Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Гамил Нур: «Тамада – ипи түгел. Бәйрәм ясап акча сугучыга җайлы тормыш кире кайтмас»

Гамил Нур белән сүзебезне бүгенге вазгыятьтә тамадаларның һәм татар шоу бизнесының хәленнән башладык. Хезмәттәш буларак, журналистика темасына да кагылып уздык.

news_top_970_100
Гамил Нур: «Тамада – ипи түгел. Бәйрәм ясап акча сугучыга җайлы тормыш кире кайтмас»
Солтан Исхаков/архив

Гамил Гыйбадуллин — супертамада Гамил Нур буларак билгеле. Казан дәүләт ветеринария институтын тәмамлаган. Татар редакцияләрендә эшләгән, татарча кичәләр оештырган.

Гамил, кәефләр ничек?

Әлегә түзәрлек. Начар дияргә ярамый бит. Яхшы дип шатланып та булмый.

Эшсезлек борчыйдыр инде?

Тамадалар эшсез утыра. Хезмәттәшләр зарлана. Бу эшсезлек нерваны бераз тырнап тора… Бар кешедәге борчылу инде… 

Коллегаларың һәм шәкертләрең белән аралашып торасызмы?

Әйе. Коллегалар чатларда утыра бит. Башта тамада халкы апрель аен интизар булып көтте. Елның дүртенче ае тыгыз эш ае санала иде. Бездә май аенда, рус гадәте буенча, туйлар ясарга яратмыйлар. Ул айда халык бакчада кайнаша. Шуңа күрә апрель аенда туйларга чиратка басалар иде. Шулай итеп тамадалар да, мәдәният хезмәткәрләре дә җиң сызганып эш көтте. Ә монда карантин башланды да апрель томаланды.

Аннары самими кешеләр беренче май бәйрәмнәрен көтә башлады, һичьюгы Җиңү көнендә ниндидер бәйрәмнәр булыр дип өметләнде. Хәзер Сабантуйлары да йомылыр инде дип борчылалар. Шулай да күпчелеге июль аенда заказлар булыр дип өмет итә әле.

Ә син шәхсән үзең ни уйлыйсың?

Җәен вакцина табылса, аны бар халыкка тарата башласалар, бу эш көз көне генә тәмамлана алыр. Бу — иң яхшы фараз. Яманрак та булырга мөмкин.

Көзгә эшли башларбыз, дисеңме?

Заказлар димим, дәүләт клубларында эш булыр. Тамадага заказлар исә бөтенләй туктап калырга мөмкин. Халык исән-имин калса, акчасы булса, бәйрәм ясар, булмаса юк.

Тамадалык бизнесында (бизнес сүзен кулланырга яраса) ничә татар кешебез бар?

Ким дигәндә, 5 мең тамада бар дип уйлыйм. Һәр авылда клуб хезмәткәрләре, мәктәптә эшләүче чая кешеләр, үзешчән гармунчылар, оештыру сәләте булганнар бар. Алар тамада булып йөри. Казанда исә мәдәният институтлары, агарту, театр, музыка училищеларын тәмамлаган хезмәткәрләр, эшсез утыручы яки өстәмә эш эзләүче артистлар, җырчылар бик күп. Барысы да үз форматында бәйрәмнәр оештыруга сәләтле. Киләчәк унъеллыкта, совет чорындагы кебек, иң популяр тамада — гармунчылар булачак. Алар җырлаячак та, алып та барачак. Чаралар кабат йортларда узачак. Зур йорты булган кеше — хәлле кеше ул. Ярлысы, йортсызы кафеларда бәйрәмнәр ясамаячак.

Тамадалык күпме кешенең бердәнбер керем чыганагы?

Татарстанда 200 кеше булырга мөмкин. Бик еш эшләүчеләр генә даими тамада булып торды. Калганнары хөкүмәт эшендә яки башка эштә эшләде һәм эшли. Соңгы унбиш елда хөкүмәт бюджет хезмәткәрләренә арзанлы ипотека өләште, шуңа кызыгып кире дәүләт эшенә кайтучы тамадалар күп иде. Элек театрда эшләүче тамадалар бар иде. Тик алар соңгы елларда кимеде.

Нигә?

Алар сораган бәяне бирүче, заказлар китереп тоттыручы булмаганга.

Алга таба, карантиннан соң дөнья үзгәрәчәкме?

Әйе. Бик каты үзгәрәчәк! Үләт китсә дә, проблемалары калачак. Бу — икътисади төшенкелек, акчасызлык. Иң мөһиме — ачлык башланмасын! Ачлык булмасын дип тырышырга кирәк.

Тагын күпмедер вакыттан дөнья үз җаена кайтып төшәчәктер инде?

Тамадалар — ипи түгел. Бәйрәм ясап акча сугучыларга җайлы тормыш кире кайтмый инде. Моны тамада халкы 2014 елда ук аңлады. Ул вакытта заказлар кинәт кимеде. Чөнки нефть бәясе төште, доллар артты, дәүләт акчасы кимеде, халык ярлыланды. Иң беренче экономия бәйрәмнәргә ясала. Хөкүмәт оешмалары да, фирмалар да, гаиләләр дә кысмырланды. Бер симптом: халык купшы туйлар урынына тыйнак формат — никахлар гына ясый башлады.

Киләчәктә мәҗлес-фәләннәр белән бергә татар концертлары да кимиячәкме?

Әйе, мәҗлесләр бөтенләй туктап торачак, концертлар да бик каты кимиячәк. Аптырама! Алар болай да әллә ни юк иде инде. Бездә биш-алты җырчы гына гастрольләргә йөри иде бит. Калганнарын дәүләт, халык акчасын түләп, Париждан алып Камчаткага кадәр йөртте.

Икенчедән, кеше интернет аша гына концерт карарга күнекте. Алга таба концертларга йөрергә иренерләр дип уйлыйм. Шул реклама, пиарга алданып кына барсалар инде.

Гамил, сугыш вакытында да кинолар төшкән, спектакльләр куелган, фронт бригадалары булган бит. Халыкка җыр-моң кирәк. Халык юклы-барлы акчасын мәдәният-сәнгатькә бирмәс дисеңме?

Кайсы сугыш икән ул? Татарстанда соңгы зур сугыш биш йөз элек булды. Тик илдә сугышлар тынмады. Алар халык җилкәсенә төште. Халык солдатка озатылды, әниләр улларын югалтты. Синең белән минем яшькә дә сугышлар эләкте. Әфган, Чечен, Грузия, Украина, Сүрия ише конфликтлар булып торды. Менә 1979 елда Әфганга кергәндә нефть бәясе -хәзерге 90 доллар иде. Татарстан нефте хисабына бай ил сугыш башлады, татар чыгымын түләде. Солдатлар үлде. Исәне спирт эчәргә, насвай чәйнәргә, әфьюн тартырга, героин кадарга өйрәнеп калды. Контузияләр, психологик травмалар, котыру хасталары күп кайтты, суицид эпидемиясе башланды. Күз алдында алтын егетләр юк булды, алар башкаларны да бәхетсез итте.

Нефть бәясе 1989 елда 20 долларга төшеп утыргач, бюджетта акча калмагач, ярлылык сугышны туктатты. Сугышлар кайнар әтәчләнеп башлана да, акча беткәч туктала. Хәзер дә сугышырга теләүче күп, тик окопка баручы аз. Иманым камил, син Икенче Бөтендөнья сугышы турында әйтергә телисеңдер инде?

Әйе.

Ул сугыш татар халкына кыйммәткә чыкты. Ир-ат җенесе кырылды, исән калганы аксак яки алкаш булып кайтты. Муса Җәлил, Фатих Кәрим, Гадел Кутуй, Абдулла Алиш кебек берничә дистә шагыйрь яу кырына озатылды һәм үлеп калды. Инде онытылган Макс Гатау, Хәбра Рахман, Әгъзам Камал, Әхтәм Әминев кебек бик күп әдипләрне югалттык. Мәскәүдән, Питердан бериш язучылар бу якка эвакуацияләнде, ә безнекеләр, киресенчә, көнбатышка сугышка китте. Татар артистлары, җырчылары фронтка китте. «Шүрәле» балеты авторы Фәрит Яруллин да сугышка китеп югалды.

Син әйткән концертларның заллары ябылды, алар урынына фронт кырлары ачылды. Концертлар агитация эшенә күчте. Пандемиядән соң да концертларны дәүләт, җирле хакимиятләр оештырачак. Алар халыкны агартачак, психологик ярдәм күрсәтәчәк. Ә менә үз хисабына эшләүче артистлар бераз тынып торачак. Иң популярлары гына залларга кире кайтачак. Тик инфекция шаукымы халыкны тупланудан тыеп торачак әле. Вирус сугыштан аерыла, күзгә күренмичә залларны яулый.

Онлайн концертлар, ютуб каналлар тере концертны алыштыра аламы?

Ала, алар чыгымсыз бит. Җырчыга чыгымнары юк, зал арендалыйсы, билет таратасы юк. Тамашачыга да уңайлы. Интернеттагы концертны туктатып, кирәк чагында кире әйләндерергә була. Менә ютубта татарча онлайн концертлар бара, аны туры эфирда еш кына утыз, кайвакытта ун кеше карыйбыз. Аннары язмада бишәр мең кеше карый, 50 мең карау җыелган чаклары да бар. Ә залдагы концертны кабатлап карап булмый бит. Театр яки филармония интернет аша иң ерак авылларга барып җитә ала. 

Халык шуңа гына риза булып торыр дисеңме?

Риза булмыйча инде, уңайлы һәм «халява» бит! Май уртасында туры эфирдагы ул зур виртуаль чыгышлар да модадан чыгачак әле. Бакча эшләре башлана! Җырчылар да, тамашачы да туячак. Клиплар, шаян яки мәгьнәле флеш-моблар, челлинджлар, вайннар гына даими куелып торачак. Аларны кыш көне дә карарга була.

Әле безнең попса һәм тамадалар халыкны үз «иҗатларына» «утыртмаганнар» идемени? Халык ансыз яши аламы?

Тере залдан битәр, инстаграмга «утырттылар». Анда үзешчән кәмитчеләр «йолдызлыгы» пәйда булды. Тере концертлар булмас димим, аларны дәүләт артистлары, төрле грантлар алучылар эшләп торыр. Аннары акрынлап үзешчәннәр кабыначак. Тямаев, Зарипов, Нургалиев, Бәдретдинова кебек бик популяр җырчылар зур залларга кайтачак. Аннары исә көчкә-мөчкә билет сатучы җырчылар да талпына башлаячак.

Безнең попса артистлар зал җыю, стадион җыю белән горурланышалар иде. Заллар җыю модасы үтәчәкме?

Соңгы елларда Казанда халыкны стадионга Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова гына җыйды кебек. Уфада да шулар һәм Әнвәр Нургалиев җыйды. Минем фараз — Әнвәр, пандемия булмаса, Казанда ярты стадион җыя ала иде. Ул 2019 ел ачышы булды, чын гаммәви конфетка әйләнде. Аны вируслы реклама, ватсап халкы күтәрде. Тямаев та популяр… Заллар җыю модасы кире кайтыр да ул. 

Тик пандемиясе кайчан бетәчәк соң? Ул көз көне бетсә, халыкта ресурс бераз калачак. Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан бераз гына кәеф-сафа корулар, бәйрәмнәр булачак. Пандемия бетеп тә икътисад аска тәгәрәсә, стадионнар туктап торачак. Икътисад бераз яхшырса, стадионнар булачак. Тормыш тамадага һәм җырчыга терәлмәгән, сәясәткә һәм икътисадка терәлгән. Артистлар — беренчел түгел, эш урыннары, керемнәр, салымнар, түләүләр — беренчел.

Тамадалар һәм попса артистлар яңа һөнәр үзләштерү турында уйлый башладымы?

Уйлыйсылары юк инде, аларның күбесе кайдадыр эшли. Тамада өчен иң гадәти булган профессия — клуб, мәктәп, филармония, театр тирәсе. Тамада халкы уңган, тырыш, кешеләрне көйли, эшләтә белә. Бизнеста да тырышалар: кемдер йортлар салдырта, кемдер кибет ача, кемдер инстаграм аша витамин яки тузан сөртә торган чүпрәк сата. Каравылчы, урам себерүче, пешекче булып эшләүчеләр дә бар. Сыер яки каз асраучылар, бәрәңге үстерүчеләр күп. Һәр эш мактаулы, хөрмәткә лаек. Кайберсе әле отставкага чыккан яки пенсиясен ала, шуңа яши һәм башка эшне дә башкара.

Бүген татар халкына хезмәт итәргә (шул халык хисабына яшәп) күпме артист (күңел ачу бизнесы вәкиле) кирәк?

Дәүләт хисабы да — халыкныкы. Шуңа күрә клублар, театрлар бушка эшләсә дә ярый. Казанда урамда, оешмаларда, уку йортларында концертлар, бәйрәмнәр җитенкерәми. Миллион ярым халкы булган Казанда миллион Яңа ел бәйрәме, бихисап Май чабулар, 8 мартлар ясала һәм бер (!) генә Сабан туе, бер генә Рамазан бәйрәме уза кебек. Нәүрүз, Җыен, Сөмбелә, Карга боткалары, Нардуган, гомумән, узмый. Хәлбуки, мин аларны күрмим.

Быел Карга боткасы узарга тиеш иде. Карантин аркасында булмый калды, Гамил. Күпме артист кирәк инде безгә?

Татар халкына хезмәт итәргә күпме артист кирәк булганын белә алмыйм. Чөнки татар атамасы ул фәлсәфи термин, аны тотып карап булмый. 1920 елга кадәр булган татарның туксан проценты татар атамасыннан качкан. Бүген дә кем татар, башкорт, ногай, керәшен, себерле, телеут, ногайбәк, кырымлы, типтәр, мишәр, кем төрки, кем рус, ярым-йорты яки үзатсыз — аерып алырга авыр. Сезнең татарлар белән минеке аерылырга мөмкин. Икенчедән, саннарын да белә алмыйбыз. Сан алганда кем дип язылу мөһим түгел бит, кем дип ясап куюлары мөһим. Теләсәләр, Идел буе татарын егерме биш миллион дип тә ясый алалар — Әбрар Кәримуллин шул санны әйтә иде. Ике миллион дип тә ясап куярга мөмкиннәр. Мин дә, син дә саный алмыйбыз бит татарны. Шуңа күрә күпме татарга никадәр артист кирәклеген халык үзе генә белә. Күбрәк булган саен яхшырак. 

Конкуренция эстрадага уңай тәэсир итәчәкме, әллә киресенчәме?

Уңай тәэсир итә. Аны шул гына яшәтә. Конкуренция булмаса, дәүләт чиновниклары туганнары-дуслары, спонсорлар төртеп чыгара торган килбәтсез җырлар белән туйдырып бетерерләр иде. Халык «Үзгәреш җиле» яки «Намус» операсыннан качып, татар музыкасыннан бизеп, Стас Михайловны, Ваенганы, Наталины тыңлый башлар иде.

Әйтик, сыйфатлы җырчылар өстен чыгамы, әллә арзанлы һәм оятсызымы?

Арзанлы, сыйфатсыз дигән сүзләр - бер яклы кискен бәя. Менә «Татарка» проекты трэш-чүп форматында «Алтын» исемле клип яздырды. Ул 46 миллион тамашачы тапты. Ул оятсыз түгел, шаян, иронияле ысул. Исрафсыз, чыгымсыз, гламурсыз яшәү форматы. Сыйфатлы саналучы җырчыларны 100 кеше карый. Эчендә сүгенү булмаса, шул сыйфат инде. Менә, «Ай, былбылым» җыры — «берничә ноталы» «чегән такмагы» (Добруджа, Кырым). Шуны экспертлар бүген «сыйфатлы» милли җыр дип мактый. Кеше баеса, аны мактыйлар. Җыр яки җырчы да заллар туплый алса яки Мәскәү телевидениесендә күренсә, аны да «мейнстрим» яки «сыйфатлы попса» дия башлыйлар.

Син попсаның инстаграм «иҗатына» нинди мөнәсәбәттә?

Яңа эш формасы дип саныйм. Тырышалар. Төп конкурентлары — үзешчән юмористлар.

Аларның уздырышып төрле мәгънәсез, затсыз видео һәм фотоларын куюларына ничек карыйсың?

Бузовалармы? Артист эше шул — кеше котырту. Төчелек тиз туйдыра, бертуктаусыз хайп, скандаллар шоу-бизнесны яшәтә. Мәгънәле, затлы дип аталган чистартылган иҗат кына булса, «Галиябану», «Кара йөзләр», «Зәңгәр шәл”ләр дә, «Күбәләк», «Бөрлегән» җырлары да булмас иде. Менә татар эстрадасы примадоннасыз калды: Әлфия Авзалова һәм Хәния Фәрхи урынын алырдай моңлы җырчылар бар кебек: Зәйнәп Фәрхетдинова, Гүзәл Уразова. Тик йөз еллык легенда булыр өчен аларга бик көчле скандаллар, наркология җитми. Икесе дә артык тәртипле, чиста кешеләр, матур рәсемдәге кебек яхшы әниләр, тугры хатыннар. Алар абыстай образында утыра. Ә халык бездә яхшы нәрсәгә ышанмый. Тыңлаучы шок, фаҗига, коточкыч фактлар ярата. Ул фактларны рәсми аккаунтлар, ихлас интервьюлар раслый алмый, алар колактан-колакка сөйләнә торган яшерен фактлар яки имеш-мимешләр генә була ала. 

Кемнәрдер социаль челтәрләрдә җырчыларны һәм күңел ачу бизнесы вәкилләрен сүгеп язалар, ди. Син халык арасында йөргән, халыкның кәефен эчтән белгән кеше — моны ничек аңлатасың? Кем гаепле, әгәр инде кемнедер гаепләргә яраса?

Инстаграмдадыр ул. Мин анда утырырга яратмыйм. Бик кирәк чагында, сирәк кереп кенә карап чыгам. Ул — тиле челтәр. Күз буяу, фотошоп, реклама челтәре. Андый урында халык алдана да, аннары зарлана. Икенчедән, җырчылар да, тамадалар да үзләрен сүккәнгә күнекте бит инде. Бер инстаграмда гына түгел, барлык интернетта да сүгелгән әйбер күбрәк карала, рейтингны арттыра бит. «Зөләйха күзләрен ача» китабы һәм киносы кебек: сүккән саен рейтингы, укучысы, караучысы арта гына. Ихлас тамашачы йә сүгә, йә балавыз сыга, ә хайп ясаучылар шау-шудан акча суга.

Гамил, үзең турында берничә сорау. Үзизоляцияне файдалы уздырасыңмы?

Мин тамадалык эшеннән туктаганга бер ай да булмады бит әле. Бер ай - бер ел түгел бит ул. Әле файдасын да, зур зыянын да күргән юк. Ял итәм. Башка тамадалар да шулай. Хөкүмәт эшендә эшли торганы эшенә барып кайта яки интернетта эшли. Шәхси эше булганнары шул эшен дәвам итә. Эшсез калганнары йортын карый, каралты-курасын төзәтә, бакчада казына. Кайберсе костюмнарын, репертуарын барлый, иҗат итә. Кредитка батканнары, ипотекалылары исә борчылып яши. Тулаем алганда, бар кешенең дә акчасы кимеп бара. Тик барыбер «Җан булмаса, җон бирер әле», — дип яхшылыкка яки бар ил белән узачак газапка ышанып яшибез.

Социаль челтәрләр синең өчен — 1) күңел ачу урыны, 2) эч бушату урыны 3) мәгълүмат алу урыны, 4) эш өчен пиар урынымы? Кайсы беренчел? Тагын нинди вариантлар әйтелмәде?

Фейсбук: мәгълүмат, күңел ачу һәм эч бушату урыны. Вконтакте: пиар, күңел ачу, мәгълүмат алу урыны. Одноклассники — пиар һәм мәгълүмат. Инстаграм: пиар, мәгълүмат һәм күңел ачу. Твиттер: мәгълүмат, пиар һәм күңел ачу. Телеграм: мәгълүмат һәм пиар. Линкедин — пиар. Ватсап: мәгълүмат, пиар һәм күңел ачу. Вайбер: пиар һәм мәгълүмат. Мессенджер: эч бушату һәм пиар. Тагын аккаунтлар аша иҗтимагый хәбәрләр, яңалыклар таратам, журналист буларак, фикерләр, аналитика язам. Халык шуларны укый.

Әле элемтә варианты да әйтелмәде: телефон буларак, ватсапны кулланам. Лимитсыз интернет булгач, очсызга чыга бит. Пиар өчен дә андагы статусларны куллана алам. Ватсаптагы статуска: «Дус егет казылык сата», - дип язган идем, күп шалтыраттылар, нәтиҗәсенә исем китте. Гомумән, минем аккаунтларда роботлар утырмый, җитди кешеләр утыра, ахрысы. Игълан бирсәм, шундук реакция китә. Ышанычларына сокланам. Шуңа күрә спам яки шикле игъланнар бирмим, беркайда да.

Син кеше күңелен ачасың. Бу чаралар энергияңне аламы? Әллә киресенчәме? Мин шәхсән андый чаралардан качарга тырышам, кунак булырга туры килсә дә, кабыкка бикләнәм һәм арып кайтам.

Әйе, энергияне бик каты ала. Без психолог, дипломат, конфликтолог, им-томчы, гипнозчы кебек эшлибез. Энергия бирәбез, төрле кешеләрне, туганнарны, тарафларны, гаиләләрне, авылларны, милләтләрне, диннәрне дуслаштырабыз. Лимон кебек сыгылабыз! Эшләмәгәндә мин дә андый чараларда, синең кебек, «скафандр» киеп утырам. Чакраларны ачмыйм.

Син күп төрле һөнәр иясе инде — югалмассың. Шулай да үзең өчен һөнәр ягыннан «запас аэродром» итеп нинди эшне күрәсең?

Баш катырмадым әле. Үләт узсын инде, исән калсам, күренер. Мин бик тиз яраклаша, үзгәрә ала торган кеше. Безне Т-белгеч дип атыйлар. Ул туксанынчы елларда пәйда булган термин. Ул төп эше белән бергә башка эшләрне дә эшли ала торган кеше. Тик мин аның яңалыгын күрмим. Авылда үскән һәр кеше берничә эшне оста башкара ала.

Журналистикада да эшләдең. Нәрсә канәгатьләндермәде? Нигә киттең?

Мин анда хуҗаларга абунәче яки рейтинг китерә идем. Әле дә чакырып торалар — эш атын яраталар. Кайсына барырга дип аптырап утырам. Журналистика — кадерсез эш. Мактап язсаң, ник аз мактадың яки ник аны мактадың, диләр. Хурласаң яки яшерен фактын ачсаң — ачуланалар. Аллаһ саклады, мине судка бирүчеләр булды, тик җиңә алганы булмады. Чөнки мин бары тик төгәл фактларга таянып эшли идем.

Журналистикада минем укытучым Виктор Смирнов булды, ул БиБиСи радиосында эшли иде. Аның төп сабагы: һәр хәбәрдә ике капма-каршы тараф фикере булырга тиеш булды. Шизиклар һәм нахакчылар «шпион», дип бәйләнә иде. Геройларым, укучылар каршында үземне космонавт итеп хис итә идем. Аларның кыска акылы, шәхси амбициясе, эгоизмы эрудицияне, күпкырлы мәгълүмат белү, тыйнаклык, шыпырт кына сенсацияләр ясау осталыгын, тиз эшләүне, уңайсыз сораулар бирүемне аңлый алмый иде. Мин файдалы, тасма телле матбугатта да эшләдем, хайпта да йөзеп алдым. Тик Россиядә чын журналистика Политковская үлеменнән соң туктап калды дип уйлыйм. Аннан соң инде ярымматбугат, ясалма журналистика, пропаганда гына калды. Аларда да эшли алам, бер авырлыгы да юк. Ник киттем? Китеп бетмәдем. Вакыт, кәеф булганда, сирәк-мирәк язгалыйм. Бик кызык яки бик отышлы булса, кабат бу эшкә кайта алам. Күперләр көтеп тора.

Татар журналистикасына мөнәсәбәтең?

Иң җылы хисләр уята. Ул япон матбугатына ошаган: позитив, файдалы, агартучы, өйрәтүче. Берочтан хәбәрдар, ирекле сүзлесен дә күрәсе килә, тик андый мөмкинлек юк. Мин әйтер сүзнең уннан берен дә әйтә алмыйм. Шартлы гына сүз иреге була ала. Сары журналистика да бераз үсеш алды. Ул арада матбугат урынын ватсап, фейсбук, телеграм кебек челтәрләр яулап алды. Алар аша да күп нәрсәне укып, карап була. Хәзер халык үзе журналист инде. Дөрес, ул да бар нәрсәне дә яза алмый, сак булырга тырыша. Тик барыбер без капчыкны тишеп чыккалый.

Акча яратасыңмы?

Юк. Акча яраткан кеше синең белән ник сөйләшсен инде?! Синнән кесәгә тама алмый! Син концертларга да билет алмый торган, тамада да ялламый торган кысмыр кешегә охшагансың.

Гамил, синең белән мин яшьлегебез туксанынчы елларга туры килгән, «югалган буын» балалары. Безнең яшьтәш язучылар да юк дәрәҗәсендә, артистлар да аз.

Бааа… Бу турыда уйланмаган идем дә… Яшьлек матур бит ул. Югалган түгел, шомарган, ныгыган буындыр. Туксанынчы еллар юл сайлау иреген бирде, аңа кадәргесе тагын да яман булгандыр әле. Иң кызыгы — безне балачакта тирес түктертеп, чөгендер чүбе утатып газапладылар. Уку майда туктап, ноябрьдә генә башлана иде. Мәҗбүри хезмәт тәрбиясе иде! Бу бүгенге ювеналь кануннар буенча «колбиләүчелек» дип атала икән — көлсәң көл, еласаң ела инде. 

Соравымны дәвам итәм: безнең буын татар зыялысы буласы кешеләр базарга, милициягә һәм башка өлкәләргә акча эшләргә китте. Кайчан да булса шул хәлләр кабатланыр дип уйлаганың булмадымы?

Борылышлар, җайлашуны һәр кеше өчен дә табигый дип уйлый идем. Баш бәласе юк бит.

Син тормыштан канәгатьме? Күләмле сорау, әйе. Беренче реакция һәм беренче башка килгән җавап кирәк.

Канәгать! Исән бит. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100