Җырчылар: «Без телне саклыйбыз, әмма безне берләштерергә кирәк»

Татар җырчысы иҗтимагый тормышта үз сүзен әйтә белергә тиешме? Без бу сорауны Казан шәһәр филармониясенең иң популяр җырчыларына бирдек, алар белән милләтне саклауда артистларның роле турында сөйләштек.

«Татар-информ»да оештырылган фатирникта Татарстанның халык артистлары Равил Харисов, Резидә Шәрәфиева, Рөстәм Закиров, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев һәм төрле матбугат чаралары вәкилләре катнашты. Сөйләшүнең темасы — «Татар җырчыларының иҗтимагый тормышта тоткан урыны».

Татарстанның халык артисты Рөстәм Закиров:

Татар җырчысы иҗтимагый тормышта катнашырга тиеш. Без гаиләдә татарча сөйләшәбез. Мин һәр татар кешесе белән татарча аралашам һәм минем белән фәкать татарча аралашырга кирәклеген әйтәм. Җырчыларга телне үстерү буенча эшләргә кирәк.

Татарстанның халык артисты Резидә Шәрәфиева:

Халыкка хезмәт итеп телне саклауда артистларның өлеше зур. Без җырларыбыз белән халыкны тәрбиялибез. Татарча сөйләшәбез. Гаиләдә дә, тирәлектә дә. Татарча җырлыйбыз. Татарстанда гына түгел, чит илләргә дә чыгып, татарлар белән очрашабыз. Телебезне саклыйбыз. Халык белән аралашканда проблемаларны да сөйләшәбез. Очрашуларда барлык темалар да күтәрелә. Халыкка якын булганга күрә, без иҗтимагый тормышта катнашырга тиеш дип уйлыйм.

Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Асаев:

Җырчылар тормышта соңгы урын алып тормый. Без бернәрсәгә дә битараф булырга тиеш түгел. Бездән халыкны яхшылыкка өндәү булырга тиеш. Сәхнәдән яхшы сүзләр сөйләү - начар әйбер түгел.

Биредә мин тагын бер проблеманы күтәрергә теләр идем. Җырчыларга бер орган — инспекция кирәк. Бик кирәк. Чөнки эстрадага килгәндә, кайчагында хаос булып китә: кем җырлый да кем бии — белгән юк. Бу өлкәгә тәртип кертәсе иде. Шуңа күрә безнең артистларны җыеп тора торган ниндидер бер орган булырга тиеш.

Рөстәм Закиров:

Орган дип, органы бар инде аның… Мәдәният министрлыгы бар. Андагы эш тәртибен генә әзрәк үзгәртергә кирәк.

Рөстәм Асаев:

Министрлык җырчылар белән генә эшләми бит. Аның музейлары да, башкасы да… Җырчыларга алар эшенең бөтен нечкәлекләрен белгән яклаучы кирәк. «Энем, сеңлем, сез мондыйрак җырны җырламаска тырышыгыз», - диюче дә булсын.

Сорау:

Берлек дип әйтергә телисезме?

Рөстәм Асаев:

Әйе, язучылар, композиторларның берлеге кебек, профессиональ оешма кирәк. Тәртип булырга тиеш.

Резидә Шәрәфиева:

Тәртип кирәк!

Сорау:

Ә ни өчен юк ул һәм кем булдырырга тиеш?

Рөстәм Асаев:

Көтүче булмаса, көтүнең рәте буламы? Тарала да бетә. Бөтенләй үк сәнгать советы, димим. Анысы да кирәк. Әмма репертуар, кием, сәхнәдә үзеңне тотыш мәсьәләсендә бераз карап торасы иде. Бөтенләй чикләү булмасын, әлбәттә. Әмма кызыл белән акны аерырга кирәктер дип уйлыйм.

Рөстәм Закиров:

Дәүләт җырчылар буенча дөрес сәясәт алып барырга тиеш. Радиолар ротация дип җырчыларның акчаларын гына көтеп ятмасын иде. Радио һәм телевидениедәге җырларның 50 процентын безнең Илһам абый, Әлфия апа, Җәвәһирә Сәлахова кебек җырчыларыбызныкы тәшкил итәргә тиеш. Менә шуннан башлана элеккеге җырчыларга һәм татар теленә хөрмәт. Үзем өлкән буын кешеләре заманча җырларны тыңлый алмыйдыр дип уйлыйм.

Сорау:

Дәүләт төзеп бирергә тиешме сез күзаллаган ул оешманы?

Рөстәм Асаев:

Әйе. Дәүләт карамагында инде. Үзебез генә оеша алмыйбыз. Кайсы гына өлкәне алсаң да, хуҗасы бар. Әлеге органның җитәкчесе дә җырчыга конкурент булмаган, әмма аны аңлый, яклый торган кеше булырга тиеш. Ул органда дәрәҗәле җырчылар торсын иде.

Сорау:

Дәрәҗәле җырчылар дигәндә кемне күздә тотасыз: халык арасында популярнымы, әллә профессиональнеме?

Рөстәм Асаев:

Бу сорауга ничек җавап биреп, кемне үпкәләтмәскә икән?

Рөстәм Закиров:

Заллар тутырган җырчының дәрәҗәсе бар. Мин һәрвакыт уртакул гына җырчы булдым. Бездә театр исеме белән йөргән җырчылар бар. Театр бит ул бик зур сүз. Минемчә, матур итеп эшләүче бер Салават җыр театры гына бар. Биш-алты кешедән төркем ясап, минем җыр театры дип йөрүчеләр булды инде ул. Туксанынчы елларда филармониядән эстрада бүлеге юкка чыкты да безнең артистлар һәрберсе үзе эшмәкәр булды. Менә утыз ел инде — шәхси эшли торган җырчыларыбыз күбәйде. Мин радиода җырларны 1993 елларда яздыра башладым. Сәнгать советы җырны энәсеннән җебенә кадәр тикшерә иде. Бүгенге көндә акчаң булса, начаррак сыйфатлы җырны да әйләндереп була. Мин ротацияләр белән килешмим.

Җырларны сатып алып, башка җырчыларга ул җырны башкару мөмкинлеген бетерүчеләр белән дә риза түгелмен. Җыр җырланырга тиеш. Бу бит кемдер татар халкының бөтен сүзен сатып алып, болар минеке, сез сөйләшергә тиеш түгел дигән кебек. Ничек алай була инде? Без бит сүз уйлап тапкан кешеләр түгел. Сүзне кулланасың инде ул. Минем җырым 15 мең, шигырем 25 мең дигән сүз булырга тиеш түгел. Җыр бөтен теләгән җырчы тарафыннан башкарылсын. Башкарылу контрольдә тотылып, авторына акчасы бүлеп бирелсен. Ә инде кайчандыр популяр булган җырны сатып алып, сандыкка тыгып кую дөрес түгел. Халыкның бит тыңлыйсы килә. Ә бу кеше аны җырлатмый.

Безнең бит халыкка хезмәт итү дигән нәрсә бар. Хәтта классик җырларны сатып алып, беркемгә җырлатырга теләмәүчеләр бар. Илһам абыйлар үз җырларын башкалар җырлаганга беркайчан да үпкәләмәде. «Китмә, сандугач”ны бөтен кеше җырлый иде. Хәзер бит инде күп җырларны белмибез.

Резидә Шәрәфиева:

Шушы җырыңны җырлыйсы килә дип, тамашачы арасында фонограмманы сорап килүчеләр дә була. Мин һәрвакыт бирәм — җырласыннар. Хезмәттәшләремнең дә минем җырларны җырлаганнары бар. Чөнки ул җыр минем тарафтан күптәне җырланган. Бәлки, мин аңа әйләнеп кайтып җырламам да. Рөхсәт сорыйлар — ризалашам. Ачуым килми. Чөнки җыр җырланырга тиеш.

Рөстәм Закиров:

Зөһрә Шәрифуллинаның бик күп җырларын яшьләр җырлады. Зөһрә апаның бер сүз әйткәне юк. Ә халык аранжировканы сораса, сәгате-минуты белән җибәрәбез.

Рөстәм Асаев:

Бу - халыкка хезмәт итүнең бер юлы.

Сорау:

Кайсы җырчы депутат булыр иде?

Резидә Шәрәфиева:

Хатын-кызның болай да эше күп. Аның гаиләсе — үзенең дәүләте инде. Депутатлык ул ир-егетләребезгә хасрак булыр иде дип уйлыйм. Аларның эше бездән әзрәк. Ә инде депутат бул дип әйтәләр икән, нигә булмаска? Үз Татарстаның, үз телең, үз динең өчен нигә юк дип әйтергә? Боларны яклау һәрберебезнең бурычы, миңа калса.

Рөстәм Закиров:

Алтмыш ягына чыккач, минем депутат буласым килә дип кенә депутат булып булмый. Ниндидер баскычлар үтәргә кирәк. Ул матур костюмнан утыру гына түгел. Бик күп нечкәлекләрне белергә кирәк. Мин 28нче елымны җыр сәнгатендә эшлим икән, үз җырымны халыкка җиткерим инде. Шәхсән минем депутат буласым килми.

Рөстәм Асаев:

Җырчы депутат булса, ул я җырлый алмый башлаган була, я көнләшеп, җырчыларга каршы килергә дә мөмкин. Көнләшү дә көчле әйбер бит әле — дөресен әйтергә кирәк. Рөстәм Закиров депутат буласым килми дисә дә, күзеннән күрәм — буласы килә аның. Әле без аны сайлап та куярга мөмкинбез.

Сорау:

Эстрадада буыннар бәйләнеше турында ни әйтә аласыз?

Татарстанның халык артисты Равил Харисов:

Яшь артистларга кызыграк безнең белән аралашырга. Ә безгә алай кызык түгел, чөнки аларның тәҗрибәсе юк. Ә без аларга нәрсәдер өйрәтергә мөмкинбез. Күп нәрсәгә өйрәтә алабыз.

Рөстәм Асаев:

Безгә, әлбәттә, сезнең белән кызык. Кызык кына түгел, ихтирам, хөрмәт. Үземне хәзер урта буынга кертәм — шуңа җитеп киләбез. 10-20 ел элек өлкән артистларыбыз гримеркага килеп керсә, аларга олы ихтирам иде, урын бирә идек. Хәзерге яшь буын йолдызлар тирәсендәрәк йөргәч, олы буынга башкача караш күренә. Тиз генә йөгереп керәләр дә… тегесе-монысы… һәм тиз генә йөгереп чыгып китәләр. Элек кеше сабыррак иде.

Рөстәм Закиров:

Безнең шәһәр филармониясендә өч буын артистлар эшли. Менә өлкән буын — Равил абый Харисов. Урта буын — без. Яшьләр — Рөстәм Насыйбуллиннар. Бездә һәр җырчының үз урыны бар. Ә киңрәк алсак, эстрадага килгәндә, соңгы ун елда ул бик үзгәрде.

Сорау:

Кайсы якка?

Рөстәм Закиров:

Техник мөмкинлекләр ягыннан карасак, күпкә үсте дип әйтер идек. Ә вокал ягыннан килгәндә… Мин үземне дә профессиональ җырчы дип санамыйм, мин дә музыка факультетын гына тәмамлаган. Ә җырчыларыбызның 80 проценты үзешчән. Ничектер халык арасына кереп киткәннәр инде алар.

Рөстәм Асаев:

Җырчы филармониядә яки театрда эшләргә тиеш дигән уй килә. Чөнки филармония яки театрның традициясе була. Яшь җырчылар килгән мәлдә бер дә тәти генә җырчылар түгел. Аларның һәрберсендә амбиция бар. «Менә мине монда эшкә алдылар, мин шундый», - дип килә ул. Аннары өлкән буын артистларыбызны күреп, алар белән аралашып тәрбияләнә. Шуңа дәүләт оешмаларында эшләгән артистлар тәрбияле булуы белән аерылып тора. Ә үзенә эшләгән артист үзе турында гына уйлый. Бу гаепләп әйтү түгел, шулай да коллективта эшләү бер калыпка сала.

Резидә Шәрәфиева:

Шуңа да карамастан, яшьләребез арасында бик талантлы җырчыларыбыз бар — шунысы сөендерә. Бик көчле тавышлар бар.

Рөстәм Асаев:

Тик без барыбыз да шунысын истә тотарга тиеш — халык җырын бер җырчы бозып җырлады икән, төрле төбәкләр шуны үрнәк итеп алып өйрәнергә мөмкин. Казаннар шулай җырлый бит дип әйтәләр. Туган тел җырын да бозып җырлау бар. Казан үрнәк булып тора. Без моны истә тотып эшләргә тиеш.

Сорау:

Иҗтимагый эшчәнлек темасын дәвам итеп, халык санын алу алдыннан халыкны агарту эшчәнлеге алып барачаксызмы? Әйтик, татар кешесе татар булып язылсын өчен.

Рөстәм Асаев:

Без кулдан килгәнне эшлибез инде. Мин үзем Башкортстаннан булсам да, татар дип язылган. Татарлык ул машинаңа татарин дип язу гына түгел. Өйдә татарча сөйләшү ул.

Сорау:

Телне яклауда артистлар катнашмый дигән үпкә дә булды.

Рөстәм Закиров:

Җырчы популяр чагында көчле, популяр булмаганда көчсезрәк. Минем уйлавымча, дилбегәне җырчылар алырга тиеш түгел иде. Беренче чиратта, эш сәясәтчеләр кулында булырга тиеш иде. Өлкән буын сәясәтчеләрдән — хәйран югары даирәләрдә эшләгән абзыйлардан «Татарча өйдә сөйләшергә кирәк», - дигән сүзне бик авыр кабул иттем. Өйдә генә сөйләшәбез инде без. Әмма киң даирәләрдә сөйләшергә кирәк. Өйдә генә сөйләшүне мин дөрес сүз дип санамыйм. Дөрес сәясәт алып барыла икән, сәясәтчеләребез, милли-мәдәни өлкәдә эшләүчеләр җырчыларны җыеп алып: «Сез шундый идеология алып барырга тиеш», - дисеннәр. Безнең мең җырчы бар дип санала икән, белмәгән башы белән мең төрле сөйләп йөрмәсен! Җырчылардан да, язучылардан да, укытучылардан да дөрес пропаганда барырга тиеш. Җырчының белгәне бар, белмәгәне бар, кемгәдер яраклашырга теләгәне бар. Бу абзыйга ярый алсам, файдасы булыр дигәне дә бар. Үзем җырчылар арткы планда калды дигән сүз белән килешмим.

Рөстәм Асаев:

Татар теле белән бәйле проблемалар вакытында безнең гастрольләр иде. Без концертларны «Туган тел» белән тәмамлый башладык. Моны Рөстәм Раифович Закиров тәкъдим итте. Без кулыбыздан килгәннең барысын да эшләдек. Моны бит Татарстанда гына түгел, Россия буйлап йөргәндә җырладык. Себер, Екатеринбург, Пермь, Әстерхан яклары…

Рөстәм Закиров:

Без барыбыз да — журналистлар да, артистлар да матур итеп сөйләшә белергә тиеш. Радио, телевидение алып баручылары кешене ияртеп китәрлек матур сөйләшсеннәр иде. Бу мәсьәләгә дә салкын карала шикелле. Элек Фоат Галимуллиннарның «Тел күрке сүз» дигән тапшыруларын тамашачы көтеп тора иде. Бездә яхшылыкка, матурлыкка өндәгән көчле пропаганда булырга тиеш. Хәзер бит журналистлар да артистларның начар ягын гына эзли. Бәлки, элек шәхесләр дә әйбәт булгандыр, тапшырулардан соң аларны күрәсе килә иде. Иҗат кешесенең яхшы ягын күрә белик.

Сорау:

Балаларны татарча сөйләштерә алдыгызмы?

Рөстәм Закиров:

Без өйдә бары тик татарча гына сөйләшәбез. Татар мәктәбендә укыттык. Хәзер улым Айрат армия сафларында. Шалтыратышып, татарча аралашабыз. Үземнең русчам аксый. Балаларга ике тел дә кирәк. Дуслары белән русча сөйләшәләр инде.

Резидә Шәрәфиева:

Татарча сөйләшәбез. Кызым Зөләйхага ана телеңне белергә тиешсең дип әйтеп торам.

Рөстәм Асаев:

Өч балам да татарча белә. Әмма хәзер тотып торуы бик авыр. Хәзер бит балаларны телефон тәрбияли. Бөтен бәла шунда инде.

Рөстәм Закиров:

Балалар белән күбрәк сөйләшергә кирәк инде. Өйдә балалар белән сөйләшергә вакыт тапмасак та, монда матур итеп сөйләшеп утырган булыйк әле.

Сорау:

Галимнәр артистлар рухи яктан ярлы дигән фикер җиткерделәр. Рухи үсеш һәм камилләшү өчен нәрсә эшлисез?

Резидә Шәрәфиева:

Китап, газета-журналлар укыйбыз. Без язучыларны белергә, иҗаты белән танышырга тиеш. Мин шигырьләр укыйм. Үзеңне үстерергә кирәк.

Рөстәм Закиров:

Бөтен язучыларны беләм дия алмыйм. Бу яктан арттарак калып барам соңгы елларда. Китапларны бик укыган юк. Гафу үтенәм. Тырышырбыз.

Рөстәм Асаев:

Әдәби китап укыган юк — оят. Мин артистларның биографияләрен укырга яратам. Бик күп җырлар ятлыйм. Вакыт җитми — таң ата да кич була. Минем укымавым миннән үрнәк алыгыз дигән сүз түгел. Әмма китап укучылар азаеп бара. Бөтен мәгълүмат телефонда.

Равил Харисов:

Бөтенесе фикер әйтә. Ә минем җырлыйсым килә. Дүрт ай җырламаган бит инде.