Мөдәррис Минһаҗев: «Орнаментлар аша мин татарның милли кодын таптым» | intertat.tatar

Мөдәррис Минһаҗев: «Орнаментлар аша мин татарның милли кодын таптым»

2007 елдан бирле календарьда 8 декабрь Халыкара рәссам көне итеп билгеләнә. Бу уңайдан «Татар-информ» хәбәрчесе Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге рәисенең беренче урынбасары, Татарстанның халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның остаханәсенә барып, рәссам тормышы белән кызыксынып кайтты.

Мөдәррис Минһаҗевның остаханәсе Попов урамы, 2 адресы буенча урнашкан күпфатирлы йортның мансардасында (чормасында) урын алган. Биредә башка рәссамнарның да эш урыннары мансарда буйлап тезелеп киткән. Советлар Союзы заманында кайбер йорт чормаларын төрле остаханәләр ачарлык итеп махсус эшләгәннәр.

Зур тәрәзәләр, биек түшәм рәссамның бүлмәсен булганыннан иркенрәк һәм зуррак итеп күрсәтә. Аның ярты өлешендә икенче каты да бар. Бу корылманы Мөдәррис Минһаҗев үзе ясаган. Югарыдагы корылмада холодильник, телевизор, компьютер, язу өстәле, ашау өстәле, чәйнек, диван тора. Анда шулай ук су краны белән раковина да менгән. Югарыдан тәрәзәгә караганда бөтен тирә-юнь уч төбендәгедәй күренә. Илһамланып утыру өчен — бу менә дигән урын.

Татарстанда берничә рәссамнар берлеге бар дип беләм. Сез хезмәт кылганы кайсы да, алар нәрсә белән аерыла?

Татарстанда дүрт рәссамнар берлеге эшли. Аның берсе Россия берлегенең филиалы — Татарстан Рәссамнар берлеге. Безнеке Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге дип атала. Без фәкать Татарстанга карыйбыз һәм ТР Мәдәният министрлыгы карамагында эшлибез. Рәссамнар республиканың мактаулы исемнәрен безнең аша алалар.

Быел Татарстан Рәссамнар берлеге дә, Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге дә 85 еллыгын билгеләп үтте. Алар элегрәк икесе бер оешма иде. Тора-бара аерылдылар.

Лениногорскида яшәгәндә мине уртак берлекнең Көньяк-көнчыгыш бүлекчәсе рәисе итеп билгеләделәр. Без, алты шәһәрне берләштереп, рәссамнар белән эшли башладык. Эшебез шулкадәр җанланып киттек ки, безгә Казаннан да күбрәк эш башкарасыз дип әйтәләр иде.

Ул заманда нефтьчеләр шәһәрләрендә пленэрлар оештыра башладык. Рәссамнарны туплап, шулай ук башка төбәкләрдән рәссамнарны җәлеп итеп, табигать кочагында унбиш көн дәвамында эшли торган идек. Нефтьчеләр төбәгендәге бөтен шәһәрләрне пленэр-симпозиумнар белән әйләнеп чыктык. Анда башкарган иҗат җимешләребезне музейларга тапшырдык.

Берлек икегә аерылгач, мине Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге җитәкчесенең беренче урынбасары итеп Казанга чакырдылар. Үзем башлаган пленэр эшчәнлеген республикада җәелдереп җибәрдем. Бик күп районнарның матур урыннарын киндергә төшердек. Без шәһәрләр һәм район үзәкләре белән генә чикләнмибез, ә кечкенә авылларга да йөрибез. Мәсәлән, бер елны Абубәкер хәзрәт чакыруы белән, 34 рәссам берләшеп, Чистай районына килдек тә, 34 мәчетне рәсемгә төшердек. Иганәчеләр безне яшәү урыны, ризык белән тәэмин итте. Рәсемнәрне мәчетләргә калдырдык. Чистайлыларга эшләребез ошаган: бераздан безне ислам темасына натюрмортлар, шамаилләр ясарга чакырдылар. Чистайга бүләк итеп калдырган хезмәтләрнең саны йөздән артты. Районда хәзер алардан милли галерея оештырырга йөриләр.

Ике миллион күләмендә Татарстан Президенты грантын отып, без кабат Чистай районына бардык. Бу юлы пленэрны Мәскәү, Санкт-Петербург, Чувашия, Башкортстан республикаларыннан рәссамнар чакырып уздырдык. Грант акчасына башкарылган рәсемнәр төрле музейларга таратылды.

Авыллар буенча күп йөргәч, безне халык та таный башлады. Республикада моның кадәр рәссам барлыгын кешеләр моңарчы бөтенләй белмәгән.

Берничә көн элек кенә Россиядә Ислам диненең кабул ителүенә 1100 еллыкка багышланган пленэр-симпозиум оештырырга тәкъдим иттеләр. Төрле милләт рәссамнары бергә җыелып, Ислам темасына рәсемнәр ясаячак.

Без үзебез дә Россия төбәкләренә чыгып китәбез. Кырымга кадәр барып җиттек. Шул рәвешле рәссамнарны берләштереп, матур гына эшләп йөрибез.

Иҗат кешесе ирекле шәхес бит ул. Рәссам үзе генә дә теләгән җиренә барып, рәсем ясый ала. Киләчәктә мактаулы исем алудан кала, аңа башка максаттан берлек кирәкме?

Безнең берлектә 274 кеше тупланды. Арабызда татарлар да, руслар да, чуашлар да, әрмәннәр дә, башка милләт вәкилләре дә бар. Берлекнең кирәге булмаса, шулкадәр кеше безгә тартылмас иде. Иң мөһиме — без төрле заказлар табабыз, грант акчалары җәлеп итәбез. Безгә Татарстан хакимияте, Мәдәният министрлыгы бик нык ярдәм итә. Аларга зур рәхмәт, чөнки бүгенге көндә дәүләт ярдәменнән башка рәссамнарга яшәве бик авыр булыр иде.

Күп рәссамнар, бигрәк тә олы яшьтәгеләр, менә дигән картиналарын сата алмыйча җафалана. Аларның пенсияләре дә бик түбән. Элеккеге заманда аларның окладлары кечкенә булса да, колхозларга, оешмаларга плакатлар ясап, диварлар буяп, ярыйсы гына яшәгәннәр. Киләчәктә шулкадәр түбән пенсиягә яшисе буласын алар күз алдына да китермәгәндер. Берлек аларга заказлар табарга, юбилейларын уздырырга тырыша. Бергә булгач, тормыш итү барыбер җиңелрәк.

Хәзер берүзеңә генә заказ табуы бик кыен, чөнки чын сәнгать әсәрен бөтен кеше дә сатып ала алмый. Халыкның акчасы көндәлек ихтыяҗын канәгатьләндерергә генә җитә. Кешенең тормышы карап торганда ярыйсы гына кебек, ә кызыксына башласаң, бөтен мөлкәте я кредитка, я ипотекага алынган була. Байларның да бөтенесе сәнгатьне аңламый. Аларның күбесе картина дип, ялтыратылган Кытай катыргысын бүлмәсенә элеп куя. Югыйсә, ясалма әйбернең бөтенләй дә җылысы юк.

Шулай да, сәнгатьне аңлаган кешеләр бар. Мин быел Раил Садриевның Буа районы Тулумбай авылындагы кунакханәсендә булдым. Бинаның диварлары оригинал картиналар белән бизәлгән иде. Аларның энергетикасы, рәссамның сулышы шулкадәр нык җылыта.

Картиналар авырлык белән сатылгач, һөнәрнең перспективасы бармы соң? Яшьләр киләме?

Бар, әлбәттә! Бик оста, академия бетергән яшьләребез бар. Яшьләр безгә караганда заманчарак та ясый, заказларны да таба белә. Алар базарны өйрәнә, кайсы картинаның яхшы сатылачагын алдан чамалый. Күбесе машиналы, начар яшиләр дип әйтмәс идем.

Аннары яшьләр дизайн эшендә, компьютер графикасында нык алдыра, архитекторлар белән берләшеп эшли. Мәсәлән, бүлмәнең дизайн-макеты ясалганда, проектка рәссамның картинасы да салына.

Без, өлкән буын, заказны китереп биргәнгә ияләнгән, чөнки элек рәссамнарга ихтыяҗ зур иде. Хәзер заманалар үзгәрде. Эшне таба белергә кирәк. Мин чит илләрдән заказлар тапкан яшьләрне дә беләм. Алар моны уку йортыннан ук аңлап чыга.

Мөдәррис абый, шәхси заказга ясаган берәр картинагызны искә төшерә аласызмы?

Мин ике метрлы портрет ясарга хыяллана идем. Көтмәгәндә, чит илләргә йөреп эшләүче бер нефтьче зур итеп хатыны белән икесен ясавымны сорады. Акчасын алдан түләп куйды. Мин матур итеп зур портрет ясадым. Ботинка бауларына кадәр күренә иде. Рәсемне алырга килгәч, бу милли орнаментлар белән бизәлгән фонны ошатмады, аны зәңгәр төскә буяп куярга кушты. Акчага башкарылган эш булгач, аның теләген үтәмичә булмый. Мин фонны буярга керешәм дигәндә генә, дус рәссам килеп керде дә, картинага кагылмаска, сәнгатьне бозмаска кушты. Без уйлаштык та, яңадан берне ясарга кирәк дигән фикергә килдек. Бәхетемә, заказчы эш сәфәре белән чит илгә киткән иде. Бу бер елдан гына әйләнеп кайтты. Картинаның икенчесе җыеп куелган иде. Заказчы остаханәдә эленеп торган беренче портретны күрде дә, бик ошатты. Кешенең зәвыгы бер ел эчендә ничек үзгәрә икән. Мин аңа зәңгәр фонлысын да китердем. Бу аптырап карап торды да, тагын шулкадәр сумма акча түләп, икесен дә алып китте. Ярый әле күңелне биреп эшләгән фонны буяп куймаганмын.

Баланың рәсемгә сәләте барлыгын ничек белергә була?

Түбән Камада егерме ел буе балаларны рәсем сәнгатенә укыткан кеше буларак, сәләтнең кайчан ачыласын төгәл генә белеп булмый, дип әйтер идем. Минем дәресләргә сәләтсез кебек тоелган бер бала йөрде. Әллә нәрсә булдыра алмаса да, өч ел буе бер дәрес тә калдырмады дияргә була. Әти-әнисенә баланы рәсем белән азапламасыннар иде дип әйтәсе килгән вакытлар булды, ләкин аның үҗәтлеген күргәч, эндәшмәдем. Бервакыт әнисе моның рәсем буенча институтка кергәнен әйтте. Димәк, ул тырышлыгы белән югары уку йортына керә алырлык әзерлек үткән.

Һәркемне рәсем ясарга өйрәтеп була. Портретның да, пейзажның да үз кануннары бар. Шуларны өйрәнгән бала бик төгәл портрет ясарга мөмкин, тик сәнгать әсәре буламы ул, юкмы — анысы икенче мәсьәлә. Рәсемне югары дәрәҗәгә җиткерер өчен рәссамда зәвык булырга тиеш. Зәвыкны һәркем үзе тоемлап үстерә, баета. Кайвакыт портрет модельгә төгәл охшамаска мөмкин, ләкин ул зәвыклылыгы, тирән мәгънәсе белән югары сәнгать әсәре булып таныла ала.

Аннары, табиблар төрле тармакка бүленгән кебек, рәссамнар да төрле жанрларга бүленә. Мәсәлән, Шишкин пейзаж остасы булса, Суриков портретлар, күп композицияле картиналар ясаган. Һәркемгә үз жанрын табып, шуны үстерү мөһим. Мин үзем берничә ел элек атлар белән чашып алган идем, хәзер милли орнаментлардан чыга алмыйм. Аларны ясаганда, үземне бөтенләй икенче төрле рәхәт хис итәм.

Димәк, Сезнең жанр — милли орнаментлар, милли тема.

Әхсән абый Фәтхетдиновның шүрәлеләр, ияләр сериясе бар иде. Алар искиткеч матур, җылы. Ул шүрәлеләр белән киң танылды да. Мин кисәк кенә татар орнаментлары сериясенә кереп киттем. Безнең бизәкләр болай да матур, ә аларны композицион-монументаль итеп эшләү — егылып китәрлек була. Милли бизәк — ул татар күңеленең иң җылы өлеше. Алар элек яулыкларга, капкаларга, тәрәзә йөзлекләренә юкка гына төшерелмәгән. Милли бизәкләрне, нәсел тамгаларын җыйнап, аларга күңел җылымны өрергә тырышам.

Минем ике метр ярымлы киндерләргә төшергән бизәкләрем күргәзмәләрдә шундук кешене үзенә тартып китерә. Орнаментлар аша мин татарның милли кодын таптым. Татар көенең бормалары милли хисләрне уяткан кебек, бизәкләр дә тарихи хәтерне шулай яктыртып чыгара.

Мин портретларны да яратам, ләкин бизәкләр ясаганда икенче төрле рәхәтлек тоям. Башка рәссамнар да бу юнәлешне фәкать минеке дип атыйлар. Сәнгатьтә үз урынымны тапканга мин бик куанам.

Сез ничек сәнгатькә кереп киттегез?

Югары сыйныфларда укыганда мин бер күргәзмәдә Харис Якуповның «Татарстан алтыны» картинасына мөкиббән киттем. Андагы төсләр байлыгын, милли чалымнарны тоемлап алдым. Шул мизгелдә миндә рәссам булу теләге уянды. Аңарчы да рәсемнәр ясарга яраттым, мәктәптә стенгазеталар бизи идем. Мәктәпне тәмамлагач, Ижау университетының рәсем бүлегенә уңышлы гына документларны тапшырдым. Аны кызыл дипломга бетердем дә, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң, озак еллар рәсем укытучысы булып эшләдем.

Рәссамның көне ничек үтә?

Яшьрәк вакытта мин көнне җиткерә алмый идем. 2,5 ставкага балаларга рәсем укыттым, гаиләне алып бару өчен «шабашка”га диварлар бизәдем. Аннары гаиләмнән вакытны урлап, рәсемнәр дә ясый идем. Хәзер инде мин ирекле рәссам. Казанда булганда бер көн рәсем ясамасам, йөрәгем яна башлый, күңел тынычлыгы таба алмый интегәм.

Көн саен иртәнге алтынчы яртыда торып, остаханәмә чыгып китәм. Хатын ашарыма әзерләп, озатып кала. Сәгать алтыда мин инде эшкә крешәм. Гадәттә, унберләрдән соң телефон шалтырый башлый: я берәр эш килеп чыга, я кая да булса чакыралар. Борчымасалар, дүрткә кадәр иркенләп иҗат итәм.

Көне буена югалып торуыгызга хатыныгыз ничек карый?

Хатыным Фәйрүзә сәнгатькә үлеп гашыйк кеше. Ул мине һәрвакыт илһамландырып, иҗатымны аңлап яши. Кайвакыт остаханәгә килеп, рәсем ясаганымны карап утыра. Лениногорскида яшәгәндә бервакыт бакча эшләренә чумдым да, рәсем ясаудан читләшеп торган идем. Фәйрүзә сәнгатькә кире борып кертте. Ул үзе дә бик тырыш, «Россиянең атказанган укытучысы» дигән мактаулы исемгә лаек булган кеше.

Гаиләм – минем шатлык чыганагым. Баһадирдай ике улым һәм минем чалымнарны үзенең нурлы йөзенә алган кызым бар. Кече улым рухи ныклыкны миннән алам ди. Өч оныгым да бар. Минем өчен бу зур куаныч.

Мөдәррис абый, Сез Саба районы Шәмәрдән бистәсендә туып үскән кеше. Шәмәрдәнлеләр горур һәм үткен холык белән аерылып тора. Шәмәрдән егете икәне Сездә сизеләме?

Мин үземнең «Шеморданский» икәнемне беркайчан яшермәдем. Моннан бигрәк, мин туган җирем белән һәрвакыт горурланам. Шәмәрдән элек үзенең шпаналары белән дан тотты. Станциядә туктаган поезд өсләренә менеп, карбызлар, помидорлар алып төшү, авыл малайларыннан акча кысу бездә бик популяр иде, ә мин Тәбрис энем белән бервакытта да кеше әйберсенә кызыкмадык. Без кечкенәдән эшләп үстек. Әти безне гел эшләтеп торганына мин бик рәхмәтле, чөнки хезмәт безне начар юлдан саклады. Шулай да, Шәмәрдән мохите мине чыныктырды, үземне издермәскә өйрәтте. Кечкенәдән энем белән үзебезчә бокс уйнадык. Бокс белән шөгыльләнүне мин институтта укыганда да дәвам иттем. Яшь вакытта аның бик кирәге чыкты. Үзем кечкенә генә булсам да, мин физик яктан бүген дә бик нык әле.

Әкренгә җитмешкә таба барам. Сиксәнгә дә, туксанга да көч-куәт белән, иҗат итеп керәсе иде. Картлыгым мескен кешенеке кебек түгел, ә Әлмәндәрнеке кебек, хезмәттә узсын иде.