Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ренат Шәймәрданов: «Образцов курчак театрына «Су анасы» әкиятен тәкъдим итәсем килә»

Данир Сабиров, Габделфәт Сафиннар төркемендә биеп йөргән татар егете Мәскәү курчак театрында эшли.

news_top_970_100
Ренат Шәймәрданов: «Образцов курчак театрына «Су анасы» әкиятен тәкъдим итәсем килә»
Владимир Васильев

Ренат Шәймәрданов — Мәскәүнең данлыклы Образцов курчак театры артисты — Казанга Милләтләр театрының «Хуҗа Насретдин» курчак спектакле белән килгән иде. Тумышы белән Чаллыдан. Казан дәүләт мәдәният институтының Курчак театры бүлегендә — Людмила Дьяченко курсында укыган.

Ренат тугыз ел татар эстрадасында биегәннән соң кабат курчак театрына әйләнеп кайткан. Хәер, сүзне үзенә бирик. Мин аны Казанга гастрольләргә килгәч, спектакль алдыннан Камал театрында «тоттым».

Институтны 2007 елда тәмамлап, 9 ел татар эстрадасында эшләдем. Габделфәт Сафин, Данир Сабиров, Мөнир Рахмаев төркемнәрендә биедем. Аннары Мәскәүгә китеп, белгечлегем буенча эшләргә карар иттем.

Шул гомер курчак тотмагач, күнекмәләр югалмыймы?

Өйрәнгәннәр онытылмый икән, ул инде гәүдәңә сеңгән була. Гәүдә дә, баш та аны бик тиз искә төшерә ала.

Димәк, татар эстрадасы биючесе тиз генә Мәскәү театры актеры булып китте.

Тиз генә дип… Башта бераз гына «Волшебная лампа» театрында эшләп алдым, төрле проектларда катнашып йөрдем. Образцов театрына тыңланырга бардым да алдылар. Хәзер Образцов курчак театрында һәм чакырылган актер буларак, Милләтләр театрында эшлим. Милләтләр театрында шундый система — проект өчен актерларны чакыралар. Мин Мәскәүдә 5 ел инде. Образцов театрында — 3 ел.

Мәскәү күз яшьләренә ышанамы?

Мәскәү күз яшьләренә… ышанмый.

Ничек теләгеңә ирешә алдың соң? Талантыңа ничек ышандыра алдың?

Миңа уңай туры килде дип уйлыйм. Минемчә, шуннан гына тора — тиешле вакытта тиешле урында туры килүдән. Чөнки талантлылар, көчлеләр бик күп. Әмма бөтенесе дә кирәкле вакытта кирәкле урында туры килми.

Театрда татар егете булып йөрисеңме?

Әйе, «татарин» дип атыйлар. Ләкин бу мыскыллау формасында түгел. Миңа алай дип әйтүләре ошый.

Ә шулай да Татарстанда нәрсә җитмәде? Нигә киттең?

Нәрсә җитмәдеме? Эчке тойгым алга барырга кирәк диде. Кеше үз урынында икән, ул үзенең барысы да яхшы булуын тоя. Ул тормышыннан риза. Ә миңа нидер җитмәде.

Ә хәзер биисең килмиме?

Мин үзем өчен биюләр белән шөгыльләнәм. Төрле проектларда катнашам: стэп биим.

Татарстанда төрле проектларда катнашырга әзерме?

Әзер. Әлбәттә, вакыт белән бәйле кыенлыклар булырга мөмкин. Чөнки мин театр труппасында эшлим. Спектакльне ташлап китә алмыйм.

Татарчаң ничегрәк?

Начаррак. Мин барысын да яхшы аңлыйм. Сөйләшергә генә кыенсынам. Әти-әнием татарча яхшы сөйләшә.

Казанга «Хуҗа Насретдин”ны алып килдең. Синең өчен Хуҗа Насретдин кем ул?

Ул минем өчен хулиган. Хәйләкәр дә, шул ук вакытта бик хикмәтле дә, шаян да, ләкин язмышы бик фаҗигале. Шаярулар аша дөньяга каршы торырга тырыша. Минем өчен Хуҗа Насретдин шундый персонаж. Ул кешеләрне ярата һәм аларга ярдәм итә. Кешеләргә хәйләләп һәм алдап ниндидер акыл бирә икән, аларга яхшылык эшли. Минем өчен Хуҗа Насретдин бик уңай герой.

Ә ишәк?

Ишәк — шәкерт, үз хаталары аша өйрәнүче. Укырга, белергә омтылган кешенең гәүдәләнеше. Ул капкага гына карап тормый, капка артында ни барлыгын күрергә омтыла. Минем өчен бу спектакль — ишәк турында әсәр.

Хуҗа Насретдинны балачактан белә идеңме?

Әйе. Ул күбрәк анекдотлар персонажы инде. Кечкенә чакта мин аны язучы дип уйлый идем. Әнием аңлатып бирде. Мин балачакта төрле халыкларның әкиятләрен яраттым.

Татар әкиятләрен яратасыңмы? Иң яраткан әкиятең?

Татар әкиятләрен яратам. Дөрес, безнең балачак Дисней мультфильмнары чоры иде — күбрәк шулар белән мавыгылган. Ләкин әнием татар әкиятләрен укыды. Аеруча «Шүрәле»не яратам. «Су анасы”н да яхшы беләм. Бик курка идем ул әкияттән. Әллә ничек иде ул. Мин Су анасы яшәгән күлне, аның ничек чәч тарауларын күз алдына китерәм дә куркыныч булып китә иде. Нигәдер ул миңа «Вий» фильмын искә төшерә — су анасы шундагы ведьма булып тоела иде — курка идем.

Ә безнең әкиятләр Мәскәүдә дөрес итеп куелса, башка халыклар өчен кызыклы булыр идеме икән?

Кызык булыр иде. Төрле халыкларның әкиятләре күп яктан бер-берсенә охшаш инде ул.

Кайсы әкиятне куярга тәкъдим итәр идең, мәсәлән, үз театрыңа?

«Су анасы”н әлбәттә. Әмма ничектер модернизацияләп. Күп нәрсә музыкадан тора, миңа музыка нык тәэсир итә. Монда ниндидер мистик музыканы күз алдына китерәм. Хәзерге вакытта Образцов театрында «Уточка» спектаклен куябыз. Без аны викинглар стилендә эшлибез. Ә чынлап та… Нигә әле безнең «Су анасы”н тәкъдим итеп карамаска?..


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100