Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Үземнеке – үзәктә: Данил Салиховның әдәби премия бүлү серләре

Әдәби премияләргә бәйле анализ Язучылар берлеге сайтында урнашкан рәсми мәгълүматлардан чыгып ясалды.

news_top_970_100
Үземнеке – үзәктә: Данил Салиховның әдәби премия бүлү серләре
Рамил Гали

Татарстанда әдәби ел язучыларның Тукай премиясе һәм башка әдәби премияләр тирәсендә активлыгы белән башланып китә. Быелгысы да аерылып тормады — Татарстан Язучылар берлегенең идарә әгъзалары җыелып, премияләр бүлделәр.

Татарстан Язучылар берлеге катнашында гамәлгә куелган әдәби премияләр республикада аз түгел. Тик әдәби премия лауреатлары ул премияләргә нинди әсәрләре өчен лаек була — монысы тирән сер булып кала бирә.

Әйдәгез, Татарстан Мәдәният министрлыгы белән Язучылар берлеге гамәлгә куйган әдәби премияләрне соңгы дүрт елда кемнәр алуын анализлап карыйк. Ни өчен дүрт елны алабызмы? Чөнки хәзерге идарә 2016 елның июленнән башлап эшләде. Быелгы корылтайда ул вәкаләтләрен куячак. Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең рәисе — Данил Салихов.

Әдәби премияләргә бәйле анализ Язучылар берлеге сайтында урнашкан рәсми мәгълүматлардан чыгып ясалды.

Балалар әдәбиятындагы уңышлар өчен бирелә торган Абдулла Алиш исемендәге әдәби премия лауреатлары:

2016 ел. Хәлим Җәләй;

2017 ел. Ленар Шәех (идарә әгъзасы);

2018 ел. Факил Әмәк (Сафин) (идарә әгъзасы);

2019 ел. Нурия Сәйяр.

Күләме — 30 мең сум.

Шигърият өлкәсендә Һади Такташ исемендәге әдәби премия лауреатлары:

2017 ел. Наил Касыймов (идарә әгъзасы);

2018 ел. Рифат Жамал (идарә әгъзасы);

2019 ел. Флера Гыйззәтуллина;

2020 ел. Асия Юнысова.

Күләме — 30 мең сум.

Әдәби тәнкыйть өлкәсендә Җамал Вәлиди исемендәге әдәби премия лауреатлары:

2017 ел. Лирон Хәмидуллин (улы идарә әгъзасы);

2018 ел. Рифә Рахман (идарә әгъзасы);

2019 ел. Фәрит Яхин;

2020 ел. Ләйлә Минһаҗева.

Күләме — 30 мең сум.

Фатих Хөсни исемендәге әдәби премия лауреатлары:

2017 ел. Госман Гомәр;

2018 ел. Фирүзә Җамалетдинова (идарә әгъзасы);

2019 ел. Җәүдәт Дәрзаман;

2020 ел. Роза Мулланурова.

Күләме — 30 мең сум.

Гаяз Исхакый исемендәге әдәби премия лауреатлары:

2017 ел. Мәдинә Маликова;

2018. Рәниф Шәрипов;

2019. Рәдиф Сәгъди (идарә әгъзасы) һәм Түлай Дуран;

2020 ел. Хәбир Ибраһим (офисы Татарстан Язучылар берлегендә урнашкан ТАИС рәисе).

Күләме — 50 мең сум.

Драматургия өлкәсендә Туфан Миңнуллин исемендәге әдәби премия лауреатлары:

2017 ел. Рәдиф Сәгъди (идарә әгъзасы);

2018 ел. Хәбир Ибраһим (ТАИС рәисе)

2019 ел. Әмир Камалиев (Аманулла) (вафатыннан соң тапшырылды);

2020 ел. Данил Салихов (идарә рәисе).

Күләме — 50 мең сум.

Журналист соравы: Татар театрларында иң күп куелучы драматург исемен йөрткән әдәби премия дәүләт театрларында бер әсәре бармаган драматургка ни өчен бирелде?

Әдәбият һәм юриспруденция өлкәсендә тапшырыла торган Державин исемендәге республика премиясе лауреатлары:

2017 ел. Альбина Нурисламова;

2018 ел. Алексей Остудин (идарә әгъзасы);

2019 ел. Мөдәррис Вәлиев (идарә әгъзасы).

Күләме — 200 мең сум.

Язучылар берлеге һәм «Рухият» фондының Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премиясе лауреатлары:

2016 ел. Әлфия Хаҗиәхмәтова, Борис Вайнер, Халисә Кузьмина (иҗади тәхәллүсе — Халисә Ширмән);

2017 ел. Галимҗан Гыйльманов (идарә әгъзасы), Рәзинә Мөхияр, Лев Кожевников;

2018 ел. Рәшит Бәшәр; Гөлзадә Бәйрәмова; Рәфкать Шаһиев (идарә әгъзасы)

2019 ел. Фәүзия Галиуллина (ире Тәлгать Галиуллин — идарә әгъзасы), Рәмзия Габделхакова, Тәүфикъ Кәримов.

Премия күләме төрле номинацияләрдә төрлечә. Язучыларга бирелә торган төп премия — 50 мең сум.

Җәлил исемендәге республика премиясенә Татарстан Язучылар берлеге аша тәкъдим ителгән лауреатлар:

2017 ел. Рәмис Аймәт (идарә рәисе урынбасары);

2019 ел. Хәнәфи Бәдигый (идарә әгъзасы).

Премиянең күләме — 200 мең сум.

Сүз уңаеннан, моннан алдагы идарә (рәисе — Рафис Корбан) җитәкчелек иткән елларда Муса Җәлил исемендәге Республика яшьләр премиясе 2013 елда — Рүзәл Мөхәммәтшин белән Ленар Шәехка, 2015 елда Рөстәм Галиуллин белән Луиза Янсуарга бирелгән иде.

  • 2016 елга кадәр Россия-Италия «Белла» үзәгенең әдәби премиясе булып, «Касание Казани» номинациясендә «Белла» халыкара шигъри премиясе бирелә иде. 2014 елда бу премия Луиза Янсуарга, 2015 елда Лилия Гыйбадуллинага, 2016 елда Йолдыз Миңнуллинага бирелгән. Хәзер бу премия бирелми башлады булса кирәк. Моның идарә алышкан вакытка туры килүе очраклыктыр.


Инде изгеләрдән изге Тукай премиясенә лауреатларны анализлап карыйк.

Күләме — 500 мең сум.

2017 елда Язучылар берлеге идарәсе язучы һәм әдәбият тәнкыйтьчесе Тәлгат Галиуллин (идарә (коллегия) әгъзасы) һәм Факил Сафинны (идарә әгъзасы) тәкъдим иткән иде. Премияне Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге тәкъдим иткән язучы Мәдинә Маликова алды.

Сүз уңаеннан, 2017 елда Мәдинә Маликова Гаяз Исхакый премиясен алган. Мөгаен, Тукай премиясенә дәгъва иткән язучы ханымны шулай «бәхилләргә» уйлаганнардыр. Әмма Мәдинә Маликова Татарстан Республикасы Журналистлар берлеге аша Тукай премиясенә тәкъдим ителде һәм алды да.

2018 елда Камил Кәримов (идарә (коллегия) әгъзасы) тәкъдим ителде. Премиягә лаек булды.

2019 елда Тәлгать Галиуллин (идарә (коллегия) әгъзасы) тәкъдим ителде һәм премияне алды. (Нигезләмә буенча өч кандидатура тиеш булса да, былтыр дүрт премия бирелде).

Сүз уңаеннан, Флера ханым Гыйззәтуллина берничә ел дәвамында Тукай премиясенә дәгъва итә. Әмма идарә аша үтә алмый. Идарә үз әгъзасы булган Тәлгать Галиуллинны үткәрү сәбәпле, Флера ханымга 2019 елда Такташ премиясе тәкъдим ителгән булган, күрәсең.

2020 елда Язучылар берлеге идарәсе күпчелек тавыш белән Рауль Мир-Хәйдәров, Факил Сафин (идарә әгъзасы), Фәүзия Бәйрәмова (идарә әгъзасы), Лирон Хәмидуллин (идарә әгъзасының әтисе) һәм Галимҗан Гыйльманов (идарә әгъзасы) кандидатураларын үткәргән.

Кыскасы, тәкъдим ителгәннәрнең дүртесе идарә әгъзалары һәм идарә әгъзаларына якын кешеләр.

Сүз уңаеннан, идарәдә барлыгы 15 кандидатура каралган. Арада Марат Әмирханов, Әхәт Гаффар, Илсөяр Иксанова (идарә (коллегия) әгъзасы), Рәфкать Кәрами, Рашат Низами, Фәрит Яхин, Ленар Шәех (идарә әгъзасы) һәм башкалар да булган.

Нәтиҗә

Язучылар берлеге рәисе, устав буенча, Берлекнең дүрт елга бер уздырыла торган корылтаенда сайлана. Идарә әгъзалары исемлеген яңа рәис үзе тәкъдим итә һәм аларга берәмләп түгел, гомуми исемлеккә тавыш бирелә. Димәк, идарә рәис теләгән кешеләрдән сайлана.

Татарстан Язучылар берлегенә эшчәнлек өчен субсидия бирелә. 2019 елда 10 миллион 251 мең 900 сум бирелгән. Бу — профессиональ берлекләргә бирелә торган финанслар арасында иң зур сумма. Әлеге акчага Берлекнең штаты тотыла дип аңлыйм. Рәискә, аның ике урынбасарына, матбугат хезмәткәренә, бухгалтерына, әдәби консультантларга һәм башкаларга хезмәт хакы түләнә. Моннан тыш, юбилейлар үткәрү өчен өстәмә акчалар бирелә. Бу акчалар Татарстан Мәдәният министрлыгы аша үтә һәм, мөгаен, хисап сораладыр.

Ә менә премия акчалары өчен бернинди дә хисап кирәкми. Әлеге лауреатлар ул премияне нинди әсәрләре өчен ала — билгесез. Идарә утырышларында премиягә куелган әсәрләр тикшереләме, анысы да билгесез.

Әлеге исемлектәге беренче алты премияне идарә тулысынча үзе бүлә. Дүрт ел дәвамында аның нәкъ яртысы идарә әгъзаларына (кабул итү комиссиясе) биреп барылган. Бу — 35 кеше дигән сүз. Татарстан Мәдәният министрлыгы хисаплары буенча, Татарстан Язучылар берлегендә 334 кеше. Дүрт ел дәвамында барлык премияләрнең яртысы шушы 35 кеше арасында бүленгән. Калган премияләрне биргәндә идарә үз кандидатураларын тәкъдим итә. Болар — Державин, Җәлил, Сөләйманова һәм Тукай премияләре.

Исемлектәге беренче алты премияне идарә тулысынча үзе бүлә. Дүрт ел дәвамында аның нәкъ яртысы идарә әгъзаларына (кабул итү комиссиясе) биреп барылган.

Тукай премиясенә килгәндә, аның нигезләмәсе буенча барлыгы өч лауреат булырга тиеш. Дәүләт премиясенә язучылар гына түгел, композиторлар да, рәссамнар да, артистлар да, соңгы елларда менеджерлар да тәкъдим ителә башлады. Традиция буенча, лауреатларның берсе язучы була.

Ә быел Берлек биш язучыны тәкъдим иткән. Аларның кайсы лаеклырак икәнлеген Тукай премиясен бирү комиссиясе әгъзалары хәл итергә тиеш булап чыгамыни? Әйтик, комиссия әгъзалары Славутский белән Сладковский? Берлек үз вазифасын җиренә җиткереп башкармагач, Татарстан Президенты белән мәдәният министры әдәбият өлкәсендә кемгә таянырга тиеш соң?!

Минем тәкъдим: Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең премияләргә бәйле быелгы карарларын гадел түгел дип билгеләргә: министрлык тарафыннан премия лауреатлары исемлеген, комиссия тарафыннан кандидатлары исемлеген кабул итмәскә! Гадел булмаган карарлар кабул иткән, үзара премия бүлешү белән шөгыльләнгән идарәне ышанычны югалткан дип танырга!

Менә алар — идарә әгъзалары

Татарстан Язучылар берлеге идарәсе әгъзалары һәм Язучылар берлегенә кабул итү коллегиясе әгъзалары:

1. Данил Салихов (Язучылар берлеге рәисе) — 61 яшь

2. Рәмис Аймәт (рәиснең иҗат эшләре буенча беренче урынбасары) — 51 яшь

3. Разил Вәлиев — 73 яшь

4. Равил Фәйзуллин — 76 яшь

5. Тәлгат Галиуллин (кабил итү коллегиясе рәисе) — 81 яшь

6. Рифә Рахман (тәнкыйть остаханәсе җитәкчесе) — 57 яшь

7. Рәфкат Шаһиев (Язучылар берлегенең Әлмәт бүлеге җитәкчесе) — 51

8. Факил Сафин (Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе) — 66

9. Газинур Морат (шигърият остаханәсе җитәкчесе) — 60

10. Рәдиф Гаташ — 78

11. Вахит Имамов — 65

12. Ринат Мөхәммәдиев — 71

13. Фәүзия Бәйрәмова — 69

14. Зиннур Мансуров — 70

15. Ләбиб Лерон (балалар әдәбияты остаханәсе җитәкчесе) — 58

16. Галимҗан Гыйльманов — 63

17. Алексей Остудин (рус телле әдәбият һәм сәнгати тәрҗемә остаханәсе җитәкчесе) — 57

18. Нәҗибә Сафина — 71

19. Наил Касыймов — 64

20. Булат Хәмидуллин — 51

21. Фирүзә Җамалетдинова (коллегия әгъзасы) -60

22. Рөстәм Галиуллин (проза остаханәсе җитәкчесе) — 32

23. Ленар Шәех — 37

24. Рәдиф Сәгъди (драматургия остаханәсе җитәкчесе) — 62

25. Хәнәфи Бәдигый — 79

26. Рифат Җамал — 68

27. Фирдәвес Зариф — 58

28. Мөдәррис Вәлиев (коллегия әгъзасы) — 66

20. Камил Кәримов (коллегия әгъзасы) — 69

30. Илсөяр Иксанова (коллегия әгъзасы) — 54

31. Әхәт Мушинский (коллегия әгъзасы) — 68

32. Равил Рахмани (коллегия әгъзасы) — 70

33. Луиза Янсуар (коллегия әгъзасы) — 38

Уртача яшь — 62,3. Берничә ел элек кенә әле без бу кешеләрне өлкән дип әйтсәк, пенсия реформасы үткәрелгәннән соң «пенсионерлар» дип атап булмый торгандыр. Җир җимертеп эшләрлек ир уртасы кешеләр.

Идарәдәге иң яшь язучы — Рөстәм Галиуллин. Аңа 32 яшь.

Зур күпчелек — ир-атлар.

Искәрмә: Редакция Данил Салиховтан премияләр бирү системасы хакында аңлатма сорап шалтыраткан иде. Берлек рәисе сорауларыбызга җавап бирмәде. Редакция Татарстан Язучылар берлеге идарәсенең аңлатмасын кабул итәргә әзер.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100