Сукмаклар чуалган, адреслар югалган: шагыйрә Салисә Гәрәева картлар йортында яши

Күренекле шагыйрә, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреаты Салисә Гәрәева хәзер Минзәләдә картлар йортында яши икән. Бер елдан артык инде… Хәбәрчебез шагыйрәнең хәлен белеп кайтты.

Салисә Гәрәева шигыреннән юллар:

«…бөтен карашларны

Кабул итәм — сездән серем юк.

Ихлас идем шагыйрь буларак та,

Намус көзгесендә керем юк!..»

Кайчандыр күзләрен кыса төшеп елмаеп торган татар ханымы җыйнак кына ипле татар карчыгына әверелгән. Ул яшәгән якларга килеп чыккач, интернат җитәкчелегенең рөхсәте белән Салисә Гәрәеваны да күреп чыгарга булдык. Без килгәндә картлар-карчыклар интернат ишеге төбәнә кояшка чыкканнар иде. Биредә кунак кына булуы күренеп торган ир-ат, безгә телефонын сузып, бер карчык белән фотога төшерүебезне сорады. Әбекәйнең хәлен белергә килгән, күрәсең. Төшердек тә, директорны эзләп бинага кереп киттек.

«Тормышым кайнар булды, кайнап торды»

…Соңыннан гына белдек — без бит Салисә апаның үзен фотога төшергәнбез. Ә теге ягымлы ир-ат аның туганы булган. Салисә апаның хәлен белергә гел килеп йөри икән ул.

Әле генә апамның улы килеп китте. Ул хәлемне белешеп тора, килеп йөри, — диде Салисә апа, елмаеп.

Хәзер үз районыгызга кайткансыз икән, Салисә апа, туган якларга…

Әйе, мин Минзәлә районыннан. Тулбай авылы. Тулбай якын бит монда. Үзем дә кайтып йөрим. Тик анда туганнарым гына аз инде. Тулбайда җиңгәм генә калды.

Монда тормыш ничек соң, Салисә апа?

Монда бик рәхәт. Кешеләр әйбәт. Гаҗәп әйбәт. Миңа бу яклар бик ошый. Карагыз, монда нинди матурлык!

Дөнья яңалыкларын белешеп барасызмы?

Бөтенесен түгел. Телевизор караштыргалыйм.

Көннәр ничек үтә?

Китаплар укыйм, язам.

Шигырьләр языламы?

Языла. Күңелдә туган шигырьләрне оештырып бетереп, биреп җибәрергә генә вакыт тими кала.

Шигырьләрегезне биредә яшәүчеләргә укыйсызмы?

Хәзер инде юк. Арыдым. Киләсегезне алдан хәбәр итсәгез, шигырьләремне дә укыр идем. Әзерләнеп көтәр идем. Икенче төрлерәк каршы алыр идем үзегезне. «Шөрепләремне» шыгырдатып куйган булыр идем.

Яшьлегегез узган Уралны сагынасызмы, Салисә апа?

Бик сагынам. Барысы да сагындыра, кешеләр… хәтта агачларын да сагынам. Мин бит анда өр-яңадан тудым дияргә була. Анда ничә ел яшәвемне дә онытканмын инде. Онытылган…

Татарча радиотапшырулар әзерли идегез.

Әзерли идем. Хәзер искә төшә дә ул чаклар, язып куям.

Аннары туксанынчы елларда Казанга кайттыгыз.

Әйе, Казанга кайттым. Өйгә кайттым. Тормышым бик кайнар булды. Кайнап торды.

Казанны яратасызмы?

Казан минеке бит инде ул. Казан мине гел үзенә тарта иде. Дус-иш күп иде, очрашулар… Казанда кайнап яшәдек. Казан ул Казан инде… Ә монда тормыш… картларчарак.

Салисә апа, мин белгәндә сез «Мәдәни җомга» газетасында эшли идегез. Сез гел елмаеп хәтердә калгансыз.

Мин хәзер дә елмаям ул. Сезне дә яратып карыйм. Барыгыз да матурлар.

Сез дә матур әле, Салисә апа.

Мин карт инде. Мин бит 1938 елгы. Ә картлык матур түгел ул.

Картлык — исән яшәүнең бердәнбер юлы.

Шулаен шулай да. Хәерле булсын инде. Онытмагансыз икән, кешеләр әле мине онытмаган икән — Аллага шөкер! Рәхмәт сиңа!

Биредә сезнең танылган шагыйрә булуыгызны беләләрме? Әйтик, биредә эшләүчеләр?

Беләләрдер инде. Тик яшьләрнең аңа исләре китмидер.

«Без гимназиядә укыганда сезнең шигырьләрне укый идек», — дип сүзгә кушыла бу йортның хезмәткәре.

Рәхмәт. Игътибарыгыз өчен рәхмәт. Картаю — карт аюга әйләнү инде ул. Берни дә эшләп булмый. Әмма минем бар да әйбәт.

Шигырьләрегезне укыйбызмы, Салисә апа?

Бүген вакытым юк. Башка көнне кил син, сеңлем. Бүген ансыз гына инде, яме. Күңел тартмый әле. Күңелне көчләп булмый аны…

Салисә Гәрәева шигырьләреннән юллар:

«Шатлыкларым — куанычым, моңым — кайгым -

Бөтенесен күтәрәм мин үзем генә.

Баш игән юк кайгыларда, авырлыкта -

Булсын берүк Саулык белән Түзем генә!..»

Китәбез дигәндә Салисә ханым безгә бер шигырен укырга ризалык бирде. Аның иң танылган шигырьләренең берсе, Фирзәр Мортазин көй язган «Сукмаклар чуалган» шигыре иде ул.

Әгәр кемдер картлар йортына эләксә, бездә: «Балалары, туганнары кайда?» — дигән сорау туа. Безнең менталитетта картлар йортына карата каршылык бар. Татар әдәбиятында да картлар йорты ниндидер бәхетсез картлык символы булып тора.

Шул ук вакытта без чит илдә картлар йортларына башкача мөнәсәбәт булуын да беләбез.

«Ул картаюын авыр кичерде»

Без Салисә Гәрәеваның бертуган апасының улы, МВД полковнигы Равил Касыймовны эзләп таптык.

Равил абый, безнең илдә картлар йортына бераз катлаулы мөнәсәбәт. Кешенең картлар йортында яшәве дә менталитетыбызга туры килми. Ни өчен шушы юлны сайладыгыз?

Салисә апа үзен үзе карый алганда беркемгә кыенлык тудырмады. Әмма өч-дүрт ел эчендә шулай булды шул. 80 яшьтән артык бит инде. Нишләтәсең… Аның авыруы шундый: хәтере юк, кризислары була. Фәния апа да, Нурдания апа да — болар Салисә апаның туганнарының балалары инде — өйләренә алып карадылар. Әмма ул кеше янында яшәп өйрәнмәгән. Үзсүзлелеге дә, үҗәтлелеге дә бар. Үзе генә яши алмаячагын аңлый инде ул, киңәшеп шушы юлны сайларга туры килде. Чөнки фатирда газ, электр калдыру куркыныч иде. Ел дәвамында термослар белән кайнар ризык китереп тордык. Адашып йөрергә мөмкин иде, ачкычларын югалта.

Кайчаннан шулай булды соң әле?

2017 елдан. Мин инде табибларга йөртеп рәтли алырмын дип өметләнгән идем. Бик йөрттек. Булмады. Аның диагнозындагы авыру буенча, аңлавымча, баш миенең хәтер өчен җаваплы өлеше эшләп җиткерми дигән сүз. Элегрәк тулырак гәүдәле вакытында кан басымы белән интекте, хәзер ул үтте кебек. Әмма хәтер бетте. Без аны хастаханәләргә салып карадык. Әмма өендә гел аның янында торырдай кеше таба алмадык.

Салисә апа үзе генә яши идеме?

Әйе. Салисә апаның кызы Эльвира Германиядә яши. 1986 елда ук киткән иде инде. Хәзер ул да пенсия яше алдында. Контракт белән эшләгәч, еш кайтып йөри алмый. Чикләр ачылмагач, быел бигрәк тә авыр булды. Августта кайтырга тиеш иде — булмады.

Салисә апа кызы Эльвира белән телефоннан сөйләшеп тора. Эльвира — аның бердәнбер мирасчысы.

Үзен картлар йортында яхшы хис итә кебек тоелды. Әллә чит кешегә генә сиздермәдеме?

Зарланмый ул. Баштарак кайтасы килә дисә дә, хәзер әйтми. Аларны анда бик карыйлар. Язучылар берлеге дә хәлен белеп торабыз диләр, Минзәләнең мәдәният бүлегеннән дә, китапханәләрдән дә киләләр. Салисә апа янына туганнары барыбыз да барып йөрибез. Җәйгә Тулбайга да алып кайтып киләсе килгән иде, әлегә интернаттан җибәрмиләр бит. Авылда аны бик яраталар. Элек алып кайтканда очрашулар үткәрәләр иде.

Минем белән бик ачылып сөйләшмәде… Ышанычын яулый алмаганмындыр инде.

Салисә апа чит кешегә ачылып сөйләшмәсә дә, якыннары белән аралаша, сөйләшә, үткән вакытларын рәхәтләнеп сөйли. Әмма аның ышанычлы кешесе булу өчен килдең дә киттең түгел, көннәр буе аралашып утырырга кирәк.

Салисә апаның бертуганнары бармы әле? Авылда нигез бармы?

Гәрәевләр гаиләдә алты бала үскәннәр — дүрт кыз һәм ике ул. Әбиебез мулла кызы булган. Бертуганнардан бер Салисә апа гына калды иде. Авылда нигез бар. Анда Мөсәяф абыйның хатыны Рәйсә апа яши. Аңа да 80 яшь инде. Нигезне саклый әле. Аның балалары Кәүсәрия белән Нурдания дә Салисә апаны карап торалар.

Язамы ул хәзер?

Хәзер язмый инде. 80 яшенә китабы чыкмый калды. Өлгермәдек. Язучылар берлеге ярдәм итергә вәгъдә бирде. 80 яшьлеген дә уздырып булмады, саулыгы булмады инде ул вакытта.

Кулъязмалары кайда саклана?

Салисә апаның фатиры буш тора. Кулъязмалары да шунда. Элеккеге катушкаларда аудиоязмалар саклана. Бик зур архив анда — белеп актарынган кешегә әллә нәрсәләр табып буладыр. Аның бөтен архивы шунда.

Яңа шигырьләре дә бармы?

Шигырьләре дә шунда. Бер китаплык шигырьләр анда. Беркая да басылмаганнары да бар дип беләм.

Равил абый, аның болай булып китүен ничек аңлатасыз?

Минемчә, сәбәп Салисә апаның картлыгына әзер булмавында. Ул тормышта бик темпераментлы иде бит. Кинәт кенә картлыгы җитте дә, ул аптырап, югалып калды кебек. Әзер түгел иде ул картлыкка. Беркемнең дә картаясы килми. Ул шуны бик авыр кичерде.

ххх

Салисә Гәрәева яшьлегендә Чиләбе якларында татар рухын саклап торган, татар мохите булдырган шагыйрә. Туксанынчы елларда Казанга кайткан, «Мәдәни җомга» газетасын булдыруда башлап йөргән кешеләрнең берсе.

Әйе, Салисә Гәрәева картлар йортына ялгызлыктан, караучысызлыктан тилмереп килеп эләкмәгән. Чит илдә яшәгән кызы хәзер генә кайта алмаса да, туганнары Салисә апаны хәзер дә ташламый. Әмма хәзер аңа табиблар күзәтүе астында һәм махсус караучылар янында булу кулайрак.

Салисә Гәрәева язмышын күз алдыннан үткәргәч, хәтергә беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская килә. Ул да соңгы көннәрен картлар йортында уздырганын беләбез.

Салисә Гәрәевага быел ноябрь аенда 82 яшь тулачак. Картлар йорты турында ул бер начар сүз дә әйтми. Әмма зыялы, затлы татар карчыгы биредә фикердәшләр таба алганмы — белмибез.

Бәлки картлыгында ялгызы яши алмаган иҗат кешеләре өчен аерым картлар йорты — реабилитация үзәге кирәктер. Бу, минемчә, актуаль мәсьәлә.

  • Белешмә. Шагыйрә һәм журналист Салисә Гәрәй кызы Гәрәева 1938 елның 6 ноябрендә Татарстанның Минзәлә районы Тулбай авылында туа. 1956 елда шул ук районның Күзкәй урта мәктәбен, 1958 елда Алабуга китапханә техникумын тәмамлаганнан соң, ике ел туган төбәгендәге Калмия авылы китапханәсендә мөдир булып эшли. 1960 елда Казан дәүләт университетының тарих-филология факультетына укырга керә, икенче курста читтән торып уку бүлегенә күчеп, университетны 1968 елда тәмамлый. 1962 елдан 1991 елга кадәр Салисә Гәрәева Чиләбе шәһәрендә яши. Башта ул берникадәр вакыт балалар бакчасында тәрбияче булып эшли, аннары дәвамлы рәвештә шәһәр китапханәсендә бүлек мөдире (1963–1969), станоклар төзү-җитештерү берләшмәсендә эшчеләр газетасы каршындагы эчке радиотапшырулар редакциясендә мөхәррир-оештыручы (1969–1979), Чиләбе өлкә Телевидение һәм радиокомитетында бүлек мөхәррире (1979–1984) һәм 1986 елның октябреннән 1991 елның февраленә кадәр Чиләбе «Сигнал» җитештерү берләшмәсендә эчке радиотапшырулар мөхәррире һәм дикторы вазифаларын башкара.
  • Бу елларда Салисә Гәрәева журналист һәм җәмәгать эшлеклесе буларак киң танылу ала. Ул өлкә газеталарына актив яза, радио тапшырулары өчен заманча темаларга кызыклы очерк язмалары, әңгәмә-интервьюлар әзерли. Үз инициативасы белән 1963 елда Чиләбе шәһәрендә Муса Җәлил исемендәге татар-башкорт әдәби иҗат берләшмәсенә нигез сала, 1970–1977 елларда берләшмәгә җитәкчелек тә итә. Узган гасырның сиксәненче еллар ахырында милли хәрәкәт җанланып киткәч, Салисә Гәрәева Чиләбедә Татар-башкорт өлкә иҗтимагый үзәген оештыручыларның берсе була, аның эшендә актив катнашып, Үзәк белән берлектә татар һәм башкорт телләрендә «Дуслык» һәм «Туган як» исемле төбәк газеталарының нигез ташларын салыша. Ул завод цехларында, мәдәният сарайларында, өлкәнең татарлар күпләп яшәгән төбәкләрендә әдәбият-сәнгать кичәләре, Казаннан кунак булып килгән язучылар, артистлар белән халык алдында очрашулар, радио-телевидениедә аларның чыгышларын оештыра.
  • 1991 елда Салисә Гәрәева Казанга күченеп кайта. Биредә дә ул үзенең журналистлык хезмәтен дәвам иттерә: әүвәл «Татарстан хәбәрләре» газетасында, аннары 1995 елның июленнән 2003 елның декабренә кадәр «Мәдәни җомга» газетасында бүлек мөхәррире булып эшли.
  • Шагыйрә буларак, Салисә Гәрәеваның беренче шигырьләре 1955 елда Минзәлә район газетасы битләрендә басыла. 1959 елдан исеме республика көндәлек матбугатында да («Татарстан яшьләре», «Азат хатын» (хәзерге «Сөембикә»), «Казан утлары» һ.б.) күренә башлый. Соңга таба аерым шигырь цикллары Татарстан, Башкортстан, Урал төбәге газета-журналларында, Казан, Чиләбе, Свердловск шәһәрләрендәге китап нәшриятлары чыгарган күмәк җыентыкларда, альманахларда («Яз күрке», Казан, 1961; «Җиңелмәс Вьетнам», Казан, 1966; «Беренче карлыгачлар», Казан, 1968; «Солнце на ладони», Чиләбе, 1970; «Урал синекрылый», Чиләбе, 1971; «Монолог», Чиләбе, 1981; «Каменный пояс», Свердловск, 1982, 1983 һ.б.) басыла. 1979 елда Казанда шагыйрәнең татар телендә «Уралым» исемле беренче мөстәкыйль китабы, 1988 елда «Тау сукмагы» дигән икенчесе һәм 1991 елда Көньяк Урал китап нәшриятында басмага Татарстан китап нәшрияты белән берлектә татарча-русча параллель ике телдә әзерләнгән «Прозрение — Офыклар» исемле өченче җыентыгы, 2006 елда Татарстан китап нәшриятында «Йолдыз яңгырлары» дигән дүртенче шигырьләр китабы дөнья күрә.
  • Салисә Гәрәева — шигърияттә үз-үзен тапкан, үз җирлеге, үзенә хас алымнары, шигъри табышлары булган шагыйрә. Аның туып үскән ватаны Татарстан, гомеренең утыз елын үзенә бәйләп тоткан Урал төбәге турында, яшьлек хатирәләре һәм ана мәхәббәте җирлегендә туган, җиңелчә сагыш-моңга төрелгән лирик шигырьләре тормышчан, табигый яңгырашы-аһәңе, тел-стилендәге халыкчан образлары, шигъри бизәкләре белән җәлеп итәләр.