«Холкы белән көрәшче иде»: татар җәмәгатьчелеге Альта Хаҗиевнаны соңгы юлга озатты | intertat.tatar

«Холкы белән көрәшче иде»: татар җәмәгатьчелеге Альта Хаҗиевнаны соңгы юлга озатты

Альта Хаҗиевна Мәхмүтова - татарның «Милләт аналарын» барлаган галимә иде.

Моннан 4 ел элек — 2017 елның апрелендә мәгърифәтче галим Альта Мәхмүтованың лекциясен тыңларга туры килгән иде. Бөтендөнья татар яшьләре форумы һәм Татарстан Архив эшләре буенча дәүләт комитетының уртак проекты булган «Тарихи бранч» утырышында «Милләт аналары» турында гаҗәеп кызыклы, мавыктыргыч итеп сөйләде ул.

«Милләт аналары булган һәм бар, әмма ул исемне бик сак кулланырга кирәк», — дигән иде.

  • Мәгълүмат өчен. «Милләт аналары» сүзе, термин буларак, беренче тапкыр Риза Фәхретдин китапларында очрый. «Хатын-кызны тәрбияләү максаты — Милләт аналарын тәрбияләү. Чөнки мәгърифәтле, белемле аналар гына милләтне тәрбияли ала», — дип язган галим.

«1917 елда I мөселман хатын-кызлары корылтаенда үзләре вафат булган ике хатын-кызны бу исем белән зурлаганнар, корылтай делегатлары аларны ихтирам белән искә алган. Алар — Зөһрә Акчурина һәм Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова. Икесе дә журналистлар. Зөһрә Акчурина — Исмәгыйль Гаспринскийның хатыны, ул иренә бар булмышы белән булышкан, бөтен бирнәсен газета чыгаруга тоткан. Икенче ханым — Фатыйма-Фәридә Нәүрүзова. Ул 1914 елда 25 яшендә вафат булган. Аның вафатына бөтен татар газета-журналлары гына түгел, иң эре Россия газеталарының берсе булган „Русское слово“ да, төрек матбугаты да некрологлар урнаштырганнар. 25 яшьтә нәрсә эшләп өлгерергә мөмкин соң?! Ә аны бөтен татар дөньясы зурлаган. Бу ике ханым үзләрен халыкка хезмәткә багышлаганнар», — дип сөйләде Альта Хаҗиевна.

Әлеге исемлекне дәвам итүен сорагач, Альта Хаҗиевна болай диде: «Минем шул исемдәге китабым чыкканнан соң, ул сүзне еш куллана башладылар. Бу исем белән сак кыланырга кирәк. 1917 елдагы корылтайда исәннәрнең исемнәре аталмаган, ике ханымны үзләренең вафатыннан соң гына „Милләт аналары“ дип таныганнар. Мин дә ашыкмас идем. Шулай да беренче мөгаллимәләр Ләбибә Хөсәенова, Фатыйха Аитова, беренче табибәләр Маһипәрваз Әхмәрова, Хәдичә Ямашевалар һәм мөселман дөньясында беренче, бердәнбер казыя Мөхлисә Бубый исемнәрен атый алам».

Ул бүгенге татар ханымнарыннан бу исемлеккә Камәрия Хәмидуллинаны (ул вакытта Казанда татар гимназиясе директоры иде), журналист Әлмира Әдиятуллинаны кертте. «Фәүзия Бәйрәмованы да өсти алам — ул хәзер үзенең фанатизмыннан китте», — диде Альта Мәхмүтова.

Ә яшь галим Илдар Шәфыйков әлеге мәртәбәле исемлеккә татар мәгърифәтчелеге һәм хатын-кызлар хәрәкәтләре темасын якты дөньяга алып чыккан Альта Мәхмүтованың үзен дә кертергә кирәк, диде.

Әлеге лекцияле апрельдән соң 4 ел узып киткән икән. 2021 елның яңгырлы бер апрелендә без шушы шәхесне югалттык. Бүген ул туган авылы Менделеев районы Бәзәкә авылында җирләнде.

Альта Хаҗиевна соңгы елларын Алабугада торган. Картлыгымда мин монда кемгә кирәк дип, туганнары янына кайтып киткән ул. Туганнары янында бик тәрбиядә, матур яшәгән.

Эльмира Сәлахова, Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре: «10 апрельнең яңгырлы иртәсе бик авыр хәбәр китерде. Йөрәгемнең бер кисәге кителде. Альта Хаҗиевна минем өчен остаз да, олы коллегам да, бик якын кешем дә иде. Альта Хаҗиевна кебек бөек кешеләр аз була. Ул һәр студентны яратты, остаз да, дус та булды. Ул тәнкыйтьне дә шулкадәр итагатьле, җылы итеп әйтә белә иде. Чын зыялы татар ханымы иде ул, затлы иде күңеле. Альта Хаҗиевна минем тормышымда бик зур урын тотты, тарихчы булып китүемә, аспирантурага керүемә ул сәбәпче булды. Аннан бер кафедрада бергәләп эшләү бәхете насыйп булды. Миркасыйм ага Госманов, Альта Хаҗиевна белән бергә җыелышып бәйрәмнәрдә чәй эчкәндә җылы гәпләшүләр үзе бер мәктәп иде, аларның сөйләгәннәрен тыңлап, җан рәхәте ала идек. Җылы иде мөнәсәбәтләр, эчкерсез иде. Алар без, яшьләрне, тиңләре итеп күрә иделәр. Аталарча-аналарча яраталар иде.

Альта Хаҗиевна соңгы көннәренә кадәр эшләде. Туган авылы тарихына багышланган зур хезмәтен ул бар күңелен биреп язды, олы яшьтә булса да, архивларга йөрде. Китабын язганда бик озак киңәшә, сөйләшә идек. Сәгатьләр буе телефоннан сөйләшкән чаклар булды, вакыт тыгызрак булып озаграк шалтыратмый торсам, йомшак кына шелтәләп алыр иде, я үзе шалтыратыр иде.

Альта Хаҗиевна бәйләү остасы иде бит әле — бәлки, күпләр аны белмидер дә. Үзе бәйләгән матур башлык, матур кофталарын киеп килеп, безне кызыктыра иде әле ул, соклана идек, чөнки модельләрен үзе уйлап таба иде. Кызыма үз куллары белән бәйләп бүләк иткән палас, миңа бүләге — шәл аның якты истәлеге булып калды».

Татарстан Фәннәр академиясенең вице-президенты, филология фәннәре докторы Дания Заһидуллина: «Иң элек без аны татар фәнендә фәнни хакыйкатьне беренче урынга куйган галимә буларак беләбез. Ул кандидатлык диссертациясен совет чорында революциягә кадәрге татар мәгарифе мәсьәләләренә багышлап яклады. Шушы тема белән мәктәп-мәдрәсәләр тарихына, темасына, татар хатын-кызлары темасына кереп китте. Болар өйрәнелергә ярамаган темалар иде бит әле ул вакытларда. Бу юлда нинди генә авырлыкларга очрамасын, шул темалардан читкә китмичә халкыбызның чын тарихын, аның зур шәхесләрен, аларның зур хезмәтен халыкка кайтарган галимә ул.

Альта Хаҗиевна — безнең укытучыбыз иде, татар факультетында озак еллар декан ярдәмчесе булып эшләде. Шул вакытта факультетның аякка басуына, оешуына, андагы демократик атмосфераны тудыруга бик зур өлеш кертте. Аны студентлар гаять хөрмәт итәләр иде. Ул тирән белемле галимә һәм яхшы лектор булуы өстенә, студентлар белән алар телендә сөйләшә белә торган укытучы иде.

Альта Хаҗиевна холкы белән һәрвакыт көрәшче булды. Үзе дөреслегенә инанган фикер өчен көрәшә алды: Иж-Бубыйда мәктәпне ябу мәсьәләсендә дә, шушы мәдрәсә тарихын кайтару эшендә дә алгы сафта торды. Үз фикерен һәрвакыт өздереп әйтә иде һәм шушы фикерне яклап батыр адымнар ясый иде.

Минем өчен ул нык көчле характерлы татар галимәсе. Татар хатын-кызлары тарихын кайтаручы бит әле ул безгә. XIX гасыр ахыры — XX гасыр башында гарәп графикасында сакланып калган дөнья кадәр материалларны фәнни әйләнешкә Альта Хаҗиевна кайтарды.

Соңгы елларда ул үз авылының — Бәзәкә тарихын язды. Архивларга барып, ел ярымлап эшләде ул аны. Хәзер бит төбәк тарихларын язу шаукымы бик көчле. Альта Хаҗиевнаның бу китабы төбәк тарихын язучыларга үрнәк хезмәт булып чыкты. Ул шул кадәр фәнни дәрәҗәдә — «Мондый китаплар нинди булырга тиеш?» дигән сорау куелса, «Ул Альта Хаҗиевна китабы кебек булырга тиеш», дип җавап бирәсе килә.

Ул актив тормыш позицияле кеше иде. Һәрвакыт аның тирәсендә тормыш кайнап торды. Актив тормыш хас иде аңа.

Гомеренең соңгы ел ярымын ул сеңелләре янында Алабугада яшәде. Аралашып тордык. Соңгы тапкыр телефоннан сөйләшкәнебезгә бер ай да юктыр әле. Җәй көне Казанга Милләт җыенына килгән иде ул. Аннан соң да күрештек, Фәннәр академиясенә дә килде. Болай тиз китәр дип уйламаган идек. Урыны җәннәттә булсын инде — көн буе күңел елый».

Сөләйман Рәхимов, Болгар ислам академиясенең Ислам мирасы мәркәзе җитәкчесе: «Бүген тагын бер гыйлем тавыбыз ауды… Бөек шәхесебезне югалттык. Альта Хаҗиевна киң колачлы, энциклопедик белемле галимәбез иде. Бу, һичшиксез, коточкыч зур югалту. Татарның инкыйлабка кадәрге белем һәм мәгариф системасын өйрәнгән зур белгеч иде ул. Ул гомер буе бу биниһая зур тема белән шөгыльләнде, аны тирәнәйтте, киңәйтте, яңадан-яңа чыганаклар таба торды, аларны фәнни әйләнешкә кертте. Йөзләрчә шәкертләр әзерләде, алар белән еллар буе элемтәдә торды. Аның алтмышынчы, җитмешенче, сиксәненче елларда чыккан мәкаләләре дә, 2 ел элек чыкканы да берүк дәрәҗәдә актуаль, алар беркайчан яңалыгын югалтмады, югалтмаячак, чөнки алар чын тарихи чыганакларга таянып язылган хезмәтләр. Яткан җире җәннәттә булсын!»

Филология фәннәре кандидаты Айрат Фәйзрахманов: «Альта Хаҗиевнаның абруе бик югары иде. Фәнни яктан бәяләп бетергесез хезмәтләр, фәнни мирас калдырды. Яшь буын белән дә эшли иде. Берничә тапкыр Бөтендөнья татар яшьләре форумы аудиториясе алдында лекция белән чыгыш ясаганы булды».

ТР Дәүләт архивы директоры урынбасары, тарихчы Илдар Шәфыйков: »Мин аны остазларымның берсе дип саныйм. Мин аның үзен Милләт анасына тиңләр идем. Ни өчен шулай дим? Чөнки Альта Хаҗиевна үз заманасы өчен мөһим бер проблема куйган галим. Аның эшчәнлеге фән ягыннан казаныш булудан да бигрәк зур каһарманлык булган. Ул татар халкы өчен күп кенә шәхесләрне, күп кенә сюжетларны яңадан кайтарды. Димәк, ул тарихның бер тармагын гел яңадан казып чыгаручы кеше. Ул аны күпме җәфалар күреп эшләде. Шуңа бу эшенең әһәмияте рухи яктан чиксез. Аның китеп баруы безнең өчен зур югалту».