Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Ркаил Зәйдулла: «Ленар Шәехнең чит телгә тәрҗемә ителүе яхшы, барыбыз да үзен ярата»

Татарстан Язучылар берлегенең татар әдәбиятын дөньяга таныту буенча грандиоз планнары тормышка ашармы? Хәбәрчебез тәрҗемә тирәсендәге бүгенге вазгыятьне барлый.

news_top_970_100
Ркаил Зәйдулла: «Ленар Шәехнең чит телгә тәрҗемә ителүе яхшы, барыбыз да үзен ярата»
Салават Камалетдинов

Татарстан Язучылар берлеге карамагында Әдәби тәрҗемә үзәге ачылачагын ишетеп беләбез. Бу эшнең Татарстан Президентының хәер-фатихасын алуы да билгеле. Хәзерге вакытта Берлек Татарстан Президенты грантын көтә.

Дөресрәге, көтми, ул алыначак акчаны «туздыра» да башлаган булып чыкты. Ркаил Зәйдулла шул акчага өметләнеп инде заказлар да биреп куйган, акча мәсьәләсендә «обижать итмибез» дип ышандырган ди.

Татарстан Язучылар берлегендә Халыкара тәрҗемәчеләр көне уңаеннан уздырылган түгәрәк өстәл утырышында Ркаил Зәйдулла әлеге Үзәк аша чыгарылачак әсәрләр һәм Үзәксез генә чит илдә чыккан татар китаплары белән таныштырды.

«Тәрҗемә өлкәсендә язучы ят кеше түгел. Безнең язучыларның күбесе, аеруча татар язучылары, тәрҗемә эше белән шөгыльләнә. Нигездә рус теленнән һәм башка төрки телләрдән татарчага тәрҗемә итәләр. Шуңа күрә бу безнең уртак бәйрәмебез. Тәрҗемә - шактый четерекле һәм чыгымлы эш. Яхшы тәрҗемәче күп булмый. Аларга лаеклы түләү дә булырга тиеш…» — дип Ркаил Зәйдулла татарча гына башлаган иде дә, тәрҗемәчеләр арасында татар телен белмәүче Борис Вайнер булуын күреп, рус теленә күчте. «…Тәрҗемәчеләр көне булгач, ике телдә сөйләргә туры килә икән. Безнең арада актив тәрҗемәче Борис Вайнер да бар. Аның балалар шагыйрьләре җыентыгы Татарстан китап нәшриятында ята ди. Планга кертүне ашыктырып хат яздым».

Әдәби тәрҗемә үзәге турында беренче мәгълүматлар

Әдәби тәрҗемә үзәге үз эшен башлап җибәрергә тора. Мөгаен, аны Алена Кәримова җитәкләр. Алена Мәскәүдә яши. Оештыручылар аның нәшриятлар, редакцияләр һәм Мәскәү язучылары белән элемтәләре зурлыгына өметләнә.

«Тәрҗемә өчен башка телдә яңгыраш алырга мөмкин булган әсәрләр сайлана. Һәрхәлдә, шуңа омтылыш бар. «Татарның үзеннән башкага кызык булмаган әсәрләр дә бар бит», — ди Ркаил Зәйдулла.

Планда Әмирхан Еники, Туфан Миңнуллин, Фоат Садриев, Марсель Галиев, Зөлфәт Хәким, Камил Кәримов, Факил Сафин, Марат Кәбиров прозасы, Зөлфәт, Мөдәррис Әгъләм, Роберт Әхмәтҗанов, Газинур Морат поэзиясе. Әлбәттә, күзалланган исемлек зуррак. Ләкин әлегә расланган исемлек юк.

Ачылмаган үзәкнең инде эшләнә башлаган эшләре һәм планнар

  • Аяз Гыйләҗевнең «Өч аршын җир» повесте Американың «Амазон» нәшриятында дөнья күрде. Бу бик танылган нәшрият, аның китаплары унөч илгә таратыла. Әсәрне Фатих Котлу башта төрек теленә, Габделкадир Чәкеч инглиз теленә тәрҗемә иткән.
  • Төркиядә «Татар хикәяләре антологиясе» басылып чыгачак. Фатих Котлу тәрҗемәсе. Китап Анкараның «Һаҗә» нәшриятында басыла. Ул русчага да тәрҗемә ителәчәк.
  • Аяз Гыйләҗевның «Йәгез, бер дога!» повесте төрек теленә тәрҗемә ителгән. Истанбулның «Тимаш» нәшриятында басылачак. Әсәр рус һәм венгр теленә тәрҗемә ителгән инде.
  • Батулланың Рудольф Нуриев турындагы романы инглиз теленә тәрҗемә ителә. «Без аны чит илдә бастырырбыз дип уйлыйбыз. Инглиз телендәге китап инглиз теле илдә бастырылырга тиеш, Татарстан китап нәшриятында түгел. Төрекчә — Төркиядә, немецчә — Германиядә, русчага тәрҗемәләрнең Мәскәүдә бастырылуы яхшы. Безнең элемтәләр бар», — ди Ркаил Зәйдулла.
  • Күренекле галим Надир Дәүләт турында китап төрек теленнән татарчага тәрҗемә ителә башлаган. Тәрҗемә эше «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының Төркиядәге үз хәбәрчесе Рушания Алтайга йөкләнгән. Китап Татарстан Язучылар берлеге тәкъдиме буенча эшләнә. «Бер гомергә алты хаят сыйдырган Надир Дәүләтнең тормыш юлы» дип аталган китап Әдәби тәрҗемә үзәге планына кергән. Рус теленә дә тәрҗемә ителәчәк.
  • Мөхәммәт Мәһдиевның «Торналар төшкән җирдә» әсәре рус теленә тәрҗемә ителәчәк. Тәрҗемә белән кызы Гәүһәр Хәсәнова шөгыльләнә.
  • Тәүфикъ Әйди әсәре төрек теленә тәрҗемә ителәчәк.
  • Әхәт Гаффар хикәяләре русчага тәрҗемә ителәчәк.

Кадрлар юк

Ркаил Зәйдулла: «Безнең бер кыенлык — татар теленнән турыдан-туры Европа телләренә тәрҗемә итүчеләр юк. Берни эшләп тә булмый: башта рус теленә тәрҗемә итеп, аннары башка телгә күчерергә туры килә. Төрек теленә тәрҗемә белән проблема юк. Моның белән төрекләргә яки Төркиягә кияүгә чыккан татар кызлары да шөгыльләнә».

Илсөяр Иксанова: «Мәскәүнең Әдәбият институтына төркем җыеп карадылар. Ләкин әлегә булып чыкмады. Бәлки полилингваль мәктәпләрдә түгәрәкләр оештырып, булачак тәрҗемәчеләрне мәктәптән үк әзерли башларгадыр?"

Ркаил Зәйдулла: «Әйе, Әдәбият институтына кеше җыя алмадык. Әлегә икәү бар, өченчесе резервта. Теләмиләр. Чөнки перспектива күрмиләр, алга таба эш булырмы дип уйлыйлар. Югыйсә, Мәскәүдә бюджетта уку начар түгел бит инде».

Бүген Әдәбият институтына килүчеләр «Мастер и Маргарита»ны кем язганны да белмиләр ди. Тукай белән Җәлилдән башка татар язучыларын да белмиләр. Булачак тәрҗемәчеләр, янәсе!..»

Солтан Шәмси: «Тәрҗемә эше бик кирәк әйбер, ул халыкларны берләштерә. Күбрәк безнең подстрочник буенча рус авторлары ничек тели, шулай эшлиләр иде. Ә безнекеләр барыбер риза иде».

1972 елда Язучылар берлеге тәрҗемәчеләр әзерләү өчен Мәскәүгә бер төркем җибәрде. Мин шул төркем белән укып кайттым. Әмма үзем яза башлагач, тәрҗемәне ташладым. Аның бит түләүдә проблема, коммунистлар заманында ярыйсы иде, хәзер бөтенләй юк. Президенттан акча сора инде!

Ркаил Зәйдулла: «Сорадым. Шул акчаны көтәбез. Мине ул тирәдә күргән саен тагын ни сорарга килгән икән дип куркалар инде…»

Премия

Иң мөһиме — әле Әдәби тәрҗемә үзәге ачылып, тулы көченә эшли башламаса да, иң яхшы тәрҗемәчегә әдәби премия биреләсе инде «почти хәл ителгән». Кыскасы, Һади Такташ, Абдулла Алиш, Җамал Вәлиди, Гаяз Исхакый, Фатих Хөсни, Саҗидә Сөләйманова, Туфан Миңнуллин, Гамил Афзал, Максим Горький, Державин исемендәге премияләргә тагын берсе өстәләчәк.

Үзәксез генә тәрҗемәләр

Быел татар әдәбиятының иң зур яңалыгы — француз телендә ике китап басылып чыкты. Берсе — «Antologie de la prose tatare contemporaine» («Заманча татар прозасы антологиясе»). Икенчесе — «Mon coeur brûle comme un fleu» — Ленар Шәех хикәяләре.

Антологияне Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех төзегән. Анда Ркаил Зәйдулла, Рөстәм Галиуллин, Фирүзә Җамалетдинова, Татарстан китап нәшрияты редакторы Галимҗан Гыйльманов, Ленар Шәехнең хатыны Айсылу Имамиева һәм Ленарның үз хикәяләре кергән.

Әлеге китаплар халыкара грант хисабына чыккан. Тәрҗемәчене авторлар үзләре подстрочник белән тәэмин иткән. Соңыннан язучылар үзләренә ул китапны сатып алган, авторлык экземпляры юк. Евроның бүгенге курсы белән ул 2000 сумнан артыкка төшкән (24,50 €). Моңа 600 сум тирәсе юл бәясе дә өстәлә.

Бу хикәяләр татар әдәбиятын югары дәрәҗәдә күрсәтә аламы — анысы башка мәсьәлә.

Ркаил Зәйдулла: «Әлегә Әдәби тәрҗемә үзәге тулы көченә эшли башламады, шулай да энтузиастлар ярдәме белән төрле телләрдә чыккан китаплар бар. Татар хикәяләре анто


логиясе Парижда — L’Harmattan нәшриятында француз телендә чыкты. Безнең Евгений Сухов дигән язучыбызның апасы этник французда кияүдә икән. Алар китапны укып чыкканнар, тәрҗемәсе искиткеч дип әйттеләр.

Әле антология генә дә түгел… китапны төзүче Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех матур татар традициясе буенча үзенең хикәяләр җыентыгын да француз теленә тәрҗемә итергә тәкъдим иткән. Минемчә, бу да яхшы, Ленар билгеле балалар шагыйре. Мин аның проза язганын белми дә идем. Белдем инде — француз телендә чыккан бит! Бүгенге татар әдәбияты белән танышу өчен бик яхшы күренеш дип саныйм. Аның кыска хикәяләрен рус телендә чыккан «Казан альманахы”нда таптым. Бу да яхшы, без барыбыз да үзебезне яратабыз».

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100