Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илһам Шакировның туган ягында сандугачлар сентябрь аенда да сайрый икән

Илһам Шакировка туган ягында - Тукай районы Яңа Бүләк авылында бюст ачылды. Илһам абый Ворошилово районындагы Яңа Бүләк авылында туган дип санала, ул хәзер Тукай районына карый.

news_top_970_100
Илһам Шакировның туган ягында сандугачлар сентябрь аенда да сайрый икән
Салават Камалетдинов

Олы юлдан барганда Илһам Шакиров туган авылны узып китү мөмкин түгел, чөнки авылга борылып керә торган юл өстендә бөек шәхеснең сурәте белән стелла тора. 

«Илһам Шакировның туган ягында сандугачлар сентябрь аенда да сайрый икән»

Башкаладан килгән кунакларны авыл халкы Илһам чишмәсе янында каршы алды. Кошлар тавышларын кабызып куйганнар. Айдар абый Фәйзрахманов: «Бу якларда сандугачлар сентябрь аенда да сайрый икән», — дип елмайды. Милли киемнән киенгән апа-абыйлар чәй табыннары корганнар, читтәрәк самавыр кайнап утыра, матур апаларның чишмәгә төшүләрен абыйлар күзләп тора. Бер ханым чишмәдә кер чайкый, берсе көянтәгә аскан чиләкләре белән суга бара. Матур күренеш, әйе.

Бөек шәхесләрне искә алганда табигать тә тыныч кына тора алмый, дулкынлана, җилли. Яңгыр ява башлады. Апа-абыйлар юкка гына йон оекбашлар белән кәлүшләр кимәгән булып чыкты.

Татар егет-кызлары очрашкан җирдә җыр-биюсез булмый инде. Яңгырга карамастан, алар биеделәр, җырладылар, «Арка сугыш» уенын уйнап алдылар. Ул вакытта кунаклар кайнар чәй эчеп җылындылар. 

Икенче яктан тагын бер төркем егет-кызлар җырлаган тавыш килде. «Ак алъяпкыч челтәрле, илдә матур бетәрме… Кунаклар арасында: «Татарлар шулай инде, төрле яктан килеп чыгалар», — дигән сүзләр ишетелде. Яшьләр яңгыр астында интекмәсеннәр өчен, Васил әфәнде Шәйхразиев уенны бүлде һәм барысы бергә җыелып, тиз генә күмәк фото ясап алдылар.

Чишмә янындагы барлык машиналар авыл мәктәбенә юл тотты. Мәктәп янында Илһам абый Шакиров музее урнашкан, ә музей каршында ак тукыма белән капланган бюст тора. Яңгыр әле дә сибәләп тора иде.

«Илһам абый бакыйлыкка киткәч тә, милләт өчен эшен дәвам итә»

Тантананы ачу өчен бюст янына Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиев һәм Тукай районы башлыгы Фаил Камаев чакырылды. Сүзне Фаил әфәнде башлады.

Яңа Бүләк авылында Илһам абыйның туганнары тарафыннан бюст ясау буенча бик матур эш оештырылды. Былтыр артистларыбызны чакырып, бу җирлектә Республика күләмендә зур чара үткәргән идек. Мин, ел саен җыелып, Илһам абыйны искә алырбыз дип вәгъдә биргән идем. Дөнья афәте килеп чыкты, быел җыелып булмас дигән идек, тик Илһам абый безне үз авылына җыйды. Киләчәктә Яңа Бүләк авылы татар җыры сәнгатенә гашыйк кешеләр өчен Илһам абыйның рәхмәтен алып китә торган җиргә әйләнер дип өметләнәм.

Күп кенә җитәкчеләрнең катнашуыннан файдаланып, шуны әйтәсем килә: Илһам абыйга багышланган Республика күләмендә үтәчәк фестивальнең берсен үткәрүне безгә йөкләсәләр, чын күңелдән рәхмәтле булыр идек. Авылның клубын, юлларын, чишмәсен, музеен тагын да матурларга, яшәтергә вәгъдә бирәбез. Бу юнәлештәге фикерләребез Республика җитәкчелеге белән дә тәңгәл килә, — дип сөйләде Фаил Камаев.

Васил Шәйхразиев Илһам абыйның гомере буе татар халкына хезмәт итүен ассызыклады: 

Илһам абый бакыйлыкка киткәч тә, милләт өчен эшен дәвам итә. Без һәрвакытта да аның өчен дога кылабыз. Илһам абый берәү генә булса да, аның янында эшләгән кешеләр күп. Бүген бергәләп җыелуыбыз бөтен милләттәшләр өчен үрнәк. Икенче яктан, бу ачылышны телевизордан да карарга була иде. Юк, без андый тимердән эшләнгән кешеләр түгел, безне тиз генә алып булмый.

Бюст ясарга уйлаганнан соң, Санкт-Петербургтан Венера ханым белән элемтәгә чыктым, барып сөйләштек. Ул тиз генә эшкә кереште, ләкин берничә атнадан ул миңа шалтыратып: «Абзыйның холкы хәтәр, образын бюст белән тотып булмый», — диде. Барыбер бик матур булып чыкты.

Илһам абыйга бирелгән Беренче номерлы орденны без мәңгелеккә үзебезнең Дәүләт музеена тапшырдык. Ул зур горурлык. Тиздән аның торган йортына элмә тактасы куячакбыз, Казанда тагын бер җыелырбыз. Әйтәсе сүзләр, җырлыйсы җырлар булыр әле. Бу урынга килергә, җырларга кирәк, ишекләр һәрвакыт ачык булырга тиеш. Әлеге музей гөрләп торган тарихи татар урыны булсын иде, — дип сөйләде ул.

Васил Шәйхразиев шулай ук Илһам Шакиров исемендәге премия, аның исемен йөрткән урам һәм концерт залы турында сөйләп үтте. Аннан соң мөхтәрәм кунаклар Илһам Шакировның туганнары белән бергә бюст өстендәге ак җәймәне ачтылар.

Тантанада бүләк тә көтә икән. Район башлыгы «Мизгел» балалар ансамбле җитәкчесе Нәзир Гыймазетдиновка тальян гармун тапшырды.

Илһам Шакировның бертуган абыйсының кызы Руфия Абдуллина барлык иганәчеләргә рәхмәтен белдерде. «Апрель азагында бюст кую идея гына иде, Алла кушкач, бүген бюст янында басып торабыз. Исән булгач, барысы да була. Бюстны ясауда катнашкан барлык иганәчеләргә, авылдашларга рәхмәт. Татар халкы күпме яшәсә, Илһам абый шул кадәр яшәячәк», — дип сөйләде Руфия ханым.

Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов Илһам абыйның халыкны данлавын һәм барлавын әйтте. Моңлы тавышы белән ул җир шарындагы һәр татарның күңеленә керде, елатты да, җырлатты да. Шуңа күрә милләтебез Илһам абыйга зур мәхәббәт белән иң изге баласы дип карый. Татар халкының символикасы Тукай булса, җыр сәнгатендә — Илһам абый», — дип сөйләде ул.

Аннан соң халыкны музейга чакырдылар. Музейның икенче катындагы балконда егетләр гармунда уйный иде. Андагы беренче залда Илһам абыйның бала чагына багышланган фотографияләр тәкъдим ителгән. Икенче залда консерваториядә укыган, филармониядә эшләгән еллары белән танышып була. Өченче залда бер кыз «Китмә, сандугач» җырын башкарып каршы алды.

Дүртенче залда торганда Илһам Хаҗиев Илһам абыйның 40 ел дәвамында кулланган кәсәләрен һәм калагын музейга тапшырды. «Минем өчен бик кадерле әйберләр. Илһам абый шушы кәсәләр белән ким дигәндә 40 ел кулланган. Ул әлеге савытлардан 2018 елның 6 гыйнварында соңгы тапкыр чәй эчкән, ә икенче көнне без аны хастаханәгә алып киттек», — дип сөйләде ул.

«Аның җырлары халыкның күңелен бәллүр бишеккә салып тирбәтте»

Музейдан соң без мәктәп ашханәсенә кичке ашка уздык. Өстәл артында да Илһам абыйны искә алулар дәвам итте һәм иҗади кичә төсмерен алды.

«Бюст ачылу — бик күркәм күренеш. Илһам Шакиров — татар җырының һәм моңының пәйгамбәре. Хәзерге заманның сикереп җырлый торган җырчылары, монда килеп, Илһам абыйның моңын тыңлап, моңга гашыйк булсыннар иде. Сикереп йөреп кенә булмый, моңны үстерергә кирәк. Илһам абыйның моңнары дәвам итсен иде», — дигән фикере белән уртаклашты Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисты Фән Вәлиәхмәтов.

Хәмдүнә апа Илһам абый белән озак еллар бергә эшләсә дә, аның туган авылына беренче тапкыр килүе икән. «Илһам абыйның җырлары халыкның күңелен бәллүр бишеккә салып тирбәтте. Мин аның коллективында күп еллар эшләдем һәм бик күп әйбергә өйрәндем», — дип сөйләде Хәмдүнә ханым һәм халык җырын башкарды.

Рәзил Вәлиев Илһам Шакиров вафат булганнан соң чыккан беренче альбомны Васил Шәйхразиевка тапшырды. «Мин бүген сокландым һәм сөендем: халык җыелган, затлы, зыялы кешеләр килгән. Без шушы рәвешле аңа хөрмәтебезне күрсәттек, чөнки Илһам абый ихтирамга лаек кеше. Ул вафат булганнан соң беренче тапкыр альбом чыгардык. Илһам абыйга Тукайга күрсәтелгән кебек хөрмәт күрсәтелсен иде. Без аның җырын яшь буынга җиткереп яшәсәк, татар халкының милли рухы беркайчан да сүрелмәс», — диде ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100