Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәлим Җәләй: «Фикеремне көчләп такмыйм! Ләкин шулай булырга тиеш!»

Татарстанның халык артисты, Абдулла Алиш премиясе лауреаты Хәлим Җәләй — Камал театрының иң шәп актерларының берсе, яхшы тәрҗемәче һәм балалар язучысы, дөресрәге, әкиятче-шагыйрь. Аны белмәгән татар юктыр.

news_top_970_100
Хәлим Җәләй: «Фикеремне көчләп такмыйм! Ләкин шулай булырга тиеш!»
Рамил Гали
  • Җәләлов Хәлим Бәдри улы 1940 елның 27 апрелендә Татарстанның Балык Бистәсе районы Олы Солтан авылында туа. 1965 елда Казан театр училищесын тәмамлый һәм Татар академия театрында эшли башлый.

Хәлим абый, артист бәхете өчен сезгә ничә роль кирәк хәзер? Айга ничә мәртәбә сәхнәгә чыга аласыз?

Бәхет бит ул шундый төшенчә, җаным: үзеңне ничек хис итәсең, ничек бәялисең… Минем әле айга биш-алты спектаклем бар. Ул миңа җитә. Алар инде әллә ни зур рольләр дә түгел. Ләкин «Эшкә киттем мин», - дип өйдән бик зур кеше булып чыгып китәсең инде.

Өйдә көнегезне ничек уздырасыз?

Көн үтә дә китә. Безнең яшьтә, гомумән, вакыт тиз үтә. Гомер тиз үтә…

Ярар, уяндыгыз, тордыгыз… Нишлисез өйдә? Укыйсыз, язасыз…

Укыйм. Язмыйм. Чыгып әйләнеп керәм, мәчеткә барып киләм. Еш барам. Гаилә булгач, кибеткә чыгып керәсең инде, базарга барып киләсең. Үтте дә китте шулай көн. Безнең яшьтәгеләрдән кемдер: «Мин шуны эшлим, моны эшлим», - дип әйтсә, ышанмагыз. Безнең яшьтә әйбәт итеп ял итү дә эшкә керә. Әллә нәрсә кырган, дөньядан йолдыз чүпләгән кебек сөйләүчеләр бар инде ул. Безнең дә төрле чак бар иде, мин бит гел 80 яшьтә түгел идем. Анда инде шөгыль бар иде. Хәзер бик чыгып йөрергә дә кушмыйлар. Театрга да эш булмаганда килеп йөрмәскә, диләр. Дөрес әйтәләр.

Бу зәхмәт куркытамы, Хәлим абый?

Куркыта. Ничек куркытмасын?! Аралашмаска тырышасың инде. Айдар Хафизовны озаттык. Бик көтмәгәндә булды китеп баруы. Язучылардан күпме кеше китә! Ишетелеп тора бит хәбәрләр. Бу чир театр тормышын гына түгел, гомумән, тормышның астын өскә китерде. Тормыш күнегелгән ритмда түгел. Элек театрга килгәч, трансляцияне кабызып куя идек — тулы зал гөж итеп тора иде. Хәзер кабызып куясың — тып-тын. Без бит гомер буе аншлагка күнеккән. Ә хәзер сәер тынлык. Аңлатуы да әллә ничек. Мин җиденче катта яшим. Тәрәзәдән карыйсың — урамда кеше юк. Безнең янда кибет, гел кеше йөреп тора иде. Хәзер буп-буш. Шундый чакта ничектер рухны төшермәскә кирәк. Хәзер төп эш уку инде. Элек укылганнарны да яңадан бер кат карап чыгасың шунда…

Өлкән буыннан иң күп уйнаучы актер сез бугай?

Менә «Сагынырсызмы?» спектаклен чыгардык. Әйбәт кенә бара, Аллага шөкер. Башта ничек булыр дип икеләнебрәк торган идек. Бикчәнтәй очына барып чыкты: хәзер пьеса аңлашыла. Анда бит карасаң-баксаң — барысы да гөнаһлылар җыелган: берсе көтүче малайны кыйнап үтергән, әби белән бабай театральныйга укырга кергән өчен балаларын куып чыгарган, берсе авылны яндырган. Бу гадәти булмаган пьеса. Мин бу спектакльне хәзер бик яратып уйныйм. Башта яратмаган кебек идек, мәгънәсен аңлый башладык. Режиссер күп көч куйды инде: кыскартулар, өстәүләр…

Сез дә пьесаны сүккән идегезме укылганда?

Мин укылганда юк идем. Аннары алып укыдым да, кайда соң әле моның мәгънәсе, дидем. Шактый үзгәртергә туры килде. Халык башта тын утыра, спектакль беткәч торып кул чаба. Димәк, мәгънәсе барып җиткән…

Хәлим абый, сез язучы кеше дә бит. Язучылар белән бик аралашып яшәвегезне беләм. Сез башта аралашып, аннары яза башладыгызмы? Әллә яза-яза аралаша башладыгызмы?

Зурдан кубып яза дип…

Китапларыгыз чыккан, әкиятләрегез сәхнәдә куелган, Алиш исемендәге әдәби премияне алгансыз, Язучылар берлеге әгъзасы да… Болар азмыни?

Уйлап карасаң, эшләнгән эшләр бар икән үзе. Мин әдәбиятны кечкенәдән яраттым. Язармын дигән уй булмады. Безнең мәктәптә әдәбиятка игътибар бик зур иде, анда Роберт Әхмәтҗанов, Мидхәт Миншин, Кадыйр Сибгатуллин кебек шагыйрьләр, Әхәт Гаффар, Вакыйф абый Нуруллиннар укыган. Әле аның Шамил Шәкүров дигәне бар иде. Миңа калса, иң көчлесе ул иде. Белмисез инде сез аны — иртә китте ул. Мәктәптә укыганда ук аларның шигырьләре «Яшь сталинчы”да басыла иде. Гонорар килгәч, безгә төшеп җыелып утырганнарын хәтерлим.

Мин язармын дип хыялланмадым да… Зөлфәтләр, Мөдәррисләр, Кадыйр Сибгатуллиннар…

Фаил Шәфигуллиннар…

Әйе, Фаил Шәфигуллиннар белән әвәрә килеп… Гел алар белән идем инде. Рәшит Әхмәтҗановның «Ак канатлар» китабы гел кесәдә йөреп тетелеп бетте — яттан белә идем. Равил Фәйзуллинның «Аҗаган», Зөлфәтнең «Язмышлар ярында» китаплары мунчалаланып беткәч, «Егетләр, моны кулга тота торган түгел», - дигәч, алар миңа икенче нөсхәләрен бүләк итте. Безнең бөтен сөйләшүебез әдәбият турында иде. Язучылары берлегендә калып шахмат уйныйбызмы, бильярдмы — һаман шул тирәдә…

Берзаман 1984 елны мин аракы белән араны бөтенләй өздем дә, бер әкиятне шигырьгә салып карыйм әле, дим. «Корчаңгы тай һәм таз малай”га тотындым. Бара гына бит. Үземә әйбәт кенә шикелле инде. Берзаман барып чыктым мин моның очына. Шактый озын булды ул. Зөлфәткә шалтыратам: «Син андамы?» - дим. «Чаян”да эшли иде бит. Мөҗәй юкмы дим, Мөдәррисне әйтәм инде. «Коридорда тартып тора», - ди. «Беркая да китмәгез, хәзер киләм», - дим. «Син онытма инде», - ди. «Юк, юк, онытмыйм», - дим. Килдем. «Ишекне ябыгыз, егетләр, бер кешене кертмәгез», - дим. Укыдым. Зөлфәт белән Мөдәррискә бит ул! Мөдәррис әйтә: «Моны башта «Ялкын”га бирергә кирәк, аннары аерым китап итеп чыгарырга», - ди. Алга таба матур гына сөйләшеп утырдык, мин инде тегенең белән араны өзгән идем. Роберт Миңнуллин, мәрхүм, бик яраткан шагыйрем, аны «Сабантуй”да чыгарды. «Ялкын”да нигәдер озаграк яткач, Мөдәррис аннан алып, «Сабантуй”га төшереп бирергә кушты. Роберт укып чыкты да хәзер үк чыгарам, ди. Өчкә бүлеп чыгарды. Гариф абый Ахунов газетадан укыган. «Китап итеп чыгарыйк та, Союзга тәкъдим итәм», - ди. «Зурайтмагыз», - дим. Шул елны китап булып чыкты. Гариф абый рәис иде, бертавыштан союзга алдылар. Менә шундый хәлләр! Шулай итеп биш әкият язып ташладым. «Ак бүре» нәшрияты аларның бөтенесен җыеп, бик матур китап чыгарды.

«Кала күпере» дип биографиямне яза башлаган идем. Ул китапны күргәнегез юктыр әле. Мин анда үземнән көлебрәк, үзем белән булган мәзәк хәлләрне дә яздым. Әллә шул ошадымы — халык бик яратып укый.

Тәрҗемәләрегез дә күп.

Алар шактый инде. Мин шуннан башладым да ул. «Ахырзаман» спектакленнән. Читка вакытында әсәр кайбер иптәшләргә ошап бетмәде. Мин яклап чыккан идем, үземнең тәрҗемә итүемне сорадылар. Бик уңышлы барды. Ярар, җитте, алайса язучы ясап бетерәсең миннән.

Хәлим абый, сезнең язганнарда эчү мәсьәләсе гел күрсәтелә. Нишләп аракыны пропагандалагансыз икән?

Эчүне ташлаган кеше курыкмый бит ул. Яшь вакытта бөтенебез дә инде… Ул вакытта аракы эчмәгән кеше юк иде. Ләкин вакытында ташлый белергә кирәк.

Ул вакытларда Зөлфәт, Фаил Шәфигуллин, Ризван Хәмид, мин бер-беребезгә чиратлап кунакка йөри идек. Компания башында Зөлфәт тора иде инде. Бик чичән кеше. Фаил бик кунак чакырырга ярата иде. Безнең ул мәҗлесләрне күрсәң икән син! Үзебездән көлеп, бер-беребездән көлеп… Ул бер театр шикелле иде. Ул вакытларны бик сагынам мин. Хәзер кешеләр шулай җыелалармы икән?

Ә эчкәнне язуга килгәндә, нигә куркып торырга? Инде 40 ел эчкән юк. Нәрсәгә әүлия булып кыланырга? Беребез дә әүлия түгел, җаным. Ләкин вакытында нәтиҗә ясый белергә кирәк. Акыллы булырга кирәк…

Сезне нәрсә акылга китерде?

Әле кем әйтә мине акылга килде дип? Адәм баласы бер чиккә килеп җиткәч, үзе уйлый инде ул. Аннары театрда да игътибар итә башладылар. Марсель Сәлимҗанов берничә мәртәбә: «Давай туктат!» - диде. Барыбер кеше әйткәнгә карамыйсың инде. Үзең килеп җитәргә тиеш. Кайларгадыр барып дәваланып йөрүләр булмады. Тоттым да өздем. Тәмәке белән дә шулай. Балачактан ук шаяргалаган бит инде. Бөтенесен бетердем. Тоткан да юк. Аның өчен бәлки Хәлим Җәләлов булырга кирәктер. Ихтыяр көче кирәктер, бәлки.

Күпме язучылар шуның белән бетте, артистлар…

Күпме талантлы кешеләр… Минем кабаттан теләк тә булмады ул. Димәк, минем чынлап булмаган да инде ул. Компания өчен генә булгандыр.

Тормышта үкенечләр күпме?

Беләсезме, үкенечсез булмый торгандыр ул. Бәлки алданрак ташларга кирәк булгандыр. Мин ул вакытта бик күп эшли идем, хәтерләсәгез…

Сез һәрвакыт күп эшләдегез кебек.

Әйе. Телевидениедә, радиода… Энергия дә булган инде. Эшләргә теләк тә булган. Бәлки, бераз сәләт тә булгандыр.

Акча кирәк дип йөрдегезме? Әллә эшлисе килү - ул акчага гына бәйле дә түгелме?

Акча да кирәк. «Акча кирәк түгел», - дигән кешегә ышанмагыз! Ләкин акча өчен генә дигәне дә дөрес түгел. Акча булса ярый инде ул, күбрәк булса тагын да әйбәт. Ләкин минем андый үзмаксат булмады. Соңгы елларда ТНВның «Ач, шигърият, серләреңне!» рубрикасына бик күп шигырьләр яздырдым. Берсенә дә бер тиен дә түләнмәде. Белдем — картаячакмын, шигырь укырга гел чакырмаслар. Хәзер шул яздырганнарны биреп торалар — күрәм.

Рәхәт, әйеме?

Шулхәтле рәхәт. Тукай күпме укылган! 23 шигыре! Әле бу «Шүрәле» поэмасын кертмичә. «Шүрәле» бик чиста яздырылган. Ул язмалар миннән соң да калачак.

Хәлим абый, үкенечләр дип сорадым. Эчүгә ишарә түгел иде. Гомумән, тормыштагы үкенечләр… Нидер эшләнмәгән, кирәкмәгәне эшләнгән…

Үкенечләр бар. Әзрәк эшләнгән кебек, күбрәк эшләргә кирәк булган. Бушка вакыт уздырмадыммы икән дип тә уйланыла. Хәзер бит инде ул вакытта эшләнмәгәннәрне эшләү мөмкинлеге юк. Зиһен дә башка. Кеше алдына эстрадага да чыгасы килми. Үкенечләр бардыр инде. Характерымны да чамалыйсыз. Бәлки бик үк ошап бетмәгән эшләр дә эшләнгәндер. Хәзерге акылым белән шулкадәр уңайсыз булып китә. III курста Ширияздан абый Сарымсаков белән «Лиса и виноград”ны («Эзоп») эшлибез. Шәп пьеса! Икенче пәрдәсен курс эше итеп ел буе эшләдек. Комиссия карады, аларга бик ошаган да: «Диплом эше итеп эшләгез», - диделәр. IV курста Ширияздан абый беренче пәрдәдән башлады. Мин — Ксанф. Әкренрәк бара. Ошамый Ширияздан абыйга. «Греклар бит алай йөрмәгәннәр», - дип куйды бу. «Борынгы греклар алай сөйләшмәгәннәр», - дип куйды. Бер дәрестә: «Әй тере грекны кем күргән инде аны», - дип әйтеп ташладым. Курсташ Наил Шәйхетдинов: «Җәләй, беттең», - диде. Ширияздан абый ишетмәгән шикелле дәвам итте. Бер-ике атнадан рәтләнде, репетиция уңышлы бара башлады. Ширияздан абый да канәгать. Шунда әйтеп куйды: «Мин сезгә кисәтү ясарга да куркам. Артистлар булып беттегез, үземнең дә тере грекны күргәнем юк бит», - ди. Ә мин аны ишетми калды дип йөргән идем. Ширияздан абыйның акыллылыгы, осталыгы! Ул бит мине сытып ата ала иде.

Унҗиде елдан Ширияздан абыйның 70 еллыгы иде. Банкетны тамада буларак мин алып бардым. Шунда әлеге вакыйганы искә төшереп: «Миңа һаман да уңайсыз», - дидем. Әй көлде инде Ширияздан абый, кулъяулык белән күзләрен сөртә-сөртә көлде. «Синең исеңдәмени?» - ди. Мин бит артистларны беләм — барып чыкмаса, гаепне бүтән кешедән эзли башлыйлар, ди. Автордан да, режиссёрдан да, партнёрдан да — бары тик үзеннән генә эзләми, ди. Ул акыллы кеше булгач, зурга җибәрмичә, бу юләр малай акылына килер дигәндер.

Ул хаклымы — гаепне кешедән эзлисезме?

Әйе. Партнердан да эзлисең, режиссердан да… Ул миңа гына хас түгел, бөтенебез шулай.

Үкенечләр бар инде ул. Минем Гоголь әсәрләрендә уйныйсым килеп калды.

Булмадымы?

Гоголь куелмады. Мин әле бер режиссерга заказ буенча «Шинель”не тәрҗемә дә итеп бирдем. Акча өчен түгел, теле әйтеп аңлата торган түгел…

Ялгышлар да күп булды инде. Тәртип ягы… Әүлия түгел бит. Төрле чаклар булгандыр. Шулар булмаса, әйбәтрәк булыр иде.

Кайбер «әүлия түгелләр» театрдан китеп барган, сез сакланып калгансыз бит әле.

Миңа Марсель Хәкимовичның мөнәсәбәте бик әйбәт иде. «Син бер кулың белән эшлисең, икенчесе белән сөртеп барасың», - дип әйтте ул миңа. Эшләр китүгә үк барып җитмәде. Гөнаһлар булды, ләкин гафу ителмәслек түгел. Укытучылар әйбәт туры килде миңа. Сәхнә теленнән Шамук абый (Габдулла Шамуков - авт.) кебек укытучыны хәзер кайдан табасың?! Мин аннан күп нәрсә алдым.

Сез үзегез дә укытучы булырлык инде.

Туры килде. III, IV курсны укытып чыгардым. 1974 еллар булгандыр. Училищедан берничә егет төнлә килеп керделәр: «Риза булсагыз, директорга кереп сорыйбыз», - диләр. «Сынап карыйм әле үземне», - дидем. Алар миңа шулкадәр ияләште: «Нишләп 1 курстан ук укытмадыгыз икән?» - диделәр. Аннары мәдәният институтында «Нур» театры өчен төркем укытканда Фәрит Бикчәнтәев чакырды: «Телсез китәләр бит, алын әле шул эшкә», - диде. Җаваплы эш бит…

Җаваплылыктан куркасызмы?

Җаваплылык җаваплылык инде ул, җаным! Җаваплылыктан курыкмаган кеше халтурщик бит ул! «Ярар, баш режиссёрга карышып булмас», - дидем. Студентлар белән шулкадәр тату эшләдек, шулкадәр канәгать булып киттеләр. Тагын бер мисал китерәм. Безнең Абашева дигән яшь актрисабыз бар. Беләсезме?

Беләм.

Театрга яшь актриса алдылар да, худсовет җыеп күрсәттеләр. Мин худсовет әгъзасы инде. Аккордеонда уйный инде әйбәт итеп, русча укый әйбәт итеп. Татарчасы юк. «Фәрит Рәфкатович, моның татарчасы нәрсә соң инде?» - дим. «Менә, сез алыныгыз да, Хәлим абый, эшләгез», - ди. Ул шулкадәр бирелеп өйрәнде. Эх мин әйтәм, бөтен кеше үз эшенә шулай карый торган булса… Елый-елый репетиция ясый иде. Хәзер менә дигән актриса! Ул бик акыллы кыз. Бик күп укыган. Русча укыган, әлбәттә…

Акыллы артистлар күпме ул, Хәлим абый?

Төрлесе бар, җаным. Журналистлар шикелле… Аларның да төрлесе бар бит.

Бүгенге әдәбиятны укыйсызмы?

Гел укыйм дия алмыйм. Ләкин «Казан утлары» килә. Фирүзә Җамалетдинова романын укып чыктым. Үзенә дә шалтыратып, теләкләремне әйттем.

Ничек безнең бүгенге әдәбият? Сез актив аралашып йөргән вакыттагы белән чагыштырганда.

Сез моны язып чыгачаксыз — шуңа күрә бик сак кына җавап бирәм. Язылмый торган булса, фикерләрем икенчерәк булыр иде.

Бу сүзләрегезне дә язам.

Языгыз! Кайда минем Зөлфәтләрем, Мөдәррисләрем?! Рәшит Әхмәтҗанов, Кадыйр Сибгатуллиннар кайда?..

Бүгенге Рүзәлләр алар була алмыймы?

Ул да прозага күчеп бара.

Йолдыз?

Сез миңа исемнәр әйтмәгез! Кирәк булса, исемнәрне үзем әйтәм.

Әйтегез!

Диктофонны сүндер — әйтәм!

Сез шигърият кешесе инде. Шулай да бүгенге прозаны укыйсызмы?

Мин бит Фатих Хөсни, Мирсәй Әмирләрне укый идем. Бүгенге әдәбиятны дөрес бәяләмәскә мөмкинмен. Шулай да кайберләрен укыгач: «Акыллым, әллә бераз язмый торасыңмы?» - диясе килә…

Дигәнегез булмадымы?

Ничек әйтәсең инде?

Ай, бигрәк сак сез. Ул әйтелмәгән сүзләр эчкә җыелып нервыландырмыймы?

Нервыландыра. Сез мине алар белән талашырга өндисезме? Хәзер бит авторларның күбесе хатын-кыз. Ркаил сәхнәдән: «Ата сандугачлар гына сайрый», - дигән иде. Хәзер: «Хатын-кызлар кулына күчеп бара бит», - ди. Мин бит әдәбият белгече түгел аларны өйрәтергә.

Талашасыгыз килми инде… Ә элек әйтә идегезме?

Әйтәсе сүземне барыбер җиткерәм мин.

Татар әдәбияты көчле иде, чөнки ул вакытта татар мәктәпләре исән иде. Күпме шагыйрьләр биргән Балык Бистәсе районы Олы Солтан мәктәбендә хәзер бер бала укый. Аның өчен мәктәп кадәр мәктәп тота алмыйбыз дип клубта укыталар бугай. Ничәдер бала Иске Арышка барып укый. Ә без укыганда 8 класска өч параллель класс килдек. Әле анда да диктант яздырып, сайлап алганнар иде.

Татар мәктәбе юк икән, татар әдәбиятының киләчәге юк дисезме?

Мин ничек өзеп әйтә алыйм ди? Укучы юк бит. Республикадагы район үзәкләренең күпмесендә, гомумән, татар мәктәбе юк. Хәзер, әнә, Татар телен үстерүгә ярдәм комиссиясе эшли башлады. Аның башында торган Марат Әхмәтовны күптән — Балтачта эшләгән вакытыннан беләм. Без Хәйдәр Бигичевлар белән ниндидер чарага баргач, ул анда татарча чыгыш ясады. Мин шунда беренче мәртәбә район җитәкчесенең чын татарча әдәби телдә сөйләвен ишеттем. Соңыннан чәй эчкәндә килеп кулын кысып: «Менә, безгә, артистларга кемнән сөйләшергә өйрәнергә кирәк!» - дидем. Шулкадәр чиста тел! Хәзер менә шул кеше комиссия башына билгеләнгәч, миндә өмет уянды. Ул районнарда йөри һәм мин ватып-җимереп булса да татарча сөйләшкәннәрен күрәм.

Артистларыбызның, язучыларыбызның балалары да татарча сөйләшмәгәнне бер Әхмәтов кына төзәтеп бетерә алырмы?

Минем кызларым татарча укыды — 80нче мәктәп идеме соң, Казанда берәү бар иде инде. Әле бер татар балалар бакчасы да бар иде — берсен шунда йөрттем. Ике оныгым да татарча чиста сөйләшә. Берсе төрек лицеенда укыды. Икенчесенә татар мәктәбе туры килмәде — русча укыды. Әмма сөйләшкәндә мин русча сүз кыстырсам да «бабай» дип дөресләп куя. Өченче оныгымның теле беренчеләренеке кебек үк чиста түгел, шулай да тырыша.

Хәзер ата-ана татарча сөйләшсен, диләр. Ә бит аның нигезе мәктәптә. 1 класстан алып, һичьюгы 7нчегә кадәр бөтен фәнне татарча укытырга кирәк. Мин белгеч түгел! Фикеремне көчләп такмыйм! Ләкин шулай булырга тиеш! Ул шул вакытта татар теленең моңын, аһәңен аңлап бетерә. Аннары русча укыса да бирешми инде.

Ә кайбер артистларының оныклары түгел, балалары да татарча начар сөйләшә. Бу нидән? Кем гаепле? Әллә гаеплисе түгелме?

Ничек гаепләмисең инде? Ата-ананың да гаебе бар. Әле ул халык алдына чыгып, татар теле турында сөйләргә мөмкин. Ә малай татарча белми. Килен дә марҗа булырга мөмкин. Монда ата-ана гаепле түгелмени?! Баласын зур кеше итмәкче булып, рус мәктәбенә бирә. Аннары нигә килен марҗа булды соң әле дип аптырыйлар. Шмаковка һәйкәл куярга кирәк! Татар өчен ничек көрәшеп йөри! Милләтпәрвәр, дибез. Яңгыравыклы сүз булып ишетелмәсен!

Үзегезнең Марат Әхмәтовка барып, аңа киңәш бирәсегез килмиме? Тел мәсьәләсендә яхшы киңәшкә комиссия дә мохтаҗдыр.

Аңа барып киңәш биримме? Президентка бар диегез тагын.

Ә нәрсәсе бар? Сез бит инде аксакал! Ил карты!

Мин карт түгел бит әле. Мин нигә киңәш бирим инде? Ул үзенең нәрсә эшләгәнен белә. Ләкин аңа ярдәм кирәк, миңа калса.

Кем ярдәме?

Милләт ярдәме. Кирәк икән — мин дә ярдәм итәргә әзер! Яшь бар, тәҗрибә бар. Рәхәтләнеп… Ләкин ул аңа мохтаҗ түгел. Безнең әдипләр бар… Уңышлы булсын иде инде. Кыюрак булсын иде. Милләт ярдәм итәргә тиеш дип уйлыйм. Ул шул ярдәмне тоеп эшләсен иде.

Хәлим абый, хәзер бит инде туксанынчы еллардагы халык түгел…

Туксанынчы еллар белән чагыштырма инде. Без дә шул тирәдә кайнашкан идек. Ачлык мәйданында Илдус Әхмәтҗанов утырды. Ул театрлардан бердәнбер кеше иде. Мин дә кычкырып йөрдем инде анда. Гади заман түгел иде ул. Илдус ябыккан, күзләре генә утырып калган. «Әллә чыгасыңмы ачлыктан?» - дим. «Чигенү юк», - диде. Бүтән сүз әйтмәде. Милләтне сөю - ул чыгып лозунг кычкыру гына түгел. Менә бу чын гамәл! Абыйсы Рәшит Әхмәтҗанов «Ачлык мәйданы» дигән нинди шигырьләр китабы чыгарды. Әле беркөн тагын карап чыктым. Болай итеп, Рәшит Әхмәтҗанов кына яза ала. Чын көрәш иде бит ул. Чаллы егетләре Обком өстенә байрак кадады. Моңа нинди егетлек кирәк! Соңыннан алдылар ул байракны…

Болар берсе дә көчле әдәби әсәрдә язылмаган әле.

Әйе. Бердәнбер әсәр — «Ачлык мәйданы» шигырьләр җыентыгы. Ул вакытны күргән әдипләр исән бит әле. Газинур Моратлар… Ул чор әдәби әсәр булырга бик лаек. Ачлык мәйданындагы унтугыз кешенең фидакарьлеге онытылырга тиеш түгел.

Хәлим абый, сез «Зөләйха күзләрен ача» романын тәнкыйтьләүчеләрнең берсе. Мансур Гыйләҗев бу роман турында көтелмәгән фикер әйтте. «Ирен үтерүче белән йоклау татар хатынының канында», - диде. Ул аны Казан ханлыгын алган чорлар белән бәйләп аңлатты. Ни ди җавап бирер идегез?

Әәә! Алай икән! Ни дип әйтим инде? Без дус кешеләр.

Куркасызмы?

Мин Аллаһы Тәгаләдән башка беркемнән дә курыкмыйм. Эш куркуда түгел. Ул роман турында үз фикерем бар. Күп яздылар инде — үгетләү түгел, дегетләсәң дә булмый. Шуны яклап чыгучылар да бар бит, беләсеңме? Киносын төшереп, татар хатынының рус белән ятканын күрсәттеләр бит, җегетләр! Моны нормаль кеше яздымы икән дип уйлыйсың кайчак. Толып киеп агач кисә, имеш. Толып киеп кем утын кисә инде! Ирен үтергән кеше белән шулкадәр мөкиббән китеп… Үзеңне куеп кара шул урынга! Әйтер идем инде — сине бик хөрмәт итәм!

Хәлим абый, сез бит инде «Хуҗа Насретдин”да уйнаган актер. Хуҗа Насретдинга биргән кебек сезгә дә бер-ике сәгатькә тәхет биреп торсалар, ни эшләр идегез?

Менә бу сорау! Кем миңа тәхет бирсен инде!

Хуҗа Насретдинга бирделәр бит!

Хуҗа Насретдин акыллы бит ул. Аның акылы булса… Тел мәсьәләсе инде ул бөтен кешене борчый торган мәсьәлә…

Шуны хәл итәр идегезме?

Үзегез үк җавап бирдегез. Мин яңа сүз әйтә алмыйм. Ләкин яхшы сүзне кабатласаң да ярый. Милләтне бит милләт итеп саклаучы — тел! Һәм дин дибез инде. Ләкин беренчел тел дим мин. Дин иманны саклый. Үзбәктә дә, казахта да, кыргызда да мөселман дине. Ә тел инде безнеке.

Дин белән мөнәсәбәтләрегез әйбәт дип беләм.

Мәдрәсәдә дә укыдым. Илдус Фәиз иде минем укытучым.

Дингә килгәндә эчке конфликтларыгыз булмадымы?

Юк. Илдус Фәиз үзе артист иде. Әнине җирләгәч, аның каберендә укырлык кына булса да сүрәләр өйрәнермен дигән идем. Мин озын сүрәләрне дә беләм хәзер. Без бит имансыз кешеләр түгел. Мәчеттән намаздан чыккач, шулкадәр күңел күтәренке.

  • 5 апрельдә Камал театры Татарстанның халык артисты Хәлим Җәләйнең 80 яшьлек юбилей кичәсен уздыра.


Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 18 февраль 2024
    Сирень
    Нинди матур интервью!
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100