«Девятаев» фильмында һәм Девятаев шәхесендә татар эзләре | intertat.tatar

«Девятаев» фильмында һәм Девятаев шәхесендә татар эзләре

Кинотеатрларда Тимур Бикмамбетовның «Девятаев» фильмы күрсәтелә башлады. Хәбәрчебез фильмдагы һәм каһарманның тормыш юлында очраган татар язмышларын барлады.

Михаил Девятаев (1917 — 2002) — Бөек Ватан сугышы елларында немец самолетын кулга төшереп, әсирләр белән бергә концлагерьдан кача алган каһарман. Тумышы белән хәзерге Мордовия Республикасының Тәрби бистәсеннән. Милләте буенча мукшы. 1938 елда Казанда Елга техникумын тәмамлаган. Сугыштан соңгы елларда да Казанда яшәгән.

Михаил Девятаев исеме туган авылында музей буларак та, истәлек билгесе, һәйкәл-бюстлар буларак та, документаль фильмнар буларак та мәңгеләштерелгән иде. Ниһаять, экраннарга зур амбицияле фильм чыкты.

Фильм экраннарга чыкканчы киң колач белән Казан сәүдә үзәкләренең берсендә урнашкан затлы кинотеатрда презентацияләнде. Премьераны карарга килгән затлы кунакларны режиссер Тимур Бикмамбетов һәм аның хатыны Наталья Фишман каршы алды. La Primavera оркестры уйнап торды… «Светский» мәҗлесне тасвирлап тормыйк. Иң мөһиме — фильм алыннан матбугат конференциясе оештырылды. Кинотеатрның 7нче залы журналистларныкы иде.

Төп сорау — бу фильмны Татарстан белән нәрсә бәйли? Режиссерның җавабы болайрак яңгырады:

Тимур Бикмамбетов: Беренчедән, республика хатыным аша катнашты — ул мине Александр Михайлович һәм аның кызы белән таныштырды. Мине бу тарих белән кызыксындыра алдылар, без тамашачыны кызыксындыра алырбыз дип уйлыйм. Бу — минем өч ел тормышым, ул матур еллар булды, мин аның җиңү белән төгәлләнүенә ышанам.

Моннан тыш, миңа шәһәр мэры Илсур Метшин булышты. Архив белән булыша ала торган дөрес кешеләрне табарга да ярдәм иттеләр. Шәһәрнең иҗади катламы да ярдәмгә килде. Беренчедән, бу Казан ТЮЗы актеры Нияз Зиннәтуллин. Ул безнең фильмда искиткеч итеп Фатих (Фатых) образын башкарды. Илгиз Зәйниев минем даими автордашыма әверелде. Без аның белән бергә Милләтләр театры өчен «Ходжа» пьесасын да яздык. Ул миңа фильм сценариесен образлы һәм гадел итергә дә булышты. Анда фильмны Казан белән бәйләгән күп кенә моментлар бар. Кешеләр татарча сөйләшәләр, бәлки, Казан халкы теләгән кадәр үк түгелдер, ләкин сөйләшәләр. Бу Илгизнең казанышы.

«Татнефть» бу премьераны әзерләргә булышты. Алар Россиянең миллионлаган тамашачысына үтеп керергә дә булыша. Моның өчен аларның тәҗрибәсе һәм ресурслары кирәк.

Мин бу киноның Татарстан киносы өчен мөһим бер чор, маяк булыр дип өметләнәм. Без аны хәтта Казанда төшердек дип әйтә алабыз. Ни өчен икәнен беләсезме? Фильм Петербургта төшерелде, ләкин мин үзем Казанда идем — Казанның Киров районында урнашкан «Залив» ширкәтендәге кабинетымда утырып, интернет аша Петербургта барган съемка процессы белән идарә иттем. Бу бер ай чамасы барды. Шушы процессны оештыра алганга күрә безнең компания дөньяның медиаструктуралар арасындагы иң инновацион компанияләре унлыгына керде. Шулай итеп без читтән торып кино төшерү ысулын уйлап таптык».

«Девятаев» фильмында төп герой ролен популяр актер Павел Прилучный башкарган.

Презентациягә Павел Прилучный үзе дә килде.

«Эш авыр иде, кызыклы иде. Миңа бу эшем өчен оят түгел, моны иң яхшы рольләремнең берсе дип саныйм. Александр Девятаевка, Тимур Бикмамбетовка рәхмәт», — диде ул залга ашыгып кереп. Матур елмайды да, өлгеррәкләр белән фотога төште дә залдан чыгып та китте.

Фильм Девятаевның гаиләсе белән 1 нче май демонстрациясенә чыгуыннан башлана. Төп вакыйгалар, әлбәттә, немец самолетын алып әсирлектән качуы.

Игътибар — фильмны төшерүчеләр Михаил Девятаевка каршы Николай Ларин образын керткән. Бу — Alter ego — ягъни, төп геройга каршы уйлап табылган персонаж. Николай Ларин — төп геройның сабакташы, әсирлеккә эләккәннән соң башка юл сайлый. Ул — хыянәтче. Бу образ белән көрәшүе — героебызның үз-үзен җиңүе.

Азактан без Девятаевның хыянәтчене дә сатмавын күрәбез. Тимур Бикмамбетов «кичерә белү» турында уйлануларын әйтә.

Инде Девятаевның үзендә һәм фильмдагы татарлык эзләрен барлыйк.

Фильмда Фатих исемле персонаж бар. Аны Казан ТЮЗы актеры Нияз Зиннатуллин уйный. Бу бик эпизодик роль. Үләр алдыннан Фатих Михаилны качарга теләүчеләр белән тоташтырып калдыра — качарга җыенучының фамилиясен атап өлгерә.

Фатих чынлыкта да Девятаев тарихында булган персонаж. «Мин исән калуым өчен аңа Федяга-Фатихка рәхмәтле», дип сөйләгән Михаил Девятаев соңгы интервьюсында. «Минем белән бергә Заксенхаузеннан күчерелгән дустым Фатихны кыйнап үтерделәр. Ул минем кулларымда җан бирде һәм иртәнгә кадәр янымда үле гәүдәсе ятты. Соңыннан аның әти-әнисе килеп уллары турында сөйләвен сораганнар иде. Мин сөйли алмадым, ул варварларча үтерелде», — дигән ул. 

Михаил Девятаев үзенең татарга охшаган булуын да әйткән. Әлеге Фатих образы өчен, мөгаен, дөньядагы иң ябык татар милләтле артист алынгандыр.

Тимур Бикмамбетов Нияз Зиннәтуллин белән «Свияжск АРТель 2019» театраль лабораториясендә бергә эшләгән. Биредә куелган «Хуҗа Насретдин» эскизында Нияз Зиннәтуллин Ишәк ролен башкарган. Танылган режиссёр «Девятаев» фильмында әлеге талантлы актерны чакырган — татар егете Фатих ролен аңа тапшырган.

Тимур Бикмамбетов ни өчен Девятаев роленә Прилучныйны алуын болай аңлатты: «Минем кеше ярата торган герой образын тудырасым килде. Ул ямьсез була алмый иде. Прилучный 15 кгилограммга ябыкты. Фильмны карап үзегез дә ышана аласыз — ул инде кыйммәтле автомобильдә Мәскәү буйлап йөри торган мажор түгел иде».

Девятаев роленә чибәр Прилучныйны куйганны, аны янәшәсендәге татар Фатих роленә дә «әзмәвердәй» гәүдәле актер табып булыр иде. Татар герое өчен дә зур гәүдәле артист табып, 15 килограммга ябыктырып булмас идемени?! Булыр иде дә, булмаган шул инде…

Михаил Девятаевның хатыны Фәүзия Хәйрулла кызы Девятаева (Моратова) да татар кызы. Фәүзия ханымның әнисе Саба ягыннан, әтисе Тәтеш районының Бортаз авылыннан. Фильмда Фәүзия ханым Фая Девятаева буларак бара. Әлеге образ өчен татар актрисасы эзләп тә тормаганнар — журналист һәм телевидение алып баручысы Дарья Златопольская уйный.

Геройның интервьюларыннан күренгәнчә, өч баласының икесе милләте буенча татар диеп язылган. Әмма фильмда, әлбәттә, болар турында сүз юк. Девятаевның үзенең дә мордва (мукшы) булуы күрсәтелми. Гәрчә, герой китапларында да милләтен күрсәтә, позывное да «Мордвин» була. Девятаевның туган җире — Тәрби бистәсеннән 12 чакрымда гына Һади Такташ туган Сыркыды авылы урнашкан. Михаил Девятаев балачагында бирегә сабан туена килеп йөри торган булган. Девятаев биографиясендә дә татар шәхесләренең катнашы шактый. Тик фильм ул хакта түгел. Фильм батырлык һәм кичерә белү хакында.

Ххх

Татарстан катнашында Казанда төшерелгән күпсанлы фильмнар арасында («Сокровища О. К.» маҗаралы фильмы, Сергей Безруковның «Реальная сказка» әкият-фильмы), шулай ук, ашык-пошык эшләнгән «Зөләйха күзләрен ача» сериалы белән чагыштырганда әлбәттә, «Девятаев» өстенрәк торадыр. Бәлки, ул күпмедер касса да җыя алыр.

Ә шулай да, әлеге фильмга катнашыбыз бар икән, без татар сүзләрен күбрәк әйттерә ала идектер, әйтик, Фәүзия Девятаева улына «улым» дип татарча дәшеп куйса да, күңелле булып китәр иде…

Девятаев биографиясендәге «татар эзле” тагын бер линия кызыклы. Девятаевның аклануында Татарстанның элеккеге мәдәният министры Булат Гыйззәтуллинның өлеше зур.

«Советская Татария» корреспонденты Ян Виницкий Девятаев турында яза, ләкин редакция бастырып чыгарырга батырчылык итми. Шуннан «Литературной газета»ның үз хәбәрчесе Булат Гыйззәтуллин ярдәме белән 1957 елда әлеге газетада «Мужество» дигән мәкалә басылып чыга. Девятаевның герой буларак танылуы шуннан башлана — ике айдан аңа Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

Булат Гыйззәтуллин күренекле шәхес Нәкый Исәнбәт гаиләсендә тәрбияләнә. Аның бертуганнары — Празат һәм Йолдыз Исәнбәт кебек күренекле шәхесләр. Булат Гыйззәтуллин 1961-1973 елларда ТАССРның мәдәният министры.

Сүз уңаеннан, Булат Гыйззәтуллин Михаил Девятаевның кайнише (хатыны Фәүзия ханымның энесе) Фатих белән бер мәктәптә укыган. (Монысы әсирлектә очраган Фатих түгел, әлбәттә).

Әлбәттә, болар коммерция уңышын күздә тоткан һәм Россия каһарманын тасвирлаган кино өчен түгел. Кинобыз үз кулыбызда булмаганда, мондый фактлар белән үз күңелебезне генә күрәчәкбез.