Камал театрыннан бүгенге журналистика турында усал комедия: прототиплар бар | intertat.tatar

Камал театрыннан бүгенге журналистика турында усал комедия: прототиплар бар

Камал театры пандемиядән соңгы беренче премьерасын чыгарды. «Өйләнәм.tat» спектаклен премьера алдыннан безнең хәбәрчебез карады.

Җәмгыятьтәге бик күп проблемаларны бер сәхнәгә җыюның иң кулай ысулы — журналистларны әсәр герое итү. Аларның интервьюлары аша ни телисең шуны күрсәтеп була… дип уйлаган Илгиз Зәйниев һәм усал комедия язып, Камал театрында сәхнәләштергән.

Тракторчы Мулланур: «Нәрсәгә кирәк сез?»

Баш мөхәррир Даян Солтанович: «Сезне мәгълүматлы итәр өчен».

Тракторчы Мулланур: «Нәстә итәр өчен? Миңа кирәкме соң синең мәлгунәтең? Нишлим мин синең мәлгунәтең белән? Бәлки, мин син язганнарны укып, үземнең бәхетсез икәнемне аңлыймдыр…»

Шулай итеп, Камал театрының пандемиядән соңгы беренче премьерасы — «Өйләнәм.tat». Аны театр апрель аенда ук чыгарасы иде, тик афәт килеп чыкты.

Спектакльне сәхнәгә куючы рәссам — Геннадий Скоморохов. Композитор — Эльмир Низамов. Балетмейстер — Сәлимә Әминова. Видео буенча режиссерлар — Илшат Рәхимбай һәм Гөлназ Хәсәнова.

Вакыйгалар шәхси газета редакциясендә бара. Төп герой — Раннур — журналист-шагыйрь, үзе үк блогер да. Батулла агадан үрнәк алып, каракүл бүрек киеп йөри ул. Башыннан пар чыкса да, салмый. Әлбәттә, бүрек киеп кенә Батулла булып булмый. Әмма аңа охшарга тырышып бүрек киеп йөрүче язучыларыбыз бар ул.

Сүз уңаеннан, Раннур — «Юлдаш» дип аталган беренче татар шәхси газетасы ачкан нәшриятның исеме. Әлеге нәшриятны журналист Данил Сәфәров искә төшерде. Кайчандыр беренче булган һәм матди яктан да начар яшәмәгән газета хәзер иҗтимагый тормышта ниндидер роль уйнамый. Раннур — Ранис Газизовның нәшрияты, Ранис белән Нурания исемнәреннән ясалган. Бәлки, Илгизнең Раннуры төп геройны уйнаган артист Фәннур Мөхәммәтҗанов исеменең үзгәртелгән версиясе генәдер. Әмма журналистика темасына кагылышлы әсәр караганда барыбер онытылган нәшрият искә төшеп китте.

Редакция алдында тираж җыю проблемасы тора, спонсор алардан баш тарткан. Нишләргә? Халыкка якынаерга, ди баш мөхәррир. «Саргаябыз», дип ахылдый «бөек» журналистлар.

Редакциянең иң шәп журналисты ике хатынлылык темасын яза. Ике хатынлы ир-ат белән ул әңгәмәне сары кәнәфигә утырып кора.

«Өйләнәм.tat» — тормыш мозаикасы. Журналистлар ирек сөючән таксисттан, 60 ел чөкердәшеп гомер иткән карт белән карчыктан, ике хатынлы ирдән, күрәзәчәден, инвестордан, бер главадан интеккән тракторчыдан интервью алалар. Спектакль безне җитез генә бер темадан икенчесенә ыргыта: көнкүреш темасыннан сәясәткә, сәясәттән — көнкүрешкә. Әле генә ирек темасына фәлсәфә саткан таксист бүгенге тенденцияләр булган ботокс һәм силикон күкрәкләр турында да мәгълүмат биреп ала.

Шунысы да кызык: журналистларның тел төбендә йөреп тә, төрле сәбәпләр белән формалаштырып бетерә алмаган күпме фикер спектакль геройлары аша дөньяга чыккан. Илгиз Зәйниев әсәрләре — афоризмнар тупланмасы. Бу җәһәттән Илгиз Туфан Миңнуллин һәм Зөлфәт Хәкимнең дәвамчысы. Аларның пьесаларында афоризм булырлык җөмләләр байтак.

Цитаталарны гына түгел, геройлардан прототиплар эзләп тә шактый күңел ачачак әле журналистлар.

Прототиплар бармы? Бар!

Журналист һәм шагыйрь Раннур шагыйрь һәм журналист Фәнил Гыйләҗевка охшаган. «Халкым» дип шигырьләр язучы хыялый бер милләттәшебез.

Әйтик, Илдар Хәйруллин башкарган Хәбибрахман образында гомере буена беренче санлы татарча дәүләт газетасында авыл тормышын яктырткан журналистның чалымнары сизелде. Камил Сәгъдәтшин озак еллар дәвамында газета журналистлары арасында авыл темасының «атасы» булды. Ә шул Хәбибрахман финалда түбәтәй киеп кергәч, Камил абый образы Татарстан китап нәшрияты директоры Илдар Сәгъдәтшин һәм «Ватаным Татарстан» газетасы журналисты Рәшит Минһаҗ образына охшады да калды. Илдар Сәгъдәтшин — бюджет хисабына татар китабы чыгарып, матур гына яшәп булуын ачыклаган журналист (белеме буенча) булса, Рәшит Минһаҗ — иң милли тема язучы журналистларның берсе. 

«Милләт исеменнән, беләсезме, күпме акча эшләп була!» — дигән хак сүзләрне дә Хәбибрахман әйтә. Тормышта да милләт дип йөреп, түбәтәй кигән булып, файда күргән милләттәшләребезне беләбез. Авыл темасы кебек үк төшемле тема итәргә була.

Корректор Сәлимәдә татар корректорларының традицион образы Фирая Маликова чалымнарын күрдем. Әлеге рольне башкаручы Дания апа Нуруллина белепме-сизепме аны күчергән — афәрин!

Фирая Маликова — шагыйрь Зөлфәтнең хатыны, «Сабантуй» газетасының мәңгелек корректоры иде. Әмма корректорларны кыскарту сәясәте аны да аямады. Редакцияләрдән корректорлар кыскартылу — замана бәласе. Күп кенә баш мөхәррирләр шул кыскартулар белән экономия ясарга маташты.

Румия образында Рузилә Мөхәммәтова чалымнарын күрдек дигән хезмәттәшләрем бар. Әйе, беренче бүлегендә шулайрак — килешәм. Румиянең тормышында һәм эш рәвешендә охшашлык бар. Илгиз Зәйниевтан бер генә түгел, өч интервью алганым бар, күбрәк булмаса. Ул мине, мин аны күзәткәнбездер: Румиянең эш процессы шактый реалистик һәм көлкеле дә килеп чыккан. Әмма икенче бүлектә режиссер героиняны мәхәббәткә борып, харап иткән. Кызык түгел!

Юк бүгенге татар редакцияләрендә «служебный романнар». Чөнки журналист ул үзе бербөтен шәхес, икенче яртысын хезмәттәшләре арасыннан эзләп йөрми. Заманында бәлки вак-төяк чуалышлар булгандыр, әмма җитди романнар юк дип беләм.

Румия яхшы журналист образы буларак эшләнгән икән, ул бераз гына феминист булырга, бүгенге татар ирләрен шактый булдыксыз дип санарга тиеш иде. Журналистларның гайбәт сатарга яратканын да онытмыйк, чөнки гайбәт аша безнең мәгълүмат базасы барлыкка килә. Аннары без шул гайбәт эченнән «солыны кибәктән аерып», дөрес мәгълүматны сөзеп алабыз. Коллегаларым, кайсыгыз бөтенләй дә гайбәт сатмыйм дип әйтә, беренче таш атыгыз!

Баш мөхәррир Даян Солтановичны Рамил Вәҗиев уйный. Хөрмәтле татар матбугаты баш мөхәррирләре, сөенегез, Илгиз Зәйниев идеаль баш мөхәррир ясаган — ул хәтта хезмәткәрләренә хезмәт хакы түләү өчен фатирын сата. Беренчедән, фатир сатарлык хезмәт хакы ала торган татар журналисты буламыни? Күп кенә татар журналистларына хезмәт хакы түләү өчен бер-ике сәгать җир асты юлында гармун уйнап та акча җыеп була. Күп җыелмас дисезме, соң шул чама гына түләнә. Икенчедән…

Яхшы баш мөхәррир буламы?

«Баш мөхәррирләр нинди була?» — дип сораган иде Илгиз Зәйниев пьесасын язган вакытта. Дөресрәге, «М...дакмы?» - дип сорады.

Мин аңа баш мөхәррирләрнең гадәттә яза белмәүләрен әйттем — дәүләт газета-журналларында яза белгән баш мөхәррирләр юк. Фикеремне дәвам итеп, әмма безнең хәзерге җитәкчебез шәп яза дип җавап бирдем. Чыны шул! Сүземнең ялагайлану булмаганын татар матбугаты белән таныш булган һәркем белә. Илгиз Зәйниев шушы искәрмәне нигез итеп алган булса кирәк, әйбәт баш мөхәррир образы тудырган. Фантастика! Хөрмәтле баш мөхәррирләр, сезнең берәрегез коллектив хакына фатирын сата алыр идеме икән? Редакциягә бомба тотып керсәләр дә, күкрәк киереп чыгасыгызга да ышанмыйм хәтта.

Шунлыктан бу баш мөхәррирне үзегез белән тәңгәлләштермәвегезне сорыйм. Сүзнең шәхси газета хакында баруын да онытмагыз. Ул баш мөхәррирләр башкачарак. Алар арасында Даяннар бардыр.

Режиссер журналистиканың асылы турындагы кульминация фикерләрен дә баш мөхәррир авызына салган. «Шартлат әйдә, без барыбер дары мичкәсендә».

Журналистның ачуын ни китерә?

«Журналистның иң ачуын китергән әйбер нәрсә?» - дип сораган иде Илгиз. «Интервью биргәннән соң сүзләрен төзәтеп йөрүчеләр», - дидем. Башта сөйлиләр дә, аннары: «Төзәтик инде, бу ачуланыр, теге үпкәләр, фәләннән яхшы түгел», - дип йөри башлыйлар. Басылганчы укып чыккан булсалар да, басылгач судка бирәм диючеләр дә бар. Көязләнеп редакция фотографы каршына бассалар да, минем белән килештермичә фото куярга хокукыгыз юк дип, бугаз киерүчеләре бар.

Рәхмәт Илгизгә, әлеге проблеманы: «Авызларын чамалап ачсыннар!» - дигән өч сүзгә сыйдырган да куйган. Әлеге алтын сүзләрне Илдар Хәйруллин герое Хәбибрахман әйтә.

Нәтиҗә: без әйтә алмаганны театр әйтә

Нәтиҗәдә көлә-көлә карарлык усал комедия барлыкка килгән. Усаллыгы нәрсәдәме? Без журналистларның теше үтмәгәнне, әйтә алмаганны, әйтергә рөхсәт ителмәгәнне, әйтергә башыбыз җитмәгәнне безнең исемнән Камал театры сәхнәсеннән артистлар, Илгиз Зәйниев әйтеп биргән. Эльмир Низамовның музыкасы белән дәртләнеп, аларны ишетми калырга да мөмкин. Әмма колагы булганнар ишетәчәк.

Театрның усал сүзне әйттерә торган яхшы алымы бар — исерек авызына сала ул көчле фикерне. Ә журналистның андый алымы юк. Читләтеп әйтү бар инде ул, әмма тик-ток буыны читләтеп әйткәнне аңларга тырышып мәшәкатьләнми. Монысы аклану иде. 

P. S. «Журналистлар үпкәләрәрлек түгелме?» - дип сорады Илгиз Зәйниев. Минемчә, без аңа рәхмәт әйтергә тиеш. Ул безнең турында бик яхшы фикердә икән.

Эвакуация планы өчен аерым рәхмәт. Димәк, әле бигүк начар түгел. Чыгу юлын белүчеләр бар.