Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Минзәлә театры артисты Нәфис Гайфуллин: «Сәхнәне яратсаң, акчаны табып була»

Минзәлә татар дәүләт драма театры артисты Нәфис Гайфуллин быелгы Театр Сабан туе батыры. Тумышы белән Кукмара районының Кәркәвеч авылыннан ул. Минзәлә татар дәүләт драма театрында эшли башлавына быел биш ел булган.

news_top_970_100
Минзәлә театры артисты Нәфис Гайфуллин: «Сәхнәне яратсаң, акчаны табып була»
Рәмис Нәҗмиев

Нәфис - күктә очып йөрми, коры фәлсәфә кормый торган, җирдә нык басып тора торган татар егете. Ул гаҗәеп аз сүзле актер булып чыкты. Аның җавапларына караганда минем сорауларым озынрак та яңгырый.

Әлеге интервьюны уку аеруча кызлар өчен кызыклы булыр дим. Чөнки Нәфис өйләнмәгән егет һәм токмачлы ашны тәмле итеп пешерә белгән татар кызына өйләнәм дигән сүзе бар. Хәер, токмачлы аш аның сүзләре түгел, анысын тәгаен әйтеп мин сорадым, ул каршы килмәде.

«Үземдә ихтыяр көче барлыгын диетага утырып сынадым»

Татар театрында иң зур гәүдәле, көчле егетләр Минзәләдә ахрысы, әйеме, Нәфис?

Шулай булып чыга. Көрәшеп йөргән егетләребез бар.

Быел көрәшеп ничә кешене ектың?

Дүрт кешене.

Алдан сөйләшеп егышлар булмадымы?

Барысы да гадел булды безнең. Беренче үзебезнең Илназ белән көрәштем. Ул гел көрәшә. Театрдан өч кеше көрәште: Илназ Хисмәтуллин икенче, Илдар Халиков өченче урын алды.

Күптән көрәшәсеңме?

Көрәшнең техникасын бераз беләм. Яшь вакытта көрәшә идек инде, райондагы төрле көрәш ярышларында көрәшеп йөри идек. 2019 елгы Театр Сабан туенда икенче урында калган идем.

Көрәш хөкемдарлары гадел идеме соң? Теге елны җиңә алмавыңа үпкә калмадымы?

Гадел иде кебек инде. Ул елны Кариев театры баянчысы балл белән җиңде.

Быел әзерләндеңме?

Әйе. Ике тренировкага барып кайттым. Аңарчы озак кына диетада утырдым — дөрес туклануга күчтем. Шулай итеп яхшы гына ябыктым. Мин бит 111 кило идем. Хәзер 97 килога калдым.

Көрәшкә ябыгуның катнашы бармыни?

Гәүдә зуррак булган саен хәл тизрәк бетә.

Ябыгырга кыенмы?

Ихтыяр көче кирәк инде.

Бар булып чыктымы соң инде ул ихтыяр көче дигән нәрсә?

Бар икән шул. Барлыгын белдем. Үземә ябыгу кирәк дип уйладым да эшләдем.

Күпмегә сузылды инде ул процесс?

Дүрт айда ябыктым мин.

Бу көрәш өчен идеме соң инде?

Матурлык өчен дә инде. Таза булып йөрисе килми бит.

Ә хәзер кабат тазарып китмәс өчен ниләр эшлисең?

Үземне карабрак торам инде. Ипи ашамыйм, мәсәлән.

«Хатын-кыз ашарга пешерә белергә тиеш дип уйлыйм»

Нәфис, син гаиләлеме?

Өйләнмәгән.

Буйдаклар исемлегендәмени әле син? Театрыгызда шундый матур кызлар бар. Ничек түзеп торасың?

Язганы булыр әле. Язмагандыр.

Сез бит гаиләлеләр, парлылар театры…

Әйе, әкренләп парлашып бетеп киләләр бугай. Күп калмады инде.

Татар кызына өйләнәчәксеңме?

Әйе, бу электән килгән. Сеңдерелгән.

Башка милләт кешесенә гашыйк булмаячагыңны тәгаен беләсеңме?

Хәер, юктыр инде, сеңдерелгән инде ул.

Хатыныңның артист булу-булмавы мәҗбүриме?

Кешене яратасың икән, артистмы, артист түгелме — барыбер. Яратсаң, эшен дә яратасың инде.

Әле аның бит токмачлы аш пешерә белүе дә кирәктер.

Анысы, әлбәттә.

Ә белмәсә?

Белергә тиеш. Хатын-кыз пешерә белергә тиеш дип уйлыйм. Мин пешерә белеп, хатын белмәсә оят булыр иде. Кем җитешә, шул пешерә инде. Мин өйдә, хатын эштә булганда мин пешерәм. Тормыш шулай бара инде.

«Мин - Рөстәм Муллинның авылдашы»

Нәфис, син кайсы як егете?

Мин Минзәлә театрының мәрхүм легендар артисты Рөстәм Муллинның авылдашы — Кукмара районының Кәркәвеч авылыннан. Бирегә аның юлыннан килдем дисәм дә буладыр. Алабуга мәдәният колледжында укыдым да Минзәлә театрына килдем. Чөнки Казан театр училищесында бюджетка эләгә алмадым. Шуңа Алабугага киткән идем.

Рөстәм абый белән бераз эшләп калалдыгыз бит, әйеме?

Әйе. «Иблис”тә бергә уйнап та йөрдек әле. Аны балачактан белеп үстем. «Минем алмаш килде», - дип әйтә иде. Андый сүзләрне ишетү рәхәт.

Үзеңне алмаш итеп тоясыңмы?

Анысын уйларга да куркыта. Бик көчле артист иде ул. Әле колледждан килгән генә идек, куркыта. Шулчакта Рөстәм абый ниндидер таяныч булды.

«Акча табуның төрле юлларын карыйбыз»

Театрда акча аз, диләр. Кемнәрдер китә.

Кемдер ялкау, кемдер читтә акча эшли белми. Сәхнә минеке дигән уең бар икән, син аны бернәрсәгә дә кармыйча яратачаксың. Акчаны табып була ул.

Театрда хезмәт хакы яшәргә җитәме?

Сәламәтлек булса, калганын табып була. Акча табуның төрле юлларын карыйбыз инде.

Тамадалыкмы?

Әйе, анысы да бар. Кая чакырсалар, шунда барабыз. Җәй көне шабашкага китәм. Акча эшләргә. Әти төзүче минем. Аның белән бергә төзелешкә чыгам.

Кукмара ягында кулы эш белә торган халык яши инде. Төзелеш тирәсендәге бөтен эшне беләсеңдер?

Аллага шөкер!

Үзеңә йорт салып чыга аласың алайса?

Материалы булса, әйе. Андый хыял бар.

Ул йорт Минзәлә тирәсендә була бит инде, әйеме? Син Минзәлә ягын кабул иттеңме? Алга таба биредә йорт салып яшәргә әзерме?

Әйе. Бу яклар бик ошады. Матурлыгына, хозурлыгына сөенеп туя алмадым. Минзәләнең халкы бик рәхәт кешеләр. Син читтән килдең дип әйтүче булмады. Ярдәмгә апам да бар иде. Без бит бирегә 2016 елда Индира апам белән бергә килдек. Театрда бергә эшлибез.

Хәзер кайда яшисең?

Театрдан күрше авылдан өй бирделәр. Әле быел кыш көне күчтем генә. Аренда торагы дип атала инде. Минзәләгә кергәндә генә инде ул, театрга килеп йөрергә якын.

Теләгең булса, сыер да асрый аласың алайса, әйеме?

Әйе. Андый мөмкинлек тә бар. Гомер буе авылда яшәгән кеше ич мин.

Батырга бирелгән машина белән ни эшлисең?

Йөрим. Үземнең тырышып алган бүләгем. Сатарга уйламадым.

«Биш тамашачы булса да, ул - безнеке»

Минзәлә театры элек эксперименталь әйберләр чыгара иде. Хәзер халыкчанлыкка таба барасыз кебек күренә. Сиңа нинди театр якын?

Миңа халыкчан театр якын. Халык өчен эшли торган театр.

Ә экспериментальләр?

Алары да ошый инде

Минзәлә тамашачысы нинди спектакль ярата?

Мелодрама. Илгиз Зәйниев белән бергә чыгарган яңа спектакльне — «Ситса туй»ны яраттылар.

Минзәләнең үз тамашачысы авыл тамашачысыннан аерыламы?

Кеше театрны ярата икән, тегендә дә бер, монда да.

Зал тулы булмаса, уйнавы авырмы?

Уйныйбыз инде

Кыенмы?

Кыен түгел. Барыбер уйныйбыз. Тамашачы өчен эшлибез бит инде. Биш тамашачы булса да, ул - безнеке. Ул бит безне күрер өчен килгән. Сокланып карап утырыр өчен килгән.

Ә торып чыгып китсәләр?

Спектакльгә бер кереп киткәч, без андыйны күрмибез дә.

Нәфис, сине татар дөньясы проблемалары борчыймы ул? Әйтик, хәзер мәктәптә татар теле бик аз укытыла. Анысы да ата-ана белән килешеп кенә. Бу тема сине борчыймы?

Мәктәптә татар теле укытылырга тиеш инде. Дөресен әйткәндә, үз балаларым булмагач, бәлки, әле мин бу проблеманы аңлап та бетермимдер. Әмма улым «папа» дисә, коточкыч әйбер була инде, куркыныч булып китте.

 

 

 

 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100