«Озын-озак балачак»: Кариев театрында — башкорт ыруларын берләштергән курай чәчәге | intertat.tatar

«Озын-озак балачак»: Кариев театрында — башкорт ыруларын берләштергән курай чәчәге

Кариев театры Мостай Кәрим әсәре буенча премьера чыгарды

Директор буларак, театрдагы эшчәнлегенең өченче сезонын башлап җибәргән Гүзәл Сәгыйтова, ниһаять, Россиянең ниндидер модалы агымнарына карамыйча, үз балачагы әдибен — үзе укып үскән әсәрне сәхнәгә чыгарды. Кариев театры легендар Мостай Кәримнең легендар «Озын-озак балачак» әсәрен сәхнәләштерде.

Мостай Кәримнең татар авылында туып үскән татар шәхесе икәнен белсәк тә, аны башкорт халкының легендасы итеп кабул итергә күнеккән. Мостай Кәрим — Башкортстанның халык язучысы. Аның исемен Уфада театр йөртә, аның исемен аэропортка да бирделәр. Былтыр Башкортстан белән Татарстан дуслыгы билгесе итеп Уфада Тукайга һәйкәл куелса, быел Казанда — Мостай Кәримгә.

Һәйкәле куелды, ә менә әсәрләре Казан театрларында куелмаган бармый иде әле. Ниһаять, куйдык.

Әсәрне куярга башкорт режиссеры Илсур Казакбаев чакырылган. Илсур Казакбаев Чаллы театрында «Яратылмый калган ярлар» ны, Әтнә театрында «Фронтовичка» ны һәм «Әниләр һәм бәбиләр» буенча «Бишек җырын» куйган режиссер. Гафури театры аның Айгиз Баймөхәммәтов китабы буенча куелган спектаклен алып килеп күрсәткән иде. Кыскасы, Татарстан ярата бу режиссерны.

Илсур Казакбаев рәссам итеп Альберт Нестеровны китергән һәм алар эстетик яктан гаҗәеп матур спектакль куйганнар. Чиста матур артистлар чиста матур телдә сөйлиләр — каравы рәхәт.

«Озын-озак балачак»та Мостай Кәрим үзенең балачагы, олы инәе һәм кече инәе турында, авылдашлары турында сөйли. Якты һәм җылы итеп сөйли. Татарстан тамашачысының бер өлеше бу әсәрне заманында Гафури театры куелышында күреп хәтерләсә, шәхсән мин Курчак театры куелышын хәтерлим. Үткән ел спектакль «Нәүрүз» төрки театр фестивалендә күрсәтелгән иде.

Сюжетын белмәгәннәр өчен кыскача эчтәлеге болайрак. Төп герой — Мостайның балачагы — Кендек исемле малай. Олы инәе авыл халкы өчен Кендек әбисе булганга, инәе малайны үзе белән ияртеп йөргәнгә шундый кушамат тагылып калган. Кендек авылдашларын, яшьтәшләрен сагына. Яшьтиләре Әсгать, Ибрай, Шаһидуллага бәйле эпизодлар сөйләнә. Бу авылга килен булып төшкән Акйолдызның авыл егете Мәрәхим белән булган мәхәббәте аеруча җылылык белән сөйләнә. Авыл халкы телендә гайбәт итеп сөйләнә башлаган мәхәббәтне Олы инәй яклап калырга тырыша. Әсәр дә, спектакль дә шундый эпизодлардан тукылган.

Илсур Казакбаев белдән Альберт Нестеров Мостай Кәрим сурәтләгән геройларны шул заман фоторәсемнәреннән ясалган катыргы манекеннар итеп формалаштырганнар. Кариев театры артистлары катыргы манекеннарны җанландыручылар. Ягъни, тәне аерым, җаны аерым, диярсең.

Һәр манекенның мини-театрга әверелүен йотылып карадык. Искиткеч матур чишелеш. Акйолдыз һәм Мәрәхим манекеннары эченә урнаштырылган кенәри кошларын гына алыйк. Матур!

Кызык, ике башкорт иҗатчысы әсәрдә сурәтләнгән гүзәл Акйолдызга йөз ясарга да җөръәт итмәгәннәр. Илаһи матурлыкны һәр тамашачы үз күңелендә үзе тудырырга тиештер.

Башкорт дигәннән, Илсур Казакбаев үз халкының шулкадәр дә лаеклы улы ки, Мостай Кәрим әсәре буенча куелган спектакльдә Кариев театры сәхнәсе читенә курай чәчәге символын ясап куйды. Җиде чуклы курай чәчәге символы җиде ыруның дуслыгын аңлата дип беләм. Ә Казакбаев әлеге чукларны бәлеш, гөбәдия кебек җиде милли ризыктан ясады. Алар ике игезәк бала күтәргән хатынның баш очында балкып тордылар. Дөрес, фоторәсемдә бер генә бала күренә — монысы техник хата, игътибар итмәгез, артислар ябыштырып бетерә алмадылар.

Әлеге спектакльдә катнашкан театр артистларын премьера белән котлыйм! Тамашачы игътибарын үзләренә тартып алырга тырышмыйча гына затлы уйнадылар. Олы инәйне уйнаган Халидә Сөнгатуллина һәм Кендекне уйнаган Булат Гатауллинның, югыйсә, барлык игътибарны үзләренә җәлеп итү мөмкинлеге дә бар иде. Әмма алар да ансамбльдә иде. Шушы ансамбль өчен рәхмәт!

***

Спектакль 12+ билгеләмәсе белән тәкъдим ителә. Сорау: Яшь тамашачы театры бу спектакльне кем өчен чыгара? «12+» билгеләмәсе астындагы тамашачы кем ул? Мостай Кәримне укып үскән буынмы? Татарстанның татар телле тамашачысы Мостай Кәримне ностальгия булыр дәрәҗәдә укымаган. Башкортстаннан килгән татар тамашачысын алсак кына инде. Әмма Мостай Кәримнең бу әсәрен укып үскән әбиләр дә онык белән килә алмый. Чөнки 12+. Ә 12 яше тулган бала ул бигүк әби белән йөрергә атлыгып тормый. 12 яшь чиген куйгач, «Семейный просмотр» да дия алмыйбыз.

Дөресен әйткәндә, спектакльдә 12 + дип әйтерлек ниндидер балалар аңламаслык урыннар күрмәдем. Бүгенге балага аның эчтәлеге ни дәрәҗәдә актуальдер — белмим, әмма куелышыннан чыгып карасак, бу балалар өчен дә матур гына тамаша булыр иде. Күкрәк читлегендәге кенәринең мәхәббәт булуын бала аңламый икән, шуннан ни? Кендек әбисенең дөньяга кеше туарга булышуында да баладан яшерерлек әйбер күрмим. Кендек әбисенең Кара Йомагол бичәсенә бала таптыруы нечкәлекләре белән күрсәтелми ич.

12+ дип куелган икән, димәк, театрның үз максатлары бардыр. Бәлки, ул төрле маркетинг алымнары кулланып үсмерләрне кызыктырырга җыенадыр. Бәлки, сәнгать мәктәпләрендә укучы балаларны китереп булыр? Әмма, мөгаен, бу очракта эчтәлеккә дә, артист уенына да түгел, ә ифрат матур сценографиягә.

Шәхсән мин кызыма группадашлары белән бу спектакльне барып карарга киңәш иттем.

Тагын бер теләк — театр җитәкчелеге чакырылган режиссерларга максатны төгәлрәк билгеләсен иде. Чөнки спектакль федераль акчаларга чыгарыла. Алар аз түгел. Чакырылган режиссер билгеләнгән максат кысаларында эшләсә, театр да, глобаль итеп алсак, милләт тә, бу хезмәттәшлектән күбрәк файда алыр иде. Бу һич тә иҗатны кысу түгел, ә профессиональ һәм талантлы режиссерны үз максатларыбызда файдалану. «Кто платит, тот заказывает музыку», ди руслар. Без түлибез икән, без теләкләребезне ачыграк әйтик һәм үзебез теләгән продукцияне алыйк.

Мөгаен, башка милләт режиссерын чакырган очракта аннан милли әдәбиятны куйдыру максатка яраклырактыр. Моның яхшы мисалы — Камал театрында Георгий Цхвираваның Кәрим Тинчурин пьесасы буенча «Җилкәнсезләр»не куюы. Бу спектакль сәхнәдә төшкәндә авыр хушлаштык.

Илсур Казакбаев үзенең талантлы булуын раслаган режиссер. Куйдырыйк без аннан безнең классиканы, безнең бүгенге әдәбиятны. Куя алачак ул аны.

Ә Мостай Кәримне үзебез куярбыз. Курай чәчәксез генә…