Ике республика канаты астында җылынып яшәгән Уфа «Нур» театры котлаулар кабул итте | intertat.tatar

Ике республика канаты астында җылынып яшәгән Уфа «Нур» театры котлаулар кабул итте

Уфа «Нур» татар дәүләт театры үзенең 30 еллык юбилеен ике республиканың уртак бәйрәме итеп үткәрә алды. Бәйрәмгә Бөтендөнья татар конгрессыннан зур делегация килде, Татарстан театрлары директорлары һәм артистлары да катнашты. Бәйрәмне яктыртырга «Татар-информ» хәбәрчеләре дә чакырулы иде.

Белгәнебезчә, «Нур» театрының ике тарихы бар. Аның беренчесе — 1912 елда Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская Казаннан килеп оештырган «Нур» театры. Ул 1918 елга кадәр эшли. Димәк, киләсе елга әлеге театрның ачылуына 110 ел булачак.

Икенче — яңа тарихы 1991 елдан башлана. Әйдәгез, шушы театрның ачылу тарихын аның башында торган күренекле актрисалар аша күзаллыйк.

Башкортстанның халык, Татарстанның атказанган артисты Рәсимә Гайфуллина (тумышы белән Башкортстанның Салават районы Лаклы татар авылыннан): «Театрда башыннан ук — аңа дәүләт театры статусы бирелгән көннән эшлим. Бирегә башкорт телендәге яшь тамашачы театрыннан килдем. Бездә бит инде татар курслары юк иде, шуңа күрә башкорт курсларында укып, башкорт театрына эшли башлаган идем. Байрас Ибраһимов Яшь тамашачы театрында Зәйнәп Биишеваның «Мәхәббәт һәм нәфрәт» спектаклен куйды да, Идрис Кәлимуллин, Альберт Шәйхетдинов һәм мине яңа театрга эшкә чакырды. Мин башкорт телен яратсам да, аны камил белсәм дә, «Нур» театры ачыла дигәч, үз телемдә, туган телемдә уйныйсым килде, үз телемдәге театрыма мин дә таяныч булмасам, кем булышсын, дидем. Соңыннан төрле җиргә эшкә чакырулар күп буллы, ләкин беркая да китмәдем.

Эш шартлары да авыр иде, урамнарда, паркларда репетиция ясаган чаклар да булды. «ВЛКСМның 40 еллыгы», «Аванград» мәдәният сарайларында эшләдек. Кем бу бина бирә — шунда барып репетиция ясый идек. Бина ачылу бик истәлекле булып хәтердә калган, Мортаза Рәхимов лента кискәндә мин кайчы биреп торган идем.

Театрыбызга төрле милләт кешесе йөри. «Сезнең уйнавыгызны яратабыз», дип руслар күп килә. Без бит бераз наив итеп, җирдән күтәрелебрәк, көнкүрештән өстәрәк торып романтик уйныйбыз».

Россиянең атказанган, Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисы Сәвия Сираева (Башкортстанның Нуриман районы, Иске Исай авылыннан): «Бирегә язмыш китерде. Гафури исемендәге башкорт драма театрында 28 ел эшләдем. Анда үземә тиң рольләрем бар иде, беркем читләштермәде. Гөрләп эшләп яткан җиремнән Байрас Ибраһимовның «Кил, Сәвия апа!» дигәненә килдем. «Татар театры ачыла бит. Вак-төяк роль уйнамассың, рольнең тегесен бирәбез, монысын бирәбез», диде. Роль дигәч артист бара инде. Мин килгәндә ачылу башлау түгел, театрның указы гына бар иде әле. Менә шулай итеп урам театрына килдем. Күргән авырлыкларыбызны әйтеп аңлата торган түгел. Әмма булсын дип тырыштык. Үкенгән чаклар да булды, әмма бер киткәч кайтасы килми. РТИ мәдәният сараенда эшләгәндә, бер көнне кертәләр, икенче көнне кертмиләр, агач төбендә репетиция ясыйбыз. Елаган чакларым да булды, әмма сер бирмәдем, театр барыбер булачак дип эшләдем. Хәзер менә нинди сәхнәләрдә уйныйбыз!

Башта бу урында бер машина ватык кирпеч кенә ята иде. Килеп фотога төштек. Бер елдан салына башлагач тагын килеп фотога төштек. Аннары Кече зал ачылды. Анда нинди генә спектакльләр чыгармадык! Зур зал ачылу инде зур бәхет булды Хәзер йөзеп уйныйбыз, безнең дүрт залыбыз бар. Труппабыз бик матур, көчле режиссерлар килде. «Нур» театрының үз йөзе бар!»

Юбилей тантанасы нәрсә ул? Котлаулар-котлаулар һәм котлаулар! Бүләкләүләр, бүләкләүләр һәм тагын бер кат бүләкләүләр!

Башкортстан мәдәният министры Әминә Шәфыйкова: «Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров исеменнән, Башкортстан Хөкүмәте исеменнән котларга рөхсәт итегез. Котлау сүзләрен укып ишеттерергә рөхсәт итегез. Татар театрының төзелүе күпмилләтле Башкортстан Республикасы тормышында якты бер вакыйга булды. «Нур» театры — татар мәдәниятенең матур символы. Ул тугандаш халыкларның дуслык символы да. Театр бинасы шәһәребезнең архитектура күркенә әверелде. Театрның эчтәлеге дә бар. Безнең Шәехзадә Бабич язганча: «Ал да нур сәс халкыңа!»

Бүген чыннан да бик дулкынландыргыч чара. Без «Нур» театры өчен куанабыз-шатланабыз. Бу театр Өфе каласының матур бер йолдызы булып тора».

Әминә Шәфикова артистларга һәм театр хезмәткәрләренә дәрәҗәле исемнәр, Рәхмәт хатлары тапшырды, ә театрга автобус бүләк итте.

Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары, Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев: «Мәркәзебез Казаннан кайнар сәлам! Мин сезнең белән бөек татар телендә — Тукай телендә исәнләшәм. Без бу юбилейны көтеп алдык, бөек Тукай шигырьләре аша һәр тамашачыга җиткерергә тырыштык. 110 ел элек Сәхибҗамал туташ монда беренче татар театры ачып җибәрсә, ул труппаның гомере кыска булса да, 70 елдан соң — туксанынчы еллар башларында гөрләп татар театры ачыла. Без хәзер шушы бинада карыйбыз, көләбез, елыйбыз, җырлыйбыз, тормыш турында уйланабыз һәм горурланып кайтып китәбез. Шушы бина каршына Тукай һәйкәле куелып, аның ике республика җитәкчесенең ачуы Татарстан белән Башкортстан арасында дуслык билгесенә әверелде. Без — Татарстаннан килгән делегация — бу бинага керер алдыннан Тукаебызга чәчәкләр салдык. Театр — ул труппа, театр — ул бина, театр — ул тамашачы — шулар өчесе булса, спектакль дә була, өмет тә була. Театр — ул тәрбия, телебезне, гореф-гадәтләребезне, милләтне, динебезне саклау».

Татарстан Президенты исеменнән Уфа «Нур» театрына яктылык җиһазлары өчен 2,5 миллион сумлык сертификат бүләк ителде. Акча инде театр счетына күчкән. Димәк, «Нур» театры Татарстаннан бирелгән милилоннарга алынган аппаратура белән яңача яктыртылып нурланачак.

Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Айдар Галимов: «Шундый матур атмосферага килеп кердем. Уфабызда матур бәйрәм бүген. Без Мәҗит Гафури исемендәге драма театрының искиткеч матур спектакльләрен карап үскән буын. Фидан Гафаров кебек бөек актерларыбызның уенын карап тәрбияләндек. Миңа калса, без шуның белән бәхетлебез. 30 ел инде „Нур“ театрының барлыкка килүенә, ул безнең республикабызны тагын да баетты дип уйлыйм. Театр — ул зур байлык. Константин Райкинның бер фикере бар: „Театр булган һәм театр булмаган шәһәрләр бик нык аерылалар“, дигән иде ул. Килешмичә булмый! Театры булган шәһәрләр баерак, нурлырак, мәгънәлерәк. Утыз ел дәвамында „Нур“ театры да шушы зур миссияне алып бара. Минем тетарның артистларына рәхмәт әйтәсем килә. Театрның җаны — аның артистлары!»

Башкортстанның Театр әһелләре берлеге рәисе Әхтәм Абушахманов: «Йокымсырап киткәнмен… Айдар Галимов җырлаганда уянып киттем дә, филармониядә утырам икән дип уйладым. Шуннан гына искә төште — мин бит республикабызның „Нур“ исемле татар телле театрының 30 еллык бәйрәменә килгәнмен. Барыбызны да бәйрәм белән! 30 ел ул театр өчен күп гомер түгел — баланың атлап киткән чоры. Безнең театр эшмәкәрләре киләчәктә бала үсеп йөгереп китәр, шуннан канатланып очып китәр дигән уйда яшибез.

Наполеон болай дигән: „Бу дөньяда иң авыры — ил төзү һәм театр төзү“. Бу театрның төзелүеннән башлап 30 ел эчендә мин аны эчке ягыннан да, тышкы ягыннан да күзәтеп бардым. Мин монда өч спектакль, ике концерт куйдым. Аның нинди авырлыклар белән барлыкка килгәнен күпләр белмидер, мин бик яхшы беләм. Ул вакытта мин горком әгъзасы иде. Горкомда сорыйлар: „Нур“ театры оештырып йөргән Мәҗит Мөдәррисов дигән кеше йокламыймы әллә? Без эшкә килгәндә көтеп утыра, без киткәндә дә монда була — урын сорый», диләр.

Комсомолның 40 еллыгы исемендәге мәдәният сараенда эш башладылар алар. Бүгенге көндә театр музеенда Мәҗит Мөдәррисов фотосы зур булып эленеп торырга тиеш һәм «Театрга нигез салучы» дип язылырга тиеш. Театрның бинасы да авырлыклар белән салынды. Театр әһелләре исеменнән иң зур рәхмәтемне Усманов Рәис Мөбәрәк улына әйер идем. Ул премьер-министр урынбасары иде, төзүчеләрне матур бина салырга мәҗбүр итте.

Киләчәктә аның исеме дә монда эленеп торырга тиеш. Тәүге артистлар төрде җирдән җыелган иде. Алар арасында үзешчәннәр дә бар иде. Безнең Фәрдүнә Касыймова җитәкчелегендә курс җыелды. Шушы курс профессиональ дәрәҗәдә театрга килеп аны аякка бастырды.

Мин дөньяның күп театрларын күргәнем бар. Ул төрле телдә булырга мөмкин. Әмма аның гыйльми теле, күңел теле, аң теле бер. Димәк, бу театрда республикабыз халкына гыйльми аң биреп, киләчәктә уңышлы эшләр дигән өметтә яшибез». 

Бүләк алыш-бирешенә корылган юбилей тантанасының иң күңелле мизгеле — Татарстан театрлары делегациясе иде. Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама татар дәүләт директоры Рөстәм Галиев гармунын сыздырып килеп чыкты. Буа дәүләт театрының сәнгать җитәкчесе Раил Садриев үзенең вмизиткасы булган шигырьләренең берсен башлады: «Сез әле безне белмисез, ә мин сезләрне беләм…». Әлмәт татар дәүләт театры директоры Фәридә Исмәгыйлева җыр сузды: «Шаулап-гөрләп сүнмәс нур булып яшә син җирдә…» Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры Илнур Гайниев өздереп биеп җибәрде. Арада Әтнә театры директоры Ленур Зәйнуллин да, Тинчурин театры актрисалары, Татарстанның атказанган артистлары Әлфия Хәсәнова һәм Люция Галләмовалар да бар иде. Менә шундый ул безнекеләр!. Бөтен Татарстан театрлары исеменнән бүләкне — матур яңа җиһазлар алыр өчен «күчтәнәчне» Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры директоры Илфир Якупов тапшырды.

Илфир Якупов: «Сәхибҗамал Волжская-Гыйззәтуллина безнең татар театрының анасы. Димәк, без үзебезнең туганыбызга — энекешебезгә килдек. Бик зур рәхмәт сезгә туганыбызның бәйрәменә килгәнегез өчен. Утсыз спектакль була ала, колонкасыз спектакль була ала, режиссерсыз спектакль була ала, рәссамсыз спектакль була ала. Әмма тамашачысыз театр була алмый. Шуңа күрә яратагыз бу театрны, яратыгыз аны!»

Сәхнәгә чыкмаса да, залда Россиянең, Татарстанның, Башкортстанның халык артисты Фидан Гафаров та бар иде. Татарстанныкылар кебек җырлап-биеп тормасалар да, Башкортстан театрлары да тәбрикләде.

«Нур» театрының Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская рухы сөенерлек яңа спектакльләр куеп яшәвен телик.