«Язучының туган теленнән рус теленә күчүе күп очракта тупикка китерә»

Россиядә яшәүче халыкларның XXI гасыр башы әдәбиятын ничек тасвирлап була? Милли әдәбиятларның нинди уртак тенденциясе бар? Нинди темалар якын киләчәктә отышлы булачак? Татар китабы йортында Россия күләмендәге «Родная книга» проекты кысаларында узган очрашуда яшь язучылар һәм тәрҗемәчеләр әлеге сорауларга җавап эзләде.

7-9 октябрьдә Казанда узган семинар-практикум «Роспечать» Федераль матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы ярдәмендә оештырылды. «Россиядә яшәүче халыкларның XXI гасыр башы әдәбияты проблематикасы» темасына уздырылган түгәрәк өстәл утырышын «Татар-информ» хәбәрчесе дә күзәтте. Чарада әйтелгән иң кызыклы фикерләрне әлеге материалда җиткерәбез.

Удмуртиянең тел, әдәбият һәм тарих институтының гыйльми хезмәткәре, филология фәннәре докторы, профессор, тәрҗемәче, удмурт шагыйре Алексей Арзамазов түгәрәк өстәлнең төп спикерына әйләнде. Ул фин-угор һәм төрки телләр әдәбиятын тәрҗемә итүче, төньяк һәм Ерак Көнчыгыш халыкларының әдәбиятында барган процессларны тирәнтен өйрәнүче буларак, Россиядә милли әдәбиятның бүгенге хәле һәм киләчәге турындагы фикерләре белән уртаклашты.

 «Россия халыкларында милли әдәбиятның руслаша барган тенденциясе күзәтелә»

— Төньяк һәм Ерак Көнчыгыш халыкларының әдәбиятын өйрәнү XXI гасыр башында милли әдәбиятта барган механизмнарны аңлау мөмкинлеге бирде. Бу территориядә берничә дистә ел эчендә халыкларның юкка чыгуы күзәтелә. Берничә тел һәм милли әдәбият юкка чыккан. Мәсәлән, коряк һәм ненец телләрендә язучылар калмаган. Чукот телендә язучылар да олыгаеп бара, яшьләр арасында чукот телендә иҗат итүчеләр күренми. Аяныч, бу бик күп милли әдәбият өчен универсаль күренеш.

Милли әдәбиятның күп төрле булуына һәм аларның үсеш чоры төрлечә булуына карамастан, гомумән алганда, милли әдәбиятның яшәешен билгели торган күп кенә тенденцияләр һәм механизмнар уртак, — ди Алексей Арзамазов.

Нәрсә ул милли әдәбият? Милли телдә язылган әсәрме, яки рус телендә язылып, милләтнең мәдәниятен, үзенчәлеген чагылдырган иҗатмы? Түгәрәк өстәлдә бу бик катлаулы төшенчә дигән фикер әйтелде.

— Туган телдә язылган бай әдәбиятлы төбәкләрдә, бигрәк тә Татарстанда, Башкортостанда һәм Якутиядә, милли әдәбият бары тик туган телдә булырга тиеш дигән төшенчә бар. Мәсәлән, Татарстанда Гүзәл Яхина, Шамил Идиятуллин һәм Илдар Әбүзәров кебек әдипләрнең хезмәте татар әдәбияты белән ассоциацияләнми. Шәхсән үзем татар зыялыларының рус телле татар язучыларын кабул итмәүләрен, хәтта берникадәр агрессия дә сизгәнем бар. Милли республикаларда шушындый караш озак еллар дәвамында хөкем сөрде.

Хәзер күп кенә Россия халыкларында милли әдәбиятның руслаша бару тенденциясе күзәтелә, рус теле иҗат һәм язу теленә әверелеп бара. Бу туктатып булмаслык тенденция. Күп кенә филологлар хәзер «милли әдәбият» төшенчәсен туган телдә язуга бәйләми һәм тел факторы әкренгә артка чигенә. Хәзер милли әдәбият төшенчәсе язучының үзен милләт белән бәйләргә теләге булуы һәм булмавы белән бәйле, — дип аңлата тел белгече.

Хәзер күп кенә Россия халыкларында милли әдәбиятның руслаша бару тенденциясе күзәтелә, рус теле иҗат һәм язу теленә әверелеп бара. Бу туктатып булмаслык тенденция.

Рус телендә иҗат ителүче милли әдәбиятның да үзенчәлекләре бар икән. Мәсәлән, төньяк һәм Ерак Көнчыгыш халыкларында гомер буе бары тик рус телендә язган һәм милли язучы буларак танылган шәхесләр бар. Чукот язучысы Юрий Рытхеу феноменын искә алдылар. Ул рус телендә язса да, халык аны чукча әдәбиятына керткән. Ул үзенең дөньяга карашы белән дә чукча язучысы булып санала.

— Туган телдә укучылары калмаган һәм әдәбиятның үсеше өчен ресурслары булмаган халыкта әдәбиятның рус теленә күчүе табигый хәл. Туган телдә иҗат ителгән бай әдәбиятлы халыкларда да язучыларның күпләп рус теленә күчүе гаҗәпләндерә. Мисал итеп Бурятияне китерергә була. Анда язучылар рус телле һәм бурят телле зур ике төркемгә бүленгән. Шагыйрь Баир Дугаров, рус телендә иҗат итүенә карамастан, дөньяга карашы белән Бурят шагыйре булып санала, — ди Алексей Арзамазов.

«Туган телендә иҗат итүне ташлап, рус теленә күчүче язучылар фаҗигасе»

— Кайбер язучы туган теленнән рус теленә күчеп, үзен күрсәтү һәм таныту өчен зур мөмкинлекләр ачыла дип уйлый. Күп очракта, ул нык ялгыша. Тел алыштыру беркайчан да җиңел генә бирелми. Еш кына андый язучыларның рус телендә проблемалары туа. Башта бер телдә язып, кинәт башка телгә күчү сәнгать ягыннан ярымтеллелеккә китерә. Телнең синтаксисы бозыла. Бу язучы өчен зур фаҗига. Кайберәүләр моны аңлап бетерми, — ди Алексей Арзамазов.

Ул 1980нче еллар азагында удмурт телендә иҗат итеп бик уңышлы гына әдәбиятка кереп киткән һәм кинәт рус теленә күчкән язучы Вячеслав Ар-Серги тормышын мисал итеп китерде.

— Вячеслав Ар-Серги иң талантлы прозаикларның берсе булып санала иде. Ул образлы һәм эчтәлекле телгә ия иде, ләкин ниндидер сәбәпләр аркасында кинәт рус телендә иҗат итә башлады. Бер-бер артлы рус телендә китаплары чыккач, аларның сәнгать ягыннан уңышсыз икәне аңлашылды. Язучы үз темасын, стилен таба алмады, үзе өчен чит телгә басып, абынды.

Милли язучының көндәлек тормышында ике телле мохит булса да, туган телдә булмаган әдәбиятка керешкәч, иҗатында синтаксис, грамматика ягыннан төгәлсезлекләр очрый башлый. Ул чит телне кулланганда үзен кыю тота алмый.

Ар-Серги уңышсызлыкка дучар булуын аңлагач, бик кызыклы тезис әйтте: «Әйе, мин рус түгел, ләкин минем рус телендә үземне күрсәтергә хокукым бар. Шул ук вакытта грамматик хаталарым кичерелергә тиеш», — диде ул. Бәлки, мондый караш та тормышка яраклыдыр, — ди Алексей Арзамазов.

Кавказ язучыларының да рус теленә күчә баруы күзәтелә икән. Кавказда чечен телендә аралашучы 1,5 млн халык яшәвенә карамастан, язучылар рус теленә күчә. Мәсәлән, чечен телен яхшы белгән Канта Ибраһимов иҗат теле буларак рус телен сайлаган.

— Язучының туган теленнән рус теленә күчүе күп очракта тупикка китерә. Гадәттә, яшь язучы үз әсәрен ил күләмендә танытырга теләп, кулъязмасын Мәскәүдәге төрле редакцияләргә җибәрә. Бу гына әсәрнең уңышка ирешәсен гарантияли алмый. Монда күп әйбер материалның сыйфатыннан һәм редакторның аны кабул итә алу мөмкинлегеннән тора.

Бүгенге көндә Мәскәү илнең әдәби үзәге булуыннан туктады. Хәзер башкала милли язучылар өчен үтеп керә алмаслык урын булып санала. Фин-угор язучыларының күбесе көнбатышта нәшер ителә. Хәзер милли әдәбиятны пропагандалаучы илләр — Эстония һәм Финляндия. Эстониядә милли язучыларга ярдәм итүгә бик зур акчалар бүленә. Бик күп яшь мари, удмурт, коми язучыларының әсәрләре Эстония ярдәмендә дүрт телдә: туган телендә, инглиз, эстон һәм француз телләрендә нәшер ителде. Язучылар Швеция, Финляндия, Норвегия буенча йөреп, төрле әдәби кичәләрдә, җитди форматта узган чараларда китапларына презентация ясый алдылар, — дип сөйли удмурт язучысы.

Түгәрәк өстәл утырышында Европада кече әдәбиятны ясалма рәвештә торгызу мисалларын да китерделәр. Мәсәлән, Англиядә XVIII гасырда кулланыштан төшеп калган уэльс (валлий) телен өйрәнеп, әсәрләр яза башлаучы кешеләр пәйда булган. 250 ел буе уэльс телендә сөйләшмәсәләр дә, этник валлийлар калган булган. Аларның дәреслекләре, фольклоры сакланган. Үзләрен валлий халкы итеп тойган кешеләр бу телне торгызалар. Латвиядә лив теле шулай ук яңадан торгызыла.

«Экология темасы — ул бөтендөнья әдәбияты темасы»

Россиядә милли язучылар арасында Чыңгыз Айтматов кебек дөньяга танылырлык исемнәр калкып чыгарга мөмкинме? Булса, нинди очракта? Нинди темалар дөнья әдәбияты күзлегеннән кызык булачак? Түгәрәк өстәлдә әлеге сорауларга да җавап эзләделәр. Бу мәсьәлә буенча да төп фикерне Алексей Арзамазов әйтте.

— Милли әдәбият дөнья цивилизациясе тарафыннан бозылмаганлыгы белән кызыксыну уята. Ул бөтенләй башка. Бәлки, милли әдәбиятта дөнья гади булып күренәдер. Аны кабул итәргә әзерлеге булмаган укучы әлеге текстларны примитив дип бәяләргә мөмкин. Шулай да, милли әдәбият уникаль фольклор-мифологик эчтәлеккә бай. Ул бик кызыклы сюжетлар тәкъдим итә ала. Моннан тыш, милли әдәбият барлык халыкларга да хас зур проблемаларны күтәреп чыгарга мөмкин. Мәсәлән, экология проблемаларын.

Кече әдәбиятларда тәкъдим ителгән экология темасы — ул бөтендөнья әдәбияты темасы. Ул зур әдәбиятларда да күрсәтеләчәк. Рус әдәбиятының да экология темасына мөрәҗәгать иткән вакыты җитәчәк. Нинди дә булса контекстларда кече әдәбият зур әдәбият өчен яңа юнәлешләр чыганагы булып тора, — ди Алексей Арзамазов.

 «Россиядә милли язучылар өчен дәүләт программаларында төрле грантлар, субсидияләр каралган»

Милләтләр эшләре буенча Федераль агентлык җитәкчесе киңәшчесе Алефтина Маковоз Россиядә милли язучылар өчен дәүләт программаларында төрле грантлар, субсидияләр каралганын әйтте. Илдә андый программалар күп ди ул.

— Милләтләр эшләре буенча федераль агентлык «Дәүләтнең милли сәясәтен гамәлгә ашыру» программасын башкара. Әлеге программа кысаларында милли язучыларга да финанс ярдәме каралган. Шулай ук Россия Мәдәният министрлыгы һәм Роспечать агентлыгы башкарган программалар да бар.

Кайсы оешма кайчан грантлар бирү буенча конкурс уздырганын күзәтеп торырга кирәк. Һәр дәүләт программасы эчендә кечерәк тармаклар бар. Кайчагында икътисади программа эчендә дә милли мәсьәләләрне тормышка ашыру өчен акча булырга мөмкин. Дәүләт программаларын игътибарлырак өйрәнергә кирәк.

2016 елда коммерцияле булмаган оешмалар өчен федераль бюджеттан 4 млрд сум бүлеп бирелгән булса, 2019 елда бу сумма 34 млрд сумга кадәр җитте. Россиядә 226 мең коммерцияле булмаган оешма теркәлгән, һәм шуларның 3-4 меңе генә грантлар һәм субсидияләр алу өчен конкурсларда актив катнаша. Бу дәүләттән акча алу өчен активрак булырга кирәклеген аңлата, — ди Алефтина Маковоз.