа — татарларга кино кирәкме?
Мин дә шуны сорамакчы идем. Мәсәлән, бу интервьюны караучы-укучылар саны артык күп булмаячак. Ниндидер маңгайга бәрә, кызыктыра торган баш исеме куйсак, кызыктырып булырга мөмкин. Әмма андый исем, гадәттә, интервью бирүчегә ошамый, мыжлый башлыйлар.
Иң кызыктыра торга исемне куй! Син менә татар теле мәсьәләсендә минем белән талашып утырасың. Ә бит русча язылса гына укыйлар. «Татар-информ»ның яхшы ягы — сез язганны башкалар ала да, фикер киң тарала.
Мин кино төшергән саен: «Монысын төшерәм дә башка алынмыйм», дим. Дусларым: «Булдыра алмыйсың, бер ел утырып карарсың да, берәр геморрой уйлап табасың», диләр. Ә татар тамашачысына без кирәкме? Кирәктер кебек. Әйе, ул пассив, чөнки кино белән тәрбияләнмәгән.
Татар тамашачысын тәрбияләргә сезнең гомерегез җитәрме?
Әле 60ка, 65кә, 70кә кадәр эшли алам.
Сезгә 51 яшь. Практика шуны күрсәтә — 50не узган ир-атта иҗади… ничек дип әйтим икән…
Деградацияме?
Алай ук дия алмыйм. Депрессив чор башлана. Продуктив булмаган…
Рузилә, мин саташкан кеше (Илдар Ягъфәров үзен бәяләү өчен цензура үткәрми торган сүз кулланды. авт.). Барыбер эшлим. Талашсам талашам, эшлим. Минем өскә пычрак кер ыргытылып торса да… Мин монда утырып торам һәм мунча себеркесе яфрагы кебек чип-чиста…
Әйбәт җөмлә!
Көлмә! Башкалар кебек мин дә плюслардан һәм минуслардан торамдыр. Мин бик эмоциональ кеше. Гөнаһларым да бардыр. Мин дә адәм баласы. Әмма мин максималь чиста булырга тырышам. Әйткәнемчә, биредә хезмәт хакы да алмыйм. Фильм төшерсәм, аңа үз капиталымны да салам. Әлбәттә, акча да эшлим, мин идиот түгел бит инде. Әмма акча эшләү өчен дип кенә кино төшерә алмыйм. Андыйлар да бар. Андый киноны карау газапка тиң. Ул күренә. Кинога ихлас карарга кирәк. Шул очракта гына яхшы кино чыга.
Ягъни, билгеле бер гонорар хисабына гына эшлисез?
Әйе…
Яшегез темасын дәвам итеп, мондый темплар белән барса, сез тагын ике генә зур кино төшерә аласыз түгелме?
Ике, өч… Хәзер яшьләрне Союзга алабыз. Минем эшне алар дәвам итәр дигән өмет бар. Дөрес, яшьләр Союзны кирәксенми. Әмма яшьлек — тиз бозыла торган продукт, 50гә җиткәннәрен сизми дә калырлар.
Сез аларга нинди киңәш бирәсез: калыгыз, дипме, китегез дипме?
Кайберләренә китәргә булышам да әле. Акча табып, дүртесен режиссерлык курсларына җибәрдек. Татар киносы төшерәсе килсә, кайтыр. Андый «лампочкасы» юк икән, барыбер төшерми, димәк, кайтуыннан файда юк. Әмма хәзер мине милли кино дигән булып, акча эшләргә йөрүчеләр борчый. Дәүләт акчасын алучылар арасында «очраклы пассажирлар» күп.
«Кино фонды республиканың мәдәни имиджы өчен эшләячәк»
Алга таба моны сез оештырырга хыялланган Кино фонды көйләячәк, әйеме? Президент акча сорап килүчеләрне шунда озатачакмы?
Әйе. Бу шулай булырга тиеш. Фонд булса, барысын да комиссия хәл итә.
Комиссиядә дә гел шул берүк кешеләр була инде. Әлеге дә баягы Миләүшә Ләбибовна белән сез.
Анда мин булырга тиеш түгел, Айтуганова да. Без анда хәтта коридорда да басып торырга тиеш түгелбез. Монополия — кинематография өчен иң куркынычы.
Ярар, төзедек, ди. Акча сорап, Бекмамбетов һәм Ягъфәров килде ди. Акчаны, әлбәттә, Бекмамбетовка бирәчәкләр. Миңа шулай тоела.
Кемнең идеясе яхшырак — шуңа бирәләр… Төшерер алдыннан сценарий раслана, күпмедер төшергәч фонд комиссиясе тагын карый, киңәшләрен бирә. Бу очракта да «Франкенштейн» килеп чыгарга мөмкин.
Сез елына 200 миллион сум бюджет белән Кино фонды сорыйсыз. Шул 200 миллионны сезгә биргән милләт ни алачак?
Мин система булдыру турында сүз алып барам. Бездә система юк. Без хаоста. Бу фондның бер өлеше республиканың мәдәни имиджы өчен эшләячәк. Без ике елдан Тукай турында фильм төшерергә тиешлегебезне аңларга тиешбез.
Муса Җәлил турында фильм төшерү буенча да сүз барды. Анысы да барып чыкмады… Ярар, сез сораган 200 миллион турында сөйләшүне дәвам итик.
Иң мөһиме — Кино фонды проектларның яхшы вуз тәмамлаган кешеләр кулында булуын контрольдә тотарга тиеш. Бу инде сиңа яхшы вуз тәмамласаң профессия буенча күтәрелә аласың дип сигнал, датчик булып торырга тиеш. Кеше укуын тәмамлап кайта, ә ул безгә кирәкми булып чыга. Бездә барысы да кино төшерә, теге кыз да, бу малай да… бөтенесе төшерә…
Илдар, гафу ит, гап-гади кулланучы соравы: әйтик, кибеткә барып акча түлим дә товар алып кайтам. Кибет товарның төзек эшләвен яки ризык булса, ашарга яраклы булуын гарантияли. Ә 200 миллионга мин нәрсә алам?
Татарстанда милли кинематография барлыкка киләчәк.
Ә продукция?
Фильмнар була. Кино фонды аларны контрольдә тотачак.
Алар начар булырга да мөмкин.
Булса соң! Бездә театрлар чыгарган бөтен спектакльләр дә яхшымы әллә? Безнең күпме дәүләт театры бюджеттан акча ала! Ә сез кинематографистлардан гына нәтиҗә көтәсез. Аларның нәрсә хисабына ничек яшәвен берегез дә белми. Ягъни, бездә кинематографист үз һөнәре белән акча эшли ала торган эш урыны юк. Ә бит кино, начармы-яхшымы, бар. Мин үзебезнекеләргә шуның өчен булса да рәхмәтле. Төзелсен шундый система — кешеләр ел саен нинди дә булса эшкә алынырлык булсын… Сүз бит режиссерлар турында гына бармый. Операторлар, рәссамнар, гримерлар… Алар системалы рәвештә кинода эшләр иде, бер фильмнан икенчесенә күчәр иде. Бу оештырылмаган. Хаоста кино тумый. Ә сез бездә тиз генә Канн фестивалендә җиңәрлек фильм көтәсез.
Матди яктан безнең киноны күтәрерлек рәтебез бармы? 1 миллион сумга ярыйсы гына спектакль чыгарып була, кино чыгарып булмый…
Ә син театрның күпме торганын беләсеңме? Камал театры, мәсәлән, без сораган бюджеттан ике тапкыр артык. Бу республика өчен зур акчамы? Без бит гигант акчалар сорыйбызмы? 200 миллион сум — бик кечкенә акча. Моңа кадрларны укыту да, сценарий базасы да, тулы метражлы һәм кыска метражлы фильмнар да, гомумән, кинематографиянең үсеше дә керә. Кино бит ул әзер сценарийдан башлана. Аны язарга кирәк. Сценарий язучы кешенең каядыр эшкә барасы, гаиләсен туендырасы бар.
Менә мин дә гаиләмне туендырам. Мин Татарстанда ничектер яшәргә тиеш. Нишлим дип уйлыйсың? Төрле коммерция проектларына алынам. Бик җиңел дип беләсезме? Бер дә җиңел түгел. Ни өчен мин ике елга бер фильм төшермәскә тиеш? Ни өчен мине төрле проектларга режиссер итеп алмыйлар? Мине беркайчан да, беркемнең дә режиссер итеп яллаганы булмады. Беркайчан да…
Нигә?
Белмим. Аңламыйм. Мине командага кергәч әмер бирә башлар дип куркалармы әллә? Юк. Мин теләсә нинди проектка алынырга һәм аны башкарып чыгарга әзер. Мин үзем алынган әйбергә җаваплы карыйм. Бездә эшли алырлык күпме егетләр эшсезлектән Мәскәүгә китеп югала. Шул ук Галиәскаров, Рәхимбай, Рәшитов Мәскәүгә эшли башлаячак…
«Микулай»ның (Илшат Рәхимбайның Мансур Гыйләҗев пьесасы нигезендә куелган триллер жанрындагы фильмы финанс кыенлыкларына очрады. Авт) Мәскәүгә кирәклеге дә бик күренми әле…
Нигә алай уйлыйсың?
Рәхимбай да киносын Мәскәү алам дип торса, сатар иде.
Нишләп начар уйлыйсың? Бездә керәшеннәр бармы? Бар! Шуңа күрә фильм бездә булсын!
Ләкин алар фильмнан баш тартты.
Анысы башка мәсьәлә. Бу — кече халыклар авыруы. Аларның матур булып күренәсе килә, җырлап, биеп… Чынлыкта «Микулай»да гаҗәеп тарих. Ни өчен бездә триллер була алмый? Аңламыйм… Аңлый алмыйм.
Шәхсән мин триллерга каршы түгел. Үзем аларны карарга яратмасам да… Триллер булганга безне яратмыйлар дип үзегезгә үзегез комплекслар уйлап табасыз да, шуның белән мактанып йөрисез.
Соң үзең дә бит «Исәнмесез?!» фильмындагы бер көчләү күренеше өчен мине күралмыйсың. Бу бит кино! Ул күренеш драматургия өчен кирәк иде. Бандитлар кыз баланың авыз төбенә кундыра да китеп барса, фильм ишелеп төшәчәк иде, чөнки ул буш фильм булыр иде. Мин бит титьки-сиськи һәм арт якны күрсәтмәдем. Ими башы да күренми. Ә сез кызны көчләделәр дип аһ-ваһ киләсез. Кошмар! Ужас! Беркөнне кызым белән человек-паукны карап кайттым. Менә кайда ул киноның деградациясе.
Минемчә, «Исәнмесез»дә тормыш ничек бар шулай күрсәтелә. Аннан оялырга кирәкми. Җиргә төшергә вакыт! Без матурлар һәм тәртиплеләр дип күпме һавада очып йөрергә була инде?! Мин алай төшерелгән бер яхшы киноны да белмим. Проблема булган урында гына кино барлыкка килә. Бәлки, без андый кинога әзер дә түгелдер. Ниндидер алкашлар, фахишәләр турында яхшы фильмнар карыйм. Боларны милләт булып формалашкан халыклар төшергән. Уйлап карасаң, без бит милләт буларак формалашмаган. Россияннар инде…
Илдар, хәтта безнең тамашачыга да безнең кино кирәкми түгелме? Без кайчан да булса үз тамашачыбызны үз кинобызга ышандыра алабызмы?
Кино, беренче чиратта, безнең киләчәгебез өчен кирәк. Мин 50 елдан ни буласын белмим. Бәлки рус провинциясе булып калыр. Ә кино булса, безнең нәрсә уйлавыбызны, ниләр өчен борчылуыбызны белерләр иде.
Ягъни, киләчәк өчен эшлибез.
Кино мәңгелек өчен эшләнгәнгә күрә башка сәнгать төрләренә караганда кыйммәт тә инде. Спектакль карадың да чыктың. Музыка тыңладың да концерт бетте. Ә кино, кеше иҗат иткән микродөнья мәңгелек. Аның срогы чыкмый.
Ә безнең җитәкчелек һәм халык моны аңламый…
Аңлыйлар дип уйлыйм. Әмма ышаныч юк. Ничек ышандырырга?.. Миңа калса, монда зур бер нюанс бар. Хәзер Мәдәният министрлыгы елына 8 млн. сум бирә. Шулай килешенгән. Ул аны да бирмәскә мөмкин. Бирмәсә, кино ничек яшәр? Моны беркем дә уйламый һәм уйларга да теләми. Музыкантларның да филармониясе бар. Алар концерт куеп акча эшләсәләр дә, 10-15 мең сум хезмәт хакы алып шунда утыра. Кинематографистларның ул да юк.
Рәссамнар да алмый.
Әйе, алар белән дә фонд төзергә кирәк. Советлар Союзында рәссамнар нинди класс иде! Әти Бакый Урманче белән сөйләшеп утырганда шул тирәдә йөгереп йөргәнебезне хәтерлим. Рәссамнарга дәүләт бик булыша иде. Ашыгыч рәвештә алар өчен дә фонд төзеп, 200-300 миллион сум бюджет билгеләргә кирәк. Ел саен 100 рәссам Татарстан, безнең тормыш, безнең гадәт-йолалар турында картиналар иҗат итсен. Татарстанның «сәнгать фонды» җитәкчеләр, район башлыклары портретыннан гына тора. Бездән киләчәккә шул калачак.
«Иясез сукбай этнең күтенә тибәсе җайлы бит. Кинематографистлар шул хәлдә»
Илдар, сезнең «Күктау» кайчан төшерелде?
2003 елда.
Туксанынчы елларда энтузиазм белән эшли башлап ун ел эчендә «Күктау»ны төшерә алырлык булып җитешкәнбез. Ялгышыбыз кайда? Нигә тукталып калдык?
Нинди ялгыш?
Ул чактагы позитив кайда китте? Халыкның үз кинобызга булган өмете кайчан югалды?
Әй ниндидер мода китте, аеруча җитәкчеләр арасында, бөтен уңышсызлыкта кинематографистларны гаеплиләр. Ә бит андый вазгыятьне үзләре тудырды. Барысы да «Болгар җилләре…»нә килеп тоташа.
Ягъни, милли кинематография үсешенә шул коточкыч аяк чалды булып чыга?
Ә бит Татарстан кинематографистларының, аеруча хәзергеләренең, бу фильмга бер катнашы да юк. Нәрсә, безнең төзелештә андый гына хаталар юкмы?
Ләкин шушы бер вакыйга милли кинематографиянең киләчәгенә зыян салган. Нигә оныта алмыйлар?
Зәгыйфьне кыйнау җиңел бит. Кинематографистлар кемнәр алар? Иясез мескеннәр.
Ныгып өлгермәдегезме?
Оясында утырган токымлы эткә караганда, иясез сукбай этнең күтенә тибәсе җайлырак бит. Бер чиный да тына. Кинематографистлар да чама белән шушы халәттә иде. «Болгар җилләре»нең барып чыкмыйсын белгәч, Кинематография комитетын да ликвидацияләделәр бит. Казан кинохроникасы студиясе дә бетте. Кешеләр урамда калды. «Всё, хорош» дигән ачу бар иде.
«Болгар җилләре», чыннан да, афера идеме?
Ә «Болгар җилләре» безгә күпне бирде. Яшь кинематографистлар үсеше өчен уңдырышлы туфрак иде ул. Яшь үсентеләр булып шытып чыктык. Мин дә алар арасында идем. 20дән узган гына идем әле. Чәчәк чагым! Башкалар да чәчәк атты. Инде шул чәчәкләр җимеш бирә дисәк… ярдәм, таяныч булмады. «Күктау»дан соң башкача җитди ярдәм булмады. Ә бит ул чорда кино төшерелде. Рамил Төхвәтуллин актив фильмнар төшерде. Минемчә, 3-4 ел эчендә 4-5 фильм төшерде кебек. Фильмнар чыга торды, аның көйләнгән системасы юк иде.
Мин аның «Зөләйха»сын бик яхшы фильм дип саныйм. Әйткәнемчә, ул «Күктау» белән бергә минем шәхси рейтингта ул беренчеләр рәтендә.
«Зөләйха» — яхшы кино. Сезнең бу рейтингта «Исәнмесез!»нең булмавы белән килешә алмыйм. Ул булырга тиеш иде. Аның сезгә ошамавын аңлый алмыйм. Екатеринбургта хатын-кызлар фильмны карагач: «Безнең ирләрнең маңгаена суга торган фильм булган», диделәр. Кемнәрдер кинода кызны көчләү күренеше булып, теманың өзелеп калуын ошатмады. Ә бит бу табигый: андый хәл булса, кыз баланың тормышын бозмас өчен авыл дәшми. Чынлыкта да шулай бит! Бу бит символ: безне шулай итәләр, ә без дәшмибез.
Ярар, рейтингымны тагын бер кат карап чыгармын.
Менә син алга таба ни белән шөгыльләнүемне сорыйсың. Миңа калса, бөтен кеше ошата торган кино төшерергә кирәк дигән чүп-чарны башымнан чыгарып атырга кирәк. Кино фонды да, минем тормышым да, без төшерәсе фильмнар да Татарстанда милли кино барлыкка килүгә багышланырга тиеш. Башкорт киносы, якут киносы кебек. Безнең кебекләр булмаса ул барлыкка килә алмаячак. Татарстанда милли кино барлыкка килү республиканың яңа мәдәниятендә квант сикереше була. Чөнки без попсада терәлеп каттык, спектакльләрдә утырабыз. Алга китеш юк. Симфоник музыка, балет һәм опера татарлар өчен эшләми диярлек. Миңа калса, Кино фонды яшьләр өчен киләчәккә өмет сигналы була алыр иде.
Безнең әле татар җанлы Президентыбыз барында Кино фондын оештырып калырга кирәк. Ул милләт өчен борчыла кебек. Ул бит үзебезнең татар егете. 10 елдан соң боларны эшләп булмаячак — «до фонаря» булган кешеләр килүе мөмкин. Ә син ничек уйлыйсың? Без бит бөтенләй карыша белмибез. Татар дәшми.
Диагноз куйдыгыз бит инде. Димәк, дөрес куйгансыз. Нигә миннән сорап торасыз?
Ә сезгә шул ошымый бит.
Бәлки, хаклы булуыгыз ошамыйдыр…
Аны «антитатар фильмы» дип кычкыручылар булды. Хәзер бит боларны сөйләргә журналистлары да юк. Татарча боларны текст итеп яза ала торган ике журналистны беләм — син һәм «Ватаным Татарстан»нан Гөлинә Гыймадова. Сезне кулларына күтәреп йөртергә тиешләр. Йөртәләрме? 30-40 мең сумга йөртәләрдер әле. Бетте-китте.
Сез хәзер нәрсә белән шөгыльләнәсез? Әле Тукайга тотынганчы диик инде.
Минем башымда бик күп проектлар. Кинематографистлар берлеге базасында авторлык киномәктәбен ачасы килә.
Килә, килми… Сезгә 51 яшь. Килә-килми дип утыра торган вакытыгыз узган…
Сез хәзер кайда утырасыз?
Сезнең офиста.
6 ел элек без бу офис турында хыялландык. Хәзер ул бар. Хезмәт хакы да булачак. Моның буенча эш бара. Фондны да төзиячәкбез. Фильм җәй көне төшерелә башларга мөмкин.
Күпме акча кирәк?
Ул зур проект. Монда бит әле миңа ышанулары кирәк. Ә рус телендә Мәскәүнекеләр килеп төшерсен, дисәләр.
Ә синең татарча төшерәсең киләме?
Әйе. Безнең актерлар белән. Минем барлыгымның бөтен парадоксы да шунда. Россия прокаты хакына анданы актерларны чакырудан ни мәгънә?
Җитәрлек акча бирелмәсә дә башлыйсызмы?
Бюджетсыз башланган эш пшикка әйләнә. Акчасыз башланган кино тарихын уздым бит инде мин. «Байгал» белән шулай булды.
Соралган акча бирелсә, нәрсә гарантиялисез?
Тукай турында яхшы сыйфатлы кино. Чөнки Тукай турында кино төшермәсәк, ул безнең тарафтан зур җинаять булачак. Миңа калса, андый фильмны төшерер вакыт җитте.