Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Илгиз Зәйниев: Интеллигенция булып саналган кешеләр күпчелек тамашачыдан артта калган

Илгиз Зәйниев «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының баш режиссеры итеп куелгач та интервью бирергә ашыкмады. Журналистлар белән очрашуны «эш күрсәткәч» , ягъни, премьерадан соң гына билгеләде. Илгиз Зәйниевның театрның үсеш программасын күзаллаган беренче интервьюсы.

news_top_970_100
Илгиз Зәйниев: Интеллигенция булып саналган кешеләр күпчелек тамашачыдан артта калган
Салават Камалетдинов

Башта Илгиз Зәйниевне Тинчурин театрына баш режиссер итеп куялар икән дигән сүзләр йөрде. Көтмәгәндә перспективалы режиссерның «Әкият» Татар дәүләт курчак театрына куелуы билгеле булды. Хәер, безнең өчен генә көтелмәгән булган, Илгизгә уйларга да, икеләнергә дә вакыт җитәрлек булган икән. «Беренче чиратта Камалны ташлау кыен булса, икенчедән — монда минем килүемне телиләрме, юкмы… Ярар, өстә хәл иткәннәр, ди. Ә труппа кабул итмәсә… Уйларга вакыт җитәрлек иде, шулай хәл ителде», — диде Илгиз Зәйниев интервью биргәндә.

Без Илгиз Зәйниев белән театрда Яңа ел тамашалары барган көннәрдә, баш режиссер кабинетында очраштык. Элек Илдус Зиннуров утырган кабинет. Киштәгә Илгиз Зәйниевның әти-әнисе фоторәсемнәре һәм остазы — Фәрит Бикчәнтәевның портреты куелган. Өстәлдә Туфан Миңнуллинның «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасы ята. Диванда улы Хәйдәр йоклый.

Инде баш режиссер булуыңа да шактый вакыт узды. Театрның үсеш концепциясе, программасы турында ниләр әйтә аласың? Театрны кая таба алып барачагың үзеңә билгелеме?

Алдан кычкырган күкенең башы авырта ди — программа дип алдан ярып саласым килми. Театрны кая алып барырга дип күзаллауларым булмаса, бәлки, килмәс тә идем. Әлегә кадәр «разведка» барды. Хәзер инде труппадагы һәр кеше белән эшләп карадым дип, авыз тутырып әйтә алам: ике спектакль чыгарганда 32 кешенең барысы да катнашты. Шушы вакыт эчендә труппаның мөмкинлекләрен тоемладым, курчак театры юнәлешендә нәрсә эшләп буласын күзалларга тырыштым. Драма театры белән чагыштырганда без цехларга күбрәк бәйле, чөнки репетицияләрне башлау өчен курчакны ясап бирүләре кирәк. Цехларның эше темпка йогынты ясый.

«Разведка» уңышлы узды дип саныйк. Алга таба программа?

Программа бер — бу театр республикабызның йөзек кашы булырга тиеш. Ә без аңа ничек киләчәкбез — вакыт үткән саен, күренә барыр.

Беләсең һәм әйтмисең?..

Беләм һәм әйтмим.

«Йөзек кашы» булу нәрсә ул? «Алтын битлек» театр премиясеме? Халык йөрү дисәң, сездә тамашачы проблемасы юк кебек.

Бүгенге көндә балалары булмаган кешеләр өчен Курчак театры юк кебек. Кеше рухи азык алу өчен курчак театрына да килергә тиеш. Камал театры спектакльләрен карап баруны бурычы дип санаган кешеләр бар бит, безнең дә шундый тамашачыбыз булсын иде. Казанда курчак театрының шундый бинасы барлыгы бөтен Россиягә билгеле. Алга таба Казанда театр бинасын гына түгел, шушы бинадагы театрны һәм анда куелган спектакльләрне дә белергә тиешләр.

Спектакль — беренчел. Шушы театр куйган спектакль театрның затлы бинасын да уздырырлык булырга тиеш, әйеме?

— Әлбәттә.

 Безнең татар театрлары Россиянең театраль пространствосына чыгабыз дип омтыла. Бу мөһим максатмы?

— Бу — мөһим максат. Ләкин ул нинди бәя белән алына — шунысы бар. Үз республикаңда тамашачыңны һәм телеңне югалтсаң, каяндыр сине молодец, дип кайтарулары өч тиенгә дә тормый. Әгәр син биредә намусыңны югалтып, үз милләтеңә хезмәт итмисең икән, ул танылу нигә кирәк?

 Син бирегә килгәнче курчак театры дөньясын белә идеңме? Россиядә һәм дөньяда курчак театры кая таба бара?

— Элек тә кызыксына идем. Хәзер күбрәк кызыксынам. Курчак театрында курчаксыз уйнау модага кереп бара. Миңа калса, ул дөрес түгел. Курчак театры сәхнәсенә артистның үзе чыгуы — зур алым: аны акыллы кулланырга кирәк, нәрсә эшләргә белмәгәннән генә чыгарырга ярамый. Бу курчак йөртү техникасы югалуына китерергә мөмкин. Курчак йөртү — авыр хезмәт. Гел артистлар үзләре чабып йөрсә, курчак театрымыни ул?!

Бу «Шомбай-фест» фестивалендә ясаган ачышыңмы? Тагын нинди ачышлар булды?

— Әйе, мин шуны аңладым һәм ул мине борчыды. Башка глобаль ачышлар юк. Курчак театрында вак әйберләр мөһим. Драма театрында пумала белән зур хәрәкәтләр ясап эш итсәң, монда чигергә кирәк. Бәләкәй генә деталь дә уйланылган һәм игътибарга лаек булырга тиеш. Монда физик хәрәкәтнең сәхнәдәге кадере арта төшә. Чөнки һәр хәрәкәтне курчакта куярга кирәк.

Җентекләп, ваклап эшләү характерыңа туры киләме?

— Килсә-килмәсә дә, эшлим инде.

Эшкә яратып киләсеңме?

— Әйе. Монда кирәклегемне аңлыйм. Мине монда хөрмәт итәләр, үзем дә аларның барысын да яратып өлгердем. Мондагы тамашачының күңелендә хис уятып, фикер кертеп булганны күрәм.

Ә теге «программаң» темасын дәвам итеп, нәни балалары булмаган өлкән тамашачыны бирегә ничек китереп була соң?

— Миңа калса, репертуарны бик белеп сайларга кирәк. Биредә драма театрында куеп булмаган нәрсәләрне куеп була — шундый материал табарга кирәк. Ул безнең классика була ала, бүгенге көн әдәбияты да. Драма театрында аны техник сәбәпләр аркасында яки башка сәбәпләр белән куеп булмаска мөмкин, ә курчаклар ярдәмендә аны рәхәтләнеп куеп була. Минемчә, тамашачыга драма театры бирә алмаганны бирергә кирәк — шунда гына конкурент була алабыз.

Әйтик, «Галиябану»ны бөтен театрлар куя. Театрларда ун елдан ун елга һаман да шул берүк классик әсәрләр куелып барыла — аны бернәрсә эшләтә алмыйбыз. Эшләтергә кирәкмидер дә. Ә монда үз репертуарыңны табарга кирәк. Ике телле ике труппа булу дөнья драматургиясенә дә юл ача кебек. Кемнәрдәдер ризасызлык тудырып, рус әйберен тәрҗемә итеп куеп яту кирәкми. Татарныкы — татарга, русныкы — руска.

«Әлфия»не чыгарып яңа тамашачы китерә алдым дип уйлыйсыңмы?

— Кемнәр килгән икән дип залга кереп карыйм. Татар әбиләрен күреп бик куанам инде үземчә. Авыллардан төркемнәр җыелып килгәннәре бар. Минемчә, «Әлфия»нең тамашачысы бик күп, рекламасы гына кирәк. Әле кеше белеп бетерми. Ничектер кешеләргә җиткерергә кирәк. Үзем дә озак вакыт интервью бирмәдем.

Бирмәдең шул. Ни өчен?

— Бернәрсә эшләмәгән килеш нигә сөйләнеп утырыйм инде мин? Хәзер ике спектакль чыкты, фестиваль үтте, театрның юбилеен үткәрдек. Сөйләшерлек сүз бар.

Соңгы премьерада — «Сны Диснея» спектаклендә Дисней образында синең үзеңне күрдем. Син биредә кем хуҗа икәнен әйттең кебек. Шулаймы? (Спектакльнең геройлары — Дисней үзе һәм аның черновикта калган рәсемнәре. Авт.)

— Сиңа гына шулай тоелгандыр. Мин ул пьесаны рус ТЮЗы өчен язмакчы идем (Илгиз Зәйниев Камал театры белән параллель рәвештә рус ТЮЗында да режиссер булып эшли иде. Авт). Аның идеясе музыкасыннан туды. ТЮЗдагы яшьләр — Камил Гатауллин, Эльвина Булатовалар барысы да җырлыйлар, музыка коралларында уйныйлар. Үзем уйный белмәгәч, көнләшеп карап торам. Хыялланып йөрдем дә, өлгереп булмады. Булган идеяне ташлыйсы килмәде.

Үзеңне Дисней белән тәңгәлләштермәдең инде алайса?

— Аңышмыйча шулай килеп чыккандыр. Авторлык хокуклары белән бәйле булгач, без Дисней персонажларын куллана алмыйбыз, шуңа да мондый идея туган иде.

Синең өчен тагын кемнәр кызыклы персонаж була алыр иде. Сәхнәдә Диснейны күрдек, Әлфия Авзалованы… Сине уйландырган, сәхнәләштерергә теләгән шәхесләр тагын да бармы?

— Планнарда Леонардо да Винчи бар. Әлегә ул язылмаган әсәр. Муса Бигиев бик кызыклы шәхес. Мөдәррис Әгъләм шәхесе кызыклы. Ул минем ике спектакльгә кергән иде инде. «Сак-сок»тан соң «Ияләр»дә Шигърият иясе булып чыкты (Чаллы дәүләт курчак театры спектакле һәм Казан дәүләт мәдәният институты студентларының чыгарылыш спектакле. Авт.). Хәйдәр абый Бигичев… (Илгиз Зәйниевның улы да Хәйдәр исемле. Авт).

Ә бүген яшәгән кешеләр синең өчен сәхнә персонажы буларак кызыклымы? «Сак-сок»та Йолдыз Миңнуллинаны чыгардың. Тагын?

— Минтимер Шәрипович белән аралашу миндә зур тәэсир калдырды. Бу яраклашып әйтү түгел, нәрсәдер аласым да, бирәсем дә юк. Мин сценарист буларак, аның юбилеен әзерләгән идем. Безгә аның белән сәгатьләр буена сөйләшеп утырырга туры килде. Минем аның кебек кешене күргәнем юк иде. Аңардагы хәтер! Аңардагы зирәклек! Кайбер түрәләр белән сөйләшкәннән соң, өстеңә чүп чиләге түгелгән кебек була. Ә монда канатлар куелган кебек булды. Ул синең белән килешмәгәндә дә фикерен сине рәнҗетмичә әйтә ала. Аңа карата кешеләрдә төрле фикер булырга мөмкин. Минемчә, ул — иң тирән шәхесләрнең берсе.

Димәк, аның образы да сәхнәгә чыгуы мөмкин?

— Монда кыенлыклар бар инде. Минтимер Шәрипович турында спектакль эшләү өчен миңа аның зирәклегенә җитәргә кирәк әле.

Үзе драматург булган кешегә башкаларның пьесасын кабул итү кыендыр ул, әйеме? Ул әсәрләрне мин болайрак язар идем дип күңелеңнән үзгәртә башлыйсыңмы?

— Һәр режиссер пьесаны үзенә яраклаштыра. Шекспирны да кыскартабыз. Үземнекен дә кыскартам. Моңа әзер булмасаң, пьеса язып утырма һәм театрга алып килмә — шул гына! Нәкый абый Исәнбәтнең «Качаклар»ында да, «Миркәй белән Айсылу»ында да, «Кырлай егете»ндә дә күп әйберне үзгәрттек. Тере авторлар белән җиңелрәк инде — үзгәртеп язуын үзеннәп сорап була. Драматург театрга килгән икән, ул команданың бер кешесе. Ул бөек драматург булып, әсәрен куючылар аңа хезмәт күрсәтүчеләр түгел. Ә драматурглар һәм әдәбият белгечләре арасында шундый караш бар.

Драматургның беренчел булуы дөрес түгел, әйеме?

— Дөрес түгел.

 Ә беренчел кем? Режиссермы?

— Театрда беренчел юк! Театрда бөтенесе бертигез. Минем яраткан сүзем бар — бер чылбыр да үзенең иң көчсез буыныннан да көчлерәк түгел! Начар драма әсәрен, нинди генә яхшы артист уйнамасын, сөйрәп чыга алмаячак. Режиссер начар булса да шул ук хәл. Бөек әсәргә алынып, начар артистлар уйнаса да шулай. Һәр буын әйбәт булмаса, яхшы әйбер чыга алмый, барыбер, кайдан да булса өзелә.

 Үткән ел Курчак театры драматургия конкурсы уздырды. Син театрга килгәч, ул пьесаларны укып чыктың дип беләм. Нинди хисләр калды?

— Мин алар арасыннан бәләкәй балалар өчен куярлык бер пьеса таптым. Күбесе балаларга ярый инде, алар шул дәрәҗәдә генә фикерли ала дигән кебек, бик примитив язылган. Балалар киресенчә, тирәнрәк тә фикерлиләр. Минемчә, шулай. Менә, бүген дә ике пьеса укып чыктым әле.

Ничегрәк?

— Пьеса буларак әйбәт, ләкин минеке түгел. Шуны авторга ничек әйтергә дип торам.

«Минеке» һәм «минеке түгел» ничек була ул?

— Минеке булса, әсәрдәге фикер син әйтергә теләгәнгә туры килә. Сиңа кадерле булган фикерләр тагын кемгә дә булса кадерле булсын өчен, аны сәхнәгә чыгарырга телисең. Яки әсәрне укый башлагач ук, декорациясе, мизансценалары күз алдына килә, ничек эшләргә икәнен беләсең, аның белән яна башлыйсың. Мәсәлән, Ркаил абый Зәйдулланың «Үлеп яратты» әсәрен укыганчы, мин андый хатын-кызның бар икәнен дә белми идем (Әсәрнең төп героинясы — Мөхлисә Бубый. Авт). Шушы ачыш беренче зур кичерешем булды.

Икенчедән, «Гади генә яшәргә кирәк, күзгә төртелмичә генә» дигән цитата бар. «Хуҗаңны дөрес сайладыңмы?» дигән сүз дә мине уйландырып җибәрде. Моңа алыначагыма беркем дә ышанмады. Якыннарым да курыктылар. Формасы да җиңел түгел — ике сәгать буена бер әбине җәберлиләр…

Халык арасында хәзергә кадәр бу спектакльнең сәхнәдән төшүе буенча сораулар калды. Югыйсә, һәр спектакль иртәме-соңмы сәхнәдән төшә.

— Калса калды инде, нишләтәсең…

Илгиз, Курчак театры һәм Опера театры гомер-гомергә классика белән эшли һәм тамашачы классикага йөри…

— Әйе, барлык курчак театрында да 90 процент репертуар шул ук. Урысның драма театрында да шулай. Рус театры беркем бернәрсә язмаса да яши ала. Качалов театры яши бит, бүгенге пьесаларны куйганы юк.

Бу нормаль хәлме?

— Әгәр син театрың белән генә шөгыльләнәсең икән — нормаль хәл, әгәр син мәдәният белән шөгыльләнәсең икән — минемчә, юк. Чөнки спектакль киләчәккә калмый. Аның видеоязмасы калырга мөмкин, ләкин ул спектакльне тере килеш карау түгел. Спектакль ул һава кебек, ул юк, аны саклап булмый, ә пьеса кала, чөнки ул кәгазьгә язылган. Үткән буыннар безгә нинди пьесалар калдырган! Ә без киләчәккә нәрсә калдырачакбыз? Ярар, теге буыннарныкын чәчми-түкми җиткердек ди, ә үзебездән нәрсә өстәдек? Минемчә, татар театры яңа драматургия белән эшләп дөресрәк юлдан бара. Татар театрында елына дүрт классик әйбер кую мөмкин түгел.

Чөнки классикабыз алай күп түгел. Шуңамы?

— Юк. Аннан түгел. Бездә халык сюжет карый. Кайчакта минем профессияне халык аңлап та бетерми кебек. Режиссерның эшен тамашачы гына түгел, театр тирәсендә үзен эксперт дип санаган кешеләр дә аңламый. «Галиябану”ны куйсаң, аны караганыбыз бар, диләр. Бер үк әйберне ике төрле куеп булганын кеше аңлап бетерми. Шуннан төрле аңлашылмаучылыклар килеп чыга. Мәсәлән, ни өчен «Тапшырылмаган хатлар”да мужик юк?

Әгәр сиңа «Тапшырылмаган хатлар» повесте кирәк икән, ачасың да китабын укыйсың — сиңа беркем дә комачауламый.

Ә инде «Тапшырылмаган хатлар» спектаклен карарга театрга киләсең икән, син инде Гадел Кутуй язган «Тапшырылмаган хатлар”га түгел, ә Гадел Кутуй әсәре буенча Илгиз Зәйниев куйган һәм шундый-шундый артистлар уйнаган Кариев театры спектакленә киләсең! Бу аерым сәнгать әсәре. Бу китап түгел!

 Мин сине аңладым. Режиссерны белеп килгән тамашачы аз инде ул. Синең театрыңда да залда утырган тамашачының ничәсе спектакльне Зәйниев куйганын әйтә алыр иде икән?

— Биредә специфика бүтән. Тамаша барганда фойеда йөрисең икән, андагы бала-чагага син баш режиссермы, ут куючымы — барыбер, ниндидер абый йөри инде дип кабул итәләр. Драма театрында башкачарак.

Миңа калса, безнең интеллигенция булып саналган кешеләр күпчелек тамашачыдан бик артта калган. Интеллигенция бит алда барырга тиеш. Ә болар тамашачыдан артта. Алар үз биеклегеннән ерак китә алмый. Бездә бит әле газетада язылса, телевизордан күрсәтелсә, дөрес дип уйлыйлар. Шул кешеләр язып һәм фикер әйтеп кеше язмышларын хәл итәргә мөмкин. Монысы иң кызганычы. Шундыйлар спектакль язмышын да хәл итә ала. Кеше карап өлгермәгән, мәсәлән, ә кемнеңдер фикерен укып, начар дип әйтергә, үзе барып та тормаска мөмкин.

Бер «горе-журналист» театрның эшен юкка чыгарырга мөмкин дисеңме?

— Бер горе-язучымы ул, бер горе-журналистмы…

Горе-журналистлар һәм горе-тәнкыйтьчеләр фикере синең ачуны китерәме?

— Әлбәттә, уйланасың. Ачуланасың да. Вакыт белән урынына утыра инде. Ярсырга, котырырга, кайчакта рәнҗергә мөмкинмен. Әмма үпкә саклау гадәте юк.

 Рәнҗисең дәмени?

— Күңелгә бик якын кешем начарлык эшләсә генә булырга мөмкин.

Курчак театрына баш режиссер итеп билгеләнгәнче, без сине «драматург Илгиз Зәйниев» дип яза идек, хәзер «Курчак театрының баш режиссеры Илгиз Зәйниев» дип яза башладык. Статусыңда драматургиянең икенчел булып калуы сине үзгәрттеме?

— Мин үземне театрның инженеры дип саныйм. Бар конкрет проблема — әйтик, театрда комедия юк һәм аны барлыкка китерергә кирәк. Мин инженер буларак шуны хәл итәм — комедия куям. Бар проблема — театрдагы алты-җиде актрисага роль юк. Монда да инженер буларак хәл итәм: «Көтәм сине» пьесасын язам һәм куям — бөтенесенә роль бар. Алдыма максат куеп, шуңа ирешергә яратам. Әйтик, «Мәхәббәт FM» спектаклендә (Камал театрында куелды. авт.) Эмиль Талипов ун минут буе бер урында басып торса да, тамашачы игътибарын җәлеп итәрлек яза аламмы? «Әлфия» спектаклен сүзсез ерып чыга аламмы? «Капитанская дочка» спектакле өчен (ТЮЗда куелды. авт.) үземнән бер сүз кертмичә, Пушкин буенча гына инсценировка яза аламмы? Шундый максатлар куям һәм шуңа ирешә алдым дип санасам, миңа рәхәт була.

Туган авылыңда авторитетың зурмы, Илгиз?

— Кайтканым юк, белмим. Авылдашларны очратсам, яратабыз, диләр инде. Мин авылымны бик яратам. Чөнки авылда кешене бер гаилә генә тәрбияләми, бөтен авыл тәрбияли. Нәрсәгәдер ирешкәнмен икән, авылдашларның да өлеше зур дип саныйм. Әмма мин алар өчен барыбер Газинур малае Илгиз булып калам. Хәзер бит инде өйгә кайткач әти миңа баш режиссерга караган кебек карый башламый. Авылдашлар да шулай ук.

Курчак театрында Галимҗан Ибраһимовның «Адәмнәр»ен куям дигән идең. Чыннан да, куячаксыңмы?

— «Адәмнәр»ме, «Әлдермештән Әлмәндәр»ме — әле уйлыйм.

Тинчурин театрында спектакль чыгардың. Анда эшләү җиңел булдымы?

— Авыр булыр дип уйлаган идем. Булмады. Артистларның профессиональ дәрәҗәсенә шаккаттым. Бик җиңел һәм тиз эшләнде. Уртак тел табылмаса, 30 репетициядә эшләп чыгып булмас иде. Материалның авыр булуы да шикләндергән булган икән, ләкин миңа сиздермәделәр. Әйбәт труппа һәм шәп театр!

Тинчурин театры Камал театры копиясе дигән фикер ишеткәнем бар. Копия булмасын өчен аларның киләчәген ничек күрәсең?

— Барлык татар театрларында да охшашлык бар инде. Әмма җитәкчелектә көчле шәхес торса, ул копия булмый, көчле татар театры була. Аларның моңа бөтен мөмкинлекләре бар. Тинчурин театрының көчле булуы Камал театрына үзен формада тотсын өчен дә кирәк. Көчле күршең булу - сәнгатьне алга җибәрер иде.

Ә театраль пространствода ТЮЗларның ролен нидә күрәсең? Рус ТЮЗында да, татар ТЮЗында да спектакльләр куеп караган кеше булганга сорыйм.

— Туфан Имаметдинов әйбәт форма тапты кебек — ул классик әсәрләрне яңа театраль тел белән сөйли, алар нафталинлы булып тоелмый. Аны яшьләр бик ярата.

 Ә татар ТЮЗы? Яшь тамашачы театры булган Кариев театры һәм синең татар труппасы бүгенге бала өчен нинди спектакль куярга тиеш? Монда бит татар баласын татар спектакленә китерү проблемасы да бар әле.

— Балаларны татарча спектакльләргә китерү проблемасы бар. Инженер буларак, без аны хәл итәргә тырышырбыз. Татарча дискотека куярга җыенабыз, аңа ун татарча җыр яздырылган инде.

Драматург буларак та бер сорау. 2019 елда ике татар театры драматургия конкурсы үткәрде. Конкурсларга русча әсәрләр кабул ителде. Татар театрларының рус телле әсәрләрне конкурска кабул итүе дөресме?

— Дөрес түгел дип саныйм. Нишләп Мәскәү конкурслары татарча пьесалар алмый? Ә нишләп без русчаны алырга тиеш? Мәскәүдәге рус телле конкурсларга катнашасым килә икән, пьесаны йә үзем тәрҗемә итәм, йә акча түләп тәрҗемә иттерәм. Рус телле драматурглар пьесаларын көчле һәм монда җиңәчәк, акча кире кайтачак дип саныйлар икән, акча түләсеннәр дә, тәрҗемә иттерсеннәр.

 Ә татар театрларының русча уйнавына ни дисең?

— Татар театрының русча уйнавын да дөрес түгел дип саныйм. Монда, әлбәттә, система үзгәрергә тиеш. Театрларга йә планны башкача куярга кирәк, яки уставларын үзгәртеп ике телле итсеннәр.

Театрларның уставында тел турында бөтенләй сүз юк.

— Устав - театр җитәкчесенең күңелеңдә булырга тиеш.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100