Дилүс Хуҗәхмәтов: «Театрда акыллы әсәрләр куя башладык. Тамашачы андыйга өйрәнмәгән»
«Әкият» курчак театрының иң популяр артисты Дилүс Хуҗиәхмәтов белән театрның бүгенгесе һәм киләчәге, ни өчен Мәскәүгә һәм Питерга китмәве, премияләр һәм башкалар турында сөйләштек.
Татарстанның атказанган артисты Дилүс Хуҗәхмәтов — Татарстанда иң күп «Тантана» премиясенә ия булган актер — аның бу статуэткалары дүртәү. Өч тапкыр «Тантана» алган Камал театры артисты Искәндәр Хәйруллин инде Тукай премиясе лауреаты булса, дүрт «Тантана”лы бердәнбер актер Дилүс Хуҗиәхмәтов быел Җәлил премиясен ала алмады.
«Татарстаннан китсәм, улым татарча сөйләшмәскә мөмкин иде»
Дилүс, син бик якты, харизмалы актер, үзеңне курчак артына яшереп кую кызганыч түгелме?
Юк. Безнең турында бит драмага алмаганга курчак театрына баргансыз дип әйтәләр. Фестивальләргә күп йөрдем — кая гына барсаң да шулай диләр. Бервакыт: «Без бит заширменные драмики», дип җавап биргән идем. Курчак театры артисты булу өчен махсус килүемне дә әйткәнем бар.
Чыннан да, махсус килдеңме?
Махсус килдем һәм үкенмим. Чөнки мин үземне тере план өчен бик пластик һәм эмоциональ актер дип санамыйм. Бер-ике фестивальдә тере план өчен «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә приз алганым бар. Ләкин миңа ул бик авыр бирелә. Мин аны төшенеп бетмимме икән инде? Ниндидер теорияләр белән чыгып уйнаганым юк, ничек тиешлеген дә белмим, ничек уйлыйм — шулай уйныйм. Ә курчак артына качып, эчемдәгесен күбрәк чыгара алам.
Махсус килдем дисең, артист буласы килгән 16 яшьлек малай тере план авырлыгын уйламыни?
Беренче тапкыр Чаллы театрының баш режиссеры Игорь Клюев янына килгәндә миңа 14 яшь иде. Чаллының 7нче музыкаль лицеенда театр бүлегендә укыдым. Анда театр тарихыннан башлап, безгә бөтен театраль дәресләр керде: баянга да йөрдем, вокал, хореография да бар иде. Мин 8 классны тәмамлаган елны Чаллы курчак театрының баш режиссеры Игорь Клюев Театр училищесының филиалы буларак, махсус төркем җыйды. Мин дә бардым. Ул: «Син 9ны бетереп кил, мин сине имтихансыз алам», - диде. «Кая барганыңны аңлыйсыңмы? Авыртулар булачак, күз яшьләре дә, түзәрсеңме?» - диде. Иң авыры — тавыш мутациясе бара иде. Үз тавышымны хәзер дә яратып бетермим, ул вакытта бигрәк тә. Клюев бик ярдәм итте, укытты. Безнең теория белән практика бергә барды. Бер спектакльне дә калдырмыйча, артта утыра идек.
Чаллы курчак театры өчен Клюев ике курс укытып чыгарды, әмма берсе дә Чаллыда калмады, качышып беттеләр. Ә бит Чаллы театры укытты, елына ике тапкыр Казанга килеп, имтихан бирә идек. Юлыбыз һәм яшәвебез дә түләнде.
Син анда эшләячәкмен дип укыдың инде?
Әйе. Ике елдан Казанда бер фестивальдә очрашкач, Илдус Насихович («Әкият» курчак театрының элеккеге баш режиссеры Илдус Зиннуров - авт.): «Нишләп анда йөрисең? Күч безгә! Үземә укырга алам», - ди. «И рәхмәт инде, Илдус абый, мин сезнең театрда беркайчан да эшләмәячәкмен», - дидем.
Нигә?
Чаллы белән Казан курчак театрлары арасында ниндидер ярышулы мөнәсәбәтләр иде кебек. «Мин беркайчан да үз театрымны сатмыйм», - дидем. Бала-чагалык инде. Шулай дип әйткән идем, ләкин дөнья… тормыш…
Анда шартлар бик уңай гына түгел иде кебек. Бина, сәхнә…
Алай түгел. Килешмим. Мин килгән елларны труппада 22 артист һәм күбесе Түбән Новгород, Ярославль курчак театры мәктәбен узган чын профессионаллар иде. Күбесе хәзер Питерда, Мәскәүдә эшли. Анда һәр артистны карап утырып та өйрәнергә була иде.
Чаллы курчак театры сәхнәсе — безнең театрның Кече залы кебек, курчак спектакле өчен менә дигән чын идеаль сәхнә! Зурысы берничек тә курчак сәхнәсе түгел, ул — ДК, мәдәният сарае. Үзебезнең Кече сәхнәдә уйнарга бик яратам.
Чаллы театры сәхнәсен дә ярата идем. Әйе, шартлар начаррак булгандыр. Ләкин иҗат бар һәм ул канатландыра иде. Без 10га, 11гә кадәр кайтмыйча шунда ята идек. 2-3 спектакль уйнаганнан соң калып, нәрсәдер эшләүнең бер кыенлыгы юк иде.
Драма артисты булу кызыктырмадымы?
Мине Чаллы татар театрына чакырганнар иде… Китмәдем.
Ни өчен? Курчакларны яратумы, коллективнымы?
Башта тугрылык иде. Чөнки алар мине укытты, кеше итте, һөнәр бирде. Мин аларга бурычлы калдым. Мин хәзер дә бурычлы — һәрберсенә рәхмәт әйтәм.
Ә 10 ел эшләгәч, ул бурычыңны түләп бетердем дип уйладың һәм Казанга юл алдыңмы?
10 ел эшләгәннән соң… авыр еллар башланды. 8 ел эшләгәч, театрны яптылар, дөресрәге, янгын сүндерүчеләр сәхнәне япты. Без «выезд”га йөри башладык. Выезд нәрсә ул? Шабашка. Көн саен иртәнге 7дән балалар бакчасына һәм мәктәпкә чыгып китәсең. Көненә биш-алты спектакль уйный идек.
Әй, ул выездлар! 30 квадрат метрлы музыка залына 200 баланы кертеп тутыралар да, нидер сөйлисең, сине күрмиләр дә, чөнки сәхнә кебек күтәрелгән урыны юк. Бер ел йөргәч, «Бу миңа кирәкме?» - дип уйлый башладым. Аңлыйм туган театрым икәнлеген, ләкин бит театр юк, мин шабашник. Минем киләчәгем юк, иҗат юк. Нәрсәдер вәгъдә итәләр, ләкин ул кайчан була?!
Ә гомер үтә…
Гомер үтү генә дә түгел… акча мәсьәләсе дә инде. Бала да тугач… Акчасызлыктан гаиләдә дә кыенлыклар китте. Чөнки Чаллыда өстәмә акча табу мәсьәләсе кыенрак тора. Мин кичке 9га кадәр театрда — декорацияләрне алып кайтып урнаштырырга, икенчесен төяп куярга кирәк.
«Әкият» курчак театры безгә «Рабочая лошадка» фестиваленә килгән иде. Артист Юра Чуктиев әйтә: «Монда үзеңне бетереп ятма инде, Роза Сәетнуровна („Әкият“ курчак театрының элеккеге директоры, хәзер театрның сәнгать җитәкчесе киңәшчесе - авт.) белән сөйләшеп кара», - ди. Килдем дә сөйләштем. Шулай итеп… мин Казанда.
Ике директор үзара сине «бүлешмәделәрме»?
Юк. Күбрәк мине чакырган Мәскәү, Питер режиссерлары ризасызлык белдерде, «шило на мыло», диделәр. Станислав Железкин мәрхүм, Зөһрә Фаатовнага шалтыратып, «Казанга киткәнче миңа килсен», - дигән. Йомшак кына итеп аларга «юк», дидем.
Нигә?
Татар спектаклендә уйныйсым килә иде. Мин монда татар төркеменә дип сораган идем.
Татарлыгың баш калкыттымы?
Минем Татарстаннан китәсем килмәде. Улым чип-чиста татарча сөйләшә. Мәскәү яки Питерга барып утырсам, балаларым татарча сөйләшмәячәк, дип уйладым. Бу минем күңелдә ризасызлык тудырды.
Әле дә сөйләшәме соң?
Сөйләшә. Чип-чиста ук түгел. Үзем кебек инде. Үзем дә чиста гына сөйләшә алмыйм бит.
Син хәзер театрда кайсы төркемдә — рустамы, татардамы?
Икесендә дә. Шул бер штат инде ул. Илгиз Газинурович әйтте: «Штат расписаниесендә татар төркеме дип язылмаган. Аның нигезләмәсе дә юк. Кирәк икән, анда да, монда да уйныйсың», - диде.
Коллектив тиз кабул иттеме?
Татар төркемендә 30 ел бергә эшләгән костяк. Килү белән үз араларына алдылар. Мин аларга бик рәхмәтле.
«Звездишь», димәделәрме? Мәскәүләргә чакырылып баш тарткан актер буларак.
Юк. Минем алай дигәнгә ачуым килә.
Әле алай әйтүчеләр бармыни?
Әйтәләр инде. Берәр диплом алып кайткан саен әйтәләр: «Йолдызланма инде», - дип. «Кайда, ширма артындамы?» - дим. Мин Камал артисты булсам, йолдыз чире, бәлки, булыр иде. Аларны халык белә. Аларның күңелләрендә йолдызлык бардыр ул. Карап торам — йөрешләре үк икенче. Алар югарылыкта йөри, үзләрен күрсәтә белә. Без ширма артындагы драмиклар, безне беркем белми. Исәнләшеп китсәләр дә рәхмәт. Бездә йолдызлану берничек тә була алмый.
Син курчак артына сыймыйсың ла…
Безгә бит курчакны карарга киләләр. Әйе, мин курчак артыннан күренәм. Ләкин образны хәтердә калдыралар, аны йөртүчене түгел…
… дип уйлыйсың.
Шулай. Спектакльдән соң баладан сорасагыз, ул актерны түгел, курчакны әйтә. Әти-әнисе дә безне исемләп белмәячәк.
Исемегезне белмәү барыбер әллә ничектер инде. Кыендыр.
Юк. Мин андый әйбер белән янмыйм. 18 ел эшлим бит инде. Яшьрәк чакта, бәлки, амбицияләр булгандыр. Зарланырлыгым юк: бу яшьтә мөмкин булганның барысын да эшләдем кебек.
Ничек инде бөтенесен? Быел Җәлил премиясен алалмадың, мәсәлән.
Ул мин алмый калган беренче премия түгел, беренчедән. Икенчедән, премиягә тәкъдим ителгәннәр арасында нинди кешеләр иде!
Син гаделлеккә ышанасыңмы? Премияләрдә, мәсәлән.
Юк.
Элегрәк?
Ышана идем. Беренче «Тантана”лар «Оскар» алган кебек иде. Беренче тапкыр «Тантана”га куелганда, иҗатыма анализ ясап, премия алырга шанс бар дигән идем. Ул елны халыкара фестивальдә «Иң яхшы ир-ат роле» номинациясендә приз алган идем, елына җиде спектакль чыгарып, барысында да төп рольне уйнадым. Чаллыда да, Казанда да миннән күбрәк роль уйнаган кеше юк иде — аена 37шәр спектакль уйный идем. Гаделлеккә ышандым инде, әлбәттә. «Менә бит, эшләгән өчен бирделәр», - дидем.
Алга таба?
Алга таба күңелдә шик уяна. Быелгысы да бит инде… Комиссия әгъзаларының яртысы диярлек спектакльләрне килеп карамады. Күрмәч, ничек фикер әйтсеннәр? Видеоязма буенчамы? Да хорош!.. Нинди видео?!
Гадәттә, гаделсезлекне «йотасыңмы»?
Юк, әйтәм. Керәм дә әйтәм. Мин кешенең артында сөйләп йөрмим. Әйтәсем килә икән, барам да әйтәм.
Ишетәләрме?
Ишетәләр. Шуңа бит мин усал. Шунда ук үпкәләшәбез дә дуслашабыз да. Бетте-китте! Эчеңнән янып, кызарынып-бүртенеп йөрү минем өчен түгел.
Дилүс, син русча уйлыйсыңмы, татарчамы?
Мин татарча уйлыйм. Ләкин татар әдәби телен белмим. Элегрәк, Чаллы курчак театрына килгәнче, рус телен белми идем, мине «маленький татарчонок» дип йөртәләр иде. Чөнки минем акцент бар иде. 10 ел эшләп, татар теле онытыла башлады. Анда бит татар спектакльләре юк. Чыгарсалар да, «галочка» өчен генә иде, Чаллыдагы бердәнбер татар лицеенда бер көн уйнала да, и бетте шуның белән. Русчага тәрҗемә итәләр дә, русча уйнап йөриләр.
Илгиз Зәйниев заманында «Сак-Сок”ны татарча куеп, үзләре «Алтын битлек» номинанты булдылар хәтта.
Анысы мин киткәч. Мин барында Илдус Насихович татарча куйган иде, үзе киткәч үк русчага күчерделәр. Анда татарча уйнарлык кеше дә юк бит. Хәзер Ландыш Морзаханова белән Минзәрия Туктарова инде.
«Бездә хәзер акыллы спектакльләр куела башлады»
Дилүс, бирегә сәнгать җитәкчесе булып Илгиз Зәйниев килү театрга үзгәреш керттеме?
Әлбәттә. Илгиз Газинурович кебек кеше бөтен театрның хыялыдыр. Театр дип яна һәм татар кешесе. Ә башка кеше килгән булса? Кыскасы, без бик уңдык. Ул бит Татарстан өчен топ — кайсы яктан карасаң да, режиссура ягыннан да, драматургия ягыннан да беренче номер.
Безнең театр акча эшли — финанслар бар, димәк, теләгән спектакльләребезне куя алабыз. Безне ташлап китмәс дип уйлыйбыз инде. Без барында нишләп башкаларга китсен?! «Адәмнәр”не куя башлагач, безнең белән ачылып сөйләште.
Миңа аның фикерләве ошый. Бәлки, курчак театры сәнгате өлкәсендә тәҗрибәсе җитмидер. Аның өчен «Шомбай-фест» фестивальнең тагын бер үтүе генә кирәк — өйрәнәчәк.
Минем дә аңа 100 процент ышаныч, кая таба барганын аңлыйм. Хәзер безнең бик авыр чак. Ләкин бераз көтик һәм бар да яхшы булачак. Мин мондый үзгәрешне Чаллыда бер кичергән идем. Тагын бер кичерә алам.
Театрдагы үзгәрешләр, беренче чиратта, нәрсәдә чагыла?
Репертуарда зур үзгәреш. Репертуар сәясәте акыллы спектакль куюга бәйле: Илгиз Газинурович балалар өчен дә акыллы итеп куя. Фикер бар. Минем Илгиз Газинурович килгәнче бу кадәр акыллы әсәрләрдә уйнаганым юк иде. Хәзер күп уйлыйм, күп укыйм. Чөнки материал бик авыр. Һәрберсенә әзерләнергә кирәк, элеккеләрдәге кебек уйлап та тормастан чыгып уйнап булмый.
Тамашачы аңлыймы ул акыллы әсәрләрегезне?
Юк. Юк-юк! Безнең тамашачы аңа өйрәнмәгән. Аны бер биш ел тәрбияләргә кирәк. Биш ел тәрбияләгәч, аңлаячак. Алар стереотипларга өйрәнгән. «Кайтарыгыз безгә Губскийларның курчакларын», - дип торучылар бар («Әкият» курчак театрының элеккеге рәссамнары - авт). Алар шул зур күзле курчаклардан башкасын кабул итә алмыйлар, янәсе. Кабул итәрсез! Спектакль барганда бераз уйларга да өйрәнергә кирәк. Картинка карап кына утырмагыз!
Менә хәзер Евгений Ибраһимов (танылган курчак спектакльләре режиссеры, Чехиядә яши - авт.) мистерия куйды.
Син аны яратып уйныйсыңмы?
Мин үзем уйнаганны яратым уйныйм. Балам кебек. Мин бит аны үстереп чыгарам. Мин шул процесста. Теләсә кайсы спектакльдә үземне 90 процентка бирәм. Кем куйса да, начар булса да… Миңа артистлар: «Хватит тебе лезть, сиди да сиди, как-нибудь сделают»,- диләр. Алай булмый. Ул бит инде синеке, чөнки син анда уйныйсың.
Образга тулысынча керәсең…
Образга гына түгел, спектакльгә.
Ә ничек чыгасың?
Андый психоделика юк. Иҗади оргазм дигән кебек кенә. Тамашачыны, финалны тоям икән, тамашачы эмоцияләренә карап ничек уйнаганыбызны аңлыйм икән, мин эчке бер күтәренкелек, дәрт алам. Өйгә шуның белән иләсләнеп кайта алам. Машинага ничек утырып, ничек подъезд төбендә булуымны да сизми кала алам. Ул образдан түгелдер. Эчке бер канәгатьләнүдәндер.
Юлда куркыныч тудырмыйсыңмы соң алай иләсләнеп кайтканда?
Юк. Һәрхәлдә рюмка тотып образдан чыга торган кеше түгел инде мин. Андыйга вакытым юк. Өлкәннәр өчен спектакль уйнагач, гадәттә, кич анализ ясыйм, кем беләндер фикер алышасым килә дә, түзәлмичә шул вакытта ук: «Какие все молодцы, как круто сыграли!» - дип яза башлыйм. Чөнки эчке бер дәрт йоклап киткәнче тынгылык бирми. Әмма болар барысы да тамашачыга бәйле.
Театрның өлкәннәр спектаклен караучы тамашачысы барлыкка килә башладымы? Әллә очраклы кешеләр генәме?
Бик яратып йөриләр. Бу Илгиз Зәйниевның зур адымы. Бу сезонда өч өлкәннәр спектакле чыгара. Бу - кыюлык.
Син бит әле быел үзеңне режиссер буларак та сынап карадың?
Әйе. Чакырып, Илгиз Газинурович үзе сорады: «3 яшьтән олы балаларга спектакль кирәк», - диде. Мин берничәне тәкъдим иткән идем, «Волк и семеро козлят”ны сайлап алды. Әле тагын куюымны көтә.
Кую процессы ошадымы?
Спектакль куелу процессын яратам. Башкалар куйганда да кысылам. Коллегалар: «Почему ты лезешь?» - диләр. Булыша алганымны беләм икән, нигә булышмаска соң инде?!
Ә хаксыз булсаң?
Кабул итмәсеннәр. Аның өчен режиссер бар бит. «Отвали», - дисен.
«Отвали», - дигәннәре дә бармы?
Юк. Хәтта Бирюков та әйтмәде (Россиянең танылган курчак театры режиссеры, ике мәртәбә «Алтын битлек» театр премиясе лауреаты Владимир Бирюков - авт.) Аңа да киңәш бирдем. Ә ул мине икенче режиссер итеп билгеләде дә, «Бар, командуй, вәкаләтләрне сиңа бирәм», - диде.
Тагын бер «маскалы» режиссер Евгений Ибраһимов белән дә эшләдегез? Ничек тоталар үзләрен андый «бөекләр»?
Йолдызлык юк. Характер бар инде. Бирюков сүгенә иде аты-юлы белән. Ибраһимов бер-ике генә сүгенеп алды. Анысы да хәлиткеч момент иде, критичный, кретинский дисәң дә була. Әлбәттә, сүгенде. Ә башка вакытта «Волшебники вы мои, родные, любимые», - диде. Гел мактап торгач, яшьләр килеп: «Бәлки, бездән көләдер ул», - диләр. Тавышы бик рәхәт һәм ул аның шулай икәнен үзе беләдер. «Я не зверь, я люблю артистов», - ди. «Мин биш маскалы, ничек әйтәм — шулай була», - димәде.
Дүрт маскалы.
Ярар, дүрт булсын.
Сезнең белән бишенчесен дә алу шансы бармы?
Бирсен Ходай!
Куллар сызлый башламадымы әле курчак йөртеп?
Минем проблема билдә бит. Чөнки ширманың биеклеге — 170 см. Ә минем буем — 180 см. Шуңа күрә бөгелергә туры килә. 18 ел шулай кәкрәеп уйныйм.
Күпмегә түзәр икән ул бил?
Белмим. Шуңа бит инде безне 25 елдан пенсиягә чыгаралар. Кыскасы, 40 яшьлек пенсионер булачакмын. Билнең проблемасы спектакль башланыр алдыннан 3нче звонокка кадәр генә. 3нче звонок яңгырады — берни дә авыртмый, телисезме — сальто ясыйм. Пәрдә ябыла — китереп бәрә.
«Без балага әдәби тел бирергә тиеш»
Безнең республикада артистларга эшләве уңайлымы?
Зарланырлык түгел. Иҗат өчен бөтен шартлар бар.
Шабашкасыз гаилә туендыра аласыңмы?
Юк, әлбәттә.
Нишлисең? Әлеге дә баягы тамадамыни?
Юк инде. Минем берничә шәхси курчак спектаклем бар. Шәхси вечеринкаларга чакыралар. Ата-анасы күңел ачканда, балаларның күңелен күрәбез. «Шаян ТВ”да мультикларга тавыш яздырам.
Анысын яратып эшлисеңме?
Әйе. «Шаян ТВ”ны бик яратам. Миңа анда бик ошый. Эчке энергетикасы рәхәт. Арытмый. Ул дәрт бирә торган урын. Берьюлы җидешәр-сигезәр персонажны тавышландырам.
Тәрҗемәдән канәгатьме?
Тәнкыйтьләп утырырга җыенмыйм.
Балаларга нинди татар теле кирәк — әдәбиме, әллә гади көнкүреш телеме?
Әдәби.
Ә аңламаса?
Аңламаса сорарга тиеш. Әдәби тел булмаса, тел юкка чыгачак, базар-вокзалга әйләнә бит ул. «Хәзер бер татар артисты да әдәби телдә сөйләшә алмый», - диделәр инде. Ачыктан-ачык әйтәм — әдәби телне белмим. Ничә ел рус театрында эшләп, татар спектакльләрендә уйнау авыр. Татар спектаклендә уйнар алдыннан безнең Фәнзилә апаны (Татарстанның атказанган артисты Фәнзилә Сабирова - авт.) ярдәмгә чакырам — ул минем редакторым.
Милли курчак театры була аламы?
Милли курчак театры булмый инде, милли әкиятләр була. Үзебезнең курчак йөртү системасы юк, рус курчак театрын татарча уйныйбыз. Анысы да читтән кергән — урыстагы Петрушка да итальян Пульчинелласыннан алынган. Бәлки, миллилек спектакльнең драматургиясендәдер. Безнең әкиятләрнең үз җылылыгы, үз сулышы бар. «Сказка о Балде» һәм безнең «Шомбай» асылда шул бер бит инде. Ләкин безнеке мәрхәмәтлерәк кебек.