Фәндәс Сафиуллин татарны Хәтер көне алдыннан җыйды. Җәсәде белән | intertat.tatar

Фәндәс Сафиуллин татарны Хәтер көне алдыннан җыйды. Җәсәде белән

Күренекле җәмәгать эшлеклесе, милли каһарман Фәндәс Сафиуллинны соңгы юлга озату мәрасименнән хәбәрчебез репортажы.

Бүген республикада матәм көне. Иртәгә — Хәтер көне. Бүген көн уртасында һәр милләтпәрвәрнең юлы Мәрҗани мәчетендә кисеште. Күренекле җәмәгать эшлеклесе, милли каһарман Фәндәс Сафиуллинны соңгы юлга озату мәрасиме өчен шушы изге урын сайланган иде.

Җәмәгатьчелек Фәндәс Сафиуллинны — отставкадагы Совет армиясе полковнигын, Татарстан Югары Советы, Татарстан Дәүләт Советы һәм РФ Дәүләт Думасының элеккеге депутаты, ялкынлы публицист, күренекле җәмәгать эшлеклесе, ил агасын соңгы юлга озатты. Аңа 85 яшь иде.

«Мәрҗанигәдер?» дим юлда Рабит аганы очратып. «Әйе», ди ул. Аннары өстәп куя: «Барыбызга да шунда барасы…»

«Тукай, Җәлил, Такташ, Исхакыйлар — милләт каһарманы. Фәндәс Сафиуллин да шулар рәтеннән»

Татарстанның халык язучысы Рабит Батулла: «Бер генә сүз әйтә алам — милләт каһарманы вафат. Милләт каһарманы дигән дәрәҗәне бик сирәкләр генә яулый. Тукай, Җәлил, Такташ, Исхакыйлар — милләт каһарманы. Фәндәс Сафиуллин да шулар рәтеннән. Бу — бик зур югалту. Туры сүзле булды. Хәрбиләрчә. Куркып тормады. Милли дискриминациягә каршы бөтен көчен куеп көрәшкән кеше вафат булды. Фәндәснең бөтен чыгышлары кергән һәм аның турында язылган китап моннан берничә ел элек чыкты».

«Бүген бит Хәтер көне. Фәндәс абый Сафиуллин халкын нәкъ менә шушы көн алдыннан бергә җыйды — бу символик мәгънәгә ия. Ул безнең татар дөньясында бик зур фигура», — диде Ркаил Зәйдулла үзен урап алган журналистларга.

Мәрҗәни мәчете ишегалдына Фәндәс аганың җәсәде урнаштырылды. Өйлә намазыннан соң озату мәрасиме башлануын көтәбез.

«11 көн өендә авырып яткан бит ул. Биш көнләп хастаханәдә ятты. Хатыны Рәзинә дә хастаханәдә», — ди аларның гаилә дусты, укытучы һәм җәмәгать эшлеклесе Гөлфәния Җәләлова.

Өйлә намазыннан соң мәрхүмне соңгы юлга озату мәрасиме башланды. Алып баручы хокукында беренче сүзне Ркаил Зәйдулла алды.

«Милләтпәрвәр булып уйнаучылар да бар. Ул чын күңелдән безнең милләтебезнең бүтән халыклар белән бертигез булып, тигез хокуклы булып яшәвен теләде»

ТР Дәүләт Советы депутаты, Татарстан язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла: «Без Фәндәс Сафиуллинны соңгы юлга озатабыз. Аның белән очрашкан саен аның ихласлыгын, самимилеген сизә идек. Чөнки милләтпәрвәр булып уйнаучылар да бар. Ул чын күңелдән безнең милләтебезнең бүтән халыклар белән бертигез булып, тигез хокуклы булып яшәвен теләде. Аның Дәүләт Советында Республикабызның суверенитеты турындагы декларацияне укуын искә төшерү дә аның кем булуын сөйли булса кирәк.

Без аның Татарстанның яңа Конституциясен төзүдә катнашуын да беләбез. Мәскәүдә Дәүләт Думасы депутаты булганда да югары мөнбәрләрдән һәрвакыт безнең республиканың милли-мәдәни мәнфәгатьләрен яклап сөйләде. Аның сүзе гамәленнән аерылмый иде. Ул милләтебезне милли мәгарифе, чәчәк аткан мәдәнияте белән яшәвен теләгәндә аның чын интернационалист булуын да онытмаска кирәк. Ул Совет Армиясенең полковнигы иде, күпмилләтле армиядә интернационализм хисеннән башка эшләп булмый. Һәр милләткә тигез караса да, үз милләте өчен әрнүе табигый, чөнки без совет власте елларында да күпне югалттык. Ул соңгы сулышына кадәр шуның өчен көрәште. Безнең аңа хөрмәтебез чиксез. 12 октябрь — Хәтер көне дә. Шуның алдыннан Фәндәс аганың безне бергә җыюы да зур мәгънәгә ия».

«Бу хушлашу көне авыр көнгә туры килде. Югалтулар көне. Минзәлә хәлләренә бәйле республикада матәм көне»

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин: «Милләтебезнең югалту көне. Күп еллар бергәләп Фәндәс Сафиуллин белән бергә республикага хезмәт иткән кеше без. Аның республиканың тарихи адымнарына катнашы зур булды. Республика яңа тарихы белән шундый кешеләргә — Фәндәс Сафиуллин һәм башкаларга бурычлы. Без аның белән бүген хушлашабыз.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исемннән, беренче Президентыбыз Минтимер Шәймиев исеменнән, Дәүләт Советы депутатлары һәм үз исемемнән Фәндәс Сафиуллинга рәхмәтле булуыбызны җиткерәм. Ул безгә күп нәрсәдә укытучы булды. Республика үсешенә үз көчен салган шәхес иде. Аның хәләл җефете, ике улының кайгысын уртаклашам. Фәндәс Шакирович Дәүләт Думасына сайлангач, ничә мәртәбә мәсьәләләрне уртага салып сөйләштек. «Рус туганнарыбыз дөрес аңламас, ә менә болайрак итсәк», дип киңәшләшә иде.

Бу хушлашу көне авыр көнгә туры килде. Югалтулар көне. Минзәлә хәлләренә бәйле республикада матәм көне. Шундый көнне Фәндәс аганы да озатабыз. Һәммәбез дә шунда булырбыз, кемнең вакыты кайчан җитә бит. Фәндәс аганың эшләгән эшләре халыкта дөрес бәяләнер. Аның хезмәте ХХ гасыр, XXI гасыр тарихында мәңгегә калыр».

«Садри Максудилар дәрәҗәсендә чыгыш ясаган депутат ул Фәндәс Сафиуллин иде»

Халык шагыйре Разил Вәлиев: Фәндәс ага белән мин соң мәртәбә 24 сентябрьдә очраштым. Без аның белән көн саен, атна саен телефоннан булсын, очрашып булсын, гел аралашып тордык. Киңәш-табыш итеп яшәдек. Ул минем укытучым да, остазым да булды. Мин аннан күп нәрсәгә өйрәндем. Татарстан Парламентында эшләүче депутатларга, Конституция кабул иткәндә булсын, референдум вакытында булсын, Фәндәс ага безне әйдәп баручы булды. Иң авыр вакытта ул чәчрәп чыгып сүзен әйтә иде һәм аның сүзенә игътибар итәләр иде. Чөнки ул хис белән генә эш итмәде, дәлилле итеп, нигезләп сөйли белә иде. Ул дөнья парламентлары тәҗрибәсен дә, әдәбиятны да, сәнгатьне дә, тормышны да яхшы белә иде. Ул белеменә һәм тәҗрибәсенә таянып чыгыш ясый, кешеләрне ышандыра белә иде.

ХХ гасыр башында татарның иң зур сәясәтчеләре кемнәр дисәгез, Йосыф Акчура, Садри Максудилар искә төшә. Туксанынчы еллардагы яңа тарихыбызда кем профессиональ дәрәҗәдә чыгыш ясады дисәләр, Максудилар дәрәҗәсендә чыгыш ясаган депутат ул Фәндәс Сафиуллин иде. «Без барыбыз да үзешчәннәр, безнең арада бер генә профессиональ сәясәтче бар. Ул Фәндәс Сафиуллин», дип әйтә иде Туфан ага Миңнуллин парламент депутатлары турында.

Аның тагын бер сыйфаты — тыңлый белә иде. Югыйсә күпләребез сөйли генә белә. Мин Россия Дәүләт Думасындагы чыгышларын да игътибар күзәтеп бардым. Кызганыч, хәзер Дәүләт Думасында ул дәрәҗәдә республика мәнфәгатьләрен яклый алырдай, милләт мәнфәгатьләрен кайгырткан депутатларыбыз юк.

Кызганыч, хәзер Дәүләт Думасында ул дәрәҗәдә [Фәндәс Сафиуллин дәрәҗәсендә] республика мәнфәгатьләрен яклый алырдай, милләт мәнфәгатьләрен кайгырткан депутатларыбыз юк.Разил Вәлиев, Татарстанның Халык шагыйре

Без соңгы мәртәбә аның белән Милләт җыеныннан соң күрештек, җыелып утырып фикер алыштык. Шунда ул болай диде: «Миңа 85 яшь тулды. Мин инде яшисен яшәдем, ашыйсын ашадым, булдыра алганны эшләдем», диде. «Мине инде үз язмышым кызыксындырмый. Мине бары тик милләтем язмышы кызыксындыра. Милли мәдәниятебез, милли мәгарифебез ничек булыр? Мине милләт язмышы кызыксындыра», — аның соңгы сүзләре шул булды. Аның васыять итеп әйткән сүзләрен күңелебездә йөртергә һәм үтәргә тырышырга тиешбез».

«Милләтебезгә куркыныч туганда да ул үз сүзен әйтә белде»

Индус Таһиров, тарих фәннәре докторы: «Иң затлы шәхесебез китте. Ләкин аның эшләгән эшләре калды. Без аның белән күп вакыт бергә булды — декларация кабул ителгәндә, референдум вакытында. Милләтебезгә куркыныч туганда да ул үз сүзен әйтә белде.

Адәм баласы мәңгелеккә китер, ләкин эшләре кала. Бу кешенең эше безнең арабызда кала. Татар милләте яшәсә, ул безнең янда кала. Татар милләте ул мәңгелек милләт».

«Ул Бөтендөнья татар конгрессы өчен терәк-таяныч, олпат киңәшче, үрнәк иде»

Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Данис Шакиров: «Татар дөньясы зур югалту кичерә. Гомерен татар халкының мәнфәгатен, хокукларын яклауга багышлаган Фәндәс аганы соңгы юлга озатабыз. Аның Милләт җыенына катнашуы күз алдымда. Аның алдыннан да без аның Татар конгрессына чакырып узган юбилее белән котладык. Ул Бөтендөнья татар конгрессы өчен терәк-таяныч, олпат киңәшче, үрнәк иде. Ул кыю фикерләрен югары мөнбәрләрдән җиткерә алучы үрнәк иде. Мин аңа яратып „Фәндәс ага“ дип эндәшә идем. Хуш, бәхил бул!»

«Без — балалары — һәрчак таш дивар артында кебек яшәдек»

Улы Рөстәм Сафиуллин: «Барыгызга да зур рәхмәт. Мәрасимне оештырган Дәүләт Советына һәм Мәрҗани мәчетенә рәхмәтемне белдерәм. Без — балалары, һәрчак таш дивар артында кебек яшәдек. Минем әтием вафат булмады, ул дөньяда барган сугышта һәлак булды дип саныйм. Без барыбыз да ковид белән чирләдек. Ләкин медицина өчен Гиппократ антына караганда протоколлар әһәмиятлерәк. Минем бу сүзләремне бүгенге эмоцияләргә ягып калдыра аласыз».

ххх

Җеназа намазы укылып Фәндәс Сафиуллин җәсәден Курган зиратына озаттык. Разил Вәлиев әйтүенчә, үзе шулай васыять иткән.

Яшьләр янына киләм. Ил агасы Фәндәс Сафиуллин эшен дәвам итәсе яшьләр янына.

«Фәндәс абый — яңа республиканың тарихын язучы кешеләрнең берсе»

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслим: «Эпоха китә. Фәндәс абый — яңа республиканың тарихын язучы кешеләрнең берсе. Фәндәс абыйны без үзебезнең Ачык университет курсларына лектор буларак чакырган булды. Безнең белем бирү проектларының асылларының берсе — әле исән чакта шушы көчле буыннарның әйткән сүзләрен алып калу. Күп еллар узып рефлексиядән соң әйткән сүзләре тагын да кадерлерәктер. Алар хәзер читтән карап безнең эшкә бәя бирә ала торган кешеләр.

Белгеч буларак без аны эшебезгә катнаштырдык. Шәхес буларак, бәлки, ачып бетермәгәнмендер».

«Зур югалту, олпат затларыбыз китә. Көзге агачлар шәрәләнгән кебек, без дә шәрәләнәбез кебек»

Казан шәһәре башкарма комитеты рәисе урынбасары Гүзәл Сәгыйтова: «Фәндәс абый безнең өчен үрнәк, әлбәттә. Кыю фикерле, үз позициясен гомеренең ахырына кадәр алып барган кеше. Мин аны элек читтән генә күзәтә идем. Минтимер Шәриповичның юбилеена тапшыру эшләгәндә мин аның өендә булдым. Аның өендә дә шушы рух саклануына гаҗәпләндем. Аның Татарстанга, Татарстанның суверенлыгына, гомумән, татар җирлегенә бәйле хыялларын аның бүлмәсендә дә күрергә була. Кинәнеп карталар, китаплары белән таныштырганын хәтерлим. Мин аны миңа да фатиха биргән кеше кебек күзаллыйм.

Бервакыт минем турында мәкалә чыккач, бик күп каршы яза башладылар. Шунда Фәндәс абый үз исем-фамилиясен куеп, мине яклап бик матур сүзләр язган иде. Олы башын кече итеп, вакыт табып миңа җылы сүз әйтүенә бик күңелем булган иде, күзләремә яшьләр дә килде.

Без бит аңа өйрәнмәгән… Кичә бу хәбәрне алгач бик тетрәндек. Зур югалту, олпат затларыбыз китә. Көзге агачлар шәрәләнгән кебек, без дә шәрәләнәбез кебек…»

Зур югалту, олпат затларыбыз китә. Көзге агачлар шәрәләнгән кебек, без дә шәрәләнәбез кебек…Гүзәл Сәгыйтова

ххх

Фәндәс Сафиуллин шулай итеп халкын хәтер көне алдыннан бер мәйданга — Мәрҗани мәчетенең иркен ишегалдына һәм мәчет алдындагы урамга җыйды. Бу нәкъ менә Хәтер көне алдыннан, Матәм көненә туры килде. Очраклылык дисәк тә…

Тик шунысы бераз борчый. Озатырга килүчеләр арасында Нәҗип Нәккаш әйтмешли, аның белән мәсләктәшләр булучылар, аның кордашлары, төрле буын язучылары һәм бераз депутатлар килгән иде. Мин килүчеләр арасында артистларны күрмәвемә борчылдым. Мондый җыеннарның алгы сафында булган Әзһәр абый Шакировның булмавы ике театрда репетицияләре булу сәбәпле дип аңлыйм. Халык арасында Ренат Таҗетдиновны күрдем.

Ә яшь буын? Милли интеллигенция җыелган җирдә татар артистының булмавы кызганыч инде.