Кариев театрыннан әкият эскизлары - әби белән бабай Камыр Батырны ни рәвешле ясаган?

II «Тамга» режиссёрлар лабораториясе эскзиларына журналистыбыз карашы.

Кариев театры — һәр татар баласы белергә һәм килергә тиешле театр. Димәк, балалар репертуары — театрның нигезе.

Быел театр нәниләр репертуарының җитенкерәмәвен күреп, үзенең II «Тамга» режиссёрлар лабораториясен әкиятләргә багышлаган.

Әкиятләргә алыну бу жанрның яшь тамашачы театрының төп коралы һәм төп чималы булуын аңлаумы, әллә былтыргы I «Тамга» режиссёрлар лабораториясенең кыю адымнарыннан һәм кыю алымнарыннан соң чигенү, тайм-аут алумы?

Театр белгече, театраль лабораториянең кураторы һәм идеологы Нияз Игъламов: «Без артка борылмадык. Бер адым алга атлап, икене артка да чигенмәдек. Һәр теманың үз максаты. Һәр лабораториянең үз нияте була. Без кабатланмаска тырышабыз. Былтыр шулай эшләп карадык, быел башкача. Әлбәттә, бер эскизыбыз бераз читтәрәк тора. «Бүре башлы кыз» — «Асыл» драматургия лабораториясенең иҗат җимеше — без аны конкурс шартлары буенча күрсәтергә тиеш. Ләкин аңа да әкият статусы биреп була. Бу театрда бернинди проблема юк, театр үзгәрә, без үзгәрәбез, таләпләр үзгәрә. Киләсе елда бәлки совет татар әдәбиятын искә алырбыз. Бәлки киңрәк итеп, Гайдарларга да алынырбыз.

Яшьләр театры гомере буе әкиятләр уйный. Ләкин ничек итеп әкиятләр белән яңача иҗади мөнәсәбәткә керергә? Бу да кызык. Әкият ул искерми, әкият — фольклорның зур байлыгы. Ләкин аның мәгънәсе үзгәрә. Әкиятнең искермәве һәр буынның анда яңа мәгънә эзләвеннән килә. Һәр буын яңа гыйбрәт, яңа нотык эзли. Һәр лаборатория — ул яңалык. Иске юлыңнан барасың икән — ялгышлар булмас, ләкин ачышлар да булмаячак. Яңа юл тупикка да кертергә мөмкин, югарылыкка да менгезә ала».

Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова: «Без лаборатория буенча канәгатьсезләргә игътибар итмәгән булсак, тагын да кыюрак әсәрләргә алыныр идек. Әлбәттә, канәгатьсезләрнең фикере тәэсир итте. Әкиятләргә мөрәҗәгать итү, бер яктан, репертуар таләбе булса, икенче яктан, тынычлану өчен иде. Һәр кешенең тыныч яшисе килә. Яшьрәк чакта мин андый түгел идем, ләкин еллар бара. Коллектив турында да уйлыйсың. Чөнки үткән елгы эскизларны барысы да кабул итеп бетерде дип әйтмәс идем.

Бәлки, без беренче елны кыюрак башлаганбыздыр. Әкренрәк кирәк булгандыр. Бездә дә хата булмагандыр дип әйтә алмыйм. Гәрчә без заманча театр өчен бернинди гөнаһ эшләмәдек».

Былтыргы лабораториягә режиссерлар үзләре сайлаган, күңелләренә хуш килгән текст белән килеп, лаборатория кысаларында үз эскизларын куеп китсәләр, быел татар дөньясы ят булган ике чакырылган режиссёрга татар әкияте буенча эскиз ясарга тәкъдим ителде.

Режиссёрлар инсценировкасы булмаган әкиятләр белән эш иттеләр. Мәскәү режиссёры Марфа Горвиц «Камыр Батыр» әкиятенә эскиз ясады. Ә Томскидан Павел Зобнин «Падишаһ хатыны һәм Алтынчәч» әкияте буенча эшләде.

Тагын ике әкият белән татар дөньясы белән таныш режиссёр эш итте. Казан режиссёры Регина Саттаровага Тукайның «Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш» поэмасы тапшырылган. Театр актеры Эльдар Гатауллин «Асыл» драматургия конкурсында җиңгән «Бүре башлы кыз» (А.Житковский) әкият-пьесасына эскиз ясаган.

«Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш»

Регина Саттарова театраль күзаллавы сәхнә белән чикләнми торган режиссер буларак билгеле. Аның эскизы театр алдындагы мәйданнан башланды — режиссер аны базар мәйданына әйләндергән. Эскиз театр фойесында дәвам итте — монысы су төбе патшалыгы иде.

«Кисекбаш» — Тукайның сатирик поэмасы. Бүген татар әдәбиятында сатира жанры юк дәрәҗәсендә, без XXI гасырга, гомумән, сатирасыз гына күчтек кебек.

Дөньясында булмаган сатираны Регина гына кайдан алсын инде? Ул сатирасыз гына тылсымлы әкият ясаган.

Бу бәлки тулы бер спектакль дә түгелдер. Ә спектакль алдыннан интермедея булырга мөмкин: мәсәлән, баланы театр алдындагы мәйданнан ук Тукай әсәре каршы ала, әкият фойеда дәвам итә. Тукай аша залга узгач, хет «Йомрыбаш», хет «Кәҗүл читекләр», репертуардагы теләсә кайсы спектакль рәхәтләнеп каралыр иде кебек.

«Камыр Батыр»

Театр лабораториясе программасында әкият турында мондыйрак тасвирлама язылган: «Одна из самых известных татарских народных сказок. Главного героя, как и Колобка, родители слепили из теста, но эта история — о волшебных приключениях юного богатыря, который учится использовать свою силу во благо».

Әлбәттә, Марфа Горвиц өчен Камыр Батыр колобокның бер төре булырга мөмкин — ул башка әкиятләрдә тәрбияләнгән. Безнең әкиятләргә Нияз Игъламов әйткән «яңача карашы» үз тәрбиясеннән чыгып билгеләнгәндер, күрәсең.

Безнең Камыр Батыр болайрак башлана: «Борын заманда бер авылда карт белән карчык торган. Боларның балалары булмаган. Аллага ялварып, үзләренә ул бирүне сорыйлар икән. Көннәрдән бер көнне бер карт килгән дә: «Ходай бала бирсен дисәгез, камыр изегез дә, шул камыдан бала кыяфәтле нәрсә әвәләп, мич юллыгына куегыз, иртә белән торгач, шул камырны актарып карагыз», — дигән.

Картлар бу сүзгә сөенешеп, теге карт кушканча, камыр әвәләгәннәр дә, төнгә мич юллыгына куеп калдырганнар…»

Кыскасы, оригиналда камыр әвәләү процессы шушы бер җөмләгә сыешып беткән. Горвиц менә шушы камыр әвәләү процессыннан әти-әниләр өчен тулы бер тамаша ясаган. Яшь күрсәткече 16+ тамгасы белән билгеләнә торган күркәм бер тамаша.

Алга таба безнең батыр юлга чыгып китә һәм анда йөгерешче, сызгыручы һәм укчы батырларны очрата. Эскиз шунда тәмамлана… Дәвамын күрәсегез киләме — теләсәгез, Марфа Горвицны чакырып, спектакльне куйдыра алабыз. Гүзәл Сәгыйтова һәм Ренат Әюповлар гонорар мәсьәләсен уңай хәл итсә…

Әлеге тамашага әдәбиятчы галим Әлфәт Закирҗанов кына каршы чыкты: «Карт белән карчыкның биюе татарга туры килми — ул бию булмаса да ярар иде. Ә хәрәкәтләре нәрсәгә ишарә иткәнен бөтенегез дә аңлагансыздыр инде. Балалар әкиятеннән бу өлешен дә алып куярга кирәктер», — диде ул.

Эскизны Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов бик ошатты һәм фикер алышу барышында ук бу әкиятнең театр сәхнәсе өчен кызыклы булачагын әйтте. Аргументларның берсе — эскиз аның хатынына һәм улына бик ошаган.

Сәнгать белгече Роза Солтанова әлеге әкиятнең дәвамын балалардан яздырырга кирәк дип саный. «Иҗат процессына балараны кертеп җибәрү кызыклы булыр иде. Яңа бер заманча әкият туар иде», — ди ул.

«Падишаһ хатыны һәм Алтынчәч»

Режиссер Павел Зобнин, Марфа Горвицтан аермалы буларак, эскиз өчен әкиятне тулысы белән алган. 1 сәгатьлек эскизга хәтта безнең тел проблемасын да сыйдырган. Ягъни, патшаның каравылчылары татарча белми. Патша аларны татарча белмәүләре өчен сүгә, ләкин телне белдертү өчен нидер эшләгәне күренми, комиссияләр төземәгән.Тел темасы килеп керүнең җитди сәбәбе бар — театрда артистлар җитмәгәнгә (кайберләре авырып киткән, өлкән буын артистларының лабораторияләрдә катнашырга атлыгып тормавы да күренә — авт.), каравылчы роленә Алексей Брайнин белән Артем Куртымов алынган.

Алексей Брайнин — Тинчурин театрында спектакль куярга алынып, артистлар русча репетицияләргә ризасызлык белдерүе сәбәпле эше туктатылган режиссер. Кыскасы, Тинчурин театры директоры Фәнис Мөсәгыйтов Алексей Брайнинны татарча сөйләштерә алмаган иде, ә Кариев тетары директоры Гүзәл Сәгыйтова эскиз кысаларында татарча бер җөмлә әйттерә алды.

«Алтынчәч» — теләсә кайсы яшьтәге тамашачы үзенә кирәген таба ала торган маҗаралы, тылсымлы әкият. Биредә явыз үги ана да, яхшыдан явызга әйләнгән апалар да, гашыйк патша да, батыр егет тә, тылсымлы аргамак та — бар да бар.

Үзләрен коткарган өчен патшага рәхмәт әйткән кызларның тәртибен кызларыбыз лайфхак итеп кабул итә ала.

« — Син ни эшли беләсең?

— Бер көлчә белән гаскәреңне туендырам.

— Син нәрсә эшли беләсең?

— Бер күлмәк тегеп, гаскәреңне киендерәм.

— Син нәрсә эшли беләсең?

— Сиңа алтын чәчле, көмеш тешле кыз белән ул табып бирәм».

Лайфхак шул: кулың эш белеп кенә әллә ни кыра алмассың. Көлчә пешергәнгә карап кына «патшалар» кияүгә алмас.

«Бүре башлы кыз»

Эскизны театр артисты Эльдар Гатауллин куйды.

Пьеса Кариев театрының «Асыл» драматургия конкурсы җиңүчесе. Авторы — Алексей Житковский. Үзенчәлекле «ужастик». Заманча «Собачье средце». Дөресрәге, «Собачье сердце» дан күчерелсә дә, классикадан бик ерак торган сыек кына текст.

Текстта сүз бүре башлы кыз, кәҗә аяклы малай һәм башка шундыйлар турында бара. Алар гадәти балалар белән бер мәктәптә укыйлар. Биредә экология проблемалары да, үсмерләр проблемасы да — барысы да сыйган.

«Бүре башлы кыз» — төрле театрларда читкалар уздырылган пьеса. Интернетта «Бүре башлы кыз»ны капюшонлы артист итеп сурәтләгән видеолар бар. Кариев театрының бүре башлы кызы да капюшонлы.

Лаборатория экспертларының берсе — Алексей Гончаренко театрның «Бүре башлы кыз» пьесасы эскизына алынуын хуплады, эскиздан кызыклы спектакль чыгу мөмкинлеген фаразлады.

Кыскасы, Кариев театры модалы пьесаны беренче сәхнәләштерүче данын алырга мөмкин. Әмма ул дан белән кая барасын һәм ул данны нишләтеп буласын белмим. Татар театры уздырган конкурста иң яхшы пьесаның бу булуы кызганыч.

Минемчә, бу эскиз һәм бу пьеса Кариев театрының бүгенгесенә ишарә. Бүре башы утыртылган кеше, ягъни мутант — русча сөйләшеп йөргән татар театры кебек.

Лаборатория программкасы русча бастырылган. Югыйсә, шрифтны вагайту хисабына булса да ике телдә ясый ала идек. Юк, без алай мәшәкатьләнеп тормыйбыз. Театраль лабораториядә рус телле кунаклар хөрмәтенә үзара да русча сөйләшәбез — яхшы түгел, аңламыйлар бит. Ә иң мөһиме — туган телгә ихтирам түгелмени? Башта татарча әйтик, аннары тәрҗемәлик. Әйе, вакыт күбрәк китә, әмма шулай дөресрәк. 

Рус мохитеннән килгән режиссерларга бераз ликбез уздыру да комачауламас иде. Әйтик, «Йомрыбаш» спектаклендә режиссер персонажны ризык яткан аш өстәленә менгезеп утыртты. Өстәлгә бөтенебез утырабыз, әмма аш өстәленә арт куймыйбыз инде. Бер татар да куймыйдыр дип уйлыйм. Ә Екатерина Корабельник утыртты әнә! «Камыр Батыр”да «әби» белән «бабай» камырны идәнгә куеп, аны шунда «әвәләделәр» — Марфа Горвиц шулай хәл иткән. Ярар, баланың ата-анасы «әвәләүгә» башка мәгънә салырга мөмкин, ә бала идәндәге камырны күрә.

Юк-юк, мин татарлар гел чиста, пөхтә, тәрбияле, тәртипле, саф һәм инсафлы димим. Төрлебез бар. Әмма камырны идәнгә атмаганнан яки аш өстәленә арт җәеп утырмаганнан татар театры кителеп төшмәс.

***

Эскизларга килгәндә, татар әкиятләренең яңача караш белән сәхнәгә чыгуы яхшы гамәл. Әкиятләребезгә башка дөнья кешесе карашы да бик яхшы. Әмма, кабатлыйм, беренчедән, чакырылган режиссерга ликбез кирәк. Икенчедән, мәдәниятебезне һәм фольклорыбызны белгән кураторлык кирәк. Яки, һичьюгы артистларның режиссерга: «Без ни өчен моны эшлибез?» — дип сорау бирүе һәм татар тарихы, мәдәнияте буенча әңгәмәләр уздыруы да ярап куяр иде.

Ни кызганыч, артистлар аз укый. Мин театрның ике актерыннан «Асыл» драматургия конкурсының ничә әсәрен укуы турында сорадым. Алар җиңеп чыккан дүрт әсәрне укыган булып чыкты.

Кадерлеләрем, артистлар, сезгә бит карантин вакытында өйдә утырган өчен азмы-күпме хезмәт хакы түләнде. Нигә шул вакытта пьесалар булса да укымаска иде? Нигә театр җитәкчелегенә артистларның пьесалар укуын, ниндидер тарихи-документаль әсәрләр укуларын мәҗбүри итеп куймаска?! Эш сәгатең башлануга утырып китап укыйсың, әбәт ашап аласың да тагын укыйсың…

Чакырылган режиссёр кушканны гына эшләп йөреп, эшегез бүре башлы кызга охшап калмасын…