Эльмир Низамов: "XVI гасырда бабаларым нәрсә җырлаган? Белмибез. Ул өзелгән. Кемдер мине моннан мәхрүм иткән" | intertat.tatar

Эльмир Низамов: "XVI гасырда бабаларым нәрсә җырлаган? Белмибез. Ул өзелгән. Кемдер мине моннан мәхрүм иткән"

Татар композиторы Эльмир Низамов яңа заман татар музыкасы белән кызыксынучы яшьләргә татарча музыка язу серләрен өйрәтте. Яңа заманның иң актив татар композиторы декабрьдә узган “TAT CULT LAB / музыка” музыкаль арт-лабораториясендә лекция укыды. Безнең хәбәрчебез әлеге лекциянең иң кызыклы урыннарын конспектлады.

Милли вә авангард композитор

“Мине Мәскәү аванград композитор буларак белә, Татарстан өчен мин - милли композитор. Мин кайбер эшләремне, шул исәптән, эстрада җырларын да консерваториядә күрсәтми идем. Чөнки хупланмаячагын беләм. 

Мин бик кызыксынучан. Миңа музыканың бөтен юнәлешләре, бөтен стильләр кызыклы. Бу – композитор комсызлыгы. Минем бөтен стильләрдә эшлисем килә. Син ул стильләрне үзең аша үткәрмәсәң... шартлы итеп әйтсәк, аның белән йокламасаң, яңа әйбер тудыра алмыйсың. Консерваториядә укыганда Ренат Харис миңа мюзикл язарга тәкъдим итте. Мин мюзиклны тамашачы буларак кына караганым бар иде. Әмма мин язарга булдым. Шулай итеп “Алтын Казан” туды.

Мин хәтта рэп өчен музыка яздым. Ул - Кариев театрының “Ләйлә вә Мәҗнүн” спектакле.

Гадилеккә ирешү өчен үтелгән катлаулы юл

Башлап язучы композитор гади һәм начар яза, күбрәк язгач ул катлаулы һәм начар яза, шактый алга киткән композитор катлаулы һәм яхшы яза, даһи композитор гади һәм яхшы яза. Мин үземнең катлаулы һәм начар язарга өйрәнеп җиткәнлегемне аңладым. Мин гади һәм яхшы язарга тиеш идем. Шул гадилеккә җитү юлы бик катлаулы булды. Өч нота язарга кирәк, ул өч нота эләктереп алсын һәм җибәрмәсен!

Эльмирның театр белән мөнәсәбәтләре

Режиссер Туфан Имаметдинов ТЮЗдагы “Любовь людей” спектакле өчен көй язуымны сорады. "Ул музыка юк кебек булырга тиеш", диде. “Ул ничек була?” дим. “Ул булсын да, булмаган кебек булсын да”, ди бу. Ниндидер вариантлар тәкъдим иттем, минем биш-алты вариантны кире боргач, мин ул кеше белән башка эшләмәскә тәүбәләр иттем. “Миңа нинди дә булса үрнәк бир, мин ни теләвеңне аңламыйм, дим, мин синең фантазияләреңне күзалларга тырышып арыдым”, дим. Бирде: ул бик гади иде - анда ниндидер аерым авазлар. Мин ярты сәгать эчендә яздым да җибәрдем. Шулай итеп инде котылдым дим уйлаган идем. Минем бу эшне онытып, нормаль музыка белән шөгыльләнәсем килә башлаган иде. Икенче көнне ул миңа: “Эльмир, бу ул түгел”, дип яза. Мин бик интеллигент, әдәпле кеше инде үзем, бу очракта бик каты ачуым килде: “Синең проблемаларыңда минем ни эшем бар?” дип әйтәсем килде. Проектны калдырып китүем минем профессиональ булмавымны күрсәтер иде. Димәк, мин аны ышандыра алмаганмын. “Минем өйгә кил – бергәләп язарбыз”, дидем. Килде. “Бу дөрес нотамы?” дим. “Әйе”, ди. “Монысы?” дим. “Әйе”, ди. “Монысы?” дим. “Юк” ди. Ә ни өчен? Мин боларны аңларга ярдәм иткәне өчен Туфанга бик рәхмәтлемен. 

Нишләп мин ноталарда берне күрәм, колагым икенчене ишетә? Формаль яктан көй шул ук, гармония шул. Әмма мин тасвирлый да алмый торган микронюанслар бар. Ярар, без татар музыкасында моң төшенчәсен кулланабыз ди. Бик тырышсак, без аны яза да алабыз. Әмма бу очракта моң гына да түгел. Стиль, аның бирелеше әһәмиятле. Мәсәлән, “Әлиф” спектакле музыкасын мин ничек язарга да белмим. Аның чынлыкта яртысы гына язылган. Башы, финалы, кайбер таяну ноталары гына язылган. Башкаларын җырчылар үзләре эшлиләр. Аны язуның мәгънәсе дә юк. Мин традицияләрне белгән һәм яңгырата алган музыкантлар сайладым. 

“Кино өчен Илшатка җыр урлап бирдем”

Кино тәҗрибәм зур түгел. Беренчесе – Илшат Рәхимбайның “Представь” фильмына язылган музыкам Италиядә узган халыкара кинофестивальдә “Иң яхшы кино музыкасы” номинациясендә җиңү яулады. Ике дин вәкилләре турындагы фильм. Аңа көй язу турында соралгач, беренче булып Джон Леннонның Imagine искә төште. Мин “Битлз”ны бик яратам. Илшатка шуны файдаланырга тәкъдим иттем. Әмма авторлык хокуклары буенча проблема була иде. “Әйдә, мин аны матур итеп эшкәртәм”, дидем. Илшат: “Ни телисең – шуны эшлә”, диде. Мин аны матур итеп "урладым". “Низамов җыр урлый”, дигән исем куярлык, әйеме? Чынлыкта мин, әлбәттә, аны урламадым, андагы аккордларын бөтенләй алып куйдым, мажорны минорга күчердем. Бары тик мотивның гомуми тасвирламасы гына калды. Ул охшаган да кебек, охшамаган да.

Татар җыры нинди була?

Беренче хәлиткеч фактор – тел. Татар җыры татарча булырга тиеш. Татар җырын инглиз телендә Алинә Шәрипҗанова җырлап җибәрсә - татарча булмаячак. Икенчесе – пентатоника. Кара клавишаларда языгыз! Әмма пентатоника да төрлечә була. Ул кытайда да, марида да, чувашта да бар. Өченчедән, татарларда профессиональ музыкада типик гармоник әйләнешләр бар. Миңа беренче мелодия түгел, гармония күзаллана. Каденция.

Мин татар җырын бөтен төрле яза алам. Әмма кайчакта “бу татарча түгел”, “татар моңын югалттың” дип тә әйтәләр. “Үзгәреш җиле” фестивалендә дә татар көен алалар да, модалы аккордка киендерәләр. Кайчакта ул бик стильле, кайчакта көлке булып тоела. Илгиз Зәйниев “Миркәй белән Айсылу” спектакленә онытылган халык җырын язарга кушты. Мин Тукай шигыренә чиста татар пентатоникасы белән җыр яздым. Ә инде халыкны “егып саласыгыз” килсә, Алинә Шәрипҗанова вокалын кушыгыз! Без шулай эшләдек.

Татар җыры бик күп төрле була. Керәшеннәр яшәгән якларга экспедициягә йөрдем. Күз алдына китерегез: үзе Пелагея Ивановна, үзе чип-чиста татарча сөйләшә һәм Дева Мария турында татарча җырлый. Минем өчен ул якын да, якын да түгел.

“Әлиф” спектаклендә - өзелгән мәдәният темасы. Без Тукайдан соңгы мирасыбызны беләбез, Тукайга кадәргене – азрак. Ә инде XVI гасырларга төшсәк, күпме кеше – шулкадәр фикер. Булганмы анда, булмаганмы музыка – белмибез. 

Европада бүгенге итальяннарның бабалары төзегән биналарны, испаннарның бабалары төзегәнне күрәм. Ә минекеләр кем? Алар ни төзегәннәр? Нәрсә җырлаганнар? Белмибез. Ул өзелгән. Кемдер мине моннан мәхрүм иткән. XVI гасырда минем бабаларым нәрсә җырлаган? 

...Мин “Әлиф”кә Рөстәм Яхин рухында музыка язалмавымны аңладым. Мин моны Илһам Шакиров традицияләрендә эшли алмый идем. Совет чоры фольклорын бик тараганнар, чистартканнар. Мин андый фольклор стилендә дә эшләргә тиеш түгел идем. Без керәшеннәр белән бер халык. Аларда без югалтканнар сакланып калган. Аларда музыка бер нотадан башлана һәм ул шул бер нотада озак җырланырга мөмкин. Баян булмагач, аны кемдер татарча итеп кабул итми. Бездә әйтелгәнчә: “Илһам Шакиров юк икән, концерт начар...”

Эльмир Низамовның поп-музыка язу тәҗрибәсе

Поп-музыка язу тәҗрибәсе бар. Мәсәлән, Айдар Сөләйманов өчен язылган “Атлар чаба” җыры (бу җыр "Тюрквидение" халыкара конкурсында икенче урынга лаек булган иде - авт.) Җыр текстын Ренат Харис язган. Айдар Сөләйманов җыр язуымны сорады һәм атлар темасын сайлады. Беренче булып башыма ат тоягы авазлары килде – тг-тг-тг... “Атлар кая алып бара – чамалыйбыз, беләбез...” Башта шигырьнең ритмын тоегыз. Бераз шәрыкъ колориты кертәбез. Менә шулай җыр туды. Атлар турында миллион җыр бар. Менә тагын берсе. Айдар аны бик талантлы итеп эшләде.

“Тапшырылмаган хатлар”да Галия җырын язарга кирәк иде, ул ярымхалык стилендә булырга тиеш иде. Мин язган җырны берсүздән кире кактылар. Яңадан яздым һәм ул минем иң күп башкарыла торган җырым булып чыкты. Аның дүрт төрле язмасы бар.

Мишәрлек – гаилә байлыгы

Мин мишәр һәм әти-әни белән мишәрчә сөйләшәм. Бервакыт минем телефоннан сөйләшкәнне Геннадий Макаров тыңлап торды да: “Эльмир, син моны ничек сакладың? Синең телең хәзинә бит”, ди. “Безнең авылга барып кайтыгыз, анда бөтенесе хәзинә”, дим. Мин моны бераз яшерә идем, чөнки алай итеп сөйләшү - ул минем гаилә культурасы. Ә телевизордан мин әдәби телдә сөйләшергә тиеш. Макаров сүзләреннән соң мин бу культурага хөрмәт белән карый башладым.

Эльмир Низамовтан финал фикер: 

"Илһам белән чүп язарга мөмкин, заказга шедевр туа ала"