Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Яңа чорның яңа җыры иске чорның иске җырыннан ни белән аерыла?

«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты шедеврлар иҗат итә алганмы - хәбәрчебез карашы.

news_top_970_100
Яңа чорның яңа җыры иске чорның иске җырыннан ни белән аерыла?
Рамил Гали

Татарстан Президентының татар эстрадасы проблемалары турында әйтүе булды — эстраданы сәламәтләндерү буенча төрле дәүләти һәм иҗтимагый оешмалардан тәкъдим-проектлар күренә башлады.

Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов продюсерлыгындагы «Үзгәреш җиле» проекты таныш татар җырларын яңадан аранжировкалап яңарту юлыннан китте.

Рифат Фәттахов җитәкләгән Ваһапов исемендәге татар мәдәнияте фонды да затлы концертлар әзерләп, аларны актив пропагандалаганнан соң, яңа җырлар булмау проблемасын ачыклады. Шулай итеп, «Яңа татар җыры» яңа җырлар конкурсы барлыкка килде.

Ә шул арада тагын бер иҗтимагый оешма — «Калеб» яңа буын җыены зур булмаган грантлар хисабына «Безнең җыр» иҗат лабораториясен оештырып, үткәреп тә куйды.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясе «Яңа татар җыры»ннан бер көн алдарак игълан ителде.

Иҗат лабораториясенең схемасы болайрак. «Калеб» яңа буын җыены яшь иҗатчыларны туплап, аларны бер композитор, бер шагыйрь һәм бер җырчы итеп өчлекләргә бүлде. Шушы өчлекләр җыр тудырды. Аннары өчлекләр туздырылып, яңалары оешты да тагын берәр җыр туды. Әлеге җырлар жюри тарафыннан сайланып, 19 җыр финалга чыкты. Тагын бер җыр «Интертат» укучылар тарафыннан сайланды. Шулай итеп, 20 җырдан торган концерт — «Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты барлыкка килде.

Ул апрель аенда буласы иде. Әмма билгеле сәбәпләр аркасында барлык мәдәни чараларның көзгә күчкәнен беләбез.

«Безнең җыр» иҗат лабораториясенең гала-концерты 1 октябрь көнне, ягъни Халыкара Музыка көнендә һәм Өлкәннәр көнендә күрсәтелде.

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе сәхнәсендә ул көнне Тинчурин театры оркестры хуҗа иде. Оркестрның сәнгать җитәкчесе һәм дирижеры — Ильяс Камал.

«Композиторларның гел хатын-кыз булуы шаккатырды»

Идея авторы, Кариев театры директоры Гүзәл Сәгыйтова: «Безнең җыр» турында без күптән хыялландык. Шушы кичәгә без еллар аша килдек дияргә дә мөмкин. Ниһаять, республика җитәкчелеге, Мәдәният министрлыгы ярдәме белән шундый мөмкинлек туды. Бу — безнең беренче талпынышыбыз. Без инде үзебезнең нәрсәгә сәләтле икәнебезне беләбез. Шагыйрьләребез, композиторларыбыз барлыгын тоябыз. Безгә яңа көч белән «Безнең җыр”ның дәвамын эшләргә мөмкинлек бирелсен иде дип телибез».

Казан шәһәр филармониясе директоры Кадим Нуруллин: «Яшь буынның талантлы һәм өметле булуына бернинди дә шигем юк. Мондый концертлар безнең кая таба атларга тиешлегебезне күрсәтеп тора. Бу җырлар җырчылар өчен дә зур сынау булды. Мин кайсыдыр җыр популярлашып китәр дип фаразлар ясамыйм. Хәтерлисезме, Рөстәм Яхинның «Китмә, сандугач”ы да киштәдә күпме ятканнан соң гына атып чыкты. Ул хәзер безнең өлге булып торган җырларыбызның берсе. Бу җырларны да вакыт танытыр».

Дәүләт Советы депутаты, язучы Ркаил Зәйдулла: «Яшьлек башта һәрвакыт яңаны тудырабыз, өлкәннәрне орып бирәбез дип кычкыра. Шулай булырга тиеш тә. Һәр яшь буын шулай килә. Яшь чакта максималист буласың инде, әмма тамырлардан аерылып китеп булмый. 

Мин «Калеб» яшьләрен башта ук хупладым, булдыра алганча аларга ярдәм итәргә тырыштым, очрашулар уздырдым, мастер-класслар ясадым.

Музыка мәсьәләсендә белгеч булмасам да, концерт караганда Фәтхерахман Әхмәдиевны сагынып куйдым. Кайбер җырларга без яраткан элеккеге таныш җырлар кисәге белән кереп утырган. Композиторларның гел хатын-кыз булуы да шаккатырды. Гомер-гомергә композиция белән ир-атлар шөгыльләнгән. Ә биредә Эльмир Низамов кына калган. Уңыш бит ул кинәт кенә килми. Бик нык эшләргә кирәк. Әле бит талантың барлыгын-юклыгын да белеп җеткереп булмый, уңыш киләме-юкмы — билгесез. Шуңа күрә ирләр ныграк басып тора торган, ышанычлырак юлдан китәләрдер инде».

Таныш йөзләр күп иде...

Концертта таныш йөзләр — татарның билгеле шәхесләре шактый булса да, алар концерт һәм проект турында фикер әйтергә ашкынып тормадылар, диктофон сузган журналистлар яныннан тизрәк сызу ягын карадылар.

Филармония залының вип рәтендә карап торган милли депуталар өчлеге — Марат Әхмәтов, Ркаил Зәйдулла һәм Рамил Төхфәтуллин. Татар милли театры лидерлары Фәрит Бикчәнтәев белән Илфир Якупов. Әлеге залның хуҗалары Кадим Нуруллин белән Айдар Фәйзрахманов, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры киңәшчесе, халык шагыйре Равил Фәйзуллин, танылган журналист, ГТРК телевидениесе вәкиле Миңназыйм Сәфәров, «Тәртип» радиосының йөзе Ризәлә Исмәгыйлева…

Залның алгы өлешендә — авторлар.

«Иртәгәсе көннең классикасын бүген барлап карыйк», — диде алып баручылар. Бу сүзләрнең авторы — шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшин — сценарийны ул язган. Сүз уңаеннан, проектның исемен дә ул уйлап тапкан дигән иде оештыручылар.

Алып баручылар өчәү — Тинчурин театры артисты Салават Хәбибуллин, Кариев театры артисты Алсинә Закирова һәм инде алып баручы буларак чарланып, сөйләгәнен күңел аша үткәреп тормыйча, бер эмоцияләрсез генә «автоматлаштырып» әйтергә өйрәнеп җиткән Ришат Әхмәдуллин. Бу инде кичәнең иң зур плюсы булган ихласлыкка кечерәк кенә тап төшерде. Яшь авторларның яңа җырларын яшь җырчыларга җырлатканбыз икән, алып баручыларның өченчесен дә яшь итәргә иде инде. Яки «калебчеләр» үзләре алып барса да, бик демократик чыгар иде.

Концертның беренче өлеше җиңел барды. Һәр җырны сусап су эчкән кебек яратып кабул иттек. Әмма җырлар бер-берсенә охшаш булып тоела башлагач яки таныш яңгырашлар чагылып киткәч, игътибарны сәхнәгә бәйләп тоту кыенлашты. Концерт башланганда зал, Роспотребнадзор таләпләрен истә тотып тутырылган булып, хәтта үзенә күрә аншлаг та булса, беренче бүлектән соң буш урыннар артты. Икенче бүлектә концерт барышында торып чыгып киткән әдәпсезләр дә булгалады. 

Җырларга күзәтү

Инде 20 яңа җырга килгәндә, минем рейтингта беренче урында — Алсу Фәйзуллина — Кариев театры артисты, примасы. Җырның авторлары — Эльмир Низамов белән Луиза Янсуар. Драма актрисасын күздә тотып, Алсу өчен махсус язылган «Мин яшим сәхнәдә» җыры татар җыр сәнгатендә үз урынын алыр кебек.

Икенче урында Илгиз Мөхетдинов җырлары. «Яшә! Сула! Ярат!» Авторлар - Эльмира Җәлилова белән Ләйсән Абдуллина. Әллә Илгизнең сөйкемле сөяге тәэсир итте, әллә җыр чыннан да әйбәт. Лилия Гыйбадуллина белән Эльмир Низамов иҗат иткән «Мин Казанга кайтам» җырын да ул башкарды. Бу җыр да яңгырый башлар дигән фаразларым бар. Дөрес, алып баручылар җырны башка кеше башкарырга тиеш булуын әйттеләр. Әмма Илнар Миранов урынына җырны тиз арада Илгиз өйрәнеп алган.

Илгиз — яңа буын җырының йөзе. Ул артык «консерваторияләнми» дә, попсаланмый да, киләчәктә, Алла бирса, затлы һәм халыкчан җырчыбыз булып китәчәк.

Ркаил Зәйдулла проектка карата фикерен әйткәндә кызлар иҗаты гына дип бераз төрттереп алды алуын, әмма гел ирләр өчлеге булган җыр да бар. Авторлар — Эльнар Байназаров белән Зөлфәт Вәлиуллин. Җырлый — Азат Кәримов. Әйбәт җыр кебек тә инде үзе.

Ә шулай да аннан соң килгән җыр — өч хатын-кыз иҗатыннан туган композиция көчлерәк. Гөлназ Газизова белән Резеда Гарипова җырын Сөмбел Кыямова башкарды. Әлеге фольклор стиленә тартым җырны бер җыр белән дә бутап булмый. Бу җыр Сөмбелнең татар эстрадасындагы визиткасы булыр әле дигән уем да бар.

Рейтингта шактый астарак торган җырларның берсе — Рүзәл Мөхәммәтшин белән Гөлназ Закирова язган «Мин кем?» җыры. Бу инде авторлар белән җырчының ярашмавы мисалы. Алинә Шәрипҗанова Татарстанның атказанган артисты булса да, вокалы эстрада өчен яхшы саналса да, калфак-түбәтәй кисә дә, бу җыр аныкы түгел иде. Рүзәл, синең текстларыңа Артур Исламов кебек куәтле ир-ат тавышлары күбрәк килешер иде. «Җир белән күк миндә тоташа», дигән сүзләрне нык басып торган ир-аттан ишетәсе килә. Яки, «милләт анасы» була алырлык Гөлзада Сафиуллиналар җырлый алыр иде алай дип, әмма һич кенә татар эстрадасы тусовкасы вәкиле түгел.

Резеда Гобәева белән Зөлфәт Вәлиуллин җырын да тагын бер атказанганыбыз әллә ни кызыклы итә алмады. Җырның сүзләре дә әйбәт, көе дә матур гына агыла, тавыш та куелган, әмма нидер җитми. Филүс Каһиров җырны картайтты булса кирәк, Резеда белән Зөлфәттән бөркелеп торган яшьлек рухын Филүснең тигез генә тавышы сүндергән дә куйган. Бирегез җырны күзләреннән ихлас очкыннар балкып торган кешегә. Ышанмыйм Филүснең кемнедер тилереп эзли алырына. Ә Гобәева язган сүзләр «тилереп эзләдем» дип раслый.

Атказанганнарның өченчесе — Эльмира Кәлимуллина. Рифат Сәлах белән Миләүшә Хәйруллина җыры. «Ак фәрештә». Җырчының декольтесы матур иде, җыр үзе хәтердә калмады.

Миләүшә Хәйруллинаның икенче җыры кызыклырак. Анысы Гөлүсә Батталова шигыренә язылган. Эльза Заяри җырлый.

Менә ичмасам, Илүсәдә бар ул очкыннар. Теләсә нинди җырны җанландыра, терелтә, бизи белә. Миләүшә Гафурова белән Гөлнара Тимербулатова язган җырны җырлады ул.

Минем рейтингта бик югары тормаган җырларның тагын берсе — «Мин бәхетнең өске катында». Текстның финалындагы «Мин яшәүнең өске катында» дигәндә кемнәр күз алдыгызга килде? «Бар йөрәгем кубарылып тибә», «Ак болытта ак уйларга чумып» сүзләрен җыр итәргә азапланган ике иҗатчы кызыбыз кызганыч. Дилә Хәкимова аларны көйгә салган, Айгөл Гардисламова җырларга чыкты да «акуйларга» дип җырларга туры килде инде үзенә. Әлеге сүзләрнең авторы — Ленар Шәех.

Илсөя һәм Рамил Төхфәтуллиннарның кызы Диләрә Төхфәтуллинаны академик концертларда күргәләгән булсак та, эстрадада күргән юк иде. «Безнең җыр» проекты аның дебюты булды.

Финалда Артур Исламов иде. «Алга, татар!» җыры белән популярлашкан татар җырчысы. Гөлзилә Гафурова белән Лилия Таһирова Артурга «Горур халкым, моңлы халкым» дип башланган тагын бер милли-патриотик җыр язып биргәннәр.

Гөлүсә Батталова белән Миләүшә Хәйруллинаның Казанга багышлап язган тагын бер милли-патриотик җырны да Артур белән Эльза җырлады. Матур җыр. Җырланмый калмас кебек тоела.

Нәтиҗә: яңа чорның яңа җыры иске чорның иске җырыннан нәрсә белән аерыла? Бернәрсә белән дә аерылмый. Мөгаен, шунысы яхшыдыр да.

Шуның белән шул! Идея авторы Гүзәл Сәгыйтованың һәм иҗатчы яшьләрнең алга таба дәвам итәргә теләкләре бар. Афәрин! Оештыручыларның җыр хокукларына кул сузмавы өчен дә «Безнең җыр» проекты авторларына рәхмәт. Җыр авторларныкы, димәк, халыкныкы.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100