Туроператор оештырган Мөселман кинофестивале ни күрсәтте? | intertat.tatar

Туроператор оештырган Мөселман кинофестивале ни күрсәтте?

XVII Казан халыкара мөселман киносы фестивале төгәлләнде. Безнең хәбәрчебез карашы.

Казан халыкара мөселман киносы фестивалендә туксанынчы елларны күрсәткән һәм авыз тутырып урысча сүгенгән казах фильмы җиңеп чыкты: гран-прины Фәрхәт Шәриповның «18 килогерц» фильмы алды. Фильмның уңышлары арасында Варшава кинофестивалендә җиңү бар икән инде. Германиянең Коттбус шәһәре яшьләр фестивалендә дә иң яхшы фильм дип табылган ул. Аларда җиңсә дә ярый, алар мөселман киносы фестивале түгел. Ә без чисталык, матурлык, мәрхәмәтлелекне алга сөргән мөселман киносы фестивале ясыйбыз түгелме? Әллә инде ясамыйбыз дамы? Дөнья кинематографиясеннән артка калмас өчен үзгәрәбезме?

Әмма дәрәҗәле сайлап алу комиссиясе һәм жюри шушы фильмны лаек дип тапкан икән, безгә алкышларга гына кала. Алкышладык инде: статуэтканы алырга чыккан Казанда Казахстан Республикасы Генераль консуллыгының беренче секретаре Ильяс Турсунбаевны котладык.

Казах фильмын алкышлаган мизгелдә алдагы көнне генә «Родина» кинотеатрында үзен Гүзәл Тәлгатовна дип таныштырган бер тамашачы белән сөйләшеп торганым хәтердә яңарды. Аның сүзе белән килешергә дә, килешмәскә дә мөмкин. Фестивальнең фанаты булган тамашачылар белән бергә (андыйлар күбрәктер), күңеле суынганнар да бар. 

Гүзәл Тәлгатовна: «Бу фестивальне мин инде берничә ел карыйм. Элегрәк фильмнарның мөселман фәлсәфәсенә катнашы бар иде. Атрибутикасы була иде, кешеләрчә караш, матурлык… Чөнки ислам — ул матурлык. Ә быелгы фильмнарны карагач, күңел төшә, матурлык юк. Өзлексез яңгыр, тәреләр — гел шундый фильмнар сайлап алынган кебек. Боларның мөселманлыкка ни катнашы бар? Аңлый алмыйм. Асылы үзгәргән икән, исеме дә алыштырылсын алайса! Мөселман киносы дип килгән мөселманнар нинди хәлдә китә! Әйтерсең лә, тәмугта яшибез — фильмнарны карагач, шундый хис кала. Ә оҗмах кайда?! Мөселман киносы оҗмахны югалтты, тәмуг кына калды. Тормышта шатлык та, бәхет тә бар бит әле! Кайда ул?

Залдан мөселман киносы карап чыккан кешенең кәефе күтәренке булырга тиеш. Беренче көнне ярымбуш зал иде. Быел бөтенләй реклама да булмады. Канәгатьсезлегемне оештыручыларга әйтә башлаган идем, татарча аңламыйлар булып чыкты. Айтуганова бөтенләй читләшмәгәндер бит? Быел барлыгын сизмәдем. Фестивальдә татар булмаган кешеләр эшли, мөселманнар да түгеллеге күренә. Мөселман киносы фестивале икән, мөселманнарның катнашы булырга тиеш бит инде. Сыйфат югала кебек. Исеме генә калды…»

Фестиваль фильмнары чыннан да зур сорау тудыра. Мөгаен, аның сайлап алу комиссиясенә «инструкция» булырлык регламенты булырга тиештер. Карасыннар фильмнарның сәнгати югарылыгын. Әмма фестиваль традицияләренә тугры калсыннар, кысалардан чыкмасыннар. Сүгенүне, көчләүләрне һәм имиләрне без теләсә кайда карый алабыз, аның өчен фестиваль оештырып ятасы да юк.

Туроператордан сәлам!

Тамашачыга шулай тоелса да, әлбәттә, Миләүшә Айтуганова фестивальдән читләшмәгән. Әмма ниндидер сәбәпләр аркасында йогынтысы кимегән булса кирәк. Дөресрәге, быел фестиваль чараларын уздыру хокукын Мәскәү компаниясе откан.

Әлеге компаниянең исеме — «Джаз-тур». Җитәкчесе — Анжелика Игоревна Евфорицкая. Рәсми сайтларына караганда, Скандинавия, Кариб утралулары, АКШ һәм Көньяк Америка буенча махсуслашкан туроператор.

Анжелика Игоревна Казан кинофестиваленә багышланган матбугат конференциясендә онлайн катнашып, ачылу һәм ябылу тантанасы турында сөйләгән иде, дөресрәге, катнашачак кунаклар исемлеген санады. Исемлек дип инде, ике-өч кеше. Тантаналарның режиссеры Анна Смакова да алар кандидатурасы булып, аны татар тамырлы дип тәкъдим иттеләр. Екатеринбургта фестиваль оештыру тәҗрибәсе бар ди.

Күрәсең, пандемия туроператорның финанс хәленә нык суккан һәм алар исән калу өчен татарларга ябышкан. Бәяләрен төшерә-төшерә оештыру буенча аукционны отканнар да, аннан-моннан оештырып та атканнар. Фестивальне оештырып караган җитди компанияләр белә бит оештыруның ни бәя икәнен, шуңа бәяне артык төшерә алмыйлар. Бәя төшерәсең икән, димәк, танылганрак кунакны чакыра алмыйсың, аңа уңайлы шартлар тудырганда матди кыенлыкларга очравың бар. Әле бит ул кунакның ничектер татарлар яки республика белән бәйле булуы да яхшы булыр иде, кем арзанрак тора — шуны тотып алдың түгел.

Ачылу турында

Казан халыкара мөселман киносы фестивале Казан Ратушасында ачылды. Анда зал зур түгел, шуңа җыйнак кына форматлы бер тусовка килеп чыкты. Озынча зал, тигез идән, шунлыктан арткы рәтләрдә утыручыларга дирижерның баш түбәсе генә күренде.

Әлеге ачылу тантанасы — Камал театры оркестрының үзенеке булмаган чарада беренче хезмәт күрсәтүе иде булса кирәк. Моңарчы Ильяс Камал җитәкләгән Тинчурин театры оркестры гына театры диварларыннан чыгып мөстәкыйль тормыш алып бара иде. Камал театры оркестрын дебюты белән котларга мөмкин. 

Ачылу тантанасы, әйткәнемчә, шактый җыйнак булды, әллә акча аз бирелгән, әллә хәзер шундый кыска гына кичәләр модада. Статуэтканы күрсәтеп залга чыккан кызларның кием миллилеге буенча да шактый дискуссия ясарга була иде. Аңа кереп тормыйк, теләгән кеше үзе бәяләсен. Ә инде татар теленә килгәндә, ул юк, татарлык, гомумән, алып баручы Илдар Кыямовның татарча елмаюында гына иде.

Ярар, ачылды фестиваль, карадык инде киноларны. Дөресен әйткәндә, заллар гел тулы булмады. Аңлашыла, пандемия әле беркая да китмәгән, өлкән яшьтәгеләр тамаша залларына килергә бик атлыгып тормый. Фестиваль башланган елларда күпләп йөргән әби-бабай картайды, мәрхүм дә булганнардыр инде. Алар бит Әлмира апа Әдиятуллина буыны иде. Әлмира апабызны да озаттык — ул буын китеп бара.

Әлмира Әдиятуллиналар буынын алыштырып фестивальгә йөри торган яңа буын килмәде. Мөгаен, моның бер сәбәбе — пенсия яше чигерелү сәбәпле пенсионерларның кимүедер, атна уртасында кинога килә ала торган өлкән буын эштә.

Бәлки, студентларны китерүне дә оештырып булыр иде, әмма оештырылмый. Хәтта журналистлар да кинога йөрми башлады, чөнки күпме генә сорасак та, күпме генә вәгъдә итсәләр дә, журналистлар өчен махсус урыннар булдырылмады. Шулай итеп, журналистлар да кимегәннән кимеде. Хәзер урыннары да бар, караучысы гына калмады.

Хәер, аншлаг белән каралган фильмнар да бар, гадәттә, милли фильмнар яхшы карала. Илдар Ягъфәровның «Исәнмесез» фильмында министрның басмага утырып караганын бик ялкау журналист кына язмыйча калгандыр.

Безгә Похваленый нигә кирәк?

Журналистлар дигәннән, матбугат үзәгендә традицион матбугат конференцияләре оештырыла. Әмма анда журналистлар килмәде диярлек, шуңа күрә урындыклар буш булмасын дип матбугат үзәге хезмәткәрләре үзләре утыра. Фото-видеоны да үзләре ясый, текстларны да үзләре яза. Алдагы елларда матбугат үзәге җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов һәр журналист белән индивидуаль эшләсә, быел билгесез сәбәпләр аркасында, ул бу эштән читләшкән. Руслансыз матбугат үзәге — тозсыз аш.

Матбугат үзәген Михаил Похваленый җитәкләде — вазифасы «пресс-атташе КМФМК, специалист по работе с федеральными партнерами» дип атала. Мәскәүдән. Беренче кинофестивальләрдән үк таныш зат. Моңарчы аның вазифасы федераль журналистларның кураторлыгы иде дип беләм. Ул кураторлык нидә чагыла һәм кинофестивальгә Михаил нигә кирәк — моны беркем белми. Әмма традиция буенча, ул бар. Без дистә елдан артыграк федераль журналистлар кураторына гонорар түлибез икән, Казан халыкара мөселман киносы фестивале турында Россиядәге һәр Иван белән Андрей белергә тиеш кебек. Беләме? Икенче яктан, безгә ни дәрәҗәдә әһәмиятле аларның белүе? Безнең амбицияләр зуррак, без бөтен дөньяны колачлыйбыз, елдан-ел халыкара фестивальләр белән шартнамәләр төзибез. Шулай икән, ни дәрәҗәдә кирәк безгә федераль партнерлар белән эшләү буенча белгеч? Кайда аның эш нәтиҗәләре?

Махсус куелган «специалист по работе с международными партнерами» дигән кеше булмаса да, алар белән эш яхшырак бара кебек. Чит илләрдән бик хөрмәтле кешеләр килә, үз ярдәмнәрен тәкъдим итәләр, эшлекле киңәшләр бирәләр.

Быел Миләүшә Айтуганова инициативасы белән Матбугат жюриы оештырылды. Аңа «Эфир» телеканалының мәдәни күзәтүчесе Дмитрий Пивоваров, «Идель» журналының баш мөхәррире Айсылу Хафизова һәм «Татар-информ» журналисты Рузилә Мөхәммәтова, ягъни мин кердем. Без мөмкин булган кадәр фильмнарны карап, үз сүзебезне әйтергә тиеш идек. Карадык. Әмма җыелып фикер алышу оештырылмады. Чөнки журналист жюриын җыюны Михаил Похваленый үз эшенә санамаган булып чыкты. «Мин кино тәнкыйтьчеләре призына гына кураторлык итәм», - дип белдерде ул. Һм, аның эше нидән гыйбарәт соң? Нинди серле эшчәнлек алып бара соң ул монда беркем дә белми торган? Безнең Татарстанда Руслан Шиһабетдинов катнаша алмаган очракта да аны алыштырырлык кеше юкмы?

Кыскасы, телефоннан сөйләшә-сөйләшә уртак фикергә килеп болгар режиссеры Ивайло Христовның «Страх» фильмына тукталдык. Мин «Милли конкурс» фильмнарыннан берничәсен — Оксана Синчугованың «Нулевые», Александр Далматовның «Меня ждут дома» фильмнарын да тәкъдим иткән идем. Ләкин алар Дмитрий Пивоваровка бирелгән дискта ачылмаган. Менә шундый техник кыенлыклар!

Кинофестиваль ябылу тантанасында Матбугат призын тапшыру Дмитрий Пивоваровка йөкләнгән. Әмма тантана башланыр алдыннан аңа эшенә кайтырга кирәклеге ачыкланган. Шулай итеп, алдан килешенмичә генә сәхнәгә икенче бер журналист — «Татар-информ» хәбәрчесе Рузилә Мөхәммәтова, ягъни мин чакырылдым. Алдан беркем дә килеп сәхнәдә үз-үзен тоту турында инструкция бирмәде. Ә журналист ун минутлык чыгыш әзерләп килгән булса? Аны алып баручы Фәнис Җиһанша куаларга тиеш була идемени? Ә сәхнәдә сценарий буталчыклыклары белән башка диплом чыгарылу мәрәкәсе башланды — аларына тукталып тормыйк, алып баручы ханым барысын да «оптом» чакырды — кем ялгышмый. Әмма нинди логика буенча болгар фильмы дипломын Казандагы белоруслар җәмгыяте җитәкчесе Сергей Маруденко алды соң? Аңлаттылар — җиңгән очракта алырга тиешлеге билгеләнгән кунаклар килә алмаган — пандемия, бөтен чатаклыклар шуның белән аклана торган замана. Ә менә Маруденкога сәхнәдә нишләячәген — рәхмәт әйтеп алырга яки котлап бирергә тиешлеген аңлатып та тормаганнар. Монысы инде режиссураның зур кимчелеге. Сәхнәдән төшкәч, ул дипломны кире оештыручыларга бирде дә кайтып китте. Кызыкмы?

Димәк, фильм җиңгән очракта аның дипломын кем кабул итеп алачагын программа төзегәндә үк килешеп кую гына түгел, киләсе чит ил кунагы килә алмаган очракта, аны кем алыштырасы дублерлар да алдан уйланырга тиеш. Шундый заман!..

Ябылу

Ябылу тантанасы «Пирамида» күңел ачу үзәгендә үтте. Зал уртасында ак эскәтертле өстәлләр иде. Алар буш. Катнашучылар шуның тирәли утырышты. Тамашачылар һәм журналистлар читтәрәк кәнәфиләргә тезелеште. Без алар ашаганны күзәтәбезмени дисәк… Аллага шөкер, алай булмады, алар ашамады, чөнки өстәлләр буш иде. Өстәлләргә соңрак та ризык куелмады.

Тамаша карау өчен түгәрәк өстәлнең бер яртысына гына утырып була. Анда да иң алдан урын алган кешегә генә сәхнәгә туры карау мөмкинлеге тия. Калганнарга бераз борылыбрак утырырга туры киләчәк.

Нигә кирәк иде бу өстәлләр? Оештыручылар аңлатуынча, өстәлләр җиңүчеләргә чәчәкләрен һәм статуэткаларын куеп тору өчен булган икән.

Ябылу тантанасын Фәнис Җиһанша белән Ольга Кабо алып барды. Яртысын. Ә икенче яртысын Фәнис Җиһанша Кабосыз алып барды. Чөнки Россия актрисасының самолеты инде очу полосасында көтә икән. Җәмәгать, Кабо Казанда фестиваль ябылу тантанасын алып бара алырлык бердәнбер актрисамы әллә? Әгәр аның 11 сентябрь иртәсендә кичектергесез эшләре булган икән — икенчесен чакырасы иде. Бер дә булмаса, үзебезнекеләр дә алып бара ала. Залда матур милли киемнәрдән Зөлфия Вәлиева йөреп тора иде, ул алып бара алмыймы әллә Кабо кадәр генә?!

Икенче яктан караганда, Кабо кадәр Кабоның килүе дәрәҗәдер дә бәлки, аның вакытыннан алда китүенә дә үпкәләргә тиеш түгелбездер. Алай булса, аны алыштыру өчен икенче бер алып баручы да куярга, сценарийны шуңа яраклаштырырга иде.

Шулай итеп Кабо очты, Фәнис Җиһаншабыз кичәне бөек рус телендә үзе генә алып баруын дәвам итте.

Ни өчен фестиваль тантанасы рус телендә алып барыла — бу да зур сорау. Кинофестиваль халыкара һәм аның катнашучылары нигездә инглиз телле икән, әйдәгез, фестивальне инглиз телендә алып барыйк. Яки татарча, чөнки чит ил кунаклары барыбер ни татарча, ни русча аңламый, аларга тәрҗемәче беркетелгән — татарчадан тәрҗемә итәрләр.

Җиңүчеләр берәм-берәм бүләкләрен чыгып ала торды. Кичә ахырына якынлашты. «Казан егетләре» башкаруында җыр һәм «Киләсе очрашуларга кадәр!» Тамашачы кайтырга кузгалды, кунаклар лифт тирәсенә өелеште — өскә, фуршетка!

Кариб диңгезенә юллама сатучылар оештырган кинофестиваль иде бу! Фестиваль оештыручыны сайлап алу мондый тәртиптә барса, алга таба теләсә кем үз хезмәтен тәкъдим итә башлаячак бит. Ә аларның эше өчен ояты кемгә була? Аларның җитешсезлекләре өчен кем җавап бирә? Әлбәттә, фестиваль дирекциясе һәм аның директоры Миләүшә Айтуганова! Мәдәният министрлыгы һәм министр Ирада Әюпованы сүгүчеләр дә булыр. Әмма оештыручы аукционда сайланырга тиеш дигән федераль законның үз тәртипләре... кызганыч...

Медальнең икенче ягы

Оештыручылар журналистларны начарын гына күрүдә, ә кинофестиваль очрагында ачылыш белән ябылышка карап кына нәтиҗә ясауда гаепли. Килешәм, оештыручы мең кат хаклы. Әмма кәнфитне төргән кәгазь ямьсез булса, эче тәмле бит дип күпме кычкырсагыз да берни эшләп булмый.

Ачылыш белән ябылыштан һәм 50 конкурс фильмыннан тыш, иҗади очрашулар, осталык дәресләре, әле эшләнеп яткан фильмнарның презентацияләре, төрле сәбәпләр белән конкурска эләкмәгән фильмнардан «Казан премьералары»; кинофестивальнең эшлекле өлеше кысаларында җитди темалар күтәргән түгәрәк өстәлләр, региональ кино базары, халыкара кинопроектлар питчингы…

ххх

Татарстанда Мөхәммәт Мәһдиевның «Без — 41 елның балалары» әсәре буенча фильм төшерелә. Проектка Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау комиссиясе фатиха биргән — матди ягын кайгыртуны Мәдәният министрлыгы үз өстенә алган. 

Кинокартинаның режиссеры — Әмир Галиәскәров, продюсер — Миләүшә Айтуганова. Фильм төшерелеп беткән, хәзер монтаж бара. Киләсе елга ул әзер булачак.

ххх

Галимҗан Ибраһимовның «Алмачуар» повесте буенча төшерелә торган «Тарлан» фильмының трейлеры тәкъдим ителде. Татарстан тамашачысы белән аралашырга фильмның продюсеры Алмагөл Тлеуханова килгән иде.

ххх

Казан дәүләт мәдәният университеты студентлары өйрәнчек фильмнарын тәкъдим итте һәм тамашачы бәясен алды.

ххх

Халыкара кинопроектлар питчингы узды. Бу кинопроектларны эксперт советы алдында яклау. Питчингның төп максаты — Россия регионнарында Татарстан белән берлектә фильм төшерүгә этәргеч ясау, кинематографиядә яңа исемнәр ачу.

Эксперт советына 15 эш тәкъдим ителгән. Аларның күпчелеге тулы метражлы нәфис фильм категориясенә карый дип хәбәр итә оештыручылар. Катнашучыларның күбесе Казанга килеп проектын үзе тәкъдим итсә, кайберләре, әйтик, Азәрбәйҗан кинематографистлар онлайн кушылган.

Эксперт советы әгъзаларының күп өлеше Татарстан егете Александр Ширманов проектына өстенлек биргән. «Ракурс» — яшь режиссерның тулы метражлы дебют эше булачак. Фильмның бюджеты — 1 миллион доллар.

Проект 15 ел гомерен Казанда уздырган кызыклы шәхес, СССРда дизайн һәм рекламага нигез салучылардан саналган Родченко турында. Рәссам Маяковский, Фешин белән дус булган. Режиссер рәссам тормышының Казан чорын, аның Казан сынды сәнгать мәктәбендә Фешинда укыган вакытын сурәтләргә тели.

Тик егетнең Татарстан акчасына гына ышануы бераз сагайтты, әлбәттә.

ххх

Региональ кино базары узды: режиссерлар, продюсерлар, прокатчиклар һәм кинотеатрлар вәкилләре региональ кино төшерү һәм прокат проблемаларын күтәреп чыктылар.

Кино базары кысаларында «Влюбленные в искусство» (Санкт-Петербург) һәм «Литература и кино» (Мәскәү) кинофорумнары белән килешү төзелде.

ххх

Азәрбәйҗан актеры һәм режиссеры Видади Гасанов, төрек актеры Али Бурак Җәйлән, Россия актрисалары Татьяна Абрамова, Евгения Розанова, Россия актеры Александр Носик белән иҗади очрашулар үтте.

Лауреатлар:

Гран-при — «18 килогерц» (Казахстан);

Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм режиссеры — Ферит Карахан («Абыйны саклаучы», Төркия);

Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм сценарие — «Сами» (Иран);

Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм операторы — «18 килогерц» (Казахстан);

Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм актеры — Самет Йылдаз («Абыйны саклаучы», Төркия);

Иң яхшы тулы метражлы нәфис фильм актрисасы — Светлана Янчева («Страх», Болгария);

Иң яхшы кыска метражлы нәфис фильм — «Ике опция» (Франция, Испания);

Иң яхшы тулы метражлы документаль фильм — «Җиде утрау арасында», Алмаз Нургалиев (Татарстан);

Иң яхшы кыска метражлы документаль фильм — «Паризад» (Иран);

Иң яхшы милли фильм — «Күзләр салкыны», Айнур Зиннәтова (Татарстан);

Иң яхшы документаль милли фильм — «Бәхетле булыгыз!», Наталья Топал (Татарстан);

Иң яхшы кыска метражлы милли фильм — «Айрат, димәк, Искиткеч», Галиябану Бәхтиярова (Татарстан);

Балалар өчен иң яхшы милли фильм — «Урманга усакка», Елена Ермолина (Татарстан);

«Ислам дөньясында мәдәниятләр диалогы» призы — «Фәридәнең 2000 җыры» (Үзбәкстан);

Кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре призы — «Юха» (Татарстан);

Кино белгечләре һәм тәнкыйтьчеләре дипломы — «Омарның әтисе» (Франция, Израиль);

Татарстан Республикасы Президенты призы «Кино сәнгатендә гуманизм өчен» — «Исәнмесез!» (Татарстан);

Казан шәһәре мэры призы — «Берүзе», Булат Минкин (Татарстан);

Жюриның махсус бүләге — «Бастард» (Азәрбәйҗан);

Тамашачы мәхәббәте — «Исәнмесез», Илдар Ягъфәров (Татарстан);

Матбугат призы — «Курку» (Болгария).