Кариев театрында яңа әкият: «Мио, минем Мио» - яратылган бала батыр була | intertat.tatar

Кариев театрында яңа әкият: «Мио, минем Мио» - яратылган бала батыр була

Кариев театры премьера чыгарды – «Мио, минем Мио» - мәшһүр швед язучысы Астрид Линдгренның 1954 елда басылып чыккан әкияти повесте, эпик фэнтези жанрында язылган әсәре. Режиссёры – Екатерина Гороховская.

«Мио, минем Мио» — Екатерина Гороховская куярга хыялланган спектакль. Кариев театры белән сөйләшүләр барышында ул шушы теләген җиткергән. Россия күләмендә балалар спектакльләрен иң яхшы куючыларның берсе буларак танылган режиссёрның тәкъдиме белән театр ризалашкан. Спектакль «Театр — балаларга» федераль проекты кысаларында куелган — шунлыктан театрның чакырылган командага чыгымлы спектакль куйдыру мөмкинлеге булган. Режиссёр куючы команданы үзе белән алып килгән.

«Мио, минем Мио» — сәхнә күренеше ягыннан гаҗәеп матур эшләнгән спектакль. Чөнки биредә рәссамнар гына да өчәү. Декорацияләр буенча рәссам — Әнвәр Гомәров, костюмнар буенча рәссам — Фагыйлә Сельская һәм ут буенча рәссам — Евгений Гинзбург.

Күренешләрне алыштыру өчен сәхнә өстендәге пәрдә-чыбылдык ачыла-ябыла. Гади генә чишелеш, уңайлы да, аңлаешлы да. Костюмнар күп һәм алар кыйммәтле дә, матур да: күренеп тора — сметаның зур өлешен «ашаганнар».

Король кызыл матур киемнән, Рыцарь Като стильле кара киемнән. Ә Мио әтисе рәсеме төшерелгән футболкадан.

«Мио, минем Мио» — гаилә белән килеп карый торган гаҗәеп матур әкият. Балалар Мионың маҗараларын караса, өлкәннәр мораль алып кайтып китә ала.

Ә морале шул — баланы яратырга кирәк. Яратылган бала гына батырлыкларга сәләтле. Яратылган бала гына тормыш каршылыкларын җиңә ала, явызлыктан өстен була.

Төп герой — Буссе, ягъни Мио — тылсымчы кодрәте белән тылсымлы Ерак илгә килеп эләккән, дөресрәге, әйләнеп кайткан ятим малай. Ятим Буссе Ерак ил короленың улы булып чыга, ул рәхәттә сарайда яши башлый. Ерак ил — ятим баланың, хәер, язучының хыялында туган яңа әкияти дөнья.

Бу илнең бәхетле халкын явыз рыцарь Като рәнҗеткәнен, балаларны урлаганын белеп алгач, ул рыцарьны җиңәргә дип юлга чыга. Аның белән дусты Юм-Юм да бара. Аларны рыцарь Като биләмәләренә король бүләк иткән Мирамис исемле акбүзат илтә.

Мио курка, әлбәттә, ләкин ул үзенең бу алышка чыгарга тиешлеген белә. Беренчедән, бу алыш турында мең ел элек риваятьләрдә язылган, икенчедән, аңа әтисе дә юлга чыгарга фатиха бирә, аның яратуы балага көч бирә.

Режиссер Буссе яки Мио роленә Булат Гатауллинны алган. Театрның бүгене көндәге 1нче санлы артисты. Театрның баш режиссёры Ренат Әюпов куйган Ди Камиллоның «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте» спектаклендә Куян Эдвард роле аша танылды. Бу — Кариев театрының яңа бинасы ачылышында уйналган спектакль. Әлеге спектакльне бина ачылышында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов тамаша кылганын искә алсак, Булат — Президент алдында төп рольне уйнаган аз санлы татар драма артистларының берсе.

Булатның җыйнак җиңел гәүдәсе һәм балаларча ихлас күзләре аңа әле озак еллар балалар рольләрен уйнарга мөмкинлек бирер кебек. Ә төп вазыйфасы балалар өчен спектакль кую булган Яшь тамашачы театры өчен бу бик кыйммәтле сыйфат.

Труппа яңа актерны — Муса Камаловны алган. Ул Мионың дусты булган Бенка һәм Юм-Юм рольләрен башкара. Бу аның дебюты. Булатны сыйфатлаган «җыйнак гәүдәсе һәм балаларча ихлас күзләре» дигәнебез Мусага да туры килә.

Король ролендә Татарстанның атказанган артисты Илнар Низамиев. Театрның иң актив актерларының берсе. Театрның баш режиссёры Ринат Әюпов белән Чаллыда уйнаган, аннары аның белән Казанга килгән актер. Рәссам корольгә матур кызыл костюмнар тегеп биргән. Король матур киенгән, мәрхәмәтле булуы йөзенә чыккан. Әмма улын яратуны да, патшаларча ихтыяр көче дә күренмәде бу корольдә. Әсәр буенча ул бит улын бик яратырга тиеш. Спектакльнең аннотациясендә язылганча, ул «Мио, минем Мио» сүзләрен әфсен кебек кабатлый. Тик нигәдер бу рольдә Илнар үзен уңайлы хис итмәде.

Явыз рыцарь Като ролендә — театрның иң чибәр егетләренең берсе Эльдар Гатауллин. Кара киемнәреннән бик стильле һәм матур иде Като.

Артистлар җәһәтеннән бер деталь — кара каравылчылар роленә егетләр арасына берничә актриса да куелган. Белмим, бәлки, бу труппада егетләр җитмәүдән килеп чыккандыр, әмма хатын-кыз йөреше каарвылчылар арасында күзгә бәрелеп тора. Бераз булса булсыннар, әмма каравылчылар булып ир-атлар гына йөрсен иде. Ә кызлар сихерләнгән кошлар булып матур очалар — очсыннар.

ххх

Астрид Линдгрен безгә беренче чиратта Карлсонны һәм Пеппи Длинныйчулокны бүләк иткән язучы. Совет кинематографиясе һәм мультипликациясе әлеге әсәрләрне һәр баланың балачак юлдашы итте.

Бу әкиятләрдә социаль проблемалар да, ата-ана белән бала мөнәсәбәтләре дә сыйган. «Мио, минем Мио» да шуларның берсе. Биредә ятим бала кайгысы да, хыяллары да, тулы гаиләгә кызыгуы да — барысы да бар.

Икенче яктан карасак, бу фэнтези классикасы. Татар театры әлегәчә балаларны бу жанр белән бик мавыктыра алмады. Беренче балалар фэнтези спектаклен Илгиз Зәйниев пьесасы буенча Камал театры үзенең зур сәхнәсендә чыгарган иде. Икенчесе — өлкәннәр өчен шушы жанрны — «Карурман”ны Тинчурин театры чыгарды.

Ниһаять, Кариев театры да бу жанрга өлгереп җитте. «Мио, минем Мио» әти-әниләр һәм әби-бабайларның балачак хатирәләре булса, балалар өчен матур картиналы заманча фэнтези. Бәлки, бүгенге балалар өчен заманча фэнтезилар да куелыр. Дәвамлы булсын!

«Мио, минем Мио» — заманча ТЮЗ репертуарының нигезен тәшкил итә алырлык матур спектакль.

Әйе, бу милли спектакль түгел. Монда бу спектакльнең татар театрында куелган булуын бары тик бер генә шарт күрсәтә — тел. Башка милли үзенчәлекләр юк.

Швед әкиятенең Екатерина Гороховская ясаган инсценировкасын татарчага Нәзифә Кәримова тәрҗемә иткән. Шулай итеп, татар театрында куелган әсәрнең иң кирәкле бер шарты уңышлы үтәлгән — матур тел булдырылган. Нәзифә Кәримовага балаларга да аңлаешлы, телчеләрнең дә колагын бик кисми торган тәрҗемәсе өчен рәхмәт.

Әмма Кариев исемен йөрткән татар театры, милли яшьләр театры өчен бу гына аз түгелме?

Әлбәттә, исемнәрне татарлаштыру турында да, малайга түбәтәй киертү турында да сүз бармый. Дөнья классикасы татар театрында куелганда нинди үзенчәлекләргә ия булырга тиеш һәм тиешме — белмим. Әмма бу — Россиядә куелган шундый ук бик күп яхшы спектакльләрнең берсе.

Камал театры режиссеры Айдар Җаббаров чакырылган режиссёрлар белән эшләүнең уңай яклары арасында «чит күзләрнең биредә без күрмәгәнне күреп алуын» әйткән иде. Килешәм. Шунлыктан Екатерина Гороховскаяның татар әкиятләрен сәхнәләштерүгә җәлеп ителүен көтәм. Хәсән Туфанның «Юкмыш бабай малае», Фатих Кәримнең «Гармунчы аю белән җырчы маймыл» әкиятләрен, «Ак бүре», «Гөлчәчәк» кебек халык әкиятләре нигезендә дә фантазия кушып әллә нинди сәхнә әсәрләре тудырып буладыр ул.

Татарстанда балалар өчен яхшы спектакльләр әллә ни күп түгел. Ә бу инде «Мио, минем Мио»ны килеп карау өчен саллы дәлил. Килегез, карагыз!