Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Taraf» төркеме: «Бүгенге татар альтернатив музыкасы — сукаланмаган басу кебек»

Узган ялларда Чаллының театраль паркында «Taraf» төркеме концерт куйды.

news_top_970_100
«Taraf» төркеме: «Бүгенге татар альтернатив музыкасы — сукаланмаган басу кебек»
Алия Миннебаева

Кызарып кояш бата, тупыл мамыгын очыра. Табигатьнең идеаль рәсеменә гитара моңы килеп кушыла.

«Taraf» төркемен Чаллыда күптән түгел «Мин татарча сөйләшәм» фестивалендә ишеткән идек. Бүген егетләр Чаллыга болай гына, кич утырырга килгән.

Төркемнең әлегә алты җыры бар. Концерт иртәрәк бетеп китмәсен дип, кайберләрен икешәр тапкыр кабатлап җырладылар. Импровизация дә эшкә җигелде.

Бер малай белән кыз егетләргә туңдырма алып килеп тоттырды. Тәмле тәнәфестән соң егетләр легендаларыбыз Әлфия Авзалова һәм Илһам Шакиров репертуарына мөрәҗәгать итте. «Эзләдем, бәгърем, сине» җырын бөтенебез бергә җырладык.

«Безнең иң күп җанатарларыбыз Чаллыда», — дисәләр дә, концертны тамаша кылучыларны бармак белән санап була иде. Ләкин минем ул хакта түгел, ә егетләрнең дөньяларын онытып, чын күңелдән җырлаулары турында сөйлисем килә. Тагын… Булат белән Ниязның искиткеч тыйнак һәм әдәпле булулары турында. Ә һәр авазына хәтле дөрес әйтеп, камил татарча сөйләшүләре үзе ни тора! Шул хәтле тәмле сөйләшәләр инде менә, колакларыма хәтле иркәләнде. 

Концерттан соң Нияз Мөбарәкҗан һәм Булат Шәйми яки «Taraf»дашлар белән аралашып алдык. 

«Безне юл очраштырды»

Нияз, Булат, сез әле яңа төркем. Үзегез белән таныштырыгыз әле. 

Булат:

Мин Саба районының Олы Нырты авылыннан. Германиянең FAU Erlangen-Nürnberg университетында магистратурада укыйм. Тел белемен өйрәнәм. Татар, инглиз, алман, урыс, бераз төрек һәм чак кына гарәп телен беләм. Bulat Shaymi ютюб каналым өчен татарча видеолар төшерәм.

Нияз:

Мин Казан авиация институтының радиоэлектроника факультетын тәмамладым. Әлегә һөнәрем буенча элемтә өлкәсендә эшлим. Тиздән аннан таярмын дип өметләнәм, чөнки көн саен эчке каршылыгым белән көрәшәм. Заманча татар прозасын үстерергә кирәк, соңгы арада миңа кызыклы тоелган әйбер шул. Берәр новел-фикшн язу идеясе кызыктыра.

Безне Булат белән юл бәйләде дип әйтер идем. Юл болай да үзе бер фәлсәфә бит инде ул. Безнең төркем юлда барганда очраклы очраксызлык ярдәмендә барлыкка килде дип әйтик. 

Булат:

Казаннан Сабага кайтып килешли очрашып, танышып киттек. Музыкага гашыйк ике кеше очрашты да, «берәр нәрсә эшләп карыйк әле» дип уйлады. Шулай итеп, «Ак җисем» дигән беренче җырыбыз туды.

Аңа кадәр аерым-аерым иҗат белән шөгыльләнә идегезме? 

Нияз:

Минем үзем язган шигырьләрем һәм берничә көем бар иде. Мин Булатка шуларны эшләп карарга тәкъдим иттем.

Булат:

2018 елның көзендә, клип төшереп, беренче җырыбызны чыгардык. Мин дә аңа кадәр музыка белән шөгыльләнеп алган идем. Тик үземнең көй иҗат иткәнем булмады. 

Нияз:

Минем башка төркемнәрнең җырларын кавер итеп җырлап йөрисем килмәде. Үземнең әйтер сүзем бар иде, дөресен генә әйткәндә. Шул сүзләрне җырга салдым. 

Булат:

Узган ел альбом чыгардык. Анда алты җырыбыз да керде. Сүзләре Ниязныкы, музыкасын без бергәләп иҗат итәбез. Нияз гитарада уйный, мин укулеле өстим. 

Нияз:

Җырның электрон өлешләре дә була инде. Төрле кызык тавышлар табасың. Колакка ятышлы тавышлар белән беррәттән, кайчак сәер тавышлар да килеп чыга.

Булат:

Кайбер җырларның сүзләренә мин дә үз өлешемне кертеп җибәрәм.

Нияз:

Әйе, мәсәлән, «Утрауда» җырының күп өлешен Булат язды. Мин төзәткәләдем һәм бер-ике урынын гына үзгәрттем. 

Булат:

Безнең иҗат - ул һәрвакыт синтез инде. Икебез бер төрле уйлап, бер тарафка карап иҗат иткәнгә, төркемебез дә «Тaraf» дип атала. 

«Безнең җырны аерым зәвыклы кешеләр тыңлый»

Музыкагызны киң аудиториягә җиткерү өчен Татарстанда мәйданчыклар җитәрлекме?

Булат:

Ул мәсьәләдә, төрле фестивальләргә даими чакырып торалар. Иң мөһиме — җырларың җитәрлек булсын. Яңа җырларың булса, сине күреп алалар. 

Ә җырларны күбрәк язарга нәрсә комачаулык итә?

Нияз:

Чөнки без музыка белән генә шөгыльләнмибез. Бүген вакыт җиткерә алмау төп сәбәп булып тора. Гадәттә, кеше көне буе эштә икән, ул арый. Шул ягы бар. Чит факторлар йогынты ясый дип әйтик. 

Булат:

«Unsigez» альбомы, мәсәлән, безгә керем китермәде. Әгәр ул безгә керем китереп, без бүген бары тик музыка белән генә шөгыльләнсәк, инде икенче альбомны да чыгарган булыр идек. Ләкин безгә бөтенләй башка юнәлештә эшләргә туры килә. Ә музыка — хобби кебек кенә кала. 

«Unsigez» альбомын чыгарырга безгә ярдәм иттеләр. «Таба» этнофестивалендә грант оттык. Бәйгенең партнеры буларак, Yummy Music лейблы безгә альбомны бушка яздырып бирде.

Ә болай кыенлыкларга килгәндә, альбом яздыру, клиплар төшерү зур чыгымнар сорый. Сыйфатлы клип төшерү өчен киләчәктә берәр грант отарга өметләнәбез. Әлегә үз тырышлыгыбыз белән «Нәкыш» җырына клип төшереп карадык. Тиздән чыгачак, бәяләрсез.

Рәдиф Кашапов бер елны Татарстанның шәһәр-районнарына концертлар белән йөргән иде. Бәлки танылу, аудиторияне арттыру өчен сезгә дә шулай сәфәр чыгып китәргәдер?

Нияз:

Районнарга барып җиткәнче, башта зуррак шәһәрләргә чыгарга иде. Әле бит анда да безне күп кеше кабул итеп бетерми. 

Нигә сезнең музыканы киң катлам халык кабул итми соң?

Булат:

Альтернатив музыка тыңларга тамашачы әзер түгел. Олырак буын, мөгаен, аны гомумән кабул итә алмый һәм итә алмас та инде. 

Нияз:

Миңа калса, күпчелек җыр тыңлаучылар музыканы радио аша гына тыңлап йөри һәм аның мәгънәсенә яки нинди җыр тыңлауларына бөтенләй игътибар итмиләр. Ә безнең җырны үзләренең аерым зәвыклары булган, махсус кешеләр төркеме тыңлый. Үзгә халык. 

Булат:

Татар эстрадасын без азрак тәнкыйтьлибез. Сүзем юк, ул да кирәктер, әмма татар музыкасы эстрада җырлары белән генә чикләнергә тиеш түгел. Музыка ул төрлерәк булган саен кызыграк.

Нияз:

Безнең үзебезгә, мәсәлән, үзешчән төркемнәр кызыграк. Музыкаль белеме булмаса да, йөрәктән җыр тудыручылар. 

Булат:

Музыкаль белемең булу-булмау бүгенге көндә мөһим түгел. Кызык, шәп җырларың булса, музыкаль белемле кешеләр арасында сиңа ярдәм итүчеләр барыбер табылачак. 

Сез нинди музыка коралларында уйныйсыз, кайдан өйрәндегез?

Нияз:

Мин үзлектән ирен гармунында һәм гитарада уйнарга өйрәндем. Җырларның бит дип аталган электрон өлешләрен дә эшлим. 

Булат:

Мин 14 яшьтә гитарада уйный башлаган идем. Аннары менә укулелега күчтем. Музыкаль белемем булмаса да, ниндидер партияләрне җыя алам. Мин аларны бик әйбәт ишетәм.

Нияз:

Чыннан да, Булатның ишетү сәләте яхшырак. Үземнекен алай ук димәс идем. Булат кайсы нотага эләгәсен, кайсына эләкмәвен белә. Мин тавышларны яздырырга, аларны үзгәртеп эшләргә яратам. Яздырасың да, шуны җырга кертеп, композицияне бизәп җибәрәсең. Әйләнә-ягыбыздагы шаулар алар да шул ук музыка бит инде. 

«Татар һәм рус сүзләрен кушып сөйләшүчеләрдән көләбез»

Сез камил татарча сөйләшәсез.

Булат:

Без гел татарча гына сөйләшәбез. Бу безнең принцип. Безнең «татрус» дигән юмор да бар әле. Яки татаруслар алар татар һәм рус сүзләрен кушып, бутап сөйләшүчеләр. Аларны тәнкыйтьлибез, алардан көләбез. 

Нияз:

Татар теленә мәхәббәт үзеннән-үзе тугандыр. Без бит башта аерым-аерым идек. Минем мохиттә үзем шулай сөйләшеп йөрсәм дә, гел татарча гына сөйләшүчеләр юк иде диярлек. Булатны тапкач, бер юнәлештә бара торган кешене очраткач, җиңелрәк булып китте. Шуңа да уртак, яңа идеяләребез туадыр дим инде.

Бүгенге мохиттә телнең чисталыгына ничек ирешергә?

Булат:

Мохитне үзебезгә тудырырга кирәк инде аны. Бүген республикабызда татар мохите сирәк. Аны киңәйтүне үзебездән башларга кирәк. Без, мәсәлән, нинди дә булса сүзне белмәсәк, аны сүзлектән карыйбыз һәм кулланылышка кертеп җибәрәбез.  

Нияз:

Мин шәхсән татар классикларына мөрәҗәгать итәм. Күп язучыларыбызның әсәрләрен кире кайтып та укый башладым. Бүген Мөхәммәт Мәһдиевнең «Кеше китә — җыры кала» әсәрен укыйм. 

Булат:

Ул үзеннән-үзе килеп чыга. Син шул татарлык мохитендә кайный башлыйсың да, сиңа да кешеләр тартыла, үзләренең белгәннәрен сөйлиләр. Син шул рәвешле яңа әйберләр үзләштерәсең. 

Татар альтернатив музыкасында сез үрнәк алырлык шәхесләр бармы?

Нияз:

Миңа калса, Рәдиф Кашапов зур эш эшли. 

Булат:

Килешәм. Ул репертуарын даими тулылыландыра, протестлы җырлары да бар. Аннары «Usаl» дигән башкаручыны билгеләп китәргә була.  

Нияз:

Берсен дә читләтеп үтәсе килми. Бу иҗат — сукаланмаган басу шикелле инде. Анда нәрсә эшләсәң дә кызык булырга тиеш. Төрле экспериментлар да ясарга була. Бары тик бу юнәлешне үз итүче җырчылар гына аз. Кызыксынмыйлар һәм эшләмиләр. 

Протест белдерүче җырларны телгә алдыгыз. Нигә безнең татар альтернатив музыкасында протестлы җырлар бик аз, хәтта юк дәрәҗәсендә? Протест белдерүче жанр булган рок-башкаручылар да бәхетсез мәхәббәт турында җырлый. Тел мәсьәләләрен, социаль проблемаларны күтәрүчеләр юк. 

Булат:

Әйтеп киткәнебезчә, андый җырларны Рәдиф Кашапов һәм «Usal»ның репертуарында ишетергә була. Әлегә без үзебез күбрәк музыкага игътибар бирәбез. Шәхсән мин киләчәктә ул проблемаларны үз иҗатыбызда яктыртырга теләр идем.

Нияз:

Автор-башкаручылары күбрәк булса, җырлары да күбрәк булыр иде, мөгаен. Бу туры пропорциональ бәйләнеш инде.

Булат:

Безнең җырларда да кайбер социаль проблемаларга игътибар бирелә. Сез аларда протест ук булмаса да, ирония очрата аласыз. Мәсәлән, «Нәкыш» җырының ахырында танылырга теләгән, бары тик йолдыз булу нияте белән генә блогер булган кешеләрдән көлү бар. «Микросхемалар» җырында «Без изотасма, суперҗилем буыны» дигән юллар безнең буынның проблемаларны изотасма, суперҗилем белән «ябыштырып куеп» хәл итәргә омтылуын сурәтли. Шулай ук виртуаль тормышның чынбарлыктан үзгә булуы турында да сөйли.

Шул ук җырда «Сүтелә әкрен, ДНКлар толымы» дигән сүзләр бар. Ул безнең әби-бабайларыбыздан килгән гореф-гадәтләрнең үзгәрүе, башка мәдәниятләр йогынтысында үзгәрә баруыбыз хакында.

Нигә «Евровидение» кебек дәрәҗәле бәйгеләрдә сәер җырчылар җиңү яулый? 

Нияз:

Минем өчен "Евровидение" Лена Майер-Ландруттан соң бетте. Бу башкачарак юнәлеш, «Яңа Йолдыз» проектында катнашкан кешеләр ашханәсе.

Булат:

Минем фикеремчә, барысы да сәяси мәсьәләләргә бәйле. Бәйгедә шул ук социаль проблемаларны күтәргән башкаручылар җиңә кебек. Кончита Вурстны толерантлыкны үстерү максатыннан сайлаганнардыр.

Бер елны 1944 елгы Кырым татарлары фаҗигасе турында җырлап, Дҗамала җиңде. Ә быелгы Италия төркемен эстетик яктан ошатканнардыр дип уйлыйм.

Татар җырын дөньякүләм ареналарда ишеттерү мөмкинлеге бармы?

Булат:

Андый фестивальләр бардыр ул. Аларга катнашырга гына кирәктер. Музыка - ул универсаль тел. 

Нияз:

Мәсәлән, син чит илгә чыгып, татар диаспорасы өчен җырлыйсың, ди. Анда бит инде татарлар гына килми. Сине башкалар да күреп ала, шулай татар музыкасы таралып китәргә мөмкин. 

Ни өчен үзебезнең татар телле радиолар альтернатив музыканы яңгыратмый? 

Нияз:

Куймыйлар шул. Аларны да кертеп җибәрергә иде. Гел бер төрле җырларны әйләндереп яталар. Сорасалар, без үзебез дә бик теләп бирер идек. 

Бу урында минем Чаллының Urbantatar татар интернет радиосын искә аласым килә. Ул татарча шушы юнәлештә эшләүче беренче радио. Һәр альтернатив музыка башкаручы шушы радио аша җырларын ишеттерә ала. Күпләрегез белмидер, кушылыгыз.

Булат:

Безне шул радио аша, интернет челтәрендә тыңлап була. Шулай ук безнең җырлар «Түбәтәй» кафеларында, паркларда яңгырый.

Биш елдан үзегезне ничек күз алдына китерәсез?

Булат:

Кимендә өч альбомыбыз бар. Актив иҗат итәбез

Нияз:

Ә гомумән алганда, безнең иҗат ул музыка белән генә чикләнми. Безнең турыда тулы бер фикер чыгару өчен Bulat Shaymi каналында чыгучы влогларны да карау зарур. Татарча иҗатка без музыканы да, автор-башкаручылар булгач шигъриятне дә, татарча видеоларыбызны да кертәбез. Шуңа безнең иҗатны җыйма төшенчә кебек кабул итик.

Уңышлар, егетләр! Татар мохите пыскып, менә сүнәм дип утырган Чаллыга килеп, татарча җырлар яңгыратканыгыз өчен рәхмәт сезгә!

Кызлар колагына. Булат белән Ниязның әлегә сөйгән ярлары юк. Булат үзенә парны ЗЯБ принцибына таянып эзли. З-зәвыклы, Я-ярата белән торган, Б-белемле. Нинди диндә булуы мөһим түгел, ләкин чиста татарча сөйләшә белергә тиеш! Ниязга да татар теленә битараф булмаган кыю кызлар ошый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100