Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Эльмир Низамов: «Мин җырларымны сатмыйм. Ничек инде үз балаңны сатып җибәрәсең!»

Эльмир Низамов пандемия чорындагы тормышы, кемнәр өчен җыр язуы һәм язмавы, нинди опера язасы килүе турында сөйләде. Иң мөһиме - ул татарга туры килә торган музыка коралын атады.

news_top_970_100
Эльмир Низамов: «Мин җырларымны сатмыйм. Ничек инде үз балаңны сатып җибәрәсең!»
Рамил Гали

Эльмир Низамов — Татарстанга Ульян өлкәсеннән килеп, биредә үз татар тирәлеген булдыра алган гаҗәеп шәхес. Аның тирәсендә һәрчак тормыш кайный. Әлеге интервьюны биргәндә ул әле Россия Президенты грантын алмаган, Россия Президенты белән композиторлык һөнәре турында сөйләшмәгән, Татарстан Президенты белән дә очрашмаган иде. Интервью язма форматка китерелгән арада ул боларның барысын да бер сулышта эшләп өлгергән кебек булды.

Эльмир, без «Сак-сок» хореографик спектаклендә күрешкән идек. Ошадымы?

Миңа ошады. Бик эмоциональ кабул иттем. Музыкаль яктан бик профессиональ эшләнгән. Бер сулышта карала. Һәр кеше үз дөньясыннан карый бит инде. Мин нинди уен кораллары кулланылган, нәрсәне үзгәрткәннәр — шуларны да карыйм. Кайбер инструментлар да минем өчен ачыш иде.

Син язсаң, синең «Сак-сок»ың ничегрәк булыр иде икән?

Ул турында уйлаганым булмады…

Заказ бирсәләр, уйлар идең, әйеме? Бушка уйламыйсың алайса…

Бушка да уйлыйсың… үз теләкләреңне. Ә менә «Сак-сок»ны уйлаганым юк иде. Бик күтәрелгән тема инде ул. Илгиз Зәйниевнең дә ул темага курчак спектакле бар. Минем аңа алыну идеясе юк иде. Кеше алынганны рәхәтләнеп карадым.

Син гаиләдә бердәнбер баламы?

Әйе.

«Сак-сок» бу яктан да сиңа якын була алмый, әйеме?

Минем берүземме, түгелме дип уйлаганым да юк иде. Ничек бар — шулай бар. Канәгать идем.

Эгоистлык та көчледер инде ул бер генә булган балада.

Психологлар шулай сөйли инде. Бардыр. Өйдә иң тәмле әйбер миңа иде. Әмма моның яхшы сыйфатын да алдым: әти-әни минем белән бүлешә икән, димәк, мин дә бүлешергә тиеш. Мин булганы белән бүлешәм.

Эльмир, былтыргы иң авыр ел синең өчен уңышлы булды. Елның иң зур уңышың «Алтын Казан»дыр, әйеме?

Былтыр шундый ел булды инде: планлаштырган эшләр паузага күчте. Концертлар булырга тиеш иде — булырлармы-юкмы, белмим. Шул вакытта «Алтын Казан»ның булуы — зур вакыйга. Бөтен театрлар ябык булганда без репетицияләр башладык.

Әсәр бит ул бала кебек. «Алтын Казан» урнашмаган балам кебек иде. Ниһаять, мин аны урнаштырдым. Хәзер инде тулысынча башка проектларга күчә алам һәм күчәргә телим.

Мин ул спектакльне бераз тәнкыйтьләдем. Минем кебекләр тагын булдымы? Бәлки, үзеңә әйткәннәрдер…

Мин бик күп тәнкыйть күрмәдем. Дөресен әйткәндә, карап та бармадым. Арыган идем. Һәрвакыт үзең турында нидер язганнарын карап барасың бит инде. Бу юлы ачыктан-ачык әйтәм — бернәрсә дә карамадым, сүккәнне генә түгел, мактаганны да укымадым. Әни укый инде барысын да. Монысы сүккән, монысы мактаган, монысы шулай иткән, ди. «Ярар», дим, үземә кызык түгел. Картайдыммы икән? Матбугатка битарафлыгыма үземнең дә исем китте.

Әниең: «Минем улымны сүгә», — дип, сүккән журналистларны ачуланамы? Әллә алар белән килешә дәме? Объектив була аламы ул?

Була ала.

Ягъни, улым, син дөрес эшләмәгәнсең — бу журналист хаклы дигәне бармы?

Журналист белән ул беркайчан ди килешми. Ул мине үзе тәнкыйтьли. «Журналистка нигә монысын әйтмәдең, тегесен әйтмәдең?» — ди. «Кирәген тапмадым. Андый сорау да булмады», — дим. «Бармы ул сорау, юкмы — син әйтергә тиеш», — ди. Кеше янында үземне ничек тотарга икәнен өйрәтә. Аның үз фикере бик көчле. «Менә бу җырчы синең җырны яхшы җырлады, монысы җиткезә алмады», — ди.

Син профессиональ яктан карап, әниең фикерен дөрес дип табасыңмы?

Ул бик тирән фикерли. Бер профессионал да ул кадәр үк бәяли алмыйдыр. Ул үзе дә музыкага тартылган бит инде. Ниндидер сәләте дә булган. Хыялы тормышка ашмаган. Хәзер интуиция рәвешендә уянамы?..

Бервакыт бер концертта утырабыз. Безнең бер композиторның бик озын, бик авыр әсәре яңгырады. Шунда әни: «Улым, язган вакытта музыканы хөрмәт итәргә кирәк», — ди. «Нинди мәгънәдә?» — дим. «Бу композитор нәрсә башына килгән — шуны алган да язган. Ә без шуны тыңлап утырырга тиеш», — ди. «Бөтен башыңа килгәнне язма, уйлап яз. Ул чын музыка булырга тиеш. Музыканы хөрмәт итәргә кирәк», — ди. Болай итеп бер музыкаль критик та әйтә алмый, ә ул аны сизә. Һәр нотаңны уйлап, тамашачыңны хөрмәт итеп язарга кирәк, «яздым да, тыңлагыз» түгел. Әнинең музыкаль тел байлыгы юк, музыкаль терминнар белән сөйләшә алмый. Ул үзенчә аңлата һәм мин аны аңлыйм. Менә шундый гаиләм!

Кемнән туган — шундый туган!

Әйе, кемнән туган — шундый туган. Мин элек аптырый да идем: әти-әни эшчеләр, заводта хезмәт иткәннәр, мин ничек музыкант була алдым икән — балалар йортыннан алмаганнардыр ич дип тә уйлаганым бар. Еллар үткән саен әти-әниемне яхшырак аңлыйм, аларның рухи дөньялары миңа көтелмәгән яктан ачыла бара.

Нәселеңдә музыкантлар юкмыни?

Юк. Профессиональ музыкантлар юк. Кемдер бабай җырлаган дип сөйли, кемдер гармунда уйнаган. Мин аларны күрмәгән-белмәгән. Канда булгандыр, күчкәндер, бәлки, ләкин мин андый үрнәк күреп үсмәдем.

«Алтын Казан»нан соң зур әсәр язарга «аппетит» уяндымы?

Әлбәттә, уянды. Мин бит инде күп театрлар белән эшлим. Дусларым да бар. Әмма опера театрында гына чынлап торып үз дөньяма эләккән кебек булдым. Башка театрларда мин диңгез буенда аяк чәпелдәтеп йөргән кебек идем, монда, ниһаять, йөзәм.

Син заказлар белән генә эшлисеңдер, әйеме? Болай гына язмыйсыңдыр…

Болай гына язарга вакыт та юк бит әле. Заказларны эшләп бетерәсем бар.

Заказлар күпме?

Аллага шөкер! Зарланмыйм.

Бөтен заказны аласыңмы? Әллә сайлана башладыңмы?

Соңгы елны әзрәк кенә сайлана башладым. Алдарак беләмме-белмимме — алына идем. Башкарып та чыгам.

Хәзер баш тартасыңмы?

Баш тартам дип инде… Ул кадәр баш тартканым да юк. Әйтик, ике ай эчендә мюзикл кирәк, диләр икән, гафу итегез, дим, андый эшкә алынмыйм. Ике айда мюзикл булмый.

Ә күпме түләсәләр була? Эш акчадан тора аламы?

Тора ала.

Космик бәя түләсәләр, син аны язып өлгертәсеңме?

Әлбәттә. Ул очракта бөтен эшне кичектереп, зур эшкә алынырга мөмкин. Ләкин эш акчада гына да түгел. Иҗат кешесен кызыксындырган өч әйбер бар. Беренчедән, иң мөһиме — проект үзе. Кызыкмы ул сиңа? Икенчедән, ул сиңа нәрсә китерә — тәҗрибә, дан, абруй. Болар икесе матди түгел. Өченчесе — ничек түләнә. Шушы өч пунктның икесе булса — мин эшкә алынам.

Ә заказны кем бирә дигән дүртенче пункт? Әйтик, аны якын дустың Илгиз Зәйниев бирергә мөмкин, яки репутациясе әллә ни зур булмаган зат?

Анысы да бар — заказның кемнән килүе мөһим. Җыр сорап, миңа эстрада җырчылары күп яза. Кайберләренә мин зур суммага да язарга риза түгел.

Бу җырчының иҗатын хөрмәт итмәүдәнме?

Әлеге башкаручы җырга җан өрә алмавын сизсәм, җырны бирмим. Иң мөһиме — әсәр яшәсен! Акча мәсьәләсе бу очракта соңгы әйбер. Бармый торган әйбердән, күп түләсәләр дә, баш тартырга тырышам.

«Алтын Казан» мюзиклы өчен алган гонорарларның суммасы матбугатка чыкты. Бу кәефеңне төшермәдеме?

Юк. Беренчедән, бу хезмәтнең бәясен белсеннәр. Бу хаклар күктән алынмаган бит. Аларны мин сорап алмаган. Бу Россия күләмендә куелган бәя. Мин андый хезмәтнең Большой театрда күпме торганын беләм. Гонорар суммасы шул тирәдә иде инде. Аннары, бу сумманың матбугатка чыгуы яшь композиторларга тырышып эшләргә стимул булыр дип саныйм!

Ниһаять, ипотекаңны яптың алайса?

Яптым, ниһаять.

Үпкәләрлек тә инде, әйеме, заманында коллегаларың — иҗат кешеләре бушка фатир алган. Син хәзер түләп алырга мәҗбүр. Хөкүмәт бушка бирсә иде дигән уй булмадымы?

Сәләтле кешеләргә ярдәм итәргә кирәк, әлбәттә. Миңа зарлану гөнаһ. Татарстан миңа бик ярдәм итә.

Нишләп машинада йөрмисең?

Яратмыйм бит.

Праваң бармы?

Укыдым мин аңа. Беренче тапкыр имтихан биргәч үк права алдым. Унөч ел була инде права алганыма. Рульгә утырмадым. Машина да алмадым. Алам дип йөрдем, ул вакыт минем өчен зур стресс иде. Мин аны алмадым һәм тынычландым. Безнең гаиләдә беркайчан да машина булмады — бәлки, мин аны шуңа да яратмыймдыр.

Синең нинди дә булса оешманы җитәклисең килә башламадымы әле? Әллә син ирекле тормышыңнан канәгатьме?

Канәгать. Әлегә җитәклисем килми. Иртәгәмне белмим. Бүген — юк. Бәйле буласым килми.

Ә консерватория? Укытасың бит.

Әйе. Әзрәк кенә бәйләнгән инде. Мин анда ярты ставкада. Атнага ике көн генә барам. Укытам. Беренчедән, мин аңлатырга яратам. Икенчедән, мин булмасам, кем? Без композиторлар аз бит. Ниндидер җаваплылык сизәм. Өченчедән, хезмәт кенәгәсе кайдадыр ятып торырга тиеш. Композитор дигән профессия юк бит. Стаж бармый. Кайчан да булса пенсия вакыты килеп җитәр. Миңа 34 яшь бит инде.

Син әле оптимистмыни?

Пенсия булырмы, дисезме? Күңелемнән уйлыйм инде мин аны: безнең вакыт килеп җиткәндә пенсия булмас та. Шулай да кечкенә генә өмет бар. Бәлки, нәрсәдер булыр. Пандемия вакытында өйдә утырганда консерваториянең шул кечкенә генә булса да хезмәт хакы килде бит. Ул мине бик коткарды. Банкетлар булмагач, күпме артистның баласын ашатырлык та акчасы калмады. Мин, һичьюгы, фатирым өчен түли алдым.

«Кара көнгә» акча җыючылардан түгелмени соң син?

Пандемия шундый вакытта килеп тотты мине. Мин бит кәҗәмөгез — җыя идем: фатирга, машинага җыйдым. Фатир алып, күп бурычларга кереп, фатирга ремонт ясадым. Заказларым бар — эшләп торам, дип уйладым. Ничектер җайлы гына түләп бетерермен иде кебек. Әмма тормышта шулай була бит ул: түләүләр туктатылды, казначействолар эшләми башлады. Пандемиягә бурычлар белән кердем. Акчасыз яшәү бик зур стресс икән ул.

Синең моңарчы акчасыз интеккәнең булмадымыни?

Юк.

Студентның ач булуы актуаль түгелдер шул хәзер.

Мин студент чакта музыка мәктәбендә балалар укыттым, рестораннарда уйнадым. Аннары, янымда әти-әни гел бар иде. Ә монда пандемия һәм кесәдә өч мең сум! Абау, мин әйтәм, андый тормыш та була икән! Бәлки, ул кирәк тә булгандыр: Эльмир, акчаның кадерен белерсең, дидем.

Пандемия тагын нәрсәгә өйрәтте?

Иртәгәсе көн турында уйларга өйрәтте.

Сиңа тәүлеккә 24 сәгать җитәме?

Җитми.

Ә күпме кирәк?

Яхшы сорау бу! Ә бит ул 48 булса да җитмәскә мөмкин. Күпме вакыт кирәк икән миңа?! Ни әйтергә дә белмим. Иҗатта вакыт — иң мөһим әйбер. Вакыт ул шундый нәрсә — син аның аз булуын белеп, үзеңне тонуста тотарга тиеш. Шул ук вакытта ул бик кысан булырга да тиеш түгел. Кич театрга барып кайтырга, дусларың белән күрешергә вакытың калырга тиеш. Иң дөрес вакыт шул — эшләргә дә җитсен, яшәргә дә калсын. Үзеңне артык кыссаң, көчләү була инде ул.

Тәүлеккә ничә сәгать эшли аласың? Иҗат турында сүз бара.

Минем андый төгәл бүленеш юк. Биш тә, унбиш тә, 24 тә булырга мөмкин. Бер анекдот бар бит әле: «Мин фрилансер: теләсәм — 10, теләсәм — 12 яки 14 сәгать эшлим», — ди. Кайчак көннәр буе ашамыйча да утырасың. Кайчак иртән ике сәгать утырдың — шулкадәр зур эш эшләнә. Берәү: «Креатив 45 минут кына була ала», — дигән. Калганы шул 45 минутны тотып утыру, ди. Мин консерваториядә укыганда бик күп эшли идем. Көндезге 1ләрдә киләм дә, 7ләрдә китәм. Фортепиано янында болай-тегеләй утырам, башка бернәрсә килми. Өч сәгать утырасың — бер нота да язылмый…

Түзеп утырасыңмы?

Утырам. Башыма бер рәтле идея килмичә, мин бу класстан чыкмыйм дия идем үземә. Бәдрәфкә дә чыкмыйча түзәм. Үз организмымны шундый хәлгә калдырам. Бишенче сәгатькә ул идея килә. Барыбер килә һәм мин аны 15 минутта язып куям. Җыр язу җиңел бит, диләр. Бер караганда җиңел ул — мин аны 15 минутта язам. Шул 15 минутлык көйне тотар өчен көннәр, айлар утырып торырга мөмкинмен.

Җыр дигәннән, «Яңа татар җыры» конкурсында катнаштыңмы? Саттыңмы җырыңны, ягъни авторлык хокукларың белән бергә фондка бирдеңме?

Сатмадым.

Чакырдылармы?

Әйе. Мин нигезләмәне укыдым да, тулысынча хокуклар бирелә дигәнне укыгач… Мин беркайчан да тулысынча хокукларны беркемгә дә бирмим. Мин хокукларымны бүлешәм. Җырчыга да була, театрлар да куллана, шул ук вакытта мин дә хуҗа булып калам. Ә бөтенләйгә… Ничек инде балаңны сатып җибәрәсең?!

Бу авызың пешеп акылга килүме, әллә саклыкмы?

Булды андый хәл. Әмма мин аны жәлләмәдем. Чөнки ул әсәр шунда гына яши ала. Ә җырларны, зуррак әсәрләрне — юк. Кем белгән — бәлки, шул әсәр мине гомерем буе ашатыр. Икенчедән, минем өлкән коллегаларымның киңәш биргәне бар: «Тулы хокукларыңны беркайчан да бирмә», — диделәр. Минкульт бездән әсәрләрне «неисключительные права» белән генә сатып ала. Ә монда алай түгел иде. Шуңа мин катнашмадым.

Кемдер «Җыр барыбер ята, яңгырасын», — дияргә мөмкин, кем өчендер бу үз иҗатын зур сәхнәгә чыгарырга бер юл. Оештыручы Рифат Фәттахов анда яхшы җырчыларны җырлата. Ләкин мин җырларымны аннан башка да урнаштыра алам.

Урнаштырылмаган җырларың бармы?

Бар. Өлкән кеше җырларга тиешле берничә җырым бар. Текстны күрдем дә, үзем теләп яздым. Кечкенә әсәрләр заказсыз языла. Күңел тула да языла.

Син аны ноталар белән язасың бит инде, әйеме?

Ноталар белән.

Ә бит безнең җырчылар нота танымый. Аларга ничек бирәсең?

Минем җырчыларым нота таный.

Нота танымаганга бирмисеңме?

Үземә андый чикләр куймыйм. «Нота таныйсызмы?» — дип сорашмыйм. Әмма шулай килеп чыга ул — профессионалларны яратам. Минем өчен җырымны кемнең беренче тапкыр җырлавы бик мөһим. Ничек беренче тапкыр яңгырый — шулай китә дә. Аннары теләсә кем җырласын, бушкамы-бушка түгелме, миңа барыбер. Башта ул туарга тиеш. Шуңа мин әсәрне беренче булып суперпрофессионалларга гына бирәм. Аларның яки исемнәре, яки тавыш мөмкинлекләре зур. Минем җырчыларым бик иҗади.

Шигырьләр укыйсыңмы?

Укыйм. Классиканы укыйм. Заманчаларны да бирәләр. Ренат Харис, Резеда Гобәева текстлары ята. Кайчак шундый тема һәм шундый җырчы бар дип шагыйрьләргә үзем шалтыратам.

Үзеңнең шигырь язганың юкмы?

Яшь вакытта… 20 тирәсендә… «Яшел» булган вакытта… русча шигырьләр яза идем. Әмма үз текстларыма көй яза алмадым. Нигә яза алмавымны да аңламыйм. Барьер тора. Хәзер язмыйм. Төзәтәм үземчә. Ләкин авторларга карап чыгарга җибәрәм. Янымда миннән сәләтлерәк кешеләр булганда ничек языйм инде?!

Китаплар укыйсыңмы?

Укыйм, аз укыйм. Культурология буенча укырга яратам. Соңгы укыганым– метамодерн турында. Белемемне системалаштыру өчен опера тарихы турында укыдым. Театрлар турында китаплар укыйм.

Әдәби китаплар?

Бик сирәк. Довлатовны яратам. Достоевскийны башлаган идем, бармады.

Пьесалар?

Җентекләп укыйм дисәм, Илгиз Зәйниев мине «алдакчы малай», диячәк. Музыка язганда пьесаны җибәрәләр — мин җыр алдындагы диалогларны карыйм.

Илгиз мине бервакыт бер читкага алып килгән иде. Үлә яздым. Артист ул пьесаның спектакльгә әйләнәчәген сизә, ә минем өчен коры текст. Илгиз укый да укый үз пьесасын, ә мин арган идем — йокыга киттем. Хәзер гел шуны искә төшерә: «Йоклый алмасаң, килеп пьесаларны укыйм», - ди. Ә ул пьеса шәп иде. Куелды. Мин музыка яздым.

Нинди пьеса иде?

«Көтәм сине» түгелме икән? Ә спектакльгә көй язганда режиссерлар белән очрашып, гомуми фабуланы, сюжетны сорашам. Минем өчен анысы да мөһим түгел. Иң мөһиме — стилистика, замана. Рәссамның нәрсә эшлисен белешәм: абстракционизммы, минимализммы, чын авыл күренешләреме? Кайбер режиссерлар ниндирәк музыка теләгәнен аңлатып, охшаш музыка тыңлата. Соңгы елларда Илгиз бернәрсә дә әйтми. Сюжет һәм якынча стиль! Миңа тулысынча ышана.

Үзеңне башка иҗатта күз алдына китерә аласыңмы? Әйтик, спектакль куеп карыйсың килмиме?

Композиторларның үзләре спектакльләр кую мисаллары бар. Барып кайтам да аларның спектакльләренә, «кирәкми», дим. Мин ул яктан «однолюб» — үз юнәлешемдә киң эшлим. Монда эксперименталь, монда заманча, монда эстрада, монда гимн… Шуңа башка юнәлешкә керү ихтыяҗы сизмим.

Сиңа ноталар җитә алайса?

Җитәчәк. Әле музыка дөньясында да бөтенесен эшләп бетереп булмый.

Бөтен музыка язылып беткәндер кебек тоела кайчакта.

Бер яктан шулай. Матур лирик җырлар күп, һәр милләттә бар. Татарда аеруча күп: без моңланырга яратабыз. Әмма ул җырлар минеке түгел. Мин язсам, үземчә килеп чыга. Охшашлык та буладыр инде, аннан беркем дә котыла алмый. Әмма мин язганы — минеке.

Сладковский берничә ел элек: «Татарның дөньяга чыгарырлык музыкасы юк», - дигән иде. Татарның дөньяга чыгарыр музыкасы бармы? Нәрсә киңәш итәр идең?

Мин нәрсә киңәш итәмме? Эшләргә генә кирәк — таныта аламы ул, юкмы — күз күрер. Үземә дә күбрәк эшләргә киңәш итәм. Сладковскийның минем музыканы Монакода уйнаганы бар. Минемчә, бүгенге көндә милли академик музыканы башкача аңларга кирәк. Без хәзер глобаль дөньяда яшибез.

Нәрсә ул дөньяга танылу? Бер тапкыр Монакода уйналу — ул дөньяга танылумы?

Бүгенге дөнья - ул кичәге дөнья түгел. Бәлки, бүген без сорауны дөрес куймыйбыздыр. Без татарлык дибез. Безнең бит Шекспирны яратуыбыз инглиз булганы өчен түгел. Без аны гомумкешелек темалары белән кеше күңеленә керә алган иҗаты өчен яратабыз. Мин чит ил авторын, әйтик, Муракамины укыйм икән, аның геройларына татар исеме куйсаң, безнең турында кебек. Без үз иҗатыбызда бөтен дөньяга якын булган темаларны күтәреп таныла алабыз. Ә күкрәккә сугып: «Бу татар музыкасы, монда курай уйный, тыңлагыз татар музыкасын», - дип бәбәкләренә терәп… Мәхәббәт алай туа алмый. Мәхәббәт көч белән эшләнгәнне яратмый ул. Мәхәббәт бераз качкан кешене ярата. Бөтен дөньяга кызык әйберләр эшләсәк, татар сәнгатен таныта алабыз. Аннары инде «Бу әсәрне татар кешесе язган, бу әсәрнең нигезендә татар халык әкияте», - дип әйтә дә алабыз. Бөтен дөньяга кызык булырга кирәк.

Татарны ача, татарга туры килә торган музыка коралы нинди? Татар уйлап тапкан димим, ә аның рухына туры килә торган.

Минем өчен татар инструменты — ул оркестр. Безнең татар музыкасы бай. Мәскәүдә яшәүче бер таныш композиторым: «Когда приезжаешь в Казань, на тебя сваливается 100 тонн счастья», - ди. Безнең милләт чуаррак бит инде. Безгә бер инструмент җитми. Шуңа баян, синтезатор кергән. Чөнки оркестр ул кыйммәт, ә баян берүзе генә булса да, оркестр сыман. Синтезатор да шулай.

Оркестр! Миңа ошады бу җавабың. Тагын нәрсә сорыйсым калды икән?! Синнән интервью алу шактый катлаулы, Эльмир. Чөнки син ачык кеше — интервьюларың күп. Барысы да соралган кебек.

Бервакыт әни дә әйтте: «Тукта интервью бирүдән», - ди. «Син минимум Познерга интервью бирергә тиеш. Чөнки сиңа мәгънәсез сораулар бирәләр дә, алар янында син дә мәгънәсез күренәсең. Кеше мәгънәле булырга тиеш», - ди.

Әниең хаклы. Ә ничек акландың?

Акландым дип инде… туктадым. Һәр кешегә интервью бирмим хәзер. Сиңа гына ризалаштым. Таныш түгел журналистлар шалтыратса, сорашам инде: «Кем сез? Нәрсә турында сөйләшәбез. Элек эшләгән интервьюларыгызны карыйм, бирегез», - дим. Элек алай итми идем. Беренче әсәремне ничек язганымны 15 ел сөйлим бит инде. Хәер, Оскар Уайльд: «Ахмак сорау булмый, уңышсыз җавап була», - дигән. Акыллы кеше нинди генә сорауга да акыллы җавап бирә.

Уайльд заманында, бәлки, вакыт кызганыч булмагандыр, хәзер вакыт кадерле бер үк сүзне акыллы итеп кат-кат сөйләп утырырга.

Әйе, рәхәтләнеп сөйләшеп утырганнар.

Дөньядан канәгать булмаганда кем янына барып зарланасың?

Иң якыны — әти-әни. Төшенкелеккә бирелгәнне алар аңлый. Хәзер дуслар да барлыкка килде. Илгиз Зәйниев белән зарланышып утырабыз да: «Син аңлыйсыңмы, без бит кемгәдер үрнәк, ә зарланабыз», - дим. Баш белән аңлыйсың инде аны. Әйе, ниндидер уңышлар да бар, ләкин бит дәвам итәргә кирәк. Кеше кайчан зарлана? Уңышы булса да, бер тигезлектә барса, эч поша башлый. Кечкенә генә адым белән булса да алга барырга кирәк. Бер җыр яздым, тагын берне яздым… Шуннан ни? Ачыш юк кебек. Шул вакытларда зарланып алам. Соңгы вакытта кечкенә генә әйберләргә шатланырга өйрәнә башладым. Музыка мәктәбендә бер бала җырымны җырласа да шатланам.

Ә матди әйберләргә сөенәсеңме? Әйтик, кибеттән үзеңә ошаган ботинка алсаң.

Үлеп сөенәм. Кечкенә генә ботинкага да сөенә алу бәхет инде ул.

Кем белән киңәшәсең ул ботинканы алганда?

Беркем белән дә киңәшмим. Мин үзем беләм. Кеше белән йөрсәң, аны көтәсе була. Мин үз җаема йөрергә яратам. Бәлки бу эгоизмдыр.

Урамда, кибетләрдә танып дәшүчеләргә мөнәсәбәтең?

Сөенәм. «Алтын Казан» премьерасы алдыннан костюм алып торганда бер ир-ат яныма килде дә: «Спасибо за вашу музыку», - дип китеп барды. Бик сөендем. Мин бит эстрада артисты түгел, композитор гына — гел күренеп тормыйм. Әмма танысалар, бик шатланам. Димәк, бу кешеләр сәнгатьтән ерак түгел. Алар театр дөньясына кереп баручылардыр, мин, бәлки, алар өчен күпердер.

Композиторлар үзара җыелышамы ул? Ниндидер тусовкаларыгыз бармы?

Композиторлар берлегендә 2-3 айга бер җыелып, ниндидер мәсьәләләрне хәл итә идек. Юбилейлар, мәсәлән. Пандемиягә кадәр инде. Ә дуслыкка килгәндә, без композиторлар үз-үзебезне оештыра белмибез. Шагыйрьләр җыела да шигырьләр укый. Минем өчен ул кызык. Без алай җыелмыйбыз. Бөтенебез бер казанда кайнагач, композитор миңа нәрсә сөйли алсын? Шагыйрь йә драматург миңа таныш булмаганны сөйли, мин белмәгәнне бирә ала. Алар бит миңа матур татар теле дә бирә. Шуңа аларны яратып тыңлый идем, чөнки элек мин хәзерге кебек сөйләшә алмый идем. Мин аларга музыкант буларак кызык, бер могҗиза булып тоелганмындыр.

Ә композиторлар бер-беребезне котлашабыз. Мине «Алтын Казан» белән котладылар…

Көнләшүләр булдымы?

Сизелмәде. Көнләшү - кешегә хас сыйфат. Без барыбыз да кеше. Әсәрләре яңгыраса, мин коллегаларымны һәрвакыт шалтыратып котлыйм. «Ошады», - дим.

Чын күңелдәнме?

Чын күңелдән. Ошамаса, мин әйтмим.

Язучылар дигәннән, алар һәрвакыт әдәби премия бүләләр…

Әйе, аларда тормыш кайный…

Татарстан композиторларының андый профессиональ премияләре дә юк. Җәлил премиясен алдың инде. Алда нинди максат?

Татарстанның сәнгать эшлеклесе дигән исем бирделәр. Россиянекедер инде алда.

Исем алу рәхәтме?

Президент Указы матбугатта чыккач, котлый башладылар. Кешеләргә котлар урын булсын өчен пост язарга кирәк дип уйладым да, аккаунтыма Президент Указын элеп куйдым. Анда котлыйлар да котлыйлар. Мине бернинди премьера, туган көн белән ул кадәр котлаганнары юк иде. Безнең халык бик гадел бит ул — миңа исем бирелүне гаделлек җиңгән кебек кабул иттеләр. Безнең җәмгыятьтә гаделлек иң әһәмиятле сыйфат. Мин үзем кешеләрнең шатлануына бик горурландым. Үзем шул кадәр үк шатланмадым, әти-әни дә «ярар, улым», дип кенә куйдылар — алар өчен мин күптән атказанган.

Мин исем турында уйламыйм. Минем зур әсәр язып, үзем өчен башка опера һәм балет театрларын ачасым килә.

Аның өчен яхшы либретто кирәк, безнең бит әле ул проблема да бар.

Сюжет проблемасы бар. Әлегә зур әсәр өчен ачык күзаллавым да юк. Бүгенге көндә идея табу - иң авыр әйбер. Голливудта да иске киноларны яңартып төшерәләр. Яңа сценарийлар юк чөнки.

Татар тарихында тема күптер инде ул.

Минем ханлыклардан ял итеп, бүгенге заманны яки ХХ гасырны язасым килә.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100