Исламия Мәхмүтова: «Мин бетү ягына карамыйм. Менә шул минем әйтергә теләгән сүзем»

Бүген легендар татар актрисасы Исламия Мәхмүтова вафат булды.

Исламия Мәхмүтовага 1 декабрь көнне 76 яшь тулды. Әмма бу аның соңгы туган көне генә түгел, соңгы көннәре икәнлеге билгеле иде инде. Көчле рухлы актриса үзенең авыруын мөмкин кадәр яшерде. Азакка кадәр көчле булып калды.

Без аның белән соңгы тапкыр сентябрь башларында сөйләшкән идек. Тинчурин театрының баш режиссеры Рәшит Заһидуллинның эштән киткән көннәре иде. Мин Тинчурин театрының легендар актрисасының бу вазгыятькә фикерен белергә теләп шалтыраткан идем. Исламия апа белән әңгәмәне тезислар формасында бирәм.

- Бу дөрес хәбәрме? Көтүчесез буламыни инде? Гади генә әйткәндә шул! – диде ул. - Җитәкләп алып баручы кирәк бит ул. Бу чыннан да дөрес сүзме соң? Мин бу арада авырып яттым, кәефем булмады. Бернәрсәгә дә катнашмадым. Заманында күп катнаштым инде. Заманында Мәскәүләргә барып без алып калган биналар ул! Ә режиссер китүгә ни диим? Без хәл итмибез. Без бит инде аларны әллә ничә кат алып калдык. Килгән режиссерларны күрдек бит инде. Хәтта мин дә бер ел җитәкче булып тордым. (Исламия Мәхмүтова 1991-1992 елларда Тинчурин театрының сәнгать җитәкчесе вазыйфасын башкара. Авт.) Без гомер буе режиссерлар белән эшләгән кешеләр. Изге урын буш тормас – табарлар.

- Безнең театрда бит Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары» кебек нинди көчле әйберләр куелды! Соңрак кирәкмәгән әйберләр дә эшләде инде... Репертуарның вагаюы ачуны китерә.

- Мин бөтенесеннән канәгать идем. Бөтенесен яклап калдык. Барысына да ярдәм иттем. Җитәкчеләрнең барысы да үз эшләрен белеп эшләргә тиешләр. Хезмәт бит ул! Аны җиренә җиткерергә кирәк! Ни өчен Буа театры алга бара? Тырыша бит! Булсынга йөри. Мин өметләнәм – режиссер булыр, бар да яхшы булыр!

- Мин инде сугышып туйдым, наным! Хәлил абыең РСФСРның мактаулы исемен алырлык актер түгел идемени?! Ул бит бөтен дөньяларны әйләнгән актер. Аны белмәгән татар юк. Алалмый калды...

- Синең «Башмагым» спектакле турында язганыңны охшатып бетермәдем, сеңлем! Мине мактагансың инде, рәхмәт. Әмма бу бит башка куелыш. Ул бөтенләй башкача. Спектакль турында язганда ике тапкыр кара син икенче. Бер карап кына язма! Бераз үпкәм бар иде. Аңлаштык.

- Бу сөйләшүне дә миңа кеше үпкәләрлек итеп язма яме, наным! Җитәкчеләр дә, артистлар да алар бала кебек.

- Театрны җимерергә ярамый! Ябарга ярамый! Кирәкми икән - ул болай да үзеннән-үзе бетә. Кариев театры ничек матур үсеп китте, Буа театры үсеп китте. Мин бетү ягына карамыйм. Барысы да булсын! Менә шул минем әйтергә теләгән сүзем.

- Мин әле эшләрмен дим. Исән булсам, эшләргә исәп. Аллаһы Тәгалә нәрсә әйтә бит әле...


«РСФСРның атказанган артисты» дигән мактаулы исем Исламия Мәхмүтовага 1987 елда бирелгән. Утыз елдан артык вакыт узган. Хәзер инде ул РСФСР да юк. Ә Исламия белән Хәлил Мәхмүтовлар Тичурин театрының, гомумән, татар театрының йөзе иделәр. Алар бөтентатарның халык артистлары иде. Россия күләмендә халык артисты исемнәрен генә алалмый китеп бардылар.

Исламия Мәхмүтова 2018 елның 22 декабрендә 75 еллыгы хөрмәтенә үз әсәре буенча спектакль чыгарды. Ни өчен бу спектакльдә үзе уйнамады дигән сораулар булды. Спектакле озын гомерле булсын өчен уйнамагандыр дим...

Биографик белешмә: Исламия Һидиятулла кызы Мәхмүтова 1943 елның 1 декабрендә Татарстан АССР Әлки районы Югары Әлки авылында туа. 1963 елда Казанга килә, махсус һөнәри белеме булмаган килеш, 19 яшендә элеккеге Республика татар күчмә, бүгенге Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрына эшли башлый.

Исламия Мәхмүтова "Кураж ана һәм аның балалары" һәм "Хаҗи әфәнде өйләнә" спектакльләрендә. Тинчурин театры фотолары

Ул 55 елдан артык иҗат дәверендә Шәмсекамәр («Шәмсекамәр» Мөхәммәт Әблиев), Ясминә («Кыр казлары артыннан» Илдар Юзеев), Биатриче («Ике хуҗаның хезмәтчесе» Карло Гольдони), Зәмзәмбану («Ташкыннар» Таҗи Гыйззәт), Ана («Әниемнең ак күлмәге» Шәриф Хөсәенов), Койтым бикә («Итил суы ака торур» Нурихан Фәттах), Жиһан («Башмагым» Таҗи Гыйззәт, Җәүдәт Фәйзи), Кураж ана («Кураж ана һәм аның балалары» Бертольд Брехт), Рәшидә («Ефәк баулы былбыл кош» Аяз Гыйләҗев) кебек зур осталык, югары профессионализм белән сугарылган төрле характердагы бихисап рольләр башкарды.

Режиссер сыйфатында Данил Салиховның «Яшьлек хатам – йөрәк ярам», Наил Гаетбайның «Аты барның – дәрте бар», Илдар Юзеев белән Шакир Мәҗитовның «Резидәкәй», Рәдиф Сәгъдинең «Сынган беләзек» һ.б. театр сәхнәләрендә зур уңыш белән барган әсәрләр сәхнәләштерә. Берүк вакытта ул үзен драматургия өлкәсендә дә сыный. Аның үзе күргән, белгән, чынлап булган вакыйгаларга нигезләнеп язылган, үзе тарафыннан ук куелган «Мәхәббәт чишмәсе», «Күрәсем килгән иде...», «Син бит минем бергенәм» әсәрләре бүген дә тулы залларга уйнала. Моннан тыш И.Мәхмүтова Б.Брехтның «Кураж ана һәм аның балалары» пьесасын татарчага тәрҗемә итте, бик күп телевизион фильмнарда катнашты.

Татар җырларын халыкчан, моңлы башкаручы буларак та танылды.