Данил Салихов яшьләргә: Телебезгә килгән авыр чорда бу авыр йөкне сез күтәрергә тиеш

Татарстан язучылар берлеге үз сафларына яшьләрне чакыра. Яшь язучыларның республика семинары да шушы максатларны күздә тотып оештырылган. Семинар эшен «Татар-информ» хәбәрчесе дә күзәтте.

Татарстан язучылар берлеге бөтен шартын китереп - нигезләмәләр язып, пленар утырыш белән башлап, секцияләр һәм түгәрәк өстәл үткәреп, соңыннан резолюцияләр кабул итеп – Яшь язучыларның республика семинарын үткәрде. Семинарга катнашкан яшьләрнең күпчелеге, бик күпчелеге кызлар иде.

Пленарка

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: «Бүген дистәләгән кеше Татарстан Язучылар берлегенә керергә әзер тора икән, димәк, әдәбиятыбызның киләчәге бар дигән сүз. Хөрмәтле яшь буын! Сезне үзебез арада күрсәк иде. Сезнең әсәрләрегез белән безнең милләтебез тәрбияләнсә иде.

Авыр чор килде. Телебез өчен авыр чорда бу авыр йөкне сез күтәрергә тиешсез.


Марсель Галиев, Вахит Имамов, Рәдиф Гаташ, Фоат Галимуллиннар эстафетасын сез алырсыз. Милләтебезнең алдагы көнен киләсе буынга сез илтерсез. Арагыздан классиклар да чыгар. Аеруча кызларга әйтәм – сезнең эшегез балалар үстерү. Әмма өй мәшәкатьләре белән күмелеп әдәбияттан китмәсәгез, без бик рәхмәтле булыр идек.

Кызларыбыз Язучылар берлегенә керә һәм матур гына эшләп киткән җирдән тормышка чыгып, тормыш мәшәкатьләренә баталар да, әдәбияттан читләшәләр. Сез әдәбиятка тугры булып, соңгы көнегезгә кадәр халкыбызга хезмәт итәсез икән – шат булырбыз. Без Язучылар берлегенә яшьләрне алырга җыенабыз. Безгә яшьләр кирәк! Бүген 80гә житкән абый-апалар берлеккә кертүне сорап кулъязма тотып киләләр икән, без инде яшьләрне алырга тырышабыз. Алга карап яшәргә кирәк».

Татарстан мәдәният министрлыгының бүлек мөдире Умида Гапарова: «Татарстан мәдәният министрлыгының талантлы яшьләргә таяныч булырга әзер. Бу юнәлештә без Татарстан Язучылар берлеге кебек иҗтимагый берлектә фикердәш таптык. Без бергә бәйгеләр дә уздырабыз. Эшебезнең нәтиҗәле булуын телим. Бүген 34 гариза алынган икән, димәк, кызыксыну бар. Татарстан язучылар берлеге кебек 85 еллык тарихы һәм зур тәҗрибәсе булган оешма яшьләргә таяныч була ала икән, бик яхшы».

Татарстан мәгариф һәм фән министрлыгының Милли мәгариф бүлеге белгече Әлфия Әхәтова: Биредә яшь язучыларның олпат язучылар белән очрашуы үзе бер тәҗрибә мәйданчыгы. Без бүген яшь язучыларны җыеп бик күп чаралар үткәрәбез. Профильле лагерьлар – шуларның берсе. Быел без аны Мамадыш районында үткәрдек. Яшьләребез анда әдәби дөньяда булдылар. Бу сменаларга әти-әниләр дә теләктәшлек белдерделәр. Безнең министрлык тарафыннан «Илһам» бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе үткәрелеп килә. Бер тәкъдимебез – әлеге республика семинарын ел саен үткәреп, ике елга бер төбәк семинары үткәрсәк иде. Яшь язучылар Казанга төбәкләрдән дә килер иде.

«Казан утлары» журналы баш мөхәррире, язучы Рөстәм Галиуллин: Без мәктәптә укыганда 11 нче класс әдәбият дәреслеге «Әдәбиятка яшь язучылар – Ркаил Зәйдулла, Газинур Моратлар килеп керде», - дип тәмамлана иде. алар ул вакытта 40тан узган булганнар, ләкин яшь язучы исәбендә йөргәннәр. Хәзер ул яшьтә инде яшькә санамыйлар. Менз шундый заманнар килде. Безнең татар әдәбиятында, гомумән, төрки әдәбиятта остазлык мәктәбе бик көчле. Һәр остаз үзеннән дә лаеклырак шәхес калдырырга тели. Залда олпат язучыларыбызны күргәч, шөкер, традицияләр дәвам итә дип уйлап куйдым. Бүген алар яшьләргә игътибар күрсәтеп килдек. Бүген бездә яшьләргә һәрвакыт ак юл. Без яшьләрне үз матбугатыбызда кочак җәеп каршы алабыз. Бу семинар әдәби процесста үз урынын алыр дип өметләнәбез.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәт: Язучылар берлегенең тарихына күз салсак, аның чишмә башы булып әдәби берләшмәләр торган. Бүген яшьләр иҗатын пропагандалауга әдәби берләшмәләрнең дә роле зур. Семинарга әзерләнгәндә без исемлектә булган бөтен берләшмәләргә шалтыратып чыктык. Ләкин ни кызганыч, аларда яшьләребез азрак. Күбесендә 35 яшьтән өлкәнрәкләр әгъза булып тора. Бу безне борчый торган әйберләрнең берсе. Безгә әдәби берләшмәләр белән эшчәнлегебезне ныгытасы иде.

Күренекле язучы, «Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов: Мин дә заманында 1985 елда шундый яшь прозаиклар семинарына катнашып, шуның аша олы әдәбиятка аяк баскан идем. Язучы үз алмашы турында уйланмый калмый. Каләм кем кулына калыр дип дип уйлыйбыз. Мин матур итеп җөмлә төзи беләм дип кенә әдәбиятка керә алам, эземне калдырам дип уйларга ярамый.

Бүген язучы милләте һәм теле өчен көрәшче булырга тиеш. Шушы хис булмаса, язучы бул аламый. Үз илен әти-әнисе һәм баласын яраткан кебек яратмаган кешедән язучы чыкмый, каләм шыгырдатучы гына чыга. Әдәбиятка киләм дигән һәр кеше моны белергә тиеш. Бүген безгә көрәшчеләр кирәк!

Безгә милләтне яклау өчен әзер торырга кирәк. Аның өчен милләт узган юлны һәм аның каһарманнарын белү кирәк.


Элек тарихка игътибар итмәгән язучылар да шушы юлга басарга мәҗбүр. Мисалга Айгөл Әхмәтгалиеваны алыйк. Ул әдәбиятка килгәндә тарихны уйламады. Матур җөмлә төзи белгәч җиткән дип уйлады. Ләкин Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская турында роман язарга алынгач, тарихны нигез итеп алды. Эзләнгәч, актарынгач, бер дигән роман язды. Шуңа күрә татар милләтенең тарихыннан башка яшәп була дип уйламагыз! Безгә бүген беренче чиратта белем җитми, белем җитми, белем җитми!

Яшь язучы Гүзәл Закирова: Татарстан язучылар берлегенә һәм безнең олпат язучыларыбызга мондый чараны оештырганыгыз өчен бик зур рәхмәт! Сез безгә таба зур адым ясыйсыз. Без пассиврак, дөресен генә әйткәндә. Сезнең безгә таба ясаган адымыгыз безнең өчен бик мөһим. Без сезнең фикерләрегезгә, тәнкыйтегезгә үтә дә мохтаҗ.

Нәтиҗәләр ясарга түгәрәк өстәл янына җыелгач

Татарстан Язучылар берлеге рәисе Данил Салихов: Бу йорт – сезнеке! Язучылар йорты – сезнең йорт! Яшьләр җыеласыз һәм оешасыз икән – без сезгә бөтен мөмкинчелекне тудырырбыз. Бергә җыелып иҗатыгызны өлкән язучыларыбыз белән укыйсыз икән – ул сезгә дә әйбәт, милләт өчен дә әйбәт. Безнең 346 язучының кайсысын гына чакырсагыз да, алар киләчәкләр. Үз арагыздан староста сайлап куегыз да, эшне матур итеп оештырыйк. Күрше республикалардагы яшьтәшләрегез белән дә очрашулар үткәрербез. Төялеп чыгып китәргә дә була, Аллага шөкер, Язучылар берлегенең автобусы да бар. Без сезне ничек тә булса әдәбияттан җибәрмәскә тырышабыз.

Сезне әдәбиятка бикләп куйсак, сез халкыгызга хезмәт итәрсез. Әдәбиятыбызның киләчәге сез, балалар!

Язучысы булмаса, милләт юк дигән сүз. Матур идеяләр туса, туры миңа керегез! Сез безнең туганнарыбыз!

Зиннур Мансуров: Язучы һөнәре кызыктыра торган эш түгел

Татарстанның халык шагыйре Зиннур Мансуров: Татарстанда яшь иҗатчыларны тәрбияләү мәктәбе бар. Ул күптәннән килә һәм өч буыннан тора. Беренче буыны – гаилә белән мәктәп. Икенче буыны – югары уку йортларындагы «Әллүки» кебек берләшмәләр. Өченче буыны – Татарстан язучылар берлеге. Бу яшь иҗатчылар тәрбияләү мәктәбенең бер генә буыны да сүлпәнәеп китәргә тиеш түгел. Телебезгә һөҗүм барган заманда бигрәк тә. Чөнки хәзер талантларны барлау өчен икеләтә-өчләтә көч куярга кирәк. Талантлыларга ярдәм итәргә кирәк, һәрберсен берәмтекләп барларга кирәк. Шигърият элек-электән әдәбиятның әйдәп баручы жанры булган. Хәзер дә бу тенденция яши.

Без бүген 12 яшь шагыйрьнең иҗатын тикшердек. Аллага шөкер, шигърияткә яшьләр килә. Бүген алар шигырь язалар, иртәгә прозага күчәргә мөмкиннәр. Иң әһәмиятлесе – каләмнәрен ташламасыннар! Язучы һөнәре хәзер кызыктыра торган эш түгел. Ул финанс ягыннан да кызыктырмый. Ул дәүләт идеологиясеннән дә төшеп калган. Әмма ләкин ул безнең милләтебез өчен кирәк. Мин 12 иҗатчы белән танышып телебез яшәячәк икән дип сөендем. Алар арасында бүген китапларын әзерли башларлык яшь каләм ияләре бар. шуларның берсе - Ләйлә Хәбибуллина.

Камил Кәримов: Әдәбиятның валюта курсын проза билгели

Күренекле язучы Камил Кәримов: Бүген иң сөендергәне – шушы яшьләребез язучылар арасына килеп керсә, Берлекнең уртача яше дә яшәрер иде. Шагыйрьләр күпме генә күкрәк каксалар да, әдәбиятның валюта курсын барыбер проза билгели. Прозасы булган әдәбият кына, миңа калса, саллы булып күренә. Чулпан Хаҗиева, Алинә Галиева, Айгөл Абдрахманова, Алинә Бикмуллина – шушы дүрт кешене китап нәшриятына әзерли башларга була.

Драматург Мансур Гыйләҗев: Язучылар берлеге театрлар белән ныграк эшләсен иде

Драматург Мансур Гыйләҗев: Әдәбияттә драматургиягә мохтаҗлык иң зуры, минемчә. Бөтен театрлар яхшы әсәр көтә, яшь авторларны көтә. Бу юнәлештә Камал театры зур эш алып бара. Алга таба бу театр белән бергәләп эшләргә иде. Семинарда бер яшь драматарг – Раилә Мөхсинова катнашты. Мин аны күптән беләм. Халык театрларында пьесалыр да куела. Әлфәт Закирҗанов белән бергә без аның песасын укыдык, киңәшләр дә бирдек. Безнең бу авторны бик мактыйсы килә. Ул бик авыр жанрга алынган.

Камил Кәримов: Без ике сәгатьтә 12 авторны карадык. Сез икегез ике сәгать буе бер автор белән нишләдегез соң?

Мансур Гыйләҗев: Без җентекләп эшләдек.

Татарстан Язучылар берлеге рәисе урынбасары Рәмис Аймәттән нәтиҗә: әгъзалык һәм җыентык – яхшы мотив

Бездәге мәгълүматлар буенча, Татарстанда 40ка якын әдәби берләшмә эшләп килә. Берничә ел элек аларның җитәкчеләрен дә җыеп сөйләшкән идек. Бик матур эшләп килгән берләшмәләр бар. Мәсәлән, «Кама таңнары» берләшмәсе иң зурларыннан санала. Семинарга әзерләнгәндә «Нигә яшьләр эшләрен җибәрмиләр?» дип шалтыратам. «Бездә бит 35 яшьтән өлкәнрәкләр йөри», диләр. Ярый әле, Казан федераль университетында «Әллүки» иҗат берләшмәсе бар. «Казан», «Идел» журналлары үз яшь иҗатчыларын тәкъдим итте. Шулай да семинарга 34 яшь иҗатчыны туплый алдык.

Безнең максат – иҗат итә торган яшь кешене мәктәп яшеннән соң иҗатта калдыру. Семинар нәтиҗәсе буларак, коллектив җыентык чыгарачакбыз. Татар телендә һәм рус телендә аерым-аерым ике җыентык булыр дип уйлыйбыз. Ул Татарстан китап нәшриятында басылып чыгачак. Моңарчы шундый «Ак юл», «Дәвам» җыентыклары чыккан иде.

Туксанынчы еллардагы милли күтәрелештән соң Рүзәл Мөхәммәтшиннар, Йолдыз Минуллиналар әдәбият мәйданына чыкты. Аннан соң сүлпәнлек күзәтелә. Бу иҗтимагый халәтебезгә дә бәйле. Хәзер берничә талантлы яшь кеше күренә. Бәлки, алар китабы чыкмаган килеш тә Берлеккә тәкъдим ителерләр. Заманында Ренат Харисларны бер китапсыз, кулъязма белән кабул иткәннәр. Рөстәм Сүлтиләрне заманында бер китап белән кабул иттеләр. Узган семинарда да өч яшь кеше тәкъдим ителгән иде – алындылар. Яшьләргә иҗат өчен мотив кирәк.

Автор нәтиҗәсе. Рәмис Аймәткә җавап: акчалы премия – иң яхшы мотив

Рәмис Аймәт фикерен дәвам итеп, әйе, яшьләргә иҗат өчен мотив кирәк. Яшь иҗатчылар җыентыгы, китап, матбугатта басылу күпмедер дәрәҗәдә мотивтыр. Әмма бүгенге яшь кеше өчен китап кына мотив булмаска да мөмкин. Татарстан Язучылар берлеге бер әһәмиятле мотивны оныта. Әдәби премия! Яшьләр премиясе буларак билгеләнгән Җәлил исемендәге Республика премиясен быел язучылардан кем алды? 78 яшьлек язучы Хәнәфи Бәдигый. Чөнки язучылар берлеге идарәсе, икесенең берсе генә үтәсен белә торып, ике язучыны тәкъдим итте. Яшь язучы Булат Ибраһимов белән бик үк яшь булмаган язучы Хәнәфи Бәдигыйны.

Ике елга бер генә бирелә торган бу премияне 2017 елда кайсы язучы алды? Яшь иҗатчылар белән эшләгән өчен Рәмис Аймәт үзе. 2018 елда Рәмис Аймәткә 50 яшь тулды. Былтыр Тукай премиясенә тәкъдим ителгән язучыларның да уртача яше 75 иде. Татарстан язучылар берлеге идарәсе аша бүленә торган әдәби премияләрне дә яшьләр ала алмый. Ә акчасы да булган премия яхшы мотив ул яшь кеше өчен, чынлап әйтәм.

Яшь язучыларның республика семинары резолюциясе

2019 елның 29 нчы ноябрендә Татарстан Язучылар берлегендә яшь язучыларның республикасы семинары булды. Анда Казанда, республика районнарында яшәп иҗат итүче 34 яшь язучының әдәби әсәрләре турында фикер алышу, аларга бәя бирү, алдагы иҗат юлларын билгеләү хакында зур сөйләшү булды. Яшь язучыларның әсәрләре, аларның эчтәлеге, әдәби эшләнеше һәм сыйфаты турында тәҗрибәле 16 язучы эксперт буларак үз фикерләре белән уртаклаштылар, яшь язучыларга киңәшләр бирделәр, әсәрләренең әдәби кыйммәтен билгеләделәр.

Семинар җитәкчеләре шигъри текст авторларына һишчиксез сәләтле булу һәм сүзне сиземли белүләре өстенә, шигырьнең техник камиллек юлларын, төрле әдәби-стилистик алымнарны үзләштерергә һәм үз юлыңны табарга омтылуга кирәклеген билгеләп үттеләр. Яшь прозаикларга әсәр жанрын белеп сайларга, ә хикәя яисә повесть темасын сайлаганда әдәби контекстны истә тоту тиешлегенә басым ясалды. Семинарның тагын бер нәтиҗәсе – массакүләм әдәбиятка, аеруча фэнтези, альтернатив тарих, киберпанк кебек яшьләр мөхитендә популяр жанрларга җитди игътибар зарурлыгы ассызыкланды.

Татарстан язучыларының мондый нәтиҗәле чараларны үткәрү буенча күпьеллык тәҗрибәсенә нигезләнеп, республика семинары яшь язучыларның иң яхшы, әдәби яктан иң өлгергән әсәрләрен көндәлек матбугатка, китап нәшриятларына тәкъдим итте.

Семинарда катнашучылар бу республикакүләм әдәби сөйләшүне мөһим чараларның берсе дип бәяләделәр. Семинар әдәбиятыбызның киләчәге ышанычлы, әдәби хәрәкәтебезнең туктаусыз алга баруын күрсәтте. Берүк вакытта семинар районнардагы хакимият җитәкчеләре, көндәлек матбугат һәм мәдәният оешмаларына шул җирлекләрдә яшәп иҗат итүче яшь язучыларга иҗтимагый игътибарны арттыру, иҗат итү өчен уңай шартлар тудыру, аларны урында үткәрелә торган сәяси һәм мәдәни чараларда катнаштыру зарурлыгын билгеләп үтте.

Татарстан Язучылар берлеге киләчәктә дә мондый семинарларны республика күләмендә генә түгел, Россия Федерациясендәге, якын һәм ерак чит илләрдәге татарлар тупланып яши торган төбәкләрдә, Татарстанның берничә районын берләштергән районара, шулай ук аерым районнарда да үткәрүне максатка ярашлы дип саный. Һичшиксез, мондый чаралар татар әдәбиятының уңышлы үсешенә, аның яңадан-яңа талантлы әсәрләр белән баюына ярдәм итәчәк.