Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әпипә»: Миләүшә Айтугановадан – татар эстрадасының чын йөзе

Татарстан киносы көннәренең финалы буларак "Әпипә" татар музыкаль фильмының премьерасы тәкъдим ителде. Тамашачы аны аншлаг белән карады, оештыручылар икенче көнне өстәмә сеанс куярга мәҗбүр булдылар. Фильмның идея авторы һәм продюсеры - Миләүшә Айтуганова. режиссер - Илшат Рәхимбай. Киносценарий авторы - Марат Кәбиров.

news_top_970_100
«Әпипә»: Миләүшә Айтугановадан – татар эстрадасының чын йөзе

«Әпипә» музыкаль фильм – татар эстрадасының «җилдән туган» баласы. Бәлки, киресенчә, татар киносыннан «җилдән тугандыр». Кыскасы, ике төрле кан кушылган метис-фильм - татар киносын һәм татар эстрадасын берләштергән яңа фильм барлыкка килде. «Әпипә» «чүт-чүт мюзиклы» сәгать ярымга сузылган зур видеоклипмы? Әллә татар эстрадасын үзгәртү буенча куелган хезмәтләрнең әлегә үтәлеп бетмәвен аңлату өчне дәлилме?

Кинопродюсер Миләүшә Айтуганова фильм алдына зур бурычлар куйган – ул эстраданың күпмеңле тамашачысын кино залларына алып килергә тиеш. Проектка катнашы булган иҗат кешеләре үз гонорарларны шушы бурыч үтәлгәннән соң гына алачаклар.

Ни өчен «Әпипә»?

«Әпипә» - иң популяр бию такмагы.

Фильмны анализлый башлаганчы, «Әпипә» такмагының тарихына тукталып узыйк. Җыр килеп чыгышы турында берничә версия бар. Берсен, хәтта, искә төшерергә дә куркыныч, бер галим «Әпипә»нең килеп чыгышын фахешханәләр тарихы белән бәйләп карый.

«Профессионалки», «арфистки», «любительницы». Публичные дома и проститутки в Казани во второй половине XIX – начале XX века» дип атылган китаптагы бер өзекнең татарчага тәрҗемәсен китерәм. Авторы – Светлана Малышева.

«Түбән культуралы» шәһәр халкы һәм кичә генә авылдан килүчеләр чыгарган кайбер җырлар зур популярлык казанган, фольклор мирасының бер өлеше булып киткән. Алар «халык җыры» дигән мактаулы статуска ия булалар һәм алардан соң килгән буын бу җырларның чыгышы турында башына да китерми. Мәсәлән, бүген дә бик популяр булган борынгы «Әпипә» бию такмаклары XIX гасырның икенче яртысы – XX гасыр башында бордель тоткан хатын тарафыннан кызына (яисә, бордель «хезмәткәренә») багышлап язылган дигән фикерләр бар. Бу – җыр тарихы версияләренең берсе. 

Бүгенге көн күзлегеннән караганда, җырның тексты «гөнаһсыз» күренә, җитмәсә 1920 елларда, советча «кызыл туйлар» популярлашып киткән заманда җырның советча өлеше дә барлыкка килә: «Өстәлләргә кызыл җәеп, туйлар итәрбез әле». Әлеге сүзләр «Әпипә»не халыкның бию такмагы, туй җыры буларак, тагын да «законлаштыра», - дип дәвам итә автор. - Әмма җырны үткән гасырлардагы татар гаиләсенең көндәлек тормышына куеп карасак, анда тасвирланган күренешләр бик сәер, хәтта мөмкин булмастай гамәл булып тоелыр иде. Мөселман кызы үзен мактап торган әнисе янында, кияве каршында, идән такталарын сындырырлык итеп тыпырдап бии, ә шул идән тактасы өчен кияү түләячәк янәсе; җитмәсә, Әпипәнең «калачлары» турында да әйтелә. Бу яктан караганда, әлеге версия артык шик тудырмый кебек».

Светлана Малышева үзе моның бары тик версия генә булуын ассызыклый.

Татар галимнәре, әлбәттә, моңа каршы чыга.

«Әпипә» - Тукай заманнарында килеп чыккан такмак, - ди фольклорчы галим Геннадий Макаров. - Әпипә дәфтә уйнаучы урам музыкантының кызымы, оныгымы булган. Бабасы аны такмак әйтеп мәйданнарда биеткән. Бу хакта язма чыганаклар да бар. Аның көе аерым туган. Такмакның күп төрле вариантлары бар».

«Ул заманнарда мөселман кызлары кияве каршында гына түгел, бөтенләй беркайда да биемәгән. Бу такмак – яңа заман билгесе, җәдидчелек чоры күренеше, хатын-кызларның иҗтимагый тормышта катнашу хокукын билгеләү. Ә ул чакта «публичный дом» дип бордельләрне генә түгел, музыкалы рестораннарны да атаганнар. Беренче татар артистлары шунда чыгышлар ясаган, - дип үз фикерен дәлилли профессор. - Шунысына да игътибар итик: бу җыр түгел, такмак, димәк, текст белән көй аерым яшәгән булырга мөмкин. Кыскасы, гипотеза өчен вариантлар җитәрлек. Әмма миңа бордель гипотезасы ошамый», - ди профессор Вадим Дулат-Алеев.

«Әпипә» такмагын аклаган берничә затлы башкару турында искә төшерәм. Без аны II Татар җыры фестиваленең хедлайнеры буларак латиноамерикан җырчысы Люси Кампети башкаруында хәтерлибез. Татар музыканты һәм җырчысы Мубай (Илдар Мөбәрәкшин) да үз концертында бу җырны яратып башкара.

Инде фильмга күз салыйк. Сюжеты болайрак. Җиде кыздан торган музыкаль төркем Татарстан районнары буенча гастрольләрдә йөри. Төркемнең җитәкчесе, алып баручысы, костюмеры, баянчысы һәм автобус йөртүчесе бар. Вакыйга төп геройның армиягә китмәс өчен качып барганда, соңга калган баянчы урынына «Әпипә» автобусына килеп эләгүеннән башлана. Автобуста костюмерша кызга гашыйк була. Төркемдәгеләрнең берсе кызны «Беркемне якын китерми», дип бәяләсә дә, костюмерша кыз псевдобаянчыны күргәч үк «эреп төшә».

«Әпипә» автобусы юлда берничә клубка тукташтырып, Әлмәткә килеп төшә. Кичке концертка кадәр кызлар «Шайтан тәгәрмәченә» менеп Әлмәт манзарасын күзәтергә уйлыйлар. Алар иң өске ноктага менеп җиткәч кенә, тәгәрмәч туктап кала. Кызлар – күкнең ничәнчедер катында капкында. Ә «Нефтьчеләр» мәдәният сараенда концерт башлана. Концертта «үзе» дә бар – төп тамашачыны шулай атадылар, главадыр инде, әллә иң баш нефтяникмы?! Эстрада концертларына йөрүче «үзе»ләр күп бездә. Әлеге «Үзе»не Әлмәт театры актеры, Татарстанның халык артисты Рафик Таһиров башкара.

Концерт башлана. Кызлар юк, нишләргә? «Әпипә»челәрнең «анасы», ягъни, төркем җитәкчесе җырлый, алып баручы сөйли, костюмер җырлы, тавыш режиссеры җырлый... Нигә автобус йөртүчене җырлатмадылар – аңламыйм.

Сүз уңаеннан, автобус йөртүче ролендә Фирдүс Тямаев иде. Җырчыга рольнең иң саллысы эләккән, кино төшерү командасы аны киноның «мудрый пескаре» итеп билгеләгән. Ягъни, эстрада комедиясе югарылыгындагы иң акыллы сүзләрне ул әйтә. Гашыйк псевдобаянчыга да иң яхшы киңәшләрне ул бирә.

Шушы урында тукталып Фирдүс Тямаевка дан җырлап алыйк.

Авугст аенда «Мир» кинотеатрында үткән Татарстан киносы көннәрендә Фирдүс Тямаев исеме ике тапкыр яңгырады. Берсе – популяр җырчы «Җиде малай» фильмының иганәчесе булган – 1 млн. сум торган фильмның ярты бюджетын ул түләгән. Дөрес, фильмны Фирдүс Тямаевка реклама дип тә карарга мөмкин.

Ясасын соң башкалар да шундыйрак реклама үзләренә! Татарча киноны да үстерерләр, үзләренә дә реклама ясарлар. Бер атуда – ике куян.

«Әпипә» фильмы да эстрада җырчылары өчен яхшы реклама. Әлеге җырчы кызларның Миләүшә Айтугановадан гонорар көтүләре сәер дә булыр иде. Үзләре проектка алган өчен үзләре түләсәләр дә комачауламас – татар киносына ярдәм булыр! Ә бу киноны Илшат Рәхимбай дәрәҗәсендәге кинорежиссеның үзләренә бушлай видеоклип төшергән кебек күзаллый алалар.

Миләүшә Айтуганова эстрада артистлары белән эстрада тормышына багышланган кино төшереп, берьюлы берничә куян «атты», әлбәттә. Татар эстрадасының инстаграмлашкан йолдызлары булганда хәтта өстәмә реклама да кирәкми – кызлар үзләре мәгълүмат таратучы. Аларның язылучылары һәм тыңлаучылары өерелеп килерләр.

Миләүшә Айтуганова татар эстрадасының сигез җырчысын сайлап алган: Алинә Шәрипҗанова, Дилә Нигъмәтуллина, «Зө-ләй-лә» кызлары Ләйсән Мәхмүтова һәм Ләйсән Закирова, «Фәридә-Алсу» дуэты кызлары Фәридә Әхмәтшина һәм Алсу Сөнгатуллина, Алсу Әбелханова һәм Гөлшат Имамиева. Соңгысы – Әпипәчеләрнең җитәкчесе.

Җырчыларның профессиональ булмаган уены Тинчурин театры артистлары белән катнаштырылган. Мәхәббәт линиясе Резеда Сәлахова белән Артем Пискуновка тапшырылган. Алып баручы егет – Рөстәм Гайзуллин. Артистларны каршы алучы образында – Зөлфия Вәлиева. Тинчурин театрының шәп актеры Зөлфәт Закировны да катнаштырганнар. Аңа клубка кереп костюмершага ташланган маньяк роле тапшырылган. Бу образ Илшат Рәхимбайга баянчы булып төркемгә килеп кушылган мәхәббәт героеның «батырлыгын» күрсәтү өчен кирәк булган. Зөлфәт Закиров персонажы Резеда Сәлахова героинясына ташланып маташканда, Артем Пискунов «супергерое» давыл булып очып керә дә, маньякны мизгел эчендә сугып очыра. Тегесе шул минутта юк була. Ә Пискунов кызны юата башлый... Таныш кадрлар.

Без хәзер «Әпипә» музыкаль комедиясенең сәнгати югарылыгы турында да, артистларның талантлы уены турында да сүз алып бара алмыйбыз. Чөнки фильм прокат максатыннан, эстрада тамашачысының зәвыгенә туры китереп, адресатны күздә тотып эшләнгән. «Дәүләт акчасы» дип тә кычкыра алмыйбыз, Миләүшә Айтуганова аны прокаттан соң гонорар түләү шарты белән бушлай төшергән.

«Әпипә» музыкаль фильмы – бүгенге татар эстрадасының чын йөзе. Бөтен киемнәре, кыланышлары белән, Бальзак язганча, «блеск һәм нищетасы» белән. Чачаклы-чуклы киемнәре, иске автобус, тәрәзәсез кунакханә, «ашаталармы?» фразасы белән...

Татарстан Президенты үзгәртергә теләгән эстрада шушы бит инде. «Мин татар эстрадасы дәрәҗәсе белән килешә алмыйм. Фонограмма... Аңлаешсыз киенгәннәр, ни җырлаганнарын аңламассың... ничектер хәрәкәтләнүләрен аңламассың. Алар белән беркем шөгыльләнми. Моңа артистлар гына гаепле түгел...» дигән иде. Менә артистлар бпелән өч ел дәвамында ныклап Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт Опера һәм балет театры директоры Рәүфәл Мөхәммәтҗанов шөгыльләнә. Ул «Үзгәреш җиле» фестивале белән эстраданың нниди була алуы үрнәген күрсәтте.

Ә Миләүшә Айтуганова фестивальне оештыручыларның вазгыятьне белмәвен, эстраданың һаман да үз урынында икәнен ачып салды. Хәтта өч ел әлеге фестивальнең йөзе булып торган Алинә Шәрипҗанова да «Әпипә» кызларының берсе булгач, нинди үзгәреш көтик соң инде?!

«Әпипә» – татар эстрадасының чын йөзе. Әлегә без анда Рәүфәл Мөхәммәтҗановның кагылышын тоймыйбыз.

Фильмны аның авторлары «чүт-чүт мюзикл» дип тәкъдим итәләр. Фильмның бер уңышын аерып әйтергә мөмкин. Ул - аның музыкальлеге. Монысы инде саунд-продюсерның талантыннан килә – Юрий Федоров профессиональ югарылыктагы эш башкарган.

Фильмнан зарланырга теләүчеләр, аңа югары сәнгати таләпләр куярга теләүчеләр булса, аларга бер тамашачының – Ләйсән Хафизованың фикерен китерәм.

«Аякка галуш элдертеп, арт бакчадан гына чаптырып барып, шырпы, тоз сата торган кибеттә кызыл табанлы лабутен, шпилька үкчәле, ачык башлы ультрамарин төсле сандали табып булмый. Шырпы-тозны – вак-төяк сата торган урыннан алабыз, ультрамариннарны, дольче габаналарны бутиклардан эзлибез инде. Шырпы-тоз көндәлек кулланыла – аларны сатучылар да күбрәк, алардан супермодный әйберләр көтәсе дә түгелдер. Яхшы яна торган шырпы, сыйфатлы тоз сатсалар – җитә».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100