Илгиз Зәйниевтән курчак балеты: яңа гасыр Шүрәлесе яки Батырсыз калган заман
Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында «Шүрәле» курчак балетының эскизлары премьерасы күрсәтелде. La Primavera камера оркестры катнашындагы үзенчәлекле спектакль «Абязов-фестиваль» кысаларында тәкъдим ителде.
Шүрәлегә яңача карашлы курчак балетының режиссёры — «Әкият» татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Композитор Фәрит Яруллинның «Шүрәле» балеты музыкасын оркестр өчен Рөстәм Абязов эшкәрткән. «Әкият» татар дәүләт курчак театры белән берлектә «Шүрәле» балетын кую идеясе белән дә Рөстәм Абязов чыккан.
La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры Рөстәм Абязов: «Илгиз Зәйниев Курчак театрының баш режиссёры итеп билгеләнгәч, мин аны шалтыратып котладым һәм „Шүрәле“ балеты музыкасына курчак балеты ясап карарга тәкъдим иттем. Шулай итеп, безнең әлеге курчак балеты барлыкка килде».
Балет спектакльнең либретто авторы да Илгиз Зәйниев үзе. Хореограф — Сәлимә Әминова. Шүрәле образын гәүдәләндерергә Камал театрыннан Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов чакырылган.
Спектакль «Shurale: яңа фантазия» дип атала. Димәк, кириллицалы Россия белән генә чикләнмичә, иҗат коллективы халыкара Шүрәле ясарга омтыла.
Нинди ул безнең Шүрәле дигән фольклор персонажы?
- Шүрәле татар мифологиясендә — урманда яшәүче озын бармаклы, маңгаенда мөгезле, йонлач ир-ат кыяфәтендәге зат. Ышанулар буенча кешеләрне урман куелыгына алдып алып кереп, адаштыра һәм кытыклап үтерә. Шүрәле бик тар карашлы, тар зиһенле һәм беркатлы зат саналган. Әйткәнгә бик тиз ышанганга, аны «урман сарыгы» дип мыскыллыйлар.
Бу фольклор геройны татар әдәбиятына Тукай әкияте беркетеп калдырган, милли сәнгатьтә ул «Шүрәле» балеты булып чыккан. Әмма ул әле уңай герой түгел: Тукай әкиятендә Былтыр аны «урман сарыгы» дип мыскыллый, «Шүрәле» балетында да ул кара көч буларак сурәтләнә.
Еллар үткән саен без бу мифологик образның халык каршында аклана баруын күрәбез. Ул котсыз, явыз, аңгыра зат түгел, сөйкемле җан иясенә әверелә бара. Туксанынчы еллардан соң барлыкка килгән әсәрләрдә начар Шүрәлеләр юк инде.
ХХI гасырда ул инде эволюция кичереп, мифологик заттан әдәби әсәр персонажына һәм югары сәнгать әсәре героена күчеп, мәдәни мирасыбызны саклаучы гаҗәеп бер затка әверелгән. Ягъни, урман сакчысы булган Шүрәле эчтәлеге һәм функцияләре белән киңрәк масштабта трансформацияләнгән. Шүрәле мәдәни код та түгелме икән әле?..
ххх
Татарның һәр зур шәхесенең үз Шүрәлесе булырга тиештер, күрәсең. Туфан Миңнуллин белән Фәрит Бикчәнтәев тандемы Шүрәле аша милли үзенчәлегебез турында уйланган — «Җанкисәккәем» спектакле туган, Рамил Төхфәтуллин белән Айсылу Хафизова тандемы да үз Шүрәлесен ясаган — «Шүрәле» мультфильмы туган.
Татарның бүгенге беренче номерлы драматургы һәм иң кызыклы милли режиссерларының берсе Илгиз Зәйниевнең Шүрәлеләре бар. Мәсәлән, аның Шүрәлеле «Кәҗә, сарык һәм башкалар» спектакле әле дә Камал театрының Кече сәхнәсендә уңышлы бара. Режиссерлары — ирле-хатынлы Сәлимә Әминова белән Илдус Габдрахмановлар.
Әмма бу гына Шүрәле потенциалын ачып бетерә аламыни?
Илгиз Зәйниев: «Без „Шүрәле“ балетын дәвам итеп, фантазияләп карадык: әлеге персонажлар бүген ничек яшәр иде икән? Шүрәлене урман саклаучы дип алсак, бүген табигатьтән һаман да ераклаша барабыз. Димәк, бүгенге Шүрәле нәрсәне саклый соң? Сәнгать кешеләре буларак, без аны мәдәни канатларыбызны саклаучы дип күзалладык. Без либреттодагы канатларга тотынып, яңа либретто яздык».
- Мифологиядән: Шүрәлеләр яшәгән җирдә хәзинә була. Ышанулар буенча, ул хәзинәне аларның ата-бабалары җыеп калдырган. Алар үзләрен җиңгән кешеләргә шул хәзинәдән акча, алтын бүлеп бирәләр икән.
Илгиз Зәйниев шушы хәзинәләрне алгы планга чыгарган. Әлбәттә, бу хәзинә алтын-көмеш түгел. Шүрәле үзе дә «урман сарыгы» түгел, ул инде урман сакчысы гына да түгел, Шүрәленең статусы үскән — ул милли тәңгәллегебезне саклаучы. Яңа гасыр Шүрәлесе милли образларны, халык мирасы булган китапларны, халык авыз иҗатын, рухыбызны саклый, күңелләрне чистарта һәм иҗатка илһамландыра.
Шүрәле роленә Камал театрыннан Илдус Габдрахманов чакырылган. Илдус — биюче драма артисты һәм Камал театры аның өчен заманында Лопе де Веганың «Биюче» спектаклен сәхнәләштерсә, үткән ел «Бию пәрие» спектаклен чыгарды. Болар, әлбәттә, драма әсәрләре. Бу юлы Илдус Габдрахмановка курчаклар белән бер сәхнәдә биергә туры килде. Сөембикә ролендә — Ләйсән Миңнеәхмәтова.
«Шүрәле» — татар сәхнәсендә беренче татар балеты. Ул Әхмәт Фәйзи һәм Леонид Якобсон либреттосы нигезендә куелган. Анда татарның урманга якынлыгы да, туй йолалары да, канатсыз калуы да бар. Анда гүзәл Сөембикәбез янында Батыр да бар. Батыр Сөембикәне Шүрәледән коткара, урманны яндырып тагын бер коткара. Ә Сөембикәсе Батыр хакына канатларыннан ваз кичә.
«Shurale: яңа фантазия» спектакле «Шүрәле» балеты музыкасына эшләнсә дә, тексты ягыннан ул либретто белән бәхәскә керә һәм үзенә союзник итеп, Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектаклен ала кебек.
«Шүрәле» балеты музыкасына язылган ХХI гасыр либреттосында татар инде урмансыз. Аның мирасы ташландык йортта. Шүрәле дә урманда түгел, ә йорт иясе кебек ташландык йорттагы шкаф эчендә яшәргә мәҗбүр. Эволюция… Ә Шүрәле үзе шундый сөйкемле. Туфан абый Миңнуллин белән Фәрит Бикчәнтәев Шүрәлеләре кебек…
Әйе, иҗат төркеме яңа спектакльне беренче чиратта балет белән бәйләп карый. Әмма бу сәхнә әсәрендә Курчак спектакле аша Илгиз Зәйниевнең күренекле драматург Туфан абый Миңнуллинга сәламе ярылып ята. Бер эпизод искә төшә: Туфан Миңнуллинның «Җанкисәккәем» спектаклендә Шүрәле авыл кызына: «Әйдә, мин сиңа кызыклар күрсәтәм», - дип урман буйлап алып китә дә урман могҗизаларын күрсәтә.
ХХI гасыр Шүрәлесе дә могҗизалар күрсәтә. Болар — сандыкта яткан татар мәдәнияте. Бу очракта татар мәдәнияте артефактлары — иске чемоданнарда.
- Сүз уңаеннан, Илгиз Зәйниев белән татар мәдәният артефактлары турында бер сөйләшкән дә идек. Калфак, түбәтәй, зәңгәр шәл, Казан сөлгесе… Чүпрәк-чапрак кынамыни соң? Көмеш беләзек, хәситә, чулпы — ювелирка, ягъни. Чәкчәк, талкыш кәләвә, каклаган каз, бәлеш, гөбәдия, өчпочмак — ризыклар. Кыңгыраулы тальянка, комган… Иске чемоданда сөлгеләр, зәңгәр шәл белән бергә шушы йөзлекләр иде. Ә йөзлекле тәрәзә төбендә яран гөл.
Либреттода бер әйбер күзгә ташлана — Сөембикәнең Былтыры да, Батыры да бөтенләй юк. Сөембикә — заманча туташ. Ул үзен үзе дә коткара ала, Батырларны көтеп утырмый. Ташландык йортка да Сөембикә ялгыз керә. Шүрәле XXI гасырга Батырсыз чыкканмы? Былтырлар агачларны кисеп, ә Батырлар урманнарны яндырып бетерде түгелме? Үзләре дә шунда югалып бетте бугай алар. Табигать һәм мәдәният мирасын коткару өчен Сөембикәгә Шүрәле табып биргән канатлары кирәк.
Иҗат канатлары хатын-кыз кулында — Илгиз Зәйниев шулай күзаллый.
«Әкият» курчак театры сәхнәсендә «Shurale: яңа фантазия» балеты гыйнвар азагына планлаштырылган. Димәк, иҗат коллективның әле ике айга якын вакыты бар. Ике ай эчендә режиссер Илгиз Зәйниев белән хореограф Сәлимә Әминованың әсәргә үзгәреш кертүе дә мөмкин. Һәрхәлдә, мин караган репетиция соңгы версия түгел. Үзгәрешләр була икән, бу инде иҗатчыларның үз иҗат канатлары юнәлешен билгеләргә мөмкинлек бирә.
«Shurale: яңа фантазия» — Илгиз Зәйниевнең татар мәдәнияте, милли тәңгәллегебез турында Фәрит Яруллиннар, Туфан Миңнуллиннар һәм башка шәхесләребез белән сөйләшүе, аларның сүзен яңа заманга җиткерүе кебек. Әле бу сүзләр һәм хәрәкәтләр тагын да тыгызланачак, ныгыячак.
Курчак, драма һәм балет спектакленең синтезыннан торган уникаль бер тамаша бу.
Ул — Курчак театрының зур сәхнәсендә татар телендә бара торган милли спектакль. Әбигә дә, бәбигә дә адресланган, Сәлимә Әминова куйган биюләр «продвинутый» әти-әниләргә дә кызыклы булачак.
Спектакль әлеге балетның беренче куелышына 75 еллыкка багышлана.