Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

"Шәһәрчеләр" - Нияз Игъламов: "Әгәр татар халкы яңа формадагы яңа институтлар уйлап таба алмаса, XXI гасыр соңгы гасырыбыз булыр"

Нияз Игъламов татар милләтен һәм аның сәнгатен глобаль фикерли ала торган милләтпәрвар татар яшьләре генә коткара ала, дип саный. Безнең буынга ышаныч юк, бигрәк тә өлкән буынга, ди. Яңа буын татар яшьләре татар мәдәниятенә, теленә, халыкка тугрылыклы булырга, әмма Сидней белән Нью-Йорк барлыгын, Сидни Поллак белән Чак Паланик барлыгын, Исхакыйның Достоевский белән Горькийдан өйрәнүен белергә тиеш. Дөнья культурасын белсәң генә, үз мәдәниятеңне этәрә аласың, дигән фикердә Нияз.

news_top_970_100
"Шәһәрчеләр" - Нияз Игъламов: "Әгәр татар халкы яңа формадагы яңа институтлар уйлап таба алмаса, XXI гасыр соңгы гасырыбыз булыр"

"Шәһәрчеләр" - "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгының махсус проекты. Шәһәрчеләр - яңа буын татар иҗатчы яшьләре. Алар XXI гасырда яңа татар мәдәниятен булдыручылар. Алар - глобальләшү шартларында, шәһәр мохитында татар халкының тоткан урынын яңача күрүчеләр.

Нияз Игъламов – театр белгече, Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе һәм педагог Рәүф Игъламовның улы. Нәсел тамырлары мәгърифәтче Каюм Насыйрига барып тоташа.

Шәһәрчеләрне шәһәр илһамландыра. Шуңа без проектның төп кагыйдәсен болай билгеләдек: геройлар безне, “Татар-информ” командасын, Казанның үзләре яраткан, үзләре өчен кадерле булган урыннарына алып киләләр.

Нияз Игъламов белән без тарихи чорда “Шәрыкъ клубы” булган бинада очраштык. Камал театрыннан юл аша урнашкан әлеге бинада Камал театрның кайбер кабинетлары, шул исәптән Нияз Игъламовның да кабинеты бар. “Бәрмәнчек” керәшен дәүләт ансамбле дә үз биналары ремонтланганчы биредә иҗат итә.

- Монда бөтенесе ничек бар – шулай. Бу бүлмәдә татар артистлары үзләренә грим салганнар. Беренче катта спектакльләр күрсәткәннәр. Бу - тарихи бина, монда һәр кирпеч тарих белән сулый, поэтик стильдә җавап бирсәк... – ди Нияз Игъламов.

- Сиңа, театраль гаиләдә үскән кешегә, монда утыру аерым рух бирәме, пафослы итеп сорасак?

- Мин мистикага бирелә торган кешегә түгел. “Артыңда Кариев рухы тора”, - дип әйтеп торсалар, эшләп булмастыр. Ул зур җаваплылык һәм өстәмә йөк. Әйтик, ниндидер җаваплы чараларга, мәҗлесләргә барган Фәрит Бикчәнтәев бармагына Кариев балдагын кия. Бәлки, ул символик мәгънәгә иядер. Аның өчен ул традиция. Ул аңа ярдәм итәдер. Ләкин аның чын тылсымы бармы-юкмы – анысын кем белгән. Мин эшкә килеп баскычтан менгәндә, биредә үз вакытында Кәрим Тинчурин, Габдулла Кариев, Гөлсем Болгарская кебек шәхесләр йөргән дип уйламыйм.

- Рәүф Игъламовның улы булу да өстәмә йөкме?

- Моннан 15 ел элек шушы өлкәгә килгәндә бу йөкне бик тоя идем. Хәзер инде күнектем, ул миңа өстәмә җаваплылык өстәми. Әти инде күптән китте, ул хәзер театр тарихы. Минем хәзер үз репутациям, үз исемем бар. Аңа тугрылыкны саклау да зур нәрсә. Әлбәттә, аңа мин бик рәхмәтле, хәзер дә әти хезмәтләренә мөрәҗәгать итәргә туры килә.

- Татар театрына карашларыгыз бертөсле идеме?

- Монда аның да, минем дә, башка кешенең дә бер генә караш булырга мөмкин: татар театры ул татар мәдәниятенең иң югары профессиональ ноктасы. Без аны үстерергә тиеш. Бигрәк тә бүгенге көндәге тел мәсьәләсе бик ачык торган шартларда. Бу шартларда милли республикаларга ничек яшәргә? Киләчәккә нинди өметләр белән барырга? Театр да, башка сәнгать төрләре дә милли культураны саклыйлар, үстерәләр.

Нияз, авыл мәдәнияте, шәһәр мәдәнияте, дибез...

-  Ачыктан-ачык әйтик: бар культураның бер төре – фольклор дип атала. “Фольклор ул халык авыз иҗаты – безне шулай өйрәттеләр. Ләкин ул дөрес түгел. Фольклор ул - яшәешнең мәгънәсе. Син Шүрәлеләргә ышанмыйсың икән – ул риваятьләрне саклый алмыйсың. Фольклор ул аны сөйләүче һәм тыңлаучы кешеләр су аналарына, пәриләргә ышанса гына исән булырга мөмкин. Ә хәзер берәр авылга килсәң, балалар рус телендә трансформерлар турында мультиклар карап телевизор каршында утыралар. Аларга Шүрәлеләр кирәк түгел сыман. Кирәк булса да, аерым балаларга, аерым кешеләргә. Димәк, профессиональ сәнгать үз өстенә бик зур җаваплылык алырга тиеш. Фольклор безне коткара алмас, авыл безне коткара алмас. Бүгенге көн шартларында, глобализация шартларында авыл культурасы безне коткара алмас. Бу начар да түгел, яхшы да түгел, ничек бар – шулай кабул итәргә тиешсең. XXI гасырда безнең милләтебезне шәһәр культурасы гына коткара алачак. Чөнки авыл бетә, телисеңме-юкмы, ул чишмә саегая. Хәзер инде сиксәненче-туксанынчы еллар түгел.

Ә шәһәр культурасы...

-  Ул татарныкы булырга тиеш. Беренче чиратта тел мохитен тудырырга кирәк. Татарча сөйләшергә. Ул бит үзебездән тора. Мин, мәсәлән, базарга барсам татар әбиләреннән алырга тырышам - миңа шулай җайлырак. Моннан унбиш ел элек авыл һәм шәһәр кешесе тышкы кыяфәттән, киеменнән аерыла иде. Хәзер яшьләрне авылныкы белән шәһәрнеке аерылмый. Коммунистлар заманында аларның авыл белән шәһәр арасындагы чикләрне бетерү хыялы бар иде. Хәзер без ул чикнең сөртелгәнен күрәбез. Юк ителеп бетмәсә дә, күп калмады инде.

-  Авыл бит әле ул милләтне саклаучы бер фактор иде.

-  Чөнки анда тел резервуары. Анда татарча гына сөйләшкәннәр. Беренче чиратта телне саклаганнар. Совет заманында аның әһәмияте бик зур иде. Хәзер дә шулай булса шатланыр идем. Ләкин бит алай түгел.

-  Димәк, син шәһәр культурасы булдыруга оптимист карыйсың?

- Әйе. Әгәр мин пессимист булсам, бернәрсә дә эшләмәс идем, эчеп үләр идем. Менә “Угол” иҗат лабораториясе татар телендә спектакль чыгарды һәм репертуарда тотачак. Әгәр коммерция структурасы татар сәнгатенә ставка ясый икән, димәк, сорау бар. Безнең башка театрларда актуаль сәнгать юк, буш урынга кемдер килергә тиеш. 

“Милләт, халык” дип әйтүчеләр кайчакта демагогик хисләргә бирелеп китәләр. Халык кабул итмәс диләр. Халык турында уйларга кирәкми. Син якын дусларың, туганнарың, сиңа кызык булган шәхесләр турында уйла! 

“Мимино”, “Кин-дза-дза” кебек фильмнарның режиссеры һәм сценаристы Резо Габриэдзе бар. Совет чорында ул бик популяр иде. Бер интервьюда: “Сез грузин кешесе, күпмилләтле совет халкы сезнең әсәрләрне ярата, ничек алай ул?” дип сорыйлар. “Мин күпмилләтле совет халкы өчен язмыйм. Мин үземнең өч дус өчен язам. Әгәр аларга кызык булса, бәлки, күпмиләтле совет халкының да бер өлеше кызыксыныр. Әгәр мин күпмилләтле совет халкына язсам, минем өч дустыма да кирәк булмас”, - дип җавап биргән ул. 

“Халыкны алга алып барам”, дию ул буш сүзләр. Син бер кешене алга алып бар! 

Мин “Милләт өчен!” дигән лозунгларны яратмыйм. Ә син чынлыкта милләт өчен нишләдең? Үз артыңнан кая алып бардың? Безнең, Аллага шөкер, 7 миллион ярым халкыбыз бар. Аларның яртысы татар телендә сөйләшми. Ләкин бит халык санын алганда алар үзләрен “татар” дип язалар - эльфлар, гоблиннар дип түгел. Хәзер бит кем булырга да ярый, хет трансформер бул! Алар “Без татарлар”, дип җавап бирәләр икән, димәк, аларда татарлык бар. 

Телдән башка инструментлар да бар. Тел бик мөһим, әмма татарны татар итәр өчен башка юллар белән дә барырга кирәк. Мәсәлән, рус культурасында тәрбияләнгән Камил Тукаев дигән артистыбыз бар. Тукай нәселеннән. Илледән узгач, “Тамырларым тарта башлады”, ди. Татарча укый белми, әмма Казанга килгәч, татар тарихына караган рус телендә чыккан бик күп китапларны сатып алды. Бу аның беренче адымнары. Бәлки соңдыр да. Ләкин кемдер кайтачак. 

Күп очракларда алардан үзебез баш тартабыз. Без аларга ярдәм кулы сузарга тиешбез. Мәсәлән, русча яза торган татар шагыйрьләренә. Бик җиңел ул “Алар русныкы” дияргә. Күпме була рус милләтенә талантлар үстереп бирергә?! Нигә үзебездә калдырмаска? Шартлар үзгәрә. Ә бәлки, иртәгә, бәлки ун елдан башка ситуация булачак. 

Яһүдләрнең ивриты үлгән тел булып саналган иде. Алар милләтне булдыргач, үле телне яңарттылар һәм хәзер алар ул телдә сөйләшәләр. Башка җирләрдән килгән яһүдләр курсларга йөриләр, бик тиз ивритны өйрәнәләр. 

Бездә туксанынчы елларда яхшы күңелле башка милләт кешеләре балаларын татарча укытырга бирәләр. Ә безнең хәтта рус балалары өчен дә дәреслекләр татар телендә язылган иде. Бу бит чын тарлык, минемчә. Без монда тулысынча гаепле. Чөнки без нинди дәүләттә яшәгәнебезне аңларга тиешбез. Ничә гасыр монда яшибез, бергә көн күрәбез. Саграк булыгыз, җәмәгать! Бөтен мөмкинлекләр бирелгән иде бит – эшләгез генә! Ә без грамматик кагыйдәләр дип баш катырдык. Кемгә кирәк ул кагыйдәләр?! Мин русча да, татарча да, инглизчә дә бер кагыйдәне дә белмим – кызык түгел чөнки аларны өйрәнергә. Күп укыйсың икән – өйрәнәсең. Без бит боларны эшли алырлык халык идек. Өлгермәдек. Вакыт җитмәде. Безгә икенче шанс бирелсә, бөтен процессларны шәһәр яшьләренә бирер идем, миннән торса.

Күпме алар безнең яңа буын татар яшьләре?

-  10 мең булса - җитә. Ул аерым катлам. Яшь милли зыялылар. Яшь интеллигенция. Алар күп булырга тиеш түгел. Менә монда “Сәйяр” труппасы булганда 1912 елларда татар интеллигенциясе җыелган. Алар ул вакытта да күп булмаган. Үткән гасыр башында Казан рус шәһәре булган, ләкин яшьләр милли культураны күтәргәннәр. Нишләп без алардан ким булырга тиеш?

-  Безнең күпме татар интеллигенциясе бар?

-  Аз интеллигенцияле һәм күп интеллигенцияле халыклар юк. Руслар - 130 миллион, без азрак. Процентларда зыялылар шул ук күләмдә. Без ничектер саннар турында уйлыйбыз. 

Сан мөһим, әмма сыйфат мөһимрәк. Йолдыз бар, Рүзәл бар, Газинур бар, Ркаил бар. Уйлап кара, ун Ркаил булса... ике Ркаил булса да артык. Ркаил ярым Ркаил да артык. 125 процент Йолдыз кемгә кирәк?! Сәнгатьтә һәр кеше бер утрау, бер дөнья, бер галәм. Икенче Нияз Игъламов булса, кемгә рәхәт булыр иде. Сәнгатьтә иң кирәк нәрсә – уникальлек. Тираж башланса, сәнгать түгел, ул ширпотреб. 

Без татар интеллигенциясе санын татар театрының җитди тарихи спектакльләренә йөрүче тамашачы дип саный алабызмы? Мин аларны “Җилкәнсезләр” спектакле тамашачысы буенча 15 мең чамасы дип исәплим.

- Минем фикеремчә, алар күбрәк. Беренчедән, театрга бөтен интеллигенция вәкилләре дә йөрми. Дини интеллигенция бар. Театр харам булмаса да, театрга йөрү аларның көндәлек практикасына кертелмәгән. Бар авылда яшәүче интеллигенция. Иң куркынычы – авылдан шәһәргә килгәннәр катламы: алар авылныкы да түгел, шәһәрнеке дә була алмаганнар. Алар зур бер катлам.

Боларны татар эстрадасы тамашачысы дип бәяли алабызмы?

- Әйе, бүгенге көндәге начар татар эстрадасы тамашачысы. Ләкин алар белән эшләргә кирәк. Алар гаиләләрендә татар телен саклый алалар икән – икенче буыны бөтенләй башка була ала. Аның өчен ниндидер дәүләт сәясәте булырга тиеш. Бездә бар уенчык структуралар. Бөтендөнья татар конгрессы, мәсәлән. Ярый әле ул бар. Мин аны кирәк түгел, димим. Шушы шартларда конкрет проблемалар белән очрашканда, ул татарга ничек ярдәм итә ала? Берничек тә. Сабантуйлар оештыралар – рәхмәт. Башка төбәкләргә сәхнә йолдызларын алып китәләр. Бик зур рәхмәт аларга. Шушы уенчык структура эгидасында Тәбрис һәм аның командасы барлыкка килде. Бер төркем яшьләр җыелып альтернатив татар музыкасын уйный башлыйлар: татар телендә рэп укыйлар, рок җырлыйлар. Алар бит моны татарга хас булмаган музыкаль стильләр белән татарча эшлиләр. 

Без, гармун булмаса, “Бу татарныкы түгел”, дибез. Әгәр без яңа формадагы яңа институтларны уйлап таба алмасак, XXI гасыр соңгы гасырыбыз булыр ул. Яңа гасырга зур милләт булып чыга алмаячакбыз.

-  Театр гына бу институт була алмыймы?

- Кызганыч, театр гына була алмый. Театр бик теләр иде шушы институт булырга. Театр болай да бик күп эшли. Мин безнең Камал театрын гына әйтмим. Һәр татар театры ул милли культураның үзәге булырга тиеш. Бик күп театрлар ул эшләрне башкара. Мәсәлән, шул ук Буа театры, Әлмәт, Минзәлә театры. Әмма кайбер театрлар активлык күрсәтмиләр. Бөтенесе шәхестән тора. Яңа шәхес килеп, командасын төзеп, яңа югарылыкларга менә ала. Юньсез кеше килсә, бөтен булган эшне җимерә. Үзе теләмәсә дә, шулай булып чыга. Марсель Хәкимовичтан соң, ярый, Фәрит Рәфкатович куелды. Ә Исрафилов булса?! Без бит күрәбез Оренбург тетарының нинди хәлдә булуын. Аллам сакласын! Ул бик милли җанлы кеше. Ул бит театрны җимемергә киләм дип килмәс иде. Ләкин аның вакыты китте. Аның төп эшләре тарихта - җитмешенче-сиксәненче елларда, Уфада. Минем аңа бу турыда әйткәнем дә булды. Аның иң югары ноктасы шушында иде.

Ә Камал театрының киләчәге кемдә? Бикчәнтәев – шушы буын. Алга таба?

-  Беренчедән, Фәрит әле яхшы формада. Ул алтмышка якынлашса да, үзаңы яшь кешенеке.

Ә ставканы яшьләргә ясаганда?

- Безнең ишекләр ачык. Бездә ел саен яшьләр спекакль куялар. Алар үсәләр.

Нияз, синең белән татар театры турында көннәр буе сөйләшергә мөмкин. Әмма хәзер кино сәнгате һәм әдәбият турында сөйләшик әле.

Менә минем нәрсәдә өмет юк – татар киносында. Бүгенге шартларда татар киносы булырга мөмкин түгел. Театрны ике урындыкта уйнарга була һәм ул гениаль булырга мөмкин. Кино ул чыгымнар белән бәйле. Ул чыгымнарны ничектер акларга кирәк. Продюсерлык сәләте кирәк. Әйтик, “Мулла” фильмы сәнгати яктан гениаль. Ул татар телендә төшерелгән. Аны кемгә күрсәтергә? Казахстанда елга 30-40 картина төшергәннәр. Хәзер алар күләмне сыйфатка күчерәләр. Бездә күләм дә юк, сыйфат та юк. Елга ике-өч картина төшә, дүрт картина төшерелсә, икесе рус телендә. 

Мин гомумән аңламыйм – Казанда нәрсә өчен фильмнарны рус телендә төшерергә?! Татар киносы татарча булырга тиеш! 

Ләкин җитәкчеләр аның үз-үзен акламаячагын аңласын иде. Димәк, махсус программа булырга һәм татар киносы фестиваль юнәлешен, авторлык киносы юнәлешен алырга тиеш. Әйтик, иң көчле татар кинолары – “Күктау” һәм “Бибинур” прокатта күпме акча җыя алды? Ә чыгымнары? Ләкин бит алар татар киносы данын күтәрделәр. Хәзер авылда кино билеты бәясен 100-150 сум итеп куеп булмый, ә шәһәр кешесе кинога, гомумән, “халявага” йөрергә күнекте. Бездә хәзер бөтенесе дә кирәк – прокаты да, фестивале дә – алай була алмый. 

Без татар киносының бары тик кино гына түгел, татар мәдәниятенең илчесе булуын аңларга тиешбез. Ул башка милләт вәкилләренә татарларның кем булуын күрсәтә. Әлбәттә, массакүләм кино да моны эшли ала. Әмма массаларга чыгу өчен аны миллионнар карарга тиеш, монда инде тел мәсьәләсе һәм дубляж мәсьәләсе. Массакүләм кино да начар юл түгел, алар арасында да шедеврлар бар. Ләкин татар фильмнары әле бик аз, алар буенча статистика булдырып һәм анализ ясап булмый. Бәлки, без татар кинематография үсешенең үзебезгә яраклы оригиналь юлын табарбыз. Синтетик юлын. 

Минемчә, татар киносы кемнедер көтә. Акыллы һәм яшь татарны.

-  Татар әдәбияты белән танышып барасыңмы?

- Татар әдәбиятын гына укысаң, 3-4 елда бөтен татар әдәбиятын укып чыгып була. Кайбер авторларны укымаска да кирәктер. Кол Гали, Мөхәммәдьяр кебек төп авторларны укысаң, җитә. Иң талантлы, иң күренекле, татар культурасына җанын биргән кешеләр дөньяга ачык күзләр белән караганнар. 

Безнең алдынгы әдәбиятыбыз булырга тиеш диләр. Ә кайда ул әдәбият? Әйдә, укыйм. Ай саен килә “Казан утлары”. Кайда соң ул, кайда? 

Нишләптер күкрәк сукмаган кешеләр күбрәк яза. Татарлар люрексны, ялтыравыкны ярата. Татар мәдәниятен алга этәрү буенча дәүләт сәясәте булырга тиеш. 

Безнең язучыларыбызны тәрҗемә итмәвебез начар. Без төрле чорлардагы депутатларны, яза торган түрәләрне тәрҗемә итәбез. Мин Разил Исмәгыйлевич турында әйтмим. Ул дәүләт кешесе булуына карамастан, шигъриятенә зыян китермәде. Нигә без Ркаил Зәйдулланы, Йолдыз Миңнуллинаны, Рүзәл Мөхәммәтшинны тәрҗемә итмибез? 

Әйдәгез, без тагын берәр картка Тукай премиясен бирик. Нәрсәгә кирәк әле ул Йолдызга? Әле бит карт түгел. Безнең бит психологиябез менә нәрсәдә – бу безнең урынчылыгыбыз, колхозчылыгыбыз! Мин авыл халкын бик хөрмәт итәм. Мин колхозчылыкны яратмыйм. Үзең дә аңлыйсыңдыр – монда аерма бик зур. Колхоз үзаңы.

Татар әдәбияты татар телендә булырга тиешме?

- Гомумән, татар сәнгате һәм татар әдәбияты татар телендә булырга тиеш. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында рус һәм башка телләрдә иҗат иткән милләттәшләребезне дә без үзебезнекеләр дип санарга тиешбез.

Ә рус телендә язучы татарларны без татар язучысы дип атый алабызмы?

- Без аларны рус телендә иҗат иткән татар язучысы дип атарга тиешбез. Безнең милли җанлы Илдар Әбүзаров бар. Русча яза. Нижгар мишәре ул. Мин Гүзәл Яхинаны да татар язучысы дип атар идем. Безнең язучылар аңа каршы килделәр. Син үзең аның кебек язып кара! Синеке әйбәтрәк булсын! Нобель премиясе ал! Яхинаны 20 телгә тәрҗемә иттеләр. Башка дөньялар Яхина аша безнең милләт белән таныша. Әйбәтме, начармы – мин бәя бирмим. Проблема булса, күзне йомып, башны комга тыкма! Син проблемага кара, җиңә аласыңмы? Җиңә алсаң – көрәш! Айрат Бикбулатов үзен татар шагыйре дип санап рус телендә яза. Син аңа каршы язма! Татар телендә яңа яхшы шигырь, мәкалә, роман яз. Күпме көч әрәм итәсең. Урыс әйтмешли, “как слону дробина”. Әгәр син шушы романнан татар милләтенә куркыныч янавын күрәсең икән – башка роман яз! Сине дә 20 телгә тәрҗемә итсеннәр!

Синең өчен иң бөек татар шәхесе.

- Шәхсән минем андый шәхес – Габделкаюм Насыйров. Минемчә, аның дөньяга карашы чын миллилек белән дөньяга ачык күз белән карау синтезы. Ул бөтен яңалыкларга ачык иде. Мин гомерем буе “Татарга кирәк түгел ул”, дигән фраза белән көрәштем. Шуңа – татар мәгърифәтчесе Каюм Насыйри. Ул минемчә беренче яңа форматтагы татар зыялысы. Без туганнар да...

"Шәһәрчеләр" проектының башка язмалары биредә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100