Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Алтын Казан»: Рәүфәл Мөхәммәтҗановтан Казанны саклаган сазаган турында әкият

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры тарихында беренче мәртәбә мюзикл чыгарды. Театр «Алтын Казан»ны милли сәнгать тарихында беренче татар мюзиклы дип тәкъдим итә. Генераль продюсер — Рәүфәл Мөхәммәтҗанов.

news_top_970_100
«Алтын Казан»: Рәүфәл Мөхәммәтҗановтан Казанны саклаган сазаган турында әкият
Рамил Гали

Мюзиклның алшартлары

Спектакль «Үзгәреш җиле» фестивале кысаларында куелды. Ягъни, дүрт ел дәвамында шоу-бизнесның яңа үрнәген булдыруга омтылган, ә бәлки булдырган булып күренгән коллектив үзенең төп эшенә таба йөз тотты — шоу-бизнес белән театр сәнгате кушылган жанрга алынды. 

Театр «Үзгәреш җиле» фестиваленә алынганда «Яңа яңгыраш алган җыр үрнәкләре бүгенге эстрада йөз тотарга тиешле юнәлешне билгеләвен, әлеге музыканың киң җәмәгатьчелеккә дә кызыклы булуын» максат итеп куйган иде.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та фестиваль алдына яңа үрләр, яңа бурычлар билгеләгән иде: «Татар эстрадасының, заманча музыкада, лаеклы сәхнә эшләнешендә гәүдәләнеш алып, халыкара мәйданга чыгасына шигем юк», — дигән иде ул. Дөрес, оештыручылар «халыкара мәйдан» төшенчәсен гаять дәрәҗәдә тарайтып, аны Нью-Йоркның Карнеги-холл залында бер концерт дип кабул иттеләр. «Үзгәреш җиле» фестиваленә тупланган җырчылар төркеме 3 мең урындыклы залда әлеге концертны куеп кайтты. Концерт һәм башкаручылар турында «Нью-Йорк таймс”та рецензия чыкмады, әлбәттә, дөньякүләм танылган музыка белгечләре һәм җирле журналистларның мәкаләләре турында мәгълүмат та булмады. Ә хәзерге заманда тамаша турында язалмаган икән, димәк, ул юк дибез.

«Үзгәреш җиле» фестивалендә өч ел дәвамында татар халкының музыкаль җәүһәрләре булган 100ләп җыр яңа яңгыраш алды. Алар арасында уңышлылары да, уңышсызлары да булды. Әмма бу җырлар киң җәмәгатьчелеккә танылдымы? Алар аерым номерлар буларак, шоу-бизнес концертларында яңгырыймы? Алар радио-телевидениедән еш ишетеләме? Социаль челтәрләрдә лайклар җыямы? Ә бит бу җырлар арасында бик лаеклылары да бар. Ни кызганыч, оештыручылар әлеге җырларын популярлаштыру белән шөгыльләнүне үз бурычлары дип санамады. Әйтик, фестивальнең uzgareshzhile.ru дип аталган рәсми сайты да ачылган иде — ул эшләми булып чыкты. Ә проектның Вконтакте социаль челтәрендәге битенә 113 кеше язылган, https://www.youtube.com — 1003 кеше. Вконтактедагы бар булган яңалык фестивальнең Карнеги-холлга барып кайтуы һәм «Алтын Казан» мюзиклына билетлар сатылу. Шуның белән шул!

«Үзгәреш җиле»нең традицион форматта дәвам итмәве — алга куелган бурычларны үтәргә мөмкин түгеллеген танумы?

Музыкаль театр — татар тамашачысы өчен актуаль жанр. Профессиональ милли драма театры башында торган милли җәүһәрләр — Салих Сәйдәшев белән Кәрим Тинчурин тандемында туган музыкаль спектакльләр. Опера театрында куелган «Башмагым» кебек музыкаль комедияләр дә тамашачының яраткан әсәре иде. Ни кызганыч, әлеге юнәлеш актив дәвам итмәде — ни драма театры, ни опера театры тарафыннан алып барылмады. Музыкаль театр юнәлеше аерым коллектив булып та оеша алмады. Шунлыктан музыкаль татар тамашачысын шоу-бизнес бөтереп алды. Хәзер инде музыкаль театр хыялы бөтенләй дә көн тәртибеннән төшеп калды.

Мөгаен, эстраданы савыктыруның бер юлы — музыкаль театрга кайтудыр. Ягъни, опера театры үз репертуарына милли музыкаль әсәрләрне алу кирәклеген аңларга тиеш булгандыр. Опера театры татар эстрадасын савыктыру максатыннан башланган «Үзгәреш җиле» фестивале кысаларында, музыкаль әсәрнең көнбатыш үрнәген татар телендә күрсәтү моделен сайлады.

Шулай итеп, Опера сәхнәсендә бүгенге көндә иң актив иҗат итә торган татар композиторының моңарчы куелган әсәре яңадан куелды: сәхнәдә — Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклы. Бу — яшь композиторның диплом әсәре итеп язылган рок-операсы.

Әмма рок-операны «Үзгәреш җиле» кысаларына кертү өчен опера жанры бармый, әлбәттә. Ә мюзикл бара, чөнки ул театр белән шоу-бизнес арасындагы жанр. Шулай итеп, жанр атамасы үзгәртелде — мюзикл! Әлеге юнәлешне аклаган яңа җырлар язылды.

Либретто авторы — халык шагыйре Ренат Харис.

Мюзикл өчен яңа кастинг уздырылмаган — режиссер Михаил Панджавидзе рок-опера куелганда сайланган артистлар белән эшләүне хуп күргән. Аларның өчесе — «Үзгәреш җиле» фестиваленең даими солистлары — Артур Исламов, Айдар Сөләйманов һәм Алинә Шәрипҗанова. Икесе мюзикл өчен чакырылган — Эльмира Кәлимуллина һәм Филүс Каһиров. Барысы да Татарстанның атказанган артистлары.

Артур Исламов опера театрының штаттагы солисты, эстрадада да чыгыш ясый торган популяр артист. Айдар Сөләйманов «Тюрквижн» һәм башка халыкара конкурслар лауреаты буларак билгеле, эстрадада бик күренми. Алинә Шәрипҗанова үзен шоу-бизнес артисты буларак танытты. Эльмира Кәлимуллина төрле проектларда актив катнаша, эстрада концертлары белән дә чыгышлар ясады, ТР Дәүләт симфоник оркестры куйган «Ак бүре» операсында катнашканы бар. Филүс Каһиров — популяр эстрада җырчысы, опера дебюты «Сөембикә» спектаклендә иде.

Калган зур булмаган рольләрдә шоу-бизнеста билгесез булган театр солисты Ирек Фәттахов һәм хор артисты Сергей Хабаров, шулай ук театр хоры һәм оркестры, Вадим Эйленкригның джаз-оркестры музыкантлары (Мәскәү), Street Jazz артистлары (Мәскәү) катнаша.

Кыскасы, дүрт ел барган «Үзгәреш җиле» фестиваленнән шушы өч артисты һәм музыкаль җитәкче Вадим Эйленкриг калган. Ул үзен күрсәтү өчен ике пәрдә арасында трубасы белән сәхнәгә дә чыгып керә. Чыкмаса да зур югалту түгел иде.

Эльмир Низамов: «Моннан ун ел элек «Алтын Казан”ны диплом эшем итеп язганда, ул үзенчәлекле бер эксперимент иде. Бу вакыт эчендә мин театрлар белән күп эшләдем, театр әһелләре белән аралашып тәҗрибә тупладым. Хәзер әсәрне яңадан эшләп чыктым, куючы режиссерның, хореографның соравы буенча күп нәрсә өстәдем. Бу эшләр язгы үзчикләүләр чорына туры килде һәм мине депрессияләрдән коткарып калды.

Минем Рәүфәл Сабировичка «Алтын Казан» турында әйткәнем бар иде. Әмма ул театрның бу жанрга алынырга әзер түгеллеген аңлатты. Биредә башка специфика, башка стилистика. «Үзгәреш җиле» популяр музыка, рок-музыка һәм джаз белән мюзикл өчен җирлек әзерләде. Ягъни, театрның көндәлек эшенә популяр музыка катнашып китте. «Алтын Казан» боларны берләштерде.

Глобаль идеягә килгәндә, бу минем Казанга мөнәсәбәтемә бәйле. Бирегә мин җитлеккән 19 яшьлек егет булып килдем. Урамда татарча элмә такталар күреп, татар теленең өйдә генә сөйләшү теле түгеллеген аңладым. Бу минем туган телемдә сөйләшеп яши торган шәһәр икән бит! «Алтын Казан» — минем Казанга мәхәббәт аңлатуым. Солистлар да Казанныкылар түгел — без барыбыз да Казанга төрле яктан җыелганбыз.

Мюзикл — киң жанр. Ул классик та, джазлы да, этник та була ала. Биредә эстрада да, симфоник кисәкләр дә, милли элементлар да бар.

Эш дәвамында режиссер белән бергә күп үзгәрешләр кертелде, кайбер персонажлар үстерелде. Әмма еллар дәвамында аерым җырлар буларак танылган, хитка әверелгәннәренә без тимәдек».

Михаил Панджавидзе: «Без «Алтын Казан”ны бер куйган идек инде. Милли репертуар белән эшләү тәҗрибәм зур. Һәр милли әсәрнең үзенчәлекләре була, әмма гомумиләштереп карасак — алар барысы бер закончалыкларга буйсыналар. Минем өчен спектакльнең девизы: «Мин ышанам сиңа, серле Казан!» Мин бу шәһәрне яратам. Мин «Алтын Казан»га ышанам».

Эльмира Кәлимуллина: «Минем татар музыкасында бу жанрда беренче эшләвем. Бу тарихи вакыйга, чөнки татар мәдәниятендә бу беренче эш. Катлаулылыгы — җырны хәрәкәттә башкару һәм тиз арада бик күп кием алыштырулар».

Кем ул Сазаган?

Беренчедән, биредә Ренат Харис либреттоларына хас булмаган әйбер ярылып ята: спектакльнең сюжеты ныклы түгел — аның төрле иҗатчыларның теләкләрен истә тотып тарткаланганлыгы-йолыкканлыгы күренеп тора.

Вакыйгалар бүгенге меңьеллык Казан белән борынгы калада бара. Дөресрәге, бүгенге башкаланың борынгы риваятьне хәтерләве. Вакыт машинасы әле исеме дә булмаган Казансу буйларына илтә.

Зәркәнче утсыз кайнап, тереклек суы ясала торган алтын казан ясаган була, ләкин су кайнамаганга хан аны үтертә, казанны яргалый. Ханның ике баласы — улы Ханзадә белән кызы Аксылу яр буена зәркәнченең улы Битимерне эзләп килә. Аларга ханны дәвалау өчен тереклек суы кирәк. Битимер әлеге казанны ясый, әмма ул да утсыз кайнамый. Шулчак Сазаган атлы аждаһа килеп чыга да алтын казан белән елга төбенә чума.

Алтын казанны су төбеннән дә Сазаган үзе чыгара. Казан утсыз кайнасын өчен суны яхшы күңелле кеше салырга тиеш була. Суны Аксылу салгач, ул кайный башлый. Сазаган Зилантка әверелә.

«Саклап тора сине таҗлы,

Көчле, зирәк Сазаган.

Ил-халыкка язмыш булып,

Тагын мең яшә, Казан!

Алтын Казан!» — дип җырлана мюзиклда.

Кем ул Сазаган? Әсәр буенча без аның Еланнар патшасы Зилант булуын аңлыйбыз. Әмма татар мифологиясендә Сазаган юк. Нугай, казах халыкларында бардыр, бәлки. Бездә юк. Мин «Татар мифологиясе» энциклопедик сүзлегеннән дә тапмадым аны. Фольклорчы галим Геннадий Макаров та андый фольклор героен белми.

Дөресен әйткәндә, сазаган бигүк матур мәгънәле сүз түгел инде. Татарда сазаган егет, сазаган кыз дип өйләнә алмый калган карт буйдакларга яки карт кызларга әйтәләр. Этимологиясе саз сүзе белән бәйле. Ягъни, хәрәкәт булмаганнан сазланып, сасып яткан урын.

Ренат Харис 1976 елда Бату Мөлеков белән «Казан» ораториясен язган булган инде, 1977 елда аның «Легенда» дип аталган икенче кисәге дә язылган. Ул - чибәр кызның суга казан төшереп җибәрүе турындагы легенда.

Ренат Харис мюзикл буклетындагы кереш сүзеннән: «2009 елда Казан консерваториясе студенты Эльмир Низамов һәм аның профессоры яшь композиторның диплом эше итеп опера язарга уйлауларын сөйләделәр. Мин яңадан Казан турындагы әлеге риваятьне искә төшердем һәм, аны Сазаган (аждаһа) риваяте белән берләштереп либретто яздым… Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры директоры Р.С.Мөхәммәтҗанов безгә шушы әсәр нигезендә тулы күләмле мюзикл куярга тәкъдим иткәч, мин либреттоны шактый үзгәрттем. Әсәрнең нигезен, асылын саклаган хәлдә, мин явыз Сазаганны (Зилантны) шәфкатьле, көчле, гакыйль Казанны яклаучы-саклаучы, аның гербына лаеклы затка әверелдердем. Моңа карап, әсәрнең әхлакый, эстетик, философик мәгънәләре дә үзгәрделәр».

Әмма Ренат Харисның бу тырышлыгы гына сазаган сүзенең репутациясен булдырырмы икән? Хәтта бу сүзне хор белән бергә харизмалы Артур Исламов, татар аудиториясенең яраткан җырчысы Филүс Каһиров, иң югары нотасы икенче октаваның ре-бемоль булган Эльмира Кәлимуллина һәм башкалар җырлап торса да, ул сүз Казан сүзе белән рифмалашса да, сазаган - ул сазаган инде. Опера театрының затлы сәхнәсендә яңгырый торган сүз түгел.

Тагын бер кызык күзәтү — куючы рәссам әлеге Сазаган исемле аждаһаны бик кызык сурәтләгән. Бәлки аңа «Казан» гаилә үзәге янындагы сыннар шундыйрак илһам биргәндер. Әллә башы таҗландырылган, канаты ярканатныкын хәтерләткән компьютер рәсемен ясарга коронавирус рәсеме һәм аның килеп чыгышы турындагы фаразлар этәргәнме соң инде?

Куючы рәссам Гурри Гуммель өчен мең ел элеккеге татарлар тире ябынып йөрсәләр, бүгенгеләр дә аннан артык ерак китмәгән кыргыйларга охшап тора.

Ә уңай герой зәркән остамы Битимерне (Филүс Каһиров) совет чорындагы әкият-фильмнардагы Иван-дуракка охшатып киендергәннәр.

Ә бит Ренат Харис әлеге әсәрне Казанның визит карточкасы итеп күрә. Чөнки легенда өлеше тәмамлангач, вакыйга безнең көннәргә күчә. Заманча Казан күренешләре матур гына. Әмма кая инде мондый костюмнар белән визит карточкасы булырга, хөрмәтле Ренат Мәгъсүмович!

Мюзиклның киләчәге киләчәкме?

Әлеге спектакль театр репертуарына керерме? Премьера көннәрендә әлеге сорауга җавап бирерлек кешеләр журналистларга тәкъдим ителмәде.

«Куелышның язмышы тамашачының реакциясенә бәйле. Журналист буларак сезнең бәягез дә роль уйный — шуны истә тотыгыз. Спектакльнең репертуарга керү мөмкинлеге бар», - диде театрның әдәби бүлек мөдире Жанна Мельникова.

Ягъни, театр җитәкчелеге спектакльне репертуарга алып, аны тамашачы белән тәэмин итү өчен төрле маркетинг алымнарын кулланырга теләми. Акча табуның бердәнбер юлы — Президенттан сорау. «Кешегә балык бирсәң, көне буе тук йөрер, балык тотарга өйрәтсәң, гомере буе тук булыр», ди кытай мәкале. Әмма безнең кайбер театрлар балык тотарга теләми шул.

Хәер, аның репертуарга рәсми алынуыннан да ни файда инде, әгәр ул айга бер куелып тормаса? «Сөембикә» операсы да репертуарда да бит, куеламы соң? Быел ике куелышка билетлар сатылган иде, әмма кемнәрнеңдер авыруы сәбәпле акчалар кайтарылды. Күчерелмәде, ә бөтенләй булмады.

Ягъни, театр милли әсәрне чыгара икән — ул әсәрнең «портфолио”сын булдырмый: фестивальләргә дә тәкъдим итми, «Алтын битлек» экспертларына да күрсәтми… Әллә күрсәтсә дә, кабул ителмиме?.. Гастрольләргә алып бармый, онлайн тамашалар ясамый.

Мюзиклда моң бар

Финалга татар композиторы Эльмир Низамов фикере. Чөнки бу спектакльнең иң зур уңышы — яшь татар композиторы әсәренең Опера сәхнәсенә чыгуы.

Эльмир Низамов: «Мюзиклда минем өчен моң бар. Консерватив татарлар аны халык музыкасы дип кенә аңлый. Бу — композитор музыкасы. «Кара урман”нарны алып компиляция ясасам, таныш моң булыр иде. Әмма мин «Кара урман”ны язмадым, үз уй-фикерләремне җиткердем. Аларны заманча музыка белән бәйләдем. Әлбәттә, татар теленә ятышлы образлар табылды. Минем әниемнең: «Сүзе нинди — музыкасы шундый», - дигән сүзләре бар. Алар гармониядә булырга тиеш. «Фатиха» дигән арияне халык көе кебек язарга тырыштым. Ул минем өчен джаз була алмый. Ә хәйләкәр, усал образлар өчен джаз да, рок та бар. Һәр образ музыкаль бизәлешенә туры килергә тиеш.

Спектакльдә - 50 номер. Егермесе калды, күбесе яңадан язылды. Мин ун ел элек музыка язган Эльмирның эшенә бүгенге күзлектән карап, яхшы бәялим. Бүген өстәгәннәрен да шул рухта язарга тырыштым. Мин кайчандыр ноталарын тотып Казанга килгән шул ук Эльмир әле».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100