Баймак районы Юлык авылы халкы: «Башкорт арасында шулай татар булып яшәп ятабыз инде» | intertat.tatar

Баймак районы Юлык авылы халкы: «Башкорт арасында шулай татар булып яшәп ятабыз инде»

«Татар-информ» хәбәрчеләре Башкортстанның Баймак районында урнашкан бердәнбер татар авылына сәяхәт итте.

Юлык — Башкортстанның Баймак районындагы бердәнбер татар авылы. Рәмиевлар яшәгән, заманында китапханәсендә Мирхәйдәр Фәйзи (1891 — 1928) эшләгән авыл. Бу авыл белән бәйле тагын бер тарихи факт — күренекле татар-башкорт шагыйре Шәехзадә Бабич иректәге соңгы төнен Юлыкта уздырган.

Без Юлыкка Мирхәйдәр Фәйзи, Рәмиевләр һәм Бабич эзләреннән генә түгел, «ысын башкорт» ягындагы бердәнбер татар авылының көнкүрешен күрергә килдек.

Сәяхәтебезне Сибайдан башладык. Биредә авылның тере тарихы — Фидаил абый Әбүбәкеров белән аның карчыгы Фәния апа яши.

Фидаил Әбүбәкеров 1963 — 2000 елларда Юлык мәктәбендә химия, биология һәм музыка укыта. Авылда ике катлы яңа мәктәп салынгач, аңа Мирхәйдәр Фәйзи исемен бирү мәсьәләсен юллап, йорт саен йөреп имза җыя ул.

Яше олыгыйгач, балалары Фидаил абыйны шәһәргә күчергәннәр.

«Татар теленнән белем бирүчебез башкорт телен укыта башлады»

Фидаил ага Әбүбәкеров: «Элек бу җирләрне Юлуцкий ям (XIII–XVIII гасырларда почта станциясе. авт.) дип йөрткәннәр. Патшаның, түрәләрнең документлары шуның аша ташылган.

Бу якларга татарлар чукындырудан качып килеп чыккан. Күкрәп карагайлар үскән җир булган бу. Татарлар, башкорт ырулары түрәләре рөхсәте белән, Магаш һәм Туган дигән ике елга арасына килеп, шул карагайлардан йортлар салып утырган. Укымышлы муллалар диннәренә тугры калып, үзләренә электән таныш булган башкорт халкы җирләренә килгән, дип сөйли торган иде Гомәр ага Әбүбәкеров. Килеп утыручыларның күбесе сәүдә иткән. Олаулар белән килгәннәр, диләр. «Кырык дуга килгән» дип язалар инде. Шулай әкренләп авыл барлыкка килгән.

Тирә-яктагы башкорт авыллары бәрәңге дә чәчми, йорт яннарын үлән баса иде. Татардан килен алып, тирә-як авылларга татарлар тарала башлагач, аларның культуралары башкорт халкына йога башлады, дип көлеп сөйлиләр иде, бәрәңге чәчергә, йорт тирәсен киртәләргә, матурларга өйрәнгәннәр».

ххх

«Татар авылы Юлыкта һәр елны зур ярминкә оештырылган, анда җыелган башкорт бай-түрәләре белән еллык алыш-биреш килешүләре төзелгән. Татар сәүдәгәрләре анда кызыл мал, тары-бодай, көндәлек башка кирәк-яракны китергән. Шунда ук кемнән һәм күпме аяклы мал сатып аласы билгеләнгән. Базары бик үтемле булганлыктан, губернаның көнбатыш төбәкләрендә урнашкан татар сәүдәгәрләре арасында да ул ярминкә мактаулы саналган.

Шул ярминкәгә бер баруында Мөхәммәтсадыйк Рәмиев Юлыкта бөтенләйгә төпләнергә ният кыла, кечерәк бер сабын заводы һәм өй сатып ала. Үз көче белән тире-күн эшкәртү заводын салдыра. Киң казакъ даласы белән Себер чигендә бихисап зур мәйдан биләгән Орск өязендә шулай итеп Рәмиевләрнең яңа тормышы башланып китә", - дип яза Рәмиевлар тарихын өйрәнгән язучы Лирон ага Хәмидуллин.

Фидаил ага Әбүбәкеров: «Авылда агач мәчет булган, Рәмиевләр династиясе бу якларга килеп урнашкач, таш мәчет салдыра. Мәчеттә китапханә дә була. Заһретдин мулла 4 көн ирләргә китап бирсә, абыстае ике көн хатын-кызларга китап өләшкән. Басмалары бик күп булган аларның. Аннары мәчетләрне бетерә башладылар. Китаплар юкка чыкмасын дип, 1919 елда Дәрдмәнд Оренбургтан Мирхәйдәр Фәйзине китапханәче итеп Юлык авылына чакырган. Сәбәбе — китапларны коткару.

Мирхәйдәр Фәйзи авылга килгәч, драмтүгәрәк оештырган. Әмма кызлар ролен уйнарга әти-әниләр кызларын җибәрмәгәннәр. Мирхәйдәр Фәйзи үзе «Галиябану”да кыз булып уйнаган. Шуннан Дәрдмәнд үзе укытучы булып эшләгән хатын-кызлар драмтүгәрәккә йөрергә бурычлы дип кәгазь җибәрә дә, кызлар кружокка йөри башлыйлар, Юлык кызлары сәхнәгә чыга.

Дингә каршы көрәш вакытында аның манараларын кисеп төшергәннәрен хәтерлим. Агач мәчет бездән ерак түгел генә иде. Без куркып, тәрәзәдән карап торабыз. Өстән берәү кисеп йөри, аркан белән манараны тартып төшерүләре истә. Манара төшергәндә дини кешеләр укынып тордылар. Шул кискән кешене яшен сугып үтерде. Сельсәвит бер сарык биреп эшләткән булган аннары. Шуннан мәчетне клуб иттеләр…

Без авылда җиде класс татарча укыдык. Аннары татарча укуны дәвам итеп булмады, чөнки тирә-якта башка татар авылы юк бит инде, башкорт теленә күчерделәр. Татар телен укытучы Дилбәр Актуганова башкорт телен укыта башлады.

Башкорт арасында яшәп телебез дә бозылган — үзенә бер төрле тел барлыкка килгән. Безнең телне Юлык теле дияләр дә куялар. Берәр җирдә шулай сөйләшеп торсаң, «Син Юлыктанмыни?» - диләр. Башкорт арасында шулай татар булып яшәп ятабыз инде».

«Без башкортча укыдык, с белән сөйләштек тә һ белән яза идек»

Шушы мәгълүматлар белән без Юлык авылына юл тоттык. Район үзәге Баймактан Юлыкка кадәр 40 км юл. Асфальт салынмаган. Таш өстеннән сикереп барырга кирәк, урыны-урыны белән басу юлыннан җилдереп узарга мөмкин. Авыл халкы татар авылы булганга салмыйлардыр инде юлны дип тә зарланып ала.

Авыл артык зур түгел, йортлар иркенләп таралып утырган. Биредә тугыз еллык мәктәп, шул ук бинада балалар бакчасы бар. Бер түбә астында утырган китапханә һәм 100 урынлык клуб эшли. Почта, кибет… авылның барлык җәмәгать биналары шушы. Әлбәттә, авыл күрке — мәчет.

Юлыкта федераль булмаса да, һичьюгы республика дәрәҗәсендәге мәдәни мирас объекты булырга лаеклы кимендә ике бина бар. Боларның берсе — Рәмиевларның алтын саклаган келәте. Икенчесе — Рәмиевләр токымыннан булган элеккеге бай йортында урнашкан Мирхәйдәр Фәйзи эшләгән китапханә.

Биналарның икесе дә җимерелеп бара. Ул келәтнең астын-өстен мең кат актарганнар инде, әмма тирәсеннән әлегәчә алтын эзләп йөрүчеләр күренгәли, диләр. Хәзер таш келәт тә, китапханә бинасы да ныклап кадакланган, эченә кереп буталып йөри торган түгел. Күрәсең, хәрабә хәленә калып барган биналар кешегә куркыныч тудыра башлагандыр да, бәласеннән баш-аяк дип кеше кереп йөрмәслек итеп кадаклап куйганнардыр.

Урам буйлап мәчеткә таба атлыйбыз. Юлдашыбыз — Дилбәр Маннапова, Юлык авылы клуб мөдире һәм китапханәчесе. Үзәк урам буйлап мәчет ягына атлыйбыз.

«Без башкортча укыдык, с белән сөйләштек тә һ белән яза идек. Башкортчага күчү минем әни 1нче класска барган елны булган. Әни 1947 елгы, димәк, 1954-55ләрдә буладыр. „Әй изаладылар“, дип сөйли иде», — дип куя ул сөйләменең бераз үзгәрәк булуын аңлатып. - Без татар дип барып утырабыз инде татар туганнарыбызга, ә алар безне „башкортлар“ дип гөж килә. Шулай яшибез инде — башкорт җирендә яшәгәч, башкорт белән башкортча сөйләшәбез, татар белән татарча.

Бу безнең Мирхәйдәр Фәйзи урамы инде. Менә бу урам буйлап элек гел байлар өйләре тезелеп киткән. Барысы да ике катлы булган.

Хәзерге почта әле дә элекке бай йортында урнашкан. Шул йорттан бер малай алтын тапкан дип сөйлиләр. Нигез ишелеп китә дә, алтынланган савыт-саба килеп чыга — яшереп куйган булалар. Шуны малай сельсоветка алып барып бирә, әйберләрне җыеп алып китәләр инде. Ә малайга кызыл флагтан ыштан тегеп биргәннәр дип сөйлиләр».

Мирхәйдәр Фәйзи эшләгән китапханә бинасына җитәбез. Ни кызганыч, әлегә Юлык авылы дәрәҗәсендәге генә мәдәни мирас объекты.

«Рәмиевлар нәселендәге бер бай торган инде анда элек. Җиде кызы булган дип сөйлиләр. Алар кияүгә чыга алмый аптыраганнар, ди. Җомга көннәрендә матур итеп киендереп, әтиләре тәрәзә янына утыртып куя иде, ди. Тәрәзәдән тәрәзәгә йөриләр иде дип сөйлиләр. Егетләр янына чыгармаганнардыр да инде аларны. Тәрәзәдән генә күзләп йөргәннәр», — дип ишеткәннәре белән уртаклаша юлдашыбыз.

«Татар кешесенә ничә яшь булуга карамастан, дәрте сүнмәгән була»

Мәчеттә безне имам Газиз Шәяхмәтов каршы ала. Үзе имам, үзе укытучы. Ул әле унбиш (!) бала атасы икән. Бишесе — үзенеке, унысы тәрбиягә алынган. Хәзер тәрбиягә алган балаларның кечкенәләре — игезәкләр Даша белән Родион 5нче класста укый. «Араларында руслар да шактый. Бөтенесе татарча-башкортча сөйләшә», — ди ул.

Газиз Шәяхмәтов: «Кызыбыз берәү генә булгач, кыз бала аласыбыз килде, чөнки кечкенә кызыбызга иптәш кирәк иде, сеңелкәш сорады. Балалар йортларына йөреп, кыз бала эзләдек. Ләкин безгә башта уллыкка малай алсак кына кыз бирәчәкләрен әйттеләр. Беркеме дә булмаган үксез малайны алып кайткач, безгә кыз алырга юллар ачылды. Сибай приютына кыз бала алырга киттек. Апалы-сеңелле ике бала — Айгөл белән Айгизәне алдык. Аннары тагын икене бирделәр. Шулай китте дә китте инде. Кызлар күп булгач, күңелле булып китте өйдә, концертлар куялар. Беренче баланы алганга 10 ел булып киткән. Өйдә бөтен уңайлыклар бар, балалар бөтен эшне эшли — юалар-җыялар, ашарга пешерәләр, бакчаны карыйлар. Авыл халкы әйбәт бездә — баланы эшләтү өчен алган дип күпсенеп сөйләми, иншә Аллаһ», - ди.

«Безнең авыл халкының күңеле киң, читтән килгән кешене беркайчан да читләтми», - дип сүзгә кушыла Дилбәр Маннапова.

Үзе башкорт булып татар авылында яшәгән Газиз Шәяхмәтов дәвам итә: «Татар халкы - кунакчыл, кешелекле халык. Татар кешесенең үзенә ничә яшь булуына карамастан, дәрте сүнмәгән була. Монда өлкән яшьтәге инәйләр дә шундый — биеп торалар. Әнә, Хәдичә әбигә 93 яшь. Галиябану булып беренчеләрдән ул уйнап йөргән карчык инде ул».

Мәчетнең ничек яшәвен сорашам. Авыл халкы иганәсе исәбенә яши икән мәчет, дини бәйрәмнәрдә сәдака бирәләр, Себердә эшләп кайтканнар кайчак күбрәк тә бирә. Бервакыт авылга Рәмиевләрнең кодалары булган Дашкиннар нәселендәге ханымнар килеп чыккан. «Безнең мәчетне җыештырып яткан чак иде. Ялланып эшләүчеләр дип уйлаганнар. „Без шушы авыл кешеләре, үз мәчетебез бит, үзебез җыештырабыз“, - дидек. Мәчетне карарга акча да калдырып киттеләр. Заманында Әлмөхәммәт Дашкинның кызы Хәнифә Рәмиевләргә кияүгә чыккач, шушы мәдрәсәдә укыткан бит инде», — ди Дилбәр ханым.

Юлыкка Казан тирәсендәге Пүкәл авылы сәүдәгәрләре килеп утырган

Газиз Шәяхмәтов: «Бу авылга татарлар явыз Иваннан качып килеп утырган. Бу авыл кешеләре Казан тирәсендәге Пүкәл дигән авылдан (1920 елга кадәр Мамадыш өязенә караган, 1920 елдан — ТАССРның Мамадыш, 1924 елдан — Арча кантонында, 1930 елда — Саба районына карый. авт). Кырык олау белән күчеп килгәннәр. Мукаевлар, Әбүбәкеровлар… Монда станция булган бит инде — Юлуцкий ям. Ямщиклар йөргән. Бөрьян ыруы башкортлары шушы станцияне каравыллау ниятеннән бу җирләрне татарларга биргәннәр.

Бу бик стратегик урын булган бит инде. Татарлар монда матур итеп яши башлаган, ярминкә ачканнар. Ул ярминкә бик данлыклы булып киткән. Анда Ефәк юлы буйлап дөяләр белән Урта Азиядән үк килгәннәр. Ярминкә әллә ничә көн дәвамында барган, землянкаларда яшәп, атналар дәвамында сату иткәннәр.

Шул вакытларда бирегә Рәмиевләр килгән. Авылны ошатып, килеп утырганнар. Монда халык авыл хуҗалыгы эше белән бик шөгыльләнмәгән, күбесенчә сәүдәгәрләр булган. Татариядән дә беренче булып сәүдәгәрләр килеп утырган бит инде.

Юлыкны мәхәббәт гимны туган авыл дияр идем. Рәмиевләр яраткан бу авылны, Мирхәйдәр Фәйзи дә ошаткан, Шәехзадә Бабич соңгы төнен шушы авылда йоклаган. Аннары Темәстән Зилаирга китеп барган һәм аны шунда вәхшиләрчә җәзалап үтергәннәр».

ххх

Кызганыч, татар авылы булгач, Башкортстан да артык игътибар итми, ерак һәм бер генә авыл булгач, Татарстан да килеп җитми. Монысы авылда туган пессимистик уйлар.

«Безнең иң бәләкәй татарыбыз туды бит әле. Оныгым тугач, кияү татар дип яздырып кайтты. Милләтне язмасаң да ярый хәзер дигәннәр дә, «Юк, ике улым татар булгач, өченчесе мин татар түгелмени дип сорар, татар икәне язылып куелсын», - диде кияү», — диде Дилбәр ханым безне озатканда.

Юлык авылына Татарстанның игътибары артсын иде. Баймак районы җитәкчелеге белән бер өстәл артына утырып сөйләшеп, бу авылның проблемаларын чишеп булмасмы икән?!