Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Нәкыйп Каштанов: «Гырламасаң, авызың чиста булса, пневмония эләкми – гарантия бирәм»

Озак еллар дәвамында татар язучыларының сәламәтлеген саклауны үзенең намус эше дип санаган пульмонолог Нәкыйп Каштанов белән актуаль интервью.

news_top_970_100
Нәкыйп Каштанов: «Гырламасаң, авызың чиста булса, пневмония эләкми – гарантия бирәм»
Солтан Исхаков

Нәкыйп Каштанов — 48 елдан артык стажы булган табиб. Пульмонолог булып Республика клиник хастаханәсендә кырык елга якын эшләгән. Ул — 35 китап авторы, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы.

Нәкыйп Каштанов озак еллар дәвамында татар язучыларының рәсми булмаган шәхси табибы булып торды. Кайсы гына язучы үзе, я булмаса, туганы авырып китсә дә, Нәкыйп Каштановка килә иде.

Нәкыйп Каштанов хәзер лаеклы ялда. Соңгы елларда туган ягына — Чувашиянең Батыр районы Кыр-Бикшек авылына багышланган китап язу белән шөгыльләнгән. Китап инде әзер, иганәчеләр табып бастырып чыгарасы гына калган.

Фонендоскопны кулыннан төшерсә дә, Нәкыйп Каштанов табиблыгыннан китә алмаган булып чыкты — ул фәнни мәкаләләр яза, диагностикага кагылышлы фәнни ачышларын таныту белән шөгыльләнә. «Безнең Каштанов ачыш ясаган», - дигән сүзне мин язучылардан ишеттем.

Нәкыйп абый, фамилиягез үзенчәлекле — татар-мишәр авылында каян килгән ул Каштанов дигән фамилия?

Әти кушаматтан килеп чыккан дип сөйли иде. Безнең Сәгъдетдин дигән бабабыз сәүдәгәр, һәвәскәр музыкант һәм җырчы булган. Бик матур киенеп йөрергә яраткан, көяз булган дип сөйлиләр. Шуңа да бабайны куштан дигәннәр. Безнең мишәр халкында матур итеп киенеп-ясанып йөргән кешене куштан диләр, бу сүзнең бездә башка начар мәгънәсе юк. 

Сез бүгенге көндә иң актуаль булган профессия вәкиле — табиб-пульмонолог. Короновирус турында безгә караганда күбрәк беләсездер? Бик куркынычмы хәлебез?

Ул башка вируслы чирләр кебек. Бездә дуңгыз, кош грипплары да булды инде. Кешеләр дә үлде. Вируслар, бактериядән аермалы буларак, күзәнәк эчендә үрчи. Ә бактерия туклыклы тирәлек булса гына, әйтик, теш арасында ашаганда калган ризык валчыкларында үрчи ала. Вируслар үзгәреп тора. Быел короновирус булса, киләсе елга аның башка формасы килеп чыгарга мөмкин. Җиңелчә үтеп китсә, ул куркыныч түгел: кешедә иммунитет кына тудыра. Бер вирусның иммунитеты ике ел саклана дип санала иде. Аннан соң кешенең яңадан чирләве бар. Кояшлы матур җәйдә вирус, гадәттә, яши алмый иде, ә коронавирус пандемиясе дәвам итә әле.

Быелгы короновирусның перспективасы?

Ике төрле. Беренчесе - кешеләрнең күбесе авырып, гомуми иммунитет барлыкка килгән очракта куркыныч бетә диярлек. Икенчесе — контактлар бетсә, аның юлы өзелә, вирус контактсыз озак яши алмый. Гадәттә, төрле вирус белән күбрәк бала-чага авырый иде. Ә короновирусның үзенчәлеге — өлкәннәр өчен тагын да куркынычрак. Картларыбыз кими. Короновирус элек тә бар иде. Әмма монысы башка төрле РНК вирус һәм ваграк.

Безне медицина битлеге белән перчатка саклап кала аламы?

Гигиена ягыннан файдалы ул. Кешеләр күп булган җирдә болар бик тә кирәк. Әйтик, лифтта ул саклап бетермәскә мөмкин. Шуңа да кысынкы урыннарга кермәгез. Әйтик, транспортта кеше авызын каплый, ә борыны ачык кала. Авыз болай да ябык бит ул. Кеше күп булганда автобуска яки лифтка кермәскә кирәк. Алданрак кергән булсаң да, төшеп кал! Чыгып китү мөмкинлеге булмаганда кеше авызына карап басып тормаска кирәк. Кешегә артың белән бас, сөйләшмә, кабинага арт белән басып барырга тырыш. Һава агымы уңаена вирус читтән узып китергә мөмкин. Борын аша суларга тырыш. Ул вакытта сулыш юлы озая, вирус борынның лайлалы ярында утырып калырга мөмкин. Ә авыз аша ул бик тиз үтә сулыш юлына.

Чирле кеше, гомумән, өеннән чыкмаска тиеш, табибны чакырсын! Чирлегә гади маска җитеп бетми инде. Маскасы озынчарак булып, астында дымлы дезинфекцияле салфетка торса яхшы. Югыйсә, битлекле авыру кеше үзенең вируслы һавасын үзе сулый. Ә эчтә дымлы дезинфекцияле салфетка булса, вирусның дымлы салфеткада утырып калуы ихтимал, ул очракта кеше тизрәк савыгыр иде. Салфетканы кибә башлаган саен алмаштырып торырга кирәк.

Нәкыйп абый, пневомония - бүгенге көннең иң куркыныч авыруы. Сез гомерегез буе шушы авыру белән көрәштегез. Җиңә алырбызмы икән без бу чирне?

Әйе, халык чирли. Әмма бу чирне җиңәргә мөмкин. Мин авырмасын дип кешегә ачкыч бирдем.

Ачкыч?

Әйе. Минем — гап-гади пульмонологның тәҗрибә, эзләнүләр аша ясалган ачышым бар. Киңәшләремне тотсалар, бу чирне җиңәргә мөмкин. Хәтерлисезме икән: 2010 елда җәй бик кызу булды. Шул елны безгә пневмония белән күп авырулар килә башлады. Киләләр дә киләләр. Мин ул вакытларда Республика клиник хастаханәсенең поликлиникасында авырулар кабул итә идем. Көн саен пневмония белән кешеләр кабул итәргә туры килде. Бөтенесеннән үз ысулым белән сораштырам. Гел бер төрлерәк җавап: сау-сәламәт яталар, иртән температура, калтырану. Чирләп уяналар — пневмония. Мин индуктив фикерләп, нәтиҗәләр чыгардым. Алар бөтенесе дә гырлый булып чыкты. Әйтик, бер чибәр генә кыз килгән иде. «Гырламыйм», - ди. Ә гырлый икән — туганы әйтте. Кеше бит гырлавыннан ояла. Бездә оялчанлык бар… Кайбер кеше үзенең гырлавын белмәскә дә мөмкин.

Кыскасы, гырлаган кешенең пневмония белән авыру куркынычы зуррак, әйеме?

Әйе. Теш арасында кысылып калган бактерияле ризык кисәкчәсе булса, аны үпкәгә илтеп җиткерү өчен бер гырлау да җитә. Пневмония биш-алты сәгать эчендә җәелә ала.

Ә гырламыйча йокласа, микроб үпкәгә төшә алмыймы?

Юк, гырламаса, пневмония барлыкка килми. Гырламаса, авызы тулы микроб булса да үпкәгә үтми. Бу җирдә шуны ассызыклап әйтәсе килә (бу бик мөһим): авыз эчендә туклыклы тирәлек булмаса, гомумән, микроб яши алмый. Ник дисәң, төкерек - көчле бактерицид, ул бактерияләрне юк итә. Авыз эче чиста. Ә авыз эчендә, ягъни теш арасында бактерияле ризык калдыгы кысылып калса, микроб шул ризык калдыгында гына үрчи ала. Гырлаганда кеше авыз аша сулый һәм көчле һава агымы барлыкка килә. Микроблы ризык калдыгы һава агымы белән очып керә, вак бронханы томалый. Аннары ул җирдә үзгәрешләр барлыкка килә, шуның даирәсендә микроблар геометрик прогрессия белән үрчи. Шулай итеп, 5-6 сәгать эчендә пневмония барлыкка килә. Хәтта теш коронкасының шул һава агымы белән үпкәгә кереп утырган очрагы булганы бар. Кыскасы, авызны ачып йокламасаң, пневмония булмый. Кеше гырламаса һәм авызы чиста булса, ул бу чирләр белән чирләми — гарантия бирәм.

Гырлаучыларга нинди киңәш бирәсез?

Иң мөһиме — авызны, бер сәгатькә йокларга ятсаң да, чистартып ятарга кирәк. Кайбер кеше чалкан ятса гына гырлый, аңа йоклаганда чалкан ятмаска кирәк.Телевизор караганда, яисә кулга китап алып укыганда йоклап китсәң дә, авызың чиста булсын! Бөтен кеше дә бит әле йоклар алдыннан теш чистартып ятмый. Күбесе иртән чистарта. Кеше минем киңәш белән яшәргә өйрәнсә, ул пневмония белән генә түгел, абсцесс һәм үпкә гангренасы белән дә авырмый. Чирләмәгәч кеше үлми дә, чирләмәгән кешегә дару да кирәкми. Дәүләт өчен дә бу ачыш колоссаль экономия китерәчәк. Бу ачыш Татарстанныбызның өстенлеге була ала һәм ул бүгенге көндә тагын да актуаль.

Ә без, гадәттә, температура күтәрелсә, кайчан салкын тидергәнне искә төшерә башлыйбыз: суыткычтан салкын ризык, кондиционер һәм башкалар. Салкын тиде дә үпкәгә китте, пневмония белән чирләде, диләр.

Салкын тигәннән пневмония булмый. Салкын тиюнең нәтиҗәсе - ул организм йомшаргач, вирусларның бераз азынып китүе. Салкын тигәч кешенең борыны тыгыла, температурасы күтәрелергә мөмкин. Ул хәлсезләнә. Борыны тыңкыш булгач, авызы аша сулый. Түшәктә ята, ашау юк инде. Авыз ачып йоклагач, гырлау барлыкка килә. Авыз эчендә — теш арасына микроблы, әйтик, ит кисәкчәсе кысылып калган булса, ул анда үрчи. Төкерек — ул көчле бактерицид һәм авыз эчендә калган ризык кисәкчәләрен дә ашый. Шулчак йоклап киткән кеше гырлап куйса, теге кисәкчек теш арасыннан котылып, үпкә юлына оча. Бу очракта пневмония әзер дигән сүз. Алдарак әйткәнемчә, кешенең авызы чиста булса, анда микроб яши алмый. Кеше йоклап китеп гырлый башласа, очып китәргә әзер бактерияле кисәкчә булса, аның сулыш юлына очуы ихтимал. Очып китсә, пневмония барлыкка килә. 

Бу ачышыгызны гыйльми җәмәгатьчелек ничек кабул итте?

Бу темага беренче китабым 2016 (2017, 2018 елларда өстәмәләр белән чыгардым) елның май аенда басылып чыккан иде. Мин ул чакта Мәскәүдә белем күтәрү циклында идем. Андагы галимнәр фәнни эшемне дәлилле язылган, дип бәяләделәр. «Син профессор түгелме?» - дип тә сорадылар. Әмма аларның функциясенә минем ачышны гамәлгә кертү йөкләнмәгән. Ә бит минем ачыш кеше чирләмәсен, үлмәсен өчен ачкыч! Миңа, элеккеге медицина мәктәбендә тәрбияләнгән затка, бу хәл аңлашылмый. Бу ачыш бит кеше гомерләрен саклау белән бәйле.

Пневмонияне дәвалау юллары буенча да фикерләрегез бармы?

Бездә дәвалау ысуллары эшләнгән. Бездә бик авыр чирлеләрне дә коткарып калалар. Мин диагноз кую тестын дә эшләдем. Әйтик, сау-сәламәт, гырлый торган кеше йокларга ятса, төнлә, яисә иртән югары температура белән уянса, анда 100 % пневмония дип әйтеп була. Авыруларга кирәкле даруларны гына бирергә кирәк. Мәсәлән, җиңел төстә үткән пневмониягә бер антибиотик җитүе ихтимал. Авыруга кирәгеннән артык дару да язарга кирәк түгел. Безне профессор Залман Израилович Малкин заманында шулай өйрәтә иде. Авыруга артык дару язу - ул гөнаһ.

Нәкыйп абый, яхшы табибны ничек танырга?

Яхшы табибның логик фикерләве була. Диагнозны төгәл куя һәм дөрес дәвалый. Әмма бөтенесе врачтан гына тормый. Кешенең организмы каты чирне күтәрә алмаса, дәвалап кына аны үлемнән коткарып кала алмаска да мөмкин… Чир бит ул…

Мондый очракта гомере беткән дип кенә караргамыни?

Юк, авыру кеше яшәү өчен көрәшергә тиеш. Ул төшенкелеккә бирелмәсен! Төшенкелекә бирелү бик начар. Авыру ничек кенә каты чирләсә дә, анда рух көчле булырга тиеш. Терелүенә ышанып, чиргә каршы көрәшсә, шул чакта ышаныч арта. Оптимизм булган кеше тизрәк терелә. Каты авырган кешене караучы да үзен шундый ныклы рухта тотарга тиеш. Әйтик, кеше вирус белән җиңелчә генә чирли икән, ул режимны тотып, халык медицинасы булган төнәтмәләр кулланып, витаминнар эчеп, табиб күзәтүе астында терелә. Кеше вирус чиреннән организмында вируска каршы иммунитет барлыкка килгәч кенә терелә ала. Вирус чире авыр дәрәҗәдә булып, авыру хәлсез ятса, үзен карый алмаса, аның пневмониядән үлеп китүе мөмкин, ә болай терелергә тиеш.

Иммунитетны ныгыту юллары?

Аның бер генә юлы бар — дөрес туклану. Яшелчә, А, Е, С, В төркеме витаминнары. Рационда кимендә 12 төрле ризык булырга тиеш. Микроэлементларны да онытмыйк. Ялыкмаска, сак булырга. Салкын тидерүдән сакланырга…

Бүгенге пульмонологлар Тукайларны, Әмирханнарны саклап калыр, озаграк яшәтер идеме икән, Нәкыйп абый? Бөекләребез үпкә чиреннән киткән бит.

Ул вакытта туберкулез киң таралган булган. Ул - әшәке инфекция. Хәзер дә туберкулез дәвага кыен бирелә. Кем белә, бәлки, аларны бүгенге көндә коткарып калып та булыр иде. 

Халык медицинасына мөнәсәбәтегез?

Кирәкле әйбер. Әмма белеп кулланырга кирәк. Бездә бит гаҗәеп халык. Шуңа халык медицинасын мактарга да куркып торырсың. Үләннәрнең файдалы икәне билгеле. Шуңа да кырда зәңгәр мәтрүшкәне таба алмыйсың: кеше аны кырып җыеп бетергән. Шулай итеп үләнне юкка чыгаралар. Мин файдалы үсемлекләрне плантацияләр белән законлы үстерергә кирәк дип саныйм. Гарантия бирәм — кырдан файдалы үлән җыючыларның 99 проценты аны файдаланмыйча, икенче елны чыгарып ыргыта.

Им-томчыларга мөнәсәбәтегез?

Хәзер чыннары юк инде аларның, халтурщиклар гына калды. Кешедә үз-үзен ышандыру бар. Теге җирем авырта, бу җирем сызлый дип куркып йөри дә, им-томчыга бара. Им-томчы янында чире булмаган кеше генә терелә. Әйтик, пневмонияне өшкереп кенә терелтә алмыйсың. Ялгыш диагноз куелып, кешедә «чир» табылган булса, ул им-томчы яныннан терелеп кайттым дип уйлый. Мәсәлән, Себердә эшләгән бер туганыбызга башында шеш дип диагноз куйганнар иде. Болар минем янга кайтты. Мин сораштым да, гематома түгелме икән дип уйладым. Чөнки сау-саләмәт кеше эштән арып кайткач саунага кергән. Саунада кан басымы күтәрелеп, кан тамыры ярылуы ихтимал. Компьютер диагностикасы чыннан да шеш булмавын, кан сауган булганлыгын һәм төзәлә дә башлаганлыгын күрсәтте. Әбигә барган булсалар, әбинең авторитеты үскән булыр иде. Могҗиза шулай туа ул. Андый кызыклы очракларны бер җыеп язасым да килә әле. Табибның сорашу методикасы булырга тиеш. Диагностика өчен сорашу әһәмиятле.

Нәкыйп абый, сез күп язучылар өчен бик кирәкле кеше идегез, әйеме? Күпме язучыны хастаханәгә салгансыздыр үз вакытында.

Язучылар миңа бик рәхмәтле. Кем генә килсә дә, ярдәм иттем. Миңа безнең як кешеләре — Чүпрәле, Буа районнарыннан, Чувашиядән киләләр иде. Мәскәүдән дә килделәр. Әмма мин үз якыннарымны гына түгел, бөтен авыруларны да тигез күрдем. Барысына да якын кешем итеп диагноз куйдым, дәвалау юлларын билгеләдем. Һәр авыру кеше туганым кебек иде.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100