Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Съезд нәтиҗәсе: Ркаил Зәйдулла – рәис, Данил Салиховка – медаль. Рәмис Аймәт нишләр?

Татарстан Язучылар берлеге үзенең яңа рәисен сайлады. Съезддан безнең хәбәрчебез күзәтүе.

news_top_970_100
Съезд нәтиҗәсе: Ркаил Зәйдулла – рәис, Данил Салиховка – медаль. Рәмис Аймәт нишләр?
Салават Камалетдинов

Язучылар берлеге съезды өчен сайланган Тинчурин театры бинасына иртүк кеше агыла башлады. Театр ишеге төбендә нинди чират дисәм, ишек төбендә шартын китереп температураны үлчәп, антисептик сибеп каршы алалар. Исемлеккә «галочка» куеп уздыралар.

Рәислегенең соңгы сәгатьләрен санаган Данил Салихов басып тора. Министрлык вәкилләре дә бар. Язучыларга регистрация үткәндә ике съезд арасы тәфсилләп тасвирланган җыентык һәм белешмә, көндәлек һәм ручка салынган пакет тапшыралар.

Фойега язучы булмаган актив абзыйлар да үтәргә тырышты — кертмәделәр. Кертелмәүчеләр арасында танылган җырчы Искәндәр Биктаһиров та булган икән. Алдан кертелмәгәч, арткы ишектән үткән. «Милләт өчен әһәмиятле шундый зур җыелыштан ничек читтә калыйм инде!» — диде ул.

Съезд башланырга 15 минут кала төп кандидатларның берсе Ркаил Зәйдулла килде. Икенче төп кандидат Рәмис Аймәт күптән биредә иде. Ул кандидат кына түгел, хуҗа сыйфатында да бит әле. Аның Данил Салихов командасы белән бергә эшен тапшырасы булуы да мөмкин.

Мондый җыелышларда алгы рәтләрдә, әлбәттә, бүләкләнүчеләр утыра. Татарстан китап нәшриятының баш мөхәррире Ленар Шәех тә алда иде. Димәк, егеткә тагын бер медаль тагачаклар — ярата ул аларны.

Быел гына Җәлил премиясе алган Булат Ибраһим янына килеп утырдым. Котладым. Менә яңалык — аңа бер премиянең яртысын гына биргәннәр икән бит. Комиссия бүлгән. Җәмәгать, безнең перспективалы, талантлы яшь татар шагыйре тулы бер прмиягә дә лаек түгелмени инде? Килешми бит инде алай!

Съезд башланды. Нигездә рәис сайлау уенына кайтып калырмыикән бу чара? Дүрт елга бер була торган бу зур җыелышларның асылы шул, кызганыч. Кайда соң әдәбият үсеше турында сөйләшүләр? Кайда анализ? Кайда йомгаклар? Кайда планнар? Кайда киләчәк турында фаразлар? Болар юк. Бары тик сайлау уены гына бар. Хәер, Татарстан язучылар берлеге рәисен сайлаулар — гаделлеге шик астына куелмаган иң чиста сайлаулардыр, мөгаен. Шунлыктан биредә көтелмәгән кандидатлар килеп чыга һәм көтелмәгән рәисләр пәйда була.

Әлегә барысы ди бик җитди: Президиум, алып баручы, секретариат, мандат комиссиясе, 7 кешелек санау комиссиясе сайланды.

Татарстан Президенты сәламләвен ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров укыды. Дәүләт бүләкләрен дә ул тапшырды.

«Татарстан Язучылар берлеге Россиянең иң күренекле язучылар берләшмәсенә әверелде. Республика һәрчак әдәбият үсешенә ярдәм итү мәсьәләләренә, эре иҗат берлегенең матди-техник базасына зур игътибар бирде.

Язучыларыбызга иҗади уңышлар һәм укучылар тарафыннан танылу телим. Татарстан язучылар корылтаенда кабул ителгән карарлар күп милләтле республикабызның әдәби эшчәнлегенә бәрәкәтле этәргеч ясар дип ышанып калам», — диелгән иде Президент сәламләвендә.

Сәламләүнең ике телдә әзерләнүе искәртелсә дә, ул бөтенесе дә аңласын өчен русча укылды. Аңа протест белдереп, шагыйрә Нәҗибә Сафина чыгып әйләнеп керде. Бүген яшь шагыйрә булса, Нәҗибә ханым танылган блогер-пиар остасы булыр иде. Теләсә нинди җирлектән сәбәп табып тамаша ясый белә ул. Ярый әле, әдәбиятның Нәҗибәләре дә бар! 

Дәүләт бүләкләре алучыларны игълан итү өчен Камал театрыннан Рамил Вәҗиев чакырып китерелгән. Бүләкләнүчеләр исеме аның көмеш тавышы белән яңгырады. Бүләк алучылар арасында Шаһинур Мостафин исеме дә яңгырады. Шаһинур Мостафин «Татарстан Республикасы каршындагы казанышлары өчен» ордены медале белән бүләкләнде. Вафат булган язучының дәүләт бүләген улы Раушан кабул итеп алды.

«Фидакарь хезмәте өчен» медале белән Салават Юзеев — халык шагыйре Илдар Юзеевның улы бүләкләнде.

Берничә язучыга, шул исәптән, Данил Салиховка да ТАССРның 100 еллыгы медале тапшырылды.

Ленар Шәехкә мактаулы исем бирелде.

ххх

Данил Салиховның дүрт елга нәтиҗә ясаган чыгышы җыентыкта урын алган иде. Шулай да ул аны театраль тавышы белән матур итеп укып чыкты.

Данил Салихов чыгышыннан юллар: «Дәүләт нәшриятларына көндәш булып шәхси нәшриятлар барлыкка килде, акчасы булган һәркем теләсә нинди китап бастырырга мөмкинлек алды. Бу, әлбәттә инде, әсәрләрнең сыйфатына тискәре йогынты ясамый калмый.

Без еш кына дөньяга киң күләмдә чыгарлык әсәрләр күренми, дип зарланабыз, ә алар бар. Роза Туфитулованың «Язмыш җиле» романы Төркиядә басылып, югары бәя алды. Аяз Гыйләҗевнең заманында тиешле бәя алмаган «Йәгез, бер дога!» романы маҗар телендә дөнья күрде».

Искәрмә: нотыкның китапка кергән электрон версиясендә мондый җөмлә дә бар: «Кискен бәхәсләр тудырса да, Гүзәл Яхинаның „Зөләйха күзләрен ача“ романы утыздан артык телгә тәрҗемә ителде». Ягъни, Данил Хәбибрахманович «Зөләйха күзләрен ача» әсәрен татар әдәбиятының казанышы дип саный. Дөрес, Гүзәл Яхина Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы булса да, съездга онлайн тоташучылар арасында ул күренмәде.

«Язучылар берлегенең төп максатларыннан берсе — әдипләргә яшь алмаш әзерләү. Әдипләр олыгая, киләчәктә иҗтимагый тормышта үз сүзен әйтерлек буын тәрбияләргә кирәк. Бу яктан, шөкер, сәләтле яшьләребез бар, тагын да булыр. Язучылар берлегенә корылтайлар арасында 22 кеше кабул ителде. Аларны һөнәри осталыкка өйрәтү, вакытында эшлекле киңәшләр бирү — безнең бурыч».

Искәрмә: әлеге 22 кеше арасында яшьләр юк.

Берлекнең финанс нәтиҗәләре буенча чыгыштан бер генә юл: «Мәдәният министрлыгы аша 2016-2020 еллар аралыгында Язучылар берлегенә 66 миллион сумнан артык акча бирелгән».

Традиция буенча бу чыгышны Фарсель Зыятдинов ясый иде. Картайган икән күренекле икътисадчы һәм бакчачы язучыбыз. Бу юлы сәхнәгә үзе чыкмады. «Отчетны әзерләштем, чыкмыйм инде», — диде ул.

Трибунага иҗат берлекләрен кураторлык итә торган оешма — мәдәният министры Ирада Әюпова чыкты. Милли читекләр кигән министр җитди иде.

Ирада Әюпова: «Татарстан Язучылар берлеге — олы тарихлы, данлы исемнәргә бай оешма. Татар язучысы мең еллык татар әдәбиятын баетучы, шушы олы тарихны дәвам итүче генә түгел, татар телен, милли үзаңны, хакыйкатьне, туган җирнең газизлеген аңларга өйрәтүче дә булды. Халкыбыз һәр заманда үз язучыларын хөрмәт итте, алар сүзенә колак салды. Президентыбыз да берлекне һәрдаим кайгыртып тора. Шуңа күрә татар язучылары XXI гасыр башында да тирә-як төбәкләр өчен үрнәк бердәнбер көчле оешма булып яшәп килде.

Әмма соңгы вакытта матбугатта, социаль челтәрләрдә Татарстан Язучылар берлеге тирәсендә алып барылган шау-шу безне хафага сала. Ул аерым бер шәхесләргә генә кагылмый, татар язучысының, татар әдәби сүзенең абруен төшерә. Хәзер Татарстан Язучылар берлегенә тамырдан зур үзгәрешләр кирәк. Берлекнең әдәби процессны заманча һәм уңышлы итеп кору, татар әдәбиятын дөнья күләмендә пропагандалау, яшьләрне иҗатка тарту кебек мәсьәләләрне хәл итү вакыты килде. Безгә язучыларның мирасын, хәзергеләрнең иҗатын пропагандалауның яңа ысулларын табу сорала. Бик күп язучылар, шул ук вакытта Тукай да үз иҗатының даһи продюсеры булган. Хөрмәтле язучылар, без сезнең белән ешрак очрашырга телибез. Без татар язучысының халыкка кирәкле әдәби әсәр тудыра алачагына ышанабыз. Аларны киноиндустрия дә, миллионлаган аудиторияле популяр башкаручылар да, яхшы театрлар да алсын иде. Язучылар берлегенә заман таләбенә җавап бирерлек итеп эшне оештыру кирәк. Аны бары тик көчле шәхес, чын мәгънәсендә лидер һәм аның көчле командасы гына эшли ала».

Без Мәдәният министрлыгыннан бу сүзләрне күптән көтә идек. Әмма министрлык түзә алган кадәр түзде. Яклап та карады, аңлап та карады, сөйләшеп тә… «Хәзерге вакытта Татарстан Язучылар берлегенә тамырдан зур үзгәрешләр кирәк», дигән сүзләр, ниһаять, яңгырады.

ххх

Алда иң кызыгы — матбугат күптән фаразлаган ике төп кандидатураны кемнәр тәкъдим итәр? Тагын кемнәр тәкъдим ителеп, бу кандидатларның кадерле тавышын «урлар»?

Халык язучысы Гәрәй Рәхим: «Мин өлкән язучылар белән дә киңәшләр тоттым, урта буын язучылары белән дә уртак фикерләргә килдек, яшь язучылар белән дә киңәштем. Шушы киңәшләргә таянып шуны әйтәм: без төрле жанрларда да эшли, укучылар яратып укый торган әсәрләр иҗат итүче иптәшебезне әйтмәкче булам. Ул — Ркаил Зәйдулла. Ул үзенең эше, депутатлыгы белән язучылар союзын алга алып барыр. Әлмәт язучылары да, Чаллы язучылары да, Казан язучылары да, шушы тәкъдимне хуплавыгызны сорыйм».

Филология фәннәре докторы, 1999-2005 елларда Берлекне җитәкләгән Фоат Галимуллин: «Республикабыз җитәкчеләре, мәдәният министры Ирада Хафизҗан кызы Язучылар берлеге эше заманча оештырылырга тиеш, диде. Әдәбият үсә һәм берлектә җитәкче булырга нәкъ шушы ноктадан безнең берлегебезне алга алып китәрдәй кешеләр дә өлгерә бара. Минемчә, андый каләмдәшләребезнең берсе — Рәмис Аймәт. Ул оешма эшен төбеннән белә. Бик белемле, әзерлекле кеше. Кешеләргә мөнәсәбәте әйбәт. Ул мөстәкыйль рәвештә эшләп китсә яхшы булыр. Мин бик күпләр исеменнән сөйлим».

Чаллы язучысы һәм тележурналист Рахман Шәфигуллин — Рафис Корбанны, Нәҗибә Сафина Вахит Имамовны тәкъдим итте. 

Фәүзия Бәйрәмова: «Мин Рәмис Аймәтне якларга чыктым. Чөнки 4 ел идарә әгъзасы булдым һәм аның ничек эшләгәнен беләм. Ул бик пөхтә, әйткән сүзендә тора. Зыялы кешегә хас бар сыйфатлар да бар анда. Яхшы шагыйрь. Төрек телен дә яхшы белә. Җитәкчелек тәҗрибәсе дә бар. Безнең язучылар хакимияткә каршы түгел. Рәмистән минем җитәкчелеккә каршы начар сүз ишеткәнем булмады. Алар белән бергә эшләячәк, әмма шуышып бармаячак. Халыкка, язучыларга хезмәт итәчәк. Мин демократик принципларны якларга чыктым. Хакмият ярдәм итсен, ярдәмнәрен кабул итәбез, әмма безнең эчке эшкә катнашмасыннар!»

Трибунага Данил Салихов чыкты.

Данил Салихов: «Рәмис белән без туганнан бирле союзда эшлибез. Мин Әлмәткә барып эшләп тә кайттым. Каядыр барсаң, Казахстангамы, Кыргызстанганмы — исемең дә, дәрәҗәң дә булырга тиеш. Кыяфәтең дә, погоның да булырга тиеш. Күпмегез ярдәм сорап керә иде — сезгә сорарга җиңел. Барыбыз да сорыйбыз. Ә каян алырга? Кем бирә? Әйтсәм әйтим инде — без бит иҗтимагый оешма. Безнең республикада гына бу әйбер бар. Юк, җәмәгать, взнос белән генә яшәп булмый. Без җитәкчелек белән аңлашып эшләгәндә генә сез сораган китапларны чыгарып, ял йортларына барып була. Сез бит әдипләр — бераз гына уйлый белегез. Монда мине тәкъдим итүчеләр дә бардыр, мин ике куллап бармаячакмын. Әле ярый, Аллаһ саклады — инфаркт белән инсульт алмадым. Әйдәгез, уйлыйбыз! Күкрәген киереп микрофонга авазын сала ала торган кешене сайлыйбыз!»

Кыскасы, Данил Салихов бер фамилияне дә атамыйча гына кемнедер яклады. 

Фәрит Яхин Вахит Имамовны яклады.

Трибунага заманында Рәмис Аймәт белән бергә эшләгән Ренат Мөхәммәдиев чыкты. Язучының былтыр «Казан утлары”нда чыккан гаугалы романы Язучылар берлегендә тикшерелгәндә бу эш Рәмис Аймәт тырышлыгы белән эшләнде дип беләм. Әллә аны яклыймы дип көтәбез.

Ренат Мөхәммәдиев: «Суккан җиреннән җимерә торган, сүз бирмәгәндә дә минем кебек әрсезләнеп сәхнәгә менә торган кеше кирәк безгә. Мин хакимият кешесе дигән сүзләргә гаҗәпсенеп карыйм. Минем үземне Татарстан хакимияте кешесе дип саныйсым килсә дә, саный алмыйм. Чөнки барысын да үзегез беләсез. Ләкин бүгенге шартларда Ркаил Зәйдулла кандидатурасын яклыйм. Теләсә кайсы трибунага чыгып сүз әйтә ала торган кеше. Туфан ничек чәчрәп чыга иде! Туфан абый киткәч, тел мәсьәләсе хәл ителгәндә бер кеше авыз ачып сүз әйтмәде. Без Ркаилны яратабызмы-юкмы — аны сайларга кирәк дип уйлыйм. Безгә республикабызны һәм туган телебезне якларга кирәк!»

2012-2016 елларда Язучылар берлеген җитәкләгән Рафис Корбан: «Ярый әле съездга әзерлек көннәрендә Рузилә Мөхәммәтовага канлидатурамны куям дип әйтмәгән идем. Югыйсә, дүрт-биш ел элек интернетта ничек пычратсалар, хәзер дә шулай пычратып бетерәчәкләр иде. Минем кандидатурамны күрсәткән өчен рәхмәт, ләкин мин аны кире алам. Иң лаеклы кандидат — Ркаил Зәйдулла. Депутат буларак язучыларның мәнфәгатьләрен яклау мөмкинлеге бар. Рәмиснекенә караганда программасы киңрәк. Мин Вахит Имамовка да „самоотвод“ алырга тәкъдим итәм. Рәмискә дә шуны ук әйтәм. „Союзда эшләп, сазлыкка ныграк батачаксың“, - дим. Язучылар белән матур итеп сөйләшеп кенә нәрсәдер эшләп була дип уйласагыз, бик нык ялгышасыз».

«Мәдәни җомга» газетасы баш мөхәррире Вахит Имамов: «Мәдәни җомга”ны бүген Язучылар союзында 50 язучы да алмый. Шуңа аның нинди газета булуына союз җавап бирә алмый. Нинди дәрәҗәдәге газета чыгаруымны җитәкчеләрдән сорагыз — Президент Аппараты аны 10 данә алып укый. Бер кешене күтәрә-күтәрә Алланың кашка тәкәсе ясадылар. Туксанынчы елларда Югары Советта безнең биш депутат бар иде. Сайлау мөмкинлегебез бар иде. Бизмәнгә салып карарга да мөмкинлек булды. Бүген бер депутат — аңа ябышырга мәҗбүрбез. Ркаил дәрәҗәсендәге талантлар бездә тагын бер. Язучылар союзына бер депутат ул бик аз. Мин холкымны күп тапкырлар күрсәткән кеше. Чаллыда Язучылар берлеген җитәкләгәндә Казанга күчеп эшләү хыяллары бар иде. Хәзер ул юк. Мин эшемнән канәгать. „Мәдәни җомга“ газетасын мин бер генә республика да булдыра алмаган дәрәҗәдә чыгарып киләм. Кандидатурамны кире алам».

Хәзер инде көрәшкә «авыр артиллерия» кушылды.

ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Президенты каршындагы Татар телен үстерү комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов: «Гомеремдә бер юл шигырь дә язып караганым юк. Мин иген игеп, илне-көнне ризыклы итеп яшәгән кеше. Хәзер инде Дәүләт Советында булгач һәм Президент каршындагы Татар теле язмышына бәйле махсус комиссия оештырып, аның җитәкчесе итеп билгеләнгәч, сезгә инде «хөрмәтле хезмәттәшләр» дип мөрәҗәгать итәм. Мин зур теләкләшлеккә өметләнәм. Һәрберегез олы фәлсәфәле, милләт җанлы, телнең әдәби нәфислеген үзегез аша үткәреп, укучыга җиткерә ала торган кешеләр. Без сезнең аша гына телне саклап, яшь буынга җиткерә алабыз.

Язучылар берлеге белән ниндидер элемтә булдырырга тырыштык. Язучылар берлегенең эш нәтиҗәлелеге, абруе, һичшиксез, беренче чиратта җитәкчесеннән тора. Фәүзия апа сүзендә дә хаклык бардыр — нишләп дәүләткә бирик әле үз эшчәнлегебезне, тормыш шундый. Безнең проектларыбыз җәмәгатьчелек башлангычында гына эшләнә торган түгел. Милләтне кайгыртып сөйләшеп тә тормыш итәсебез бар. Җитәкченең хакимият белән тыгыз эшләве язучылар өчен дә файдалы. Телибезме- теләмибезме — бу хаклык. Мин Дәүләт Советының бик күп утырышларында булган кеше. Туфан абый киткәннән соң аны бик юксына идем. Ул бит Россия Конституциясенә үзгәреш кертә торган тавыш бирүдә дә каршы тавыш бирде. Моның өчен кыюлык кирәк! Туфан абый киткәннән соң барлыкка килгән вакуумны Ркаил Зәйдулла тутырырга тырыша.

Ркаил аласы бөтен дәүләт бүләкләрен алып бетергән. Тукай премиясен дә! Сезнең арада бу тема бигрәк тавышлы.

Аның проблемаларны курыкмыйча куя алуы республика җитәкчелегенең игътибарын җәлеп итә. Программасы да ошады. Бу кандидатураны хуплавыгызны сорыйм — ялгышмассыз!»

Ркаил Зәйдулланың программасы 18 пункттан тора.

1. Язучылар берлеге мили мәдәниятебез мәнфәгатен яклау өчен мөнбәр булырга тиеш.

2. Язучы мәктәпләрне шефлыкка алып, яшь буында милләткә мәхәббәт тәрбияләсен.

3. Тәрҗемә үзәге булырга тиеш.

4. Әдәби фонд кирәк.

5. Социаль әһәмиятле әсәрләр өчен грантлар;

6. Гонорарларны күтәрү;

7. Аудиокитаплар чыгару эшен җайга салырга;

8. Язучылар берлегенең сайтын камилләштерү һәм язучыларның сайтларын булдыру;

9. Язучылар берлегенә алынасы язучының әсәрен бәяләүдә җәмәгатьчелек катнашырга тиеш;

10. Язучыларның иҗат кичәләрен зур залларда уздыру кирәклеге;

11. Яшь язучылар белән алга таба да актив эшләргә кирәк;

12. Язучылар берлеге бинасы яшьләр өчен туган йорт булырга тиеш;

13. Талантлы яшьләрне хөкүмәт стипендияләре белән Әдәбият институтында укыту, чит ил университетларына юлламалар бирү;

14. Мәскәүдәге әдәби җәмәгатьчелек белән элемтәләрне яңарту һәм Иҗади берлекләр ассоциациясе белән уртак эшчәнлекнең нәтиҗәлелеген өйрәнү;

15. Язучылар иҗатын пропагандалау бүлеген торгызу;

16. Районнарда әдәбият көннәре үткәрү һәм анда китаплар сатуны оештыру өчен Татарстан китап нәшрияты белән хезмәттәшлек итү;

17. Кинематографистлар берлеге белән киносценаристлар әзерләү өчен студия оештыру;

18. Әдәби берләшмәләр белән хезмәттәшлекне ныгыту; 

Рәмис Аймәтнең программасы да нигездә шундый ук. Боларга өстәп, ул лекторийлар эшен җанландырырга тели.

Сайлау процедуралары тәртибе җентекләп аңлатылды. «Казанда - 167, Чаллыда - 15, Әлмәттә - 27, ЗУМ буенча 27 язучы кушылган», - диде алып баручы Зиннур Мансуров.

ххх

Язучылар фойега чыкты. Өчпочмаклы, чәкчәкле чәй табыны да әзер иде. «Акчасын кемгә түлисе?» - диде язучы ханымнар. Ир-ат язучылар сорап тормады — алар вазгыятьне күбрәк аңлый иде.

Чәйләр эчеп, фотоларга төшеп, язучылар яшерен тавыш бирде. Сайлау бюллетеньнары салынган урнаны театр музеена алып кереп киттеләр…

«Хәзер барысы да алдан әзерләнә инде. Элек Фатих Хөсниләр заманнарында өчәр көн буе пар чыгаралар иде. Әдәби процесс буенча да дискуссияләр бара иде», - дип искә алды язучылар «теге заманнарны». «Кайчак артык яклау кире нәтиҗә бирергә мөмкин. Якланмаганы симпатия уята бара», - диючеләр дә булды.

«Килмим дигән идең бит», - дидем Илгиз Зәйниевка. «Ркаил абыйга тавышымны биреп китим, дидем», - диде ул.

«Кайда соң монда яшьләр?» - дип аптырап йөри бер журналист. Юк алар! Аларның булганнарын китерү һәм яңаларын булдыру яңа рәистән торачак.

Ниһаять, нәтиҗәләр игълан ителде. Ркаил Зәйдулла өчен 122 язучы тавыш биргән, Рәмис Аймәт өчен — 74. Комиссия һәм президиум устав кушмый дигән дәгъва белән килешеп, онлайн кушылучыларның тавышын санамады.

Рәмис Аймәт кворум булмауны дәгъва итеп трибунага күтәрелде. «Үзең җиңсәң була иде, син җиңмәгәч юкмыни?» - диде санау комиссиясен җитәкләгән Рифат Җамал.

ххх

Ркаил Зәйдулла күпчелек тавыш белән рәис итеп сайланды. Үзе белән күрергә теләгән идарә составын укып чыкты. Арада хатын-кыз язучыларның күп булуын ассызыклады. Югыйсә Ркаилнең «яшьлек юләрлеге» белән әйтелгән «ана сандугачлар сайрамый» дигән сүзе татар әдәбиятының легендасына әверелгән иде. Кыскасы, «сайраучы» сигез «ана сандугач» тапкан Ркаил Зәйдулла. Хәтта берсен — шагыйрә Илсөяр Иксанованы урынбасары итү теләге дә бар яңа рәиснең.

Ркаил Зәйдулла 12 халык язучысының үзе белән бергә сигезен идарәгә алган.

Идарәнең яңа составы: Рәдиф Гаташ, Гәрәй Рәхим, Равил Фәйзуллин, Зиннур Мансуров, Разил Вәлиев, Марсель Галиев, Ркаил Зәйдулла, Газинур Морат, Вахит Имамов, Рөстәм Галиуллин, Рүзәл Мөхәммәтшин, Хәбир Ибраһим. Дания Заһидуллина, Әхәт Мушинский, Камил Кәримов, Вакыйф Нуриев, Факил Сафин, Рәфкать Шаһиев, Рәдиф Сәгъди, Лилия Гыйбадуллина, Илсөяр Иксанова, Гәүһәр Хәсәнова, Нәбирә Гыйматдинова, Ольга Иванова, Рифат Җамал, Алена Кәримова, Луиза Янсуар.

  • Шунысына ачык кертелде — әлеге идарә 4 ел түгел, 4 ел да тагын 4 ай эшләячәк. Чөнки съездның вакыты җәй көне иде.

Язучылар талоннарын тотып, «Хөррият» кафесына төшке ашка киттеләр. Аннан соң әдәби жанрлар буенча чыгышлар каралган иде. Тик зал буш иде инде — 50-60 кеше санадым. Хәтта Берлеккә яңа кергән язучыларны фотога төшерергә фотограф-журналистлар да калмаган иде. Сайлау комиссиясенең эше төгәлләнгәч, аларның да эше беткән, күрәсең. Читтә Президент аппаратыннан Данил Мостафин утырып калган, Мәдәният министрлыгыннан Айрат Фәйзрахманов бар.

Үз докладларын укыган әдәбият белгечләре яки язучылар таныклыгы алган яңа язучылар да үз эшләре беткәч чыгу ягын карады. Бөтенесе түгел, кайберләре…

Чыгышлар резюме рәвешендә генә булды — вакыт кысан иде. Тинчурин театрының тамашачысын каршы аласы бар — залны бушату сорала.

Съезд азагына кадәр калган иллеләп кеше алдагы идарәнең 4 ел һәм 10 айлык эшчәнлеген «3”лелек дип тапты. «Канәгатләнерлек» ягъни мәсәлән.

— Сез бармы идарә составында? - дип сорыйм гардеробта бер халык язучысыннан.

—  Анда кергәнче кабергә керүең артык, — ди аксакал. Тфү, тфү, Аллаһ сакласын!

«Әдәбият турында сөйләшеп өлгереп тә булмады. Безгә каләмдәшләр белән әдәбият турында сөйләшергә кирәк иде», - диде икенчесе — идарәгә кергәне.

Идарә составына керүчеләр тезелеп, кабат әлеге дә баягы «Хөррият» ягына юл тоттылар…


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100