Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Туфан Имаметдиновтан «Һава» спектакле: биюче белән боеручы уены

Милли китапханәнең MOÑ театр мәйданчыгында беренче милли спектакль чыкты.

news_top_970_100
Туфан Имаметдиновтан «Һава» спектакле: биюче белән боеручы уены
Михаил Захаров

Милли китапханәнең яңа бинасында урнашкан MOÑ театр мәйданчыгы үзенең беренче премьерасын — «Һава» пластик спектаклен чыгарды. «Әлиф» челәрнең спектакль исемендә һәм сюжет аңлатмасында хатын-кыз темасы күтәрелсә дә, спектакльнең башкаручылары ике хатын-кыз булса да, 40 минутлап барган тамашада һәркем үзе теләгәнне күрде.

Спектакльнең режиссеры — Туфан Имаметдинов, хореограф — Марсель Нуриев.

Спектакльнең техник ягы болайрак. Тамаша кара тартмада, хәтта бункерга охшаш кара залда бара. Бирегә иллеләп тамашачы сыя. Спектакльгә килүчеләр кырыклап иде булса кирәк. Алар алдындагы импровизацион сәхнәдә — ак күлмәкле гүзәл Айсылу Мирхафизхан. Тамашачы артында, пульт янында — Йолдыз Миңнуллина.

Тамашачы залга кергәндә алар утырасы урындыкларда микрофоннар ята иде. Колакчынсыз микрофоннар — импровизацион спектакльнең техник атрибуты.

Айсылу хәрәкәтләрен бию дип атый алабыз. Әмма музыка юк. «Әлифчеләр» беренче тапкыр Эльмир Низамовтан башка гына спектакль әзерләгәннәр. Айсылу зыңлап тартылган һава чышылдаган һәм кырык тамашачының сулышы тавышына гына биеде. Биредә шом үзе музыка иде иде, шомлы музыка түгел, шом-музыка.

Йолдызның клавишларга басканы ишетелә. Тамашачы алдындагы кара диварда ак сүзләр, сүзләрдән өзек-өзек җөмләләр тезелә. Алар сюжет булып бәйләнмәгән. Сүзтезмәләр рус һәм татар телләрендә. Вакыт-вакыт сүзләр Caps Lock белән, ягъни баш хәрефләрдән языла.

Һава тамашачының сулышыннан чышылдый, шул шаулау астында Айсылу бәргәләнә, ә сүзләр тезелә дә тезелә… Шушы тамаша 40 минутка сузылды.

Спектакльнең асылы шунда: «сәхнәдәге» биюче белән тамашачы идарә итә — аның хәрәкәтләре тамашачы әйткән сүзләрдән корыла. Бирегә килгән һәр тамашачы — катнашучы. Кем нәрсә әйтүгә карап, биюче хәрәкәтләр ясый.

Дөрес, залдагыларның бер өлеше үзенең катнашучы икәнлеген аңлап бетермәгән иде. Аңлаган өлеше бик теләп катнашты.

Тамашачы микрофонга пышылдаган сүзләр «сәхнәдәге» биючегә һәм пульт артындагы Йолдыз Миңнуллинага гына ишетелә. Айсылу белән Йолдыз бер дулкында хәрәкәт итә.

Тамашачы сүзләре Йолдыз тарафыннан клавишларда җыелып, диварга да проекцияләнә. Хәтта диварда Камал театрында куелган спектакль исемнәре дә барлыкка килде. Кемдер традицион спектакльләрне сагынып, биредәге тамашага параллель китердеме — белмим.

Тамаша тәмам. Айсылу колакчынын йолкып алды да, залдан чыгып китте…

Шәп! Микрофонсыз колакчынны йолкып атып та була икән бит… Безне телсез итеп, боерганны тыңларга колаклар гына бирсәләр, андый колаклар нигә кирәк? Тик кайда безнең боерыклардан баш тарта алырлык Һавабыз?

ххх

Гадәттә Туфан Имаметдинов спектакльләренең икенче өлеше тамаша беткәч башлана. Бу — фикер алышу. Әлеге фикер алышуларның кайчагында кемнәрнеңдер үзпиарына да әверелгәне бар. Тамашачы, башкаларның вакыты белән санашмыйча, озаклап түгәрәкләп-бизәп рәхмәтләрен әйтә, хисләрен тасвирлый. Әйтерсең лә, Туфан башта безгә спектакль күрсәтә дә, аннары безнең — тамашачының спектаклен карый. Кайчагында ихлас, кайчагында ясалма була ул тамаша.

Бу юлы спектакльдән соң фикер алышу билгеле бер тәртипкә салынган иде. Аны MOÑ театр мәйданчыгы кураторы Елена Ковальская алып барды. Фикер алышу кинолардагы психолог белән пациент очрашуын хәтерләтте. Ягъни, кем бу тамашадан ни тапкан, үзе ничек катнашкан, нинди уйлар туган, нинди сүзләр әйткән… Әмма бу спектакльдән соң мондый баналь фикер алышу кызык түгел иде.

Соңыннан Рабит ага Батулланың да фикерен сорадым. Рабит ага бию эчендә Һавадан бала туганны төсмерләгән: «Биредә импровизация көчле. Ул кабатлануга да китерә. Һава дигәч, без бит инде Адәм белән Һаваны күздә тотабыз. Адәме юк иде, әмма мин бала табуны күрдем. Ике аяк сузылган, бала чыга кебек. Ягъни, мин Кабилның дөнья килүе кебек иде. Финалы шул һәм мин бу картинага ышандым».

Айсылуның әнисе Фәридә Сафина кызы белән бер ритмга күчкән: «Аның белән бер ритмда минем гәүдәм дә селкенә башлады кебек. Мин аны кызгандым да, сөендем дә, горурландым да. Аның һәр хәрәкәте аша ни әйтергә теләгәне күренә. Мин аның актерлык осталыгы үскәнлеген күрдем. Ул барлык хисләрен хәрәкәтләре аша бирә белде. Әмма микрофоннан кызыма бер сүз дә әйтмәдем. Әйтергә мөмкинлеген белмәдем дә. Белсәм, бәлки, әйтер идем», — диде ул.

«Ә тамашачы арасыннан кем дә булса сүгенеп утырса, биюче белән текстларны язучы нишләячәк иде?» дип сорадым соңыннан Туфаннан.

Туфан Имаметдинов: «Соңыннан Айсылудан да, Йолдыздан да тамашачы әйткән сүзләр турында сорасаң, алар ике, өч, максимум дүрт-биш сүзне хәтерли. Ә бит җитмешләп сүз әйтелде. Бу үзенә күрә лаборатория инде. Әгәр син үткәнне һәм киләчәкне уйлап түгел, „монда һәм хәзер“ яшисең икән — хәтернең шундый үзенчәлеге бу. Бу биюченең нинди дә булса сүзне ишеткәч нәрсә тоюына бәйле. Ул әйтелгән сүзнең туры иллюстрациясен биеми. Әйтик, „урындык“ дип әйтелсә, урындыкны күрсәтми. „Ночь. Улица. Фонарь. Аптека“ дип шагыйрь сүзләре белән әйтсәк, нәрсә күз алдына килә? Биюче нәрсә тоя — шуны бии. Шагыйрә дә сүзләрне ничек тоя — шулай яза. Ул ишеткәнне яза, сүгенү сүзе әйтелсә, Йолдыз ул мизгелдә аның сүгенү икәнен аңламаска да мөмкин. Әмма мин биредә кемдер сүгенеп утырыр дип уйламыйм. Бу бит театр! Кемдер сүгенсә, бу инде театрда кемдер басып кычкырып сүгенүгә тиң. Андый кешене биредәге җәмәгатьчелек үзе оятка калдырачак. Айсылу белән Йолдыз тамашачының шул мизгелдәге уй-теләген сүздә һәм хәрәкәттә җиткерүчеләр. Шунлыктан бу спектакльнең ничек килеп чыгуына тамашасы да җаваплы. Әйтик, тамашачы бер сүз дә әйтмәсә, биюче 40 минут буе басып торачак иде. Йолдыз да яза башламас иде».

ххх

«Бу колларның господин булып уйнап каравы инде», — диде тамашачылардан берәү соңыннан. Кызганыч, ул хаклы иде.

Кызык бит, беркайчан да беркайда да бернәрсә хәл итмибез: безнең өчен сайлыйлар, безнең өчен карар чыгаралар. Ә биредә 40 минут дәвамында «боеручы» булып утыра аласың: пышылдап кына әйткән сүзеңне дә язып та алалар, үтиләр дә. Әмма бу «биюче-боеручы» уенында ниндидер шом бар иде.

Микрофонлы, ягъни, теллеләр алдында бәргәләнгән микрофонсыз, ягъни телсез Һава анабыз гәүдәләнеше шом тудырмый ни тудырсын соң?! Ә соңыннан «микрофонлы боеручылар» Һава-Айсылуга нинди боерык биргәннәре турында фикер алышалар. Аңлаганнар дәшми… 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100