Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев: «Театрның иҗат эшенә артык кысылып йөрмим» | intertat.tatar

Минзәлә театры директоры Илнур Гайниев: «Театрның иҗат эшенә артык кысылып йөрмим»

Илнур Гайниев «Татар-информ»га үзенең яңа вазифадагы беренче интервьюсын бирде.

Илнур Гайниев — Сабир Өметбаев исемендәге Минзәлә татар дәүләт драма театры директоры. Тумышы белән Минзәлә районы Тауасты Байлар авылыннан. Профессиональ биюче, яшьлегендә «Сәйдәш» бию ансамблендә дә биегән. Театрга килгәнче Лаеш һәм Яшел Үзән районнарында мәдәният бүлеген җитәкләгән.

Илнур Зөфәрович, түрәлектән директорлыкка күчү чоры озак бардымы?

Чиновник эшеннән аерым бер оешманың җитәкчесе булу — зур тәҗрибә белән кайту. Чөнки мин Татарстанда бишенче урында торган зур район башлыгы белән эшләдем — бу миңа зур мәктәп булды. Яшел Үзәндә кул астымда 900 кеше иде, ә монда — 85. Районда бит ул ыгы-зыгы: көне-төне чабасың, авыл клублары төзисең, китапханәләргә мебель кайта, программалар… Монда кайттым да тынлык булып алды. Болай да була икән дип уйлап куйдым. Ләкин бик тиз генә кереп киттем. Чөнки коллектив күтәреп алды. Ә бит кабул итмәскә дә мөмкин иде…

Биредә 85 еллык театр. Ныгыган, төпле коллектив! Миңа кадәр театр белән Роберт абый Шәймәрданов 28 ел җитәкчелек иткән. Ул күтәргән дәрәҗәне алып бару зур җаваплылык. Курыктым. Ышаныч белән куелгач, куйган кешеләрнең ышанычын акларлык итеп эшлисе килә.

Казанда йорт салган идегез дип беләм. Сатасызмы аны? Әллә ул сезнең кайчан да булса әйләнеп кайтканны көтәме?

Хәзер модага кереп китте — кем булдыра ала — йорт җиткерә. Хатыным белән икебез дә авыл балалары булгач, йортлы булу хыялы бар иде. Без шушы хыялыбызга бардык-бардык та, 2020 елның августында йортыбызга күчендек, ә 4 сентябрьдә миңа шушы урынны тәкъдим итеп шалтыраттылар. Әлбәттә, бу район башлыгы тәкъдиме белән министрга әйтелгән сүз булды. Министр шалтыраткач, башка суккан шикелле булды.

Мине бирегә көчләп кайтармадылар. Күп кеше шулай дип уйлый. Мин үзем карар кабул итеп, гаиләм белән киңәшеп кайттым. Безнең Минзәлә ягында кубарылып дигән сүз бар. Безнең шулай килеп чыкты инде — кубарылып кайтып киттек.

Хәзер Минзәләдә яшәсәк тә, Казанда үзебезнең йорт бар дигән уй шулкадәр рәхәт. Санаторийга барган кебек Казанга кайтабыз да ял итәбез.

Үз теләгем белән, дисез. «Партия» кушкач, кая да барасыңдыр инде ул.

Син кайтасың дигән сүз булмады, тәкъдим иттеләр. Бик озак кына уйлап йөрдем дә…

Ә нәрсә уйланырга мәҗбүр итте?

Иң йөрәкне өзгәне — өйнең калуы. Мин бит инде 4 ел Лаешка, аннары бер ел чамасы Яшел Үзәнгә йөреп эшләдем. Хәзер авылда торабыз. Әни белән.

Хатыныгыз килен хезмәте күрсәтәме?

Әйе. Шулай гел көтелмәгән әйбер булды инде. Кайтуның тагын бер сәбәбе бар — мин бу кайтуны зур бурыч итеп кабул иттем, чөнки, ни кызганыч, әтине соңгы юлга озаттык. 56 яшендә китеп барды. Җәй көне җирләдек. Әни 56 яшендә тол калды. Әнигә терәк булырбыз дигән уй да бар иде. Өйдә бала тавышы булгач, әни дә шулар белән юана.

Районда бердәнбер хуҗа — глава. Ә монда министрлык та бар, район җитәкчелеге дә, әле СТД да. Ягъни, җитәкчеләр артты. Җитәкчеләр күплеге сиздерәме?

Юридик яктан буйсынмасак та, районга кайткач, районга буйсынмыйм дип йөри алмыйсың. Минзәләдә дәүләт оешмасы без генә түгел, педколледж бар, медколледж, техникум бар — барыбыз да министрлыкларга буйсынабыз. Ләкин шуны онытмаска кирәк: әгәр син шушы зонада эшлисең икән, район җитәкчелеге белән дус булырга кирәк. Сабантуйларны, 9 май бәйрәмен, Уха фестивальләре, Масленицаларны уздырдык — бөтенесен бергә эшлибез.

Ягъни, район җитәкчесе театрның файдасын күрә. Ә театр район җитәкчесенең файдасын күрәме?

Әлбәттә инде.

Мәсәлән…

Безнең театрга ремонт кирәк бит. Күп татар театрлары, Аллага шөкер, ремонтланып бара инде…

Әйе, Буа театры белән Минзәлә театрына кирәк инде ремонт.

Безнең театр бинасын 1999 елда ремонттан соң Минтимер Шәрипович ачып киткән. Ул вакыт шәп ремонт булган анда. Шуннан бирле булганы юк. Аллага тапшырып, район башлыгы фатихасы белән эшне башлап җибәрдек. Башта эскизы, проекты кирәк әле. Хәзер бит инде проект булмыйча ремонтка тотынмыйлар. Менә шуны башкарып чыга алсак…

Район булышамы?

Район булышу юлларын эзли.

Аннары республика булышырга вәгъдә итәме?

Мин бу сорауны көткән идем. Без һәрвакыт зарланабыз: «Ул юк, бу юк, авыллар бетә, эш юк», дибез. Ә мин киресенчә әйтер идем — авылда хәзер бөтен мөмкинлек тә бар. Хәзер халык телендә беткән дип әйтелә торган авылларда да шундый матур клублар салына, балалар бакчалары ачыла. Ул яктан безнең республика бәхетле дип саныйм. Мин республика өчен бик патриот кеше. Республика авылларга игътибар бирә. Без үзебез генә авылдан китергә дип кенә торабыз.

Кайту моментында әйтергә онытканмын икән — кайтуыбызга әни каршы булды. Безне чыгарып җибәргәндә: «Монда эш юк, Казанга кит», дип җибәрәләр бит инде. Сез дә шулай булгандыр — барыбыз да «башкаланы алырга» дип киттек.

Каршы булуы гаҗәп, үзе дә халык театры җитәкләгән әниегез улы дәүләт театр җитәкли дип сөенгәндер иде кебек.

Әйе, Минзәлә районында бер халык театры бар. Ул безнең авылныкы. 2020 елда ул театр «Идел-Йорт» фестивалендә беренче урын алды. Әни аны гомере буе җитәкли. Ул Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Ә эшкә килгәндә, алдагы эш тә начар түгел иде бит. Анда муниципаль стаж бара.

Бу урын карьера үсеше дип саналамы, әллә параллель күчешме?

Төрле яктан карап була инде. Статус ягыннан карасаң — үсеш: чөнки тегендә муниципаль эш — район күләмендә генә эшлисең, монда турыдан-туры министрга буйсынасың. Үсеш дип саныйм инде, әмма мин анысына бик әһәмият бирмәдем.

Театр директоры булу күпмедер дәрәҗәдә иҗатмы?

Иҗатсыз булмыйдыр. Гел иҗатны аңламаган кешене куйсалар, дөрес булмас иде. Иҗат кешеләре белән җитәкчелек итү җиңел түгел. 30 артист — утызында утыз төрле холык. Артистлар янында калганнары да артистка әйләнеп бетә. Цехларда эшләүчеләрнең дә һәрберсенең үз характеры. Калган театрларда ничектер, белмим, монда «камчы» белән эшләтеп булмый — җаен табарга кирәк. Алар белән бергә сәхнәгә дә менәсе килә. Андый вакытлар да була… Чөнки үзем дә сәхнәдә йөргәч… 8 мартта хатын-кызларыбызга концертлар куйдык. Үзем дә чыгып биедем…

Ә инде иҗат темасына килгәндә, бездә бик креатив яшьләр бар. Рөстәм Зиннуровны беләсездер инде. Шушы егетләр-кызлар белән уртак тел табуыма нык сөенәм. Алар хәзер нәрсә эшлибез дип көтеп торалар. Һәр бәйрәмгә видеоролик төшерергә тырышабыз. Безнең реклама бүлеге юк иде. Хәзер яшьләр аны үз өстенә алып эшләп киттеләр. Театр социаль челтәрләрдә дә эшне көчәйтте, аккаунтларына хәбәрләр даими куелып бара. Алар белән бу яктан эшләве рәхәт. Бөтен әйберне киңәшләшәбез. Җитди карар кабул итәсе булганда мин коллективны җыям. Кирәк икән — цехларны, кирәк икән — артистларны…

Аккаунтка куеласы роликларны, постларны алдан үзегез карап барасызмы?

Бөтенесен үзем тикшерәм.

Ни өчен?

Бу минем теге мәктәп: Яшел Үзән районы башлыгы Афанасьев Михаил Павлович үзе шундый иде. Безне дә шундыйга өйрәтте. Ул инстаграмдагы һәр постны үзе карап, укып, ошамаса: «Нигә болай яздыгыз?» дип сорап өйрәтте.

Бу ышанмау була түгелме? Әйтик, интервью алдыннан баш редакторым сорауларыңны карап чыгам, дисә, бераз үпкәләп тә куяр идем, мәсәлән.

Мин ышанам аларга. Мәгълүмат дөрес чыксын дип кенә карыйм. Хәзер инде бик тикшермим, шулай да карыйм. Бер өтерне дөрес куймасаң да, халык бит башкача кабул итә.

Театрга карата булган гаепләүләр сезне үпкәләтәме? Рәнҗетәме?

Дөрес булмаган…

Сезнең карашка дөрес булмаган. Ләкин бит ул әйткән кеше өчен дөрес булып тоела.

Бөтен әйткәнне тыңлыйм. Яхшы итеп әйтсәләр дә, начар итеп әйтсәләр дә… Чөнки мин яңа кеше. Театр ул 2-3 айда гына өйрәнеп бетә торган әйбер түгел, көннән-көн яңа әйберләр ачыла. Театрларның төрле вакытлары була — таркалып алган чагы да, күтәрелеп киткән кульминацион вакытлар да. Тәнкыйтьне дә тыныч кабул итәм. Бик үзәккә үткәне, килешмәгәне булса, бер кат анализ ясап чыкканнан соң, бер-ике көн уйлап йөргәннән соң, җаен туры китереп әйтеп куям мин аны.

Сез эшли башланганнан соң килүчеләр-китүчеләр булдымы? Театрда хәзер кадрлар мәсьәләсе ничегрәк тора?

Килдем дә кешеләрне җибәрә башладым дигән әйбер булмады. Китәсе кеше үзе китте. Байтак алмашынды.

Ни өчен киттеләр? Ритм үзгәрдеме?

Беренчедән, дөрес әйттегез, ритм үзгәрде: ашыктырам, куам. Үзем дә шундыйрак. Минемчә, биредә «движуха» җитми, эш матур гына бер ритмда бара иде. Ритм алышты да… бездә өлкән яшьтәгеләр бик күп иде. Хәзер сүз артистлар турында бармый, административ персонал турында.

Җитәкче урынбасары кебек мөһим позицияләр дә бар — алар да алышты. Китүче урынбасарларның берсен дә кумадым. Конфликтлар да булмады. Баш рәссамыбыз Яшкулов та китте — декабрьдә контракты бетте. Аңа туган ягына — Калмыкиягә ТЮЗга кайтырга тәкъдим ясадылар. Бик төпле, нигезле абзый. Роберт абый аны бик ышанычлы кеше дип мактап сөйли иде инде.

Хәзер сезнең баш рәссам юкмы?

Баш рәссамыбыз юк, баш режиссерыбыз юк. Режиссер Дамир Сәмерханов бар. Хезмәт кенәгәсенә баш режиссер дип язылмаса да, безнең өчен ул баш режиссер инде, шулай дип йөрибез. Театрда ул бердәнбер режиссер — бөтен иҗат ягы аның өстендә. Чөнки директор артистларны җыйнап, барлап бетерә алмый, ул аңа физик яктан өлгерми. Режиссёр аларны туплап, бер учта тотарга тиеш. Рәссам шулай ук цехларны — реквизит, бутафорияне барлап торырга тиеш.

Яңа директор килгәч, хезмәткәрләр «аның кылын тартып карарга» нинди сораулар белән керделәр?

Дөресен әйтимме? Башта әләкләшергә керделәр. Иң кызыгы — артистлар түгел, административ персонал керде. Бер-берсе өстеннән әләкләштеләр — сез моны тыңламагыз, тегенең сүзенә колак салмагыз һ.б. Әллә ничек кыен иде ул.

Ничек кичердегез моны?

Ул кешеләрнең күбесе эшләми инде. Мин әләкләшүне гел яратмыйм. Кемнең нәрсә эшләгәнен үзем дә күрәм.

Ә артистлар нинди сораулар белән керә?

Артистлар отгул сорап кына керә.

Дәрәҗәле исем сорап кермиләрмени? 85 еллык көтелгәндә?

Бүләкләүләр исемлеген худсоветта карадык. Бездәге артистлар арасында әрсезләр юк. Иҗади коллективта эш арасында төрлесе буладыр инде. Эләгешеп алырга да мөмкин. Кайбер әйбергә күзне йомасың, йә җайлап җибәрәсең.

Шунысы әйбәт: мин киңәшләшеп эшләүнең файдасын күрдем. Мәдәният идарәсендә артык киңәшләшеп торсаң, муеныңа менеп утыралар. Нык итеп әйтәсең дә, карар кабул итәсең. Ә монда спектакльләр буенча артистлар белән киңәшләшәбез.

Кеше фикере сезгә үтәме?

Үтә. Худсовет дибез бит инде. Ул театрда иң югары орган…

Сез аны яңарттыгызмы?

Әйе. Чөнки худсовет дип әйтә башлагач артистлар: «Ышанмыйбыз без аңа», диделәр. Тавыш бирү юлы белән әгъзаларын сайладык. Кызык аның утырышлары, сугыштагы кебек кайчагында. Чөнки өлкән буын белән яшьләрнеке бик туры килеп бетми. Ләкин нәтиҗәле.

Сезгә кайсы буын фикере якынрак?

Өлкән буын киңәшләренә нык игътибар итәм. Яшь буынның идеяләре кызыклы. Ниндидер бер урталык табыла.

Актерлар штаты тулымы?

Берничә яшь кешене алу мөмкинлегебез бар. Аның өчен «Кулга кул» проектын башладык: Казан театр училищесы һәм Алабуга мәдәният көллиятенең чыгарылыш курсын театрыбызны күрергә чакырдык.

Труппага килгәндә, безнең актерлар составы начар түгел. Бик талантлы артистлар эшли, алар зур режиссерлар белән эшләгән. Федераль проектлар театрга төрле режиссерларны һәм рәссамнарны чакырырга бик булыша. Бу артистлар өчен зур тәҗрибә.

«Беренче проектым — Беби-театрлар форумы»

Сез Минзәлә театрында нәрсәне беренче проектыгыз дип саныйсыз?

Январьда үз өстебезгә зур җаваплылык алып «Ләкләк» беби-театрлар форумы уздырдык. Әйбәт узды ул — Улан-Удэдан, Мәскәүдән, Уфадан килделәр. Бик тәвәккәл адым булды. Күп кеше ышанып та бетмәде инде аңа.

Кем идеясе?

Беби спектакльләр буенча республикада бердәнбер режиссер Алмаз Садриев бу теләк белән күптән янып йөргән булган. Декабрь башында «Һөнәр» фестивалендә Алмаз белән таныштык та, ул шул тәкъдимне ясады. Вакыт кыска иде. Декабрьдә финанс елы ябыла. Шулай да тәвәккәлләдек.

Акча каян таптыгыз?

Район башлыгы булышты. Спонсорлар таптым. Үзем йөрдем. АТП бик булышты — анда әйбәт җитәкче. Кунакны кунак итәргә агрофирмалар ит, капчык-капчык бәрәңге, яшелчә бирде. Акчалата да булыштылар. Килүчеләр бик риза булып китте — әйбәт кунак иттем дип саныйм.

Бездә беби-театрлар фестивале юк бит әле ул.

Әйе. «Берәр театр тотынып башкарса иде», дип Ирада Хафизҗановна аның кирәклеген ел ярым әйтә иде инде. Башта идея белән аңа чыктым. Яшьлек җүләрлеге белән кызган баштан: «Фестиваль уздырыйк», дип хат яздым. Аннары министрлыкның фестивальләр өчен җаваплы бүлеге белән сөйләштек тә, беренче юлга алай ук җәелмик, дигән карарга килдек. Әллә барып чыга, әллә юк. Форум форматында уздырдык. Хәзер инде башлангычы начар түгел дип саныйм, Минзәлә театры базасында фестиваль уздырырга кирәк дигән максат куйдык. Безгә шушы беби-театр фестивален рәсми рәвештә беркетсәләр, яхшы булыр иде.

Татарстанда ТЮЗлар бар, курчак театрлары… Аларда «Болар безнең бакчага керде» дигән уй тумадымы икән? «Территория» бүлешмәдегезме?

Территория бүлешмәдек. Соңыннан гына белдем: Кариев театрыннан Гүзәл Рәмзилевнаның хыялы булган. Алар инде грантка да язганнар дип беләм. Өлгермәгәннәр. Гүзәл Сәгыйтова ике ел эшләү дәверендә нәрсә генә оештырмады! Башка эшкә күчмәгән булса, эшләр иде ул аны. Мин аның хыялы булуын соң белдем.

Аның хыялы икәнен белсәгез, уздырмас идегезме?

Миңа «Бу безнең бакча, бу безнең тема, кысылмагыз», дисәләр, мин бернәрсә дә эшләмәс идем.

Ягъни, караучысыз яткан бакчага кердегез.

Мин үземне бакчага кердем дип санамыйм. Хәзер бит чаялык заманы: кем өлгерә — шул ала. Талашмадык та, бик тыныч кына матур гына хәл ителде. Гүзәл Рәмзилевна белән дә сөйләштек. Алар үзләре килә алмады, гастрольләре туры килдемедер… Ә Казан ТЮЗы бар иде.

Хәзер театрда куелып яткан спектакльләр сезнең проектлармы? Әллә алар арасында элекке директор эшләп калдырганнары да бармы?

Болар яңа проектлар.

Ягъни, барып чыкмаса, сезнең тәҗрибәсезлеккә сылтыйбыз, әйеме?

Әйе инде, стенага бастырып мине атасыз. Барып чыгар дип уйлыйм. Мин чын күңелдән ышанам икән, гадәттә уйлаганча барып чыга. 2021 елга зур максатлар куйдык. Федераль проект кысаларында планда ике спектакль. Мин килгәч куелган беренче спектакль — «Көлсылу» («Золушка»).

Татарча чыктымы?

Татарча чыкты. Ике варианты да бар.

Хәзер театрда эш кайнаганын үз күзләрем белән күрдем. Нәрсәләр куела?

Без бит инде күчмә театр — гастрольләр театры. Бездә бригада системасы булган. Баш режиссер труппаны бригадаларга бүлгән дә, авылларга йөргәннәр. Хәзер дә еш йөрибез — өч автобусыбыз бар. Хәзер театрыбыз режиссеры Дамир Самерханов Айгөл Әхмәтгалиеваның «Син кайда идең?» әсәрен куя. 1995 — 2002 елларда Минзәлә театрында эшләгән Булат Бәдриев Аманулланың «Җәйге кырау» әсәрен чыгара. Яшь чагында Булатның әсәрләре бөтен илгә яңгыраган. Бездә Ильяс Закиров дигән бик талантлы артист бар. Ул Абдулла Алишның «Сертотмас үрдәк» курчак спектаклен куя.

Бригада дигәндә фестиваль әсәрләре турында сүз бармый. Болар — районнарда йөри торган «кассовый» спектакльләр. Тагын бер проектыбыз -Илсур Казакбаев Достоевскийның «Преступление и наказание» романы буенча спектакль куя башлады. 

Аның алдына фестиваль өчен дигән максат куйдыгызмы?

Театрлар аерып бетерде инде спектакльләрне фестиваль һәм гади тамашачы өчен дип. Нишләтәсең, заманы шул! Фестивальгә дә бармыйча булмый. Ул артист өчен бик зур тәҗрибә. Барып җилләнеп коллегаларын күреп кайту кирәк.

Сезнең «Алтын битлек» дигән хыял бармы?

Бар.

Ул юнәлештә эшлисезме?

Мин Раил абыйның терелегенә, үҗәтлегенә сокланам. Ул үзенең максатын, аның чишелешен күрә. Фестивальләр үткәреп кемне генә китермәде! Аннан күп әйберне өйрәнергә була. Һәрберебез шуңа омтыла. Ул бит илебезнең иң дәрәҗәле театраль премиясе. Аның өчен яхшы спектакль куярга кирәк. Әлегә эзләнәбез. Илсурга зур өметләр баглыйбыз инде.

Ә эксперименталь спектакльләр…

Кемнеңдер «Минзәлә театры туктармы экспериментлардан», дигән язмасын күргән идем. Экспериментлар кирәк ул. Алар театрда күп булган инде. Әлегә режиссерлар алдына андый максат куймадым.

Театрның үсеш концепциясе бармы?

Ул бик гади. Безгә форум-фестивальләр кирәк. Һәр театрның үз «изюминкасы» була. Ул бит театрны гына түгел, җирлекне дә таныта. Миңа калса, бу безгә җитеп бетми. Шуны булдыра алсак…

Бәби театры шул «изюминка»мы?

Шул изюминканың бер өлешедер. Без бит драма театры, ТЮЗ түгел. Беби-театр үсеш планының бер бүлеге. Киләчәктә башка масштаблырак фестиваль турында да уйларга инде.

Театрга ноябрьдә 85 яшь була. Зурлап уздырабыз. Без бит Камал театрыннан кала иң өлкән татар театрларының берсе. 85 еллыкка әзерләнгәндә бүләкләүләр буенча зур гына исемлек төзедек.

Мин үзебезне информацион киңлектә азрак дип саныйм. Шул нияттән реклама бүлеге дә булдырдык. Тырышабыз. Балачактан беләм — Минзәлә театры бит ул бөтен Россиядә гөрләп «на слуху» торган театр. Хәзер безгә бу җитми. Ә бит әле мәгълүмати кырга әйбәт яктан керергә кирәк. Шәп көчле әсәрләр, фестивальләр белән керергә кирәк. Әле Тинчурин театры директоры Фәнис Наилевич белән дә сөйләшеп тордык. Татарстанда ел саен театраль сабантуй уза — оештыру эшләре Тинчурин театры өстендә. Минзәләдә театр була торып, сабантуй бер дә бездә үткәрелмәгән икән. Ниндидер сәбәпләр аркасында булмый калган. Менә шуны уздырасы килә инде. Тик быел Апаслар чиратка баскан ди.

Димәк, чират алып куясыз?

Апастан соң чират алып куйдым. Әле район белән сөйләшенмәгән, каршы килмәсләр дип уйлыйм. Ул яктан безнең район уңды — мәдәниятне, спортны аңлый белә торган җитәкче.

Димәк, концепциядә фестиваль һәм…

…һәм көчле әсәрләр кирәк.

Анысын дөньясында булмаганны сез генә каян табарсыз икән?

Әйе шул. Аны режиссер таба инде — ул бит юктан барны табучы кеше. Ярый әле, безгә төрле режиссерлар белән эшләргә мөмкинлек биргән федераль проектлар бар…

Тик быел элеккеге елларга караганда аның суммасы кимегән диләр.

Шулай да ике әсәрне чыгарырга җитә. Берсен Казакбаев эшли. Икенчесенә май азагында Илгиз Зәйниев килеп үз әсәрен чыгарачак. Музыкаль комедия булачак. Безнең өчен махсус яза. Ә башка спектакльләр үз акчабыз белән чыга.

Акча дигәннән, Казан театрлары залны арендага биреп тә азрак акча эшли ала. Сез зур булмаган залыгызны арендага да бирә алмыйсыздыр. Димәк, бу акча эшләү юлыгыз да юк. Ә ничек акча эшлисез?

Бары тик спектакльләр белән йөреп кенә. Аренда өчен район мәдәният йорты бар. Анда шәп ремонт ясалып, зур экраннарга кадәр куйдылар. Без аларга конкурент була алмыйбыз. Шуңа күрә бары тик билет сатып кына акча эшли алабыз. Зур шәһәрләргә караганда, район үзәкләрендә һәм авылларда күбрәк акча эшләп була.

Федараль акчаларга «Гроза» кебек масштаблы спектакль куелган иде. Ул берничә мәртәбә күрсәтелде дә, тарихта калгандыр инде. Сәхнәгезгә дә сыймый торган андый зур спектакльләр ни дәрәҗәдә үзен аклый? Артистны үстерә дибез, шуннан тыш алар нәрсә дә булса бирәме?

Дөресен генә әйткәндә, акча ягыннан акламый. «Гроза», «Казан сөлгесе», «Кыз урлау» кебек спектакльләрдә бөтен труппа уйный. Декорацияләре дә зур. Беренчедән, алар авыл клубларына сыймый, икенчедән, аларны кору өчен дә бөтен эшчене алып чыгарга кирәк. Зур шәһәрләргә генә алып чыга алабыз.

Аларның гомере беттеме?

Бетмәде. Ике ел ярым уйналмаганнан соң «Кыз урлау»ны торгыздык. «Казан сөлгесе»н Чаллыда уйнадык. Артистлар «Сөннәтче бабай»ны кайтарыйк дип чыктылар.

Кайчандыр легендар булган спектакль бүгенге эстетикагы туры килмәскә дә мөмкин.

Хәзер яңадан куярга кирәк инде аны. Минем бер хыял бар. Камал театрының «йөзек кашы» «Зәңгәр шәл» булган кебек, безнең дә «йөзек кашы» булырдай әсәрләребез күп. «Мөһаҗирләр», мәсәлән. Кайчандыр театрны гөрләткән бер спектаклебезне кире кайтарасы иде дә, театрның йөзе итеп тотасы килә. Ләкин бу районда урнашкан театрга ни дәрәҗәдә туры килер икән…

Тел проблемасы һәм Минзәлә театры

Илнур Зөфәрович, нәрсә ул милли театр? Сез аны ничек күз алдына китерәсез?

Милли театр дигәч, телне күз алдына китерәм.

Татарча уйналган бөтен спектакль миллиме?

Милли спектакль дигән нигәдер күз алдына классикабыз килә. Аларны да заманчалаштырып куеп була. Безнең «Кыз урлау», мәсәлән — бик уңышлы спектакль. 

Безнең исемебез дә татар театры. Куйган спектакльләребез дә милли рухта булырга тиештер. Әмма заман таләбе бар, барысын да милли рухта гына эшләп бетереп булмый. Шул ук фестиваль спектакльләре дә була. «Макбет», мәсәлән…

Мин әле театрның бөтен репертуарын да белмим. «Сүнгән йолдызлар»ны да караганым юк, чөнки анда уйнаган актрисабыз декрет ялында. Әкренләп аларны видеолардан карыйм.

Бүгенге татар театрларында артистларның, бу аеруча яшь буынга карый, тел проблемасы бар. Алар татар теленең аһәңен биреп бетерә алмый. Сезнең театр да бу проблеманы яхшы белә. Бу мәсьәләгә карашыгыз?

Тел проблемасы бар.

Төзәтергә тырышыйкмы аны, әллә инде килешикме?

Төзәтергә кирәк, әлбәттә. Театр буларак безнең төп бурычыбыз телне һәм миллилекне яшь буынга җиткерү. Без саф татар телендә сөйләшергә тиеш. Артистларда тел проблемасы бар. Безнең театрда гына дип уйламыйм. Үзебез дә вакыт-вакыт онытылып китеп театрда русча сөйләшәбез. Киңәшмәләрдә русча сөйләшә башласалар, кисәтәм.

Театрда тел проблемасын хәл итү өчен ниләр эшлисез? Камал театрында Инсаф Абдулла дәресләр бирә иде дип беләм.

Урамда русча сөйләшеп йөргән кешедә акцент чыгып китә инде ул. Сөйләм техникасы буенча белгеч дигән штат та юк иде — булдырдык. Безнең театр актрисасы, Татарстанның халык артисты Рәзилә апа Муллина шушы эшне башкара. Хәзер татар театрында русча сөйләшүне бетерергә кирәк дип куйдым.

Ә балалар спектакльләрен русча кую мәсьәләсе алга таба ничек булыр икән? Без, мәсәлән, сезнең элеккеге директор белән шул мәсьәләдә килешә алмадык.

Бу проблема бездә генә түгел, башка театрларда да, мәсәлән, Буа театрында да бар ул. Раил абый белән дә сөйләшкән бар…

Алар театр исемендә татар сүзе юк дип аклана ала.

Районның территориаль урнашу урыны шуны эшләргә мәҗбүр итә. Әтнә, Саба кебек чиста татар районы булсак, сүз дә булмас иде. Бездә бит урыслар һәм башка милләт халыклары күп. Райондагы һәр оешма, профком ашамы, башкачамы — бездән спектакль сатып ала. Русча кирәк дип сорыйлар. Бар ул андый проблема. Без русча уйнарга да тиеш түгел инде…

Ничек «авыртусызрак» хәл итеп була соң бу проблеманы? Урыс труппасы ясаргамы, безне дә аңлагыз дип дәвам итергәме?

Халык соравы буенча шушы юлга кердек. Бу тема буенча бәхәсләр бар. Быел театр директорларын һәм режиссерларын Татар телен үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов та җыйды. Беренче очрашуда бөтен проблемаларны уртага салып сөйләштек. Анда инде безгә эләкте: «Татар театрында русча уйныйсыз», дип мине сүктеләр, Раил абыйны сүктеләр.

Бервакыт Камал театры директоры Илфир Илшатовичка: «Безне дә карагыз», дип, Минзәлә театры аккаунтын җибәргән идем. Бер көнне күрешкәч: «Чыгып киттем мин сезнең аккаунттан», ди. «Нигә?» дим. «Сез бит анда русча уйнаганны куйгансыз», ди. «Син татар театры җитәкчесе», дип миңа шелтә белдереп алды. «Уйнасагыз да чыгармагыз андый әйберне», ди.

Марат Готович белән очрашулар тагын да булачак әле. Ничектер бу проблемага нокта куярга кирәк. Балаларга русча уйнасак, тел турында сөйләшүнең кирәге дә калмый. Безнең бит төп бурычыбыз — аларга туган телне белдертү.

Бу театрның бүгенге көндә иң зур проблемасымы? Тагын сез хәл итә алмаган нинди проблемагыз бар? Директорның башын авырттырган проблемалар?

Роберт абыйның да инсульты болай гына булмагандыр инде ул. Аңа бик авыр вакытларда эшләргә туры килгән…

Хәзер җиңелрәкме?

Җиңелрәк. Мин бит әзергә килдем. Элеккеге кебек транспорт кытлыгы юк. Хезмәт хаклары — Аллага шөкер! Костюм тегәргә тукыма алырга да акча юк иде дип сөйли Роберт абый.

Һәр чорның үз авырлыгыдыр. Бәлки, ул чакта таләпләр дә башкачарак булгандыр. Йомшаграк диимме?

Өлкәннәр дә театрга мөнәсәбәт башка төрле иде дип сөйлиләр. Халык гөрләп йөргән вакытлар булган. Хәзер бит халыкны пандемия куркытты. Тамашачы җыю авырайды. Безнең бит план дигән әйбер дә бар. Үтибез инде без аны.

Зурмы ул? Үтисе авыр түгелме?

Үтәрлек. Тырышканда арттырып та үтәп була. Ләкин план артыннан куып сыйфатка зыян килә. Минзәлә театрында гына түгел, бар андый очраклар: тиз генә декорация тегеп, ашыгып чыгарабыз да, сыйфат аксый башлый. Шуңа да без спектакль чыгарганда гастрольләрне туктаттык. Чөнки көндез спектакль куеп, кич гастрольләргә чыгып китә башласаң, сыйфатка зыян килә.

Ә иң зур проблема дигәннән… алар хәл ителмәслек түгел, вакытлы күренештер.

Эшләп киткәндә авыр инде. Психологик яктан да авыр. Бөтен дөньяңны ташлап кайтасың да… тормышыңны яңадан башлау бит инде ул. Иң авыры үз системаңны корып, аны эшләтеп җибәрү.

Эшләтеп җибәрдегез кебекме үзегезгә?

Әле бит зур спектакльләр чыгарган юк. Күп әйбер әле кара урман. Әмма башы бар. Юлымны күрәм. Килү белән барысын да язып чыктым, мин башка килгән бөтен әйберне язып барам. «Бу кеше әлеге системада эшли ала, монысы белән саубуллашырга туры киләчәк», дип мәсәлән. Транспорт мәсьәләсен карап чыктым. Туксанынчы еллардан ук калган декорацияләр ята. Шәп декорацияләр. Шуларны барладык. Репертуардан төшкәннәрен ярдәм йөзеннән райондагы халык театрларына таратырга планлаштырабыз.

«Режиссер эшенә кысылып йөрмим»

Спектакльләр куелганда иҗади процессны күзәтеп торасызмы?

Юк. Башка җирдә ничектер ул — белмим. Режиссёр нәрсәдер табып бирүемне сорый икән — табам, башкача мин кысылып йөрмим.

Роль бүлгәндә дә кысылмыйсызмы?

Юк. Рольләрне ничек язып бирәләр — шулай боерык чыгарам. Директор нигә кысылсын соң аңа?! Аның өчен режиссёр бар бит. Роль бүлгәндә төрле кысылулар булган ди ул элек. Шулай ишеткәнем бар. Бу, минемчә, дөрес түгел. Директорның эше — коллективны саклау, эшләргә шартлар тудыру, вакытында хезмәт хакы түләү. Директор өстендә юридик һәм административ җаваплылык. Артистлар өчен режиссер җавап бирә. Ә менә чакырылган режиссер эшенә штаттагы режиссерыбыз кысыла ала. Кысылырга тиеш дип тә саныйм. Рольләр бүлгәндә дә ул карап торырга тиеш. Чөнки ул артистларны белә: һәрберсенең нәрсәгә сәләтле булуын да, кемнән нәрсә көтәргә мөмкинлеген әйтә ала.

Сәхнәдә чишенү, сүгенү һәм шундыйрак гамәлләргә мөнәсәбәтегез?

Ансыз да булмыйдыр инде. Әмма без бит татар театры…

Казакбаев, әйтик, актрисаларыгызны ни дәрәҗәдә чишендерә ала?

Ялангач ук булмас инде. Ул бит башкорт егете булса да, безнең менталитетны белә. Казакбаев очрагында андый әйбер булмас дип уйлыйм. Бездә андыйрак әйберләр булган. Мин каршы түгел, ләкин һәр әйбернең чиге була.

Татар актрисасына күкрәген күрсәтергә ярыймы?

Ярамый, әлбәттә.

Ә аркасын?

Нинди роль була инде…

Ә сүгенергә?

Бездә сүгенүле спектакльләр юк. Сүгенмәсеннәр. Мин сүгенүне бик өнәп бетермим. Театрда сүгенү сүзе ишетсәм, орышам. 

Бу сорауны бирми кала алмыйм: Зиннур Хөснияр пьесасы буенча куеласы булып, федераль проект планына кергән спектакль чыгып беттеме ул?

«Кайту»мы? Ул чыгып беткән. Эдуард Шахов куелышында.

Ничә күрсәттегез?

Мин барында күрсәтелгәне булмады. Авыр тема инде бу… Мин белмим, нигә шулай килеп чыккандыр инде ул — бер режиссёр куеп киткәч, артыннан икенчесен чакырып куйдыртмыйлар. Артистлар арасында да тайпылыш тудырган ул. Бер өлеше бер төрле уйлый, бер өлеше — башкача. Артистлар арасында «кипиш» башланса, ул бик начар әйбер. Аларны «кипишовать» иттерергә — ул дәрәҗәгә җиткерергә ярамый. Худсоветта ул әсәргә кат-кат әйләнеп кайтабыз. Безнең әле аңа «кул җитми». Режиссер Азат абый Зарипов куелышында без аны барыбер чыгарып бетерәчәкбез. Монда акча проблемасы юк, вакыт проблемасы гына.