Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Габдерәхим: «Минем беткәнлекне үз күзләре белән күрергә килүчеләр дә булды»

Габдерәхим (Рөстәм Юнысов) белән моңсу интервью.

news_top_970_100
Габдерәхим: «Минем беткәнлекне үз күзләре белән күрергә килүчеләр дә булды»
Габдерәхимнең https://vk.com/ аккаунтыннан

Габдерәхимнең хастаханәдә ятуын ишеткән идем. Моңарчы да сәламәтлеге белән проблемалар булгалап алуын белгәнгә, «Терелеп чыга күрсен инде!» — дип күңелемнән теләкләр теләгән идем дә, артыгын белешмәгән идем. Кулларына зур зыян килгәнен, бармакларсыз калуын шушы көннәрдә үзе әйтте. Без аның белән интервью турында килештек — үзе тәкъдим итте. «Барысын да сөйлим», — диде ул. Әлбәттә, барысын да сөйләмәде: теләгәнен сөйләде. Габдерәхимгә изге теләктә булып укыгыз.

Габдерәхим — чын исеме Рөстәм Юнысов — танылган үзенчәлекле журналист, «Акчарлак» газетасында, «Курай» радиосында эшли. Белеме буенча артист: Казан театр училищесын тәмамлаган, Тинчурин театрында эшләп алган. Өлкән буен тамашачы әлегәчә сагынып искә алган роле — Дамир Сираҗиев куйган «Әйдә барыйк, кызлар карыйк» комедиясендә Әфләтун (авторы — Разил Вәлиев).

Бүген төш күрдеңме, Габдерәхим?

Бүгенге көннең патшалары төшемә еш керә. Кемнәр икәнен әйтмим. Бүген дә керде. Мин алар белән Казан урамнары буйлап йөрим. Бервакыт бер патша белән мәчет ачтык…

Бу яхшыгадыр инде.

Әйе, хәлләрем әйбәтләнә икән дип куандым. Төшләрне сөйләргә дә ярамый, диләр. Сөйлисең икән — хәерлегә булсын дип әйтергә кирәк. Төш — ул уен-муен түгел.

Патшалар дигәннән, алардан үзең өчен нидер сораганың булдымы?

Патшаларга үзем өчен нәрсәдер сорап мөрәҗәгать иткәнем булмады. Кеше өчен сорый алам. Үзем өчен — юк. Мин, гомумән, кеше белән сөйләшә белмим. Журналист буларак сөйләшә алам. Интервью алырга дип әйтелә икән — сузылып ятам да уйлыйм. Ә кеше белән аралашу бик авыр. Гомерем буе ялгызлыкны яраттым. Дәү әни авылына кайткач та хәтерлим — Носовның тәрҗемәсен укып утыра идем. «Белмәмешнең айга сәяхәте»н. Башкалар белән уйнау кызык түгел. Уйнасам да ялгызым гына уйный идем. Имеш, мин Казанга барам… Мин хыялда гомер буе, әле дә шулай. Мин тормышны тартып бара торган кеше түгел. Кайчакта «абый» диләр. Алай дигәннәрен дә яратмыйм. Абый — ул акчасы булган, дәрәҗәгә ирешкән, тормышны тарта торган мужик. Шундый кешегә «абый» дип әйтергә ярый, минемчә. Бу — минем тормышка карашым. Мин бүтәннәргә: «Шулай булыгыз!» — дип әйтмим. «Акчарлак»та кызлар керәләр дә: «Габдрәхим, Алмаз абый кайда?» — диләр. Ә Алмаз бит миннән яшьрәк…

Димәк, тормыш тартып баралмадың…

Баралмадым. Хатын минем «потолок»ны белеп, тормышны үзе тартты. Бакчага барсак, хатын миңа: «Җирләрне казып бир», — ди. Мин казыйм, утыртуын үзе утырта. Кич әйтә: «Шашлык урынын кыздырып бир», — ди. Ул минем җанымны ашамады. Хатын миңа бер генә сүз әйтте — «Акчарлак»та, «Курай»да эшлә! Мин аңа: «Әллә дворник булып эшлимме?» — дигән идем. «Кызыңны уйла!» — диде. Мәктәпкә бара — атасы кем? Аллаһы Тәгалә миңа шундый хатын бирде.

Яучылап өйләндем дигәнең бар, яучың яхшы булган, димәк.

«Татарстан» радиосы дикторы Мөслимә Шәфикъ тәкъдим иткән иде. Булачак хатынымны да якын кешеләремә алып барып күрсәттем. Алар моннан да әйбәт хатынны таба алмыйсың, диделәр.

Ә мәхәббәт?

Мәхәббәт ул бүген бар, иртәгә юк.

Булдымы соң ул?

Әйе. Күңелдә. Ярату — ул телдә булмый. Мәхәббәт — ул хөрмәт итү. Кеше алдында «кадерлем» дип йөрүчеләр бер-берсен яратмый.

«Бер минусым бар — мин яшь булып калырга тырышам»

Белемең буенча син артист…

Әйе, артист та булдымы һөнәр диләр бит инде бездә.

Минемчә, артист — бик яхшы һөнәр. Тормышта да уйнарга, чын йөзеңне яшерергә була. Ә чын Габдрәхимне кем дә булса беләме?

Хатынның әйткәне бар: «Сине беләм диючеләргә өйдәге халәтеңне күрсәтер идем». Безнең кызлар бер театр артистын сәхнәдә күреп гашыйк булганнар. Тормышта күргәннәр дә косканнар. Сәхнә кешесенә, микрофонлы кешегә гашыйк булырга кирәкми. Мин бит гомерем буе образда. Ишекне ачтым икән — образда. Образ! Образ! Образ — минем яшәү рәвешем. Мин 38 көн «бульниста» яттым. Минем анда кушаматым «Веселый человек» иде. Ул образ. Ләкин мин ихлас күңелдән уйныйм. Биш минутта образга керергә Асия Хәйруллина өйрәткән иде. Интервью алу ысулларын да театр училищесында өйрәттеләр. Төлке керпене ничек ашый? Тәгәрәтеп бара-бара да күлгә төшерә. Күлдә керпе ачылып китә. Һап — төлке каптырып ала. Боларны миңа Шамил Бариев шәхсән үзе өйрәтте. Мин бит образны өйдән башлыйм. Кием сайлыйм һәм такси чакыртып, таксига образда кереп утырам. Мин барып җиткәндә үзем артист. Мин килдем! Бу горурлану түгел. Бу образ.

Ә театрдан китүең татар театрына һәм остазларыңа хыянәт түгелме? Алар бит сине укытканнар. Татар дөньясы бөек артистны югалттымы?

Юктыр, мөгаен. Алай түгелдер. Минем бер минусым бар — яшь булып калырга тырышам.

Театрда калган булсаң, карт образларны уйный алмас идеңмени?

Юктыр. Мин яшьләрчә булырга яратам, яшьләрчә модалы киенергә яратам. Бу — минем минусым. Бөек артистлар карт образларны уйнарга курыкмыйлар. Сәхнәдә картаерга курыкмыйлар. Беркөнне «Әлдермештән Әлмәндәр»не интернеттан тагын бер кат карап чыктым. Өченче тапкыр карагач кына аңладым — бөтен уенны Өммия алып бара. Минемчә, анда Нәҗибә-Өммия булмаса, спектакль нульгә калыр иде. Бу минем фикер. Нәҗибә Ихсанованың шул ягын яратам. Аңа «Нәҗибә», дип дәшсәң, аһ дип сөенеп китә. «Ничек син аңа шулай дәшә аласың?» — дип мине килеп сүгүчеләр булды. Дәшә алам. Нәҗибә! Аһ! Наилә! Аһ! Үсеп китәләр. Бервакыт Ринат Таҗетдинов хатыны белән троллейбус көтеп тора. Килдем дә: «Ринат!» — дим. «Молокосос», — ди. Анда мин арттырып җибәрдем. Ул дөрес әйтте. Кемгә әйтәсеңне белергә кирәк. Нәҗибәгә була.

Син халыкка кирәк. Син кызыклы. Ни өчен кирәк булганыңны беләсеңме?

Шулай булсын иде инде ул. Мин ихлас. Бәлки, шуңадыр дип уйлыйм. Күп нәрсә ихласлыктан тора. Мин образда булсам да ихлас. Бездә «елама, елама» дип юаталар. Елыйм икән — кем янында елаганымны беләм. Елыйм икән — димәк, ышанам. «Зөләйха күзләрен ача»ның соңгы өч сериясен карадым. «Зөләйха»ның улы киткәндә үземнең шул чакларым искә төште. «Ана күңеле балада, бала күңеле далада», — дип әйтеп куйдым.

Мин 16 яшемдә Театр училищесына чыгып киттем. Театр училищесында укыган чакта әниемне югалттым. 50 яшендә үлде. Әни матур киенергә ярата иде. Үзе үлем хәлендә, үзе киенгән-ясанган. Кулында җәйге перчаткалар. Мин бөкрәеп китеп бардым. Әни: «Кил әле монда! — ди. — Турайт җилкәңне!» Әнинең бу соңгы сүзе, васыяте булды. Икенче булып шул сүзне энем әйтте. Җилкәңне турайтсаң, проблемалар үтеп китә, ди. Әйе, җиңеләеп китәсең…

Ихласлык дигәннән, шул кинода Йосыфны уйнаган малайга шаккаттым. Ничек өйрәтәләр аны? Нинди ысуллар кулланалар? Безнең гомер буе сәхнә тузанын сулаган артистлар да алай уйный белми. Телевизорда «Җылы эзли җаннар» телефильмы бара бит инде. Әсхәт Хисмәт, Венера Шакировалар кинода алай уйный белми. Текст сөйләп йөриләр. «Зөләйха»да да татар артистларының чаба-чаба барып эпизодта катнашуларына мин каршы. Мин бармас идем. Үз дәрәҗәңне белергә кирәк. Ашыйсы килә дип кенә булмый.

«Зөләйха»ны ошаттың инде алайса.

Соңгы серияләрен генә карадым. Зарландылар инде: бездә татарлар болай булган, тегеләй булган, диләр. Мин элеккеге татарларны күрмәдем, белмим, әйтә алмыйм. Ошамаса, башка каналга күчерегез! Икенче бер каналны ачтым: «Уникс»та мең кешелек залда Данир Сабиров хатыннарның һәм ирләрнең сиюе турында сөйли. Шуны карыйкмы?

Сөю дисеңме?

Сиюе. Ирләр һәм хатын-кызлар автобустан чыкканнар да, ике яклап сияләр, дип сөйли. 1000 кеше көлеп утыра. Монда еларга кирәк. Нинди халык соң без? Надан халык. Шунда тормыш алып бара торган мужиклар да, ак яулыклы әбиләр дә көлә. Бервакыт Хәмдүнә эфирга килгәч, берәү шалтыратып әйткән иде: «Кайчан җырчыларны себереп түгәләр инде?» — дип. Начар җырчылар турында сүз бара. Әнә, Әбри Хәбриевне бөтенләй карап булмый. Мишәрләр әйтмешли, пакыч әйберләр анда.

«Мине сүгүчеләр булса, кычкырып көләм һәм молодец дип кенә әйтәм»

Син журфакта укымаган. Әмма татарда ниндидер бер яңа журналистиканы син тудырдың. Моны ничек аңлатасың? Габдрәхим журналистикасы тарихка керер. Журналистикада укысак та, безнеке — юк. 

Аны Марат Кәбиров та әйткән иде. Мине сүгүчеләр булса, кычкырып көләм һәм молодец дип кенә әйтәм. Мине сүксәләр дә, минем турында сүз бара бит — моңа горурланам. Андыйларга: «Үлгәнче гел мине генә сөйләгез», — дип әйтәм. Минем өчен бөтен журналистлар тигез. Миңа Гариф Ахуновның: «Яшьләр белән дуслаш — алардан яхшы энергетика керә», — дигәне бар. Без барыбыз да тигез — яңа гына журналистикага килгән кыз бала да, 50 ел эшләгән кеше дә. Минем аралашасым килә. Сәхнә артында сораулар биреп йөрисем килә.

Әйе, мин журналистикада укымадым. Мин башкаларны укып өйрәндем. Начар интервьюны да укыйм. Ни өчен начар икәнен анализлыйм. Мин ул кешедән яңа интервью барып ала алам. Миңа ачылып бетеп, «Башка килмим мин сиңа», — дип чыгып киткәннәре бар. Бөтен дөньясын сөйләгәннән соң айнып китә дә… Мин «сихеремне» кулланган булам.

Ул күңеле белән «чишенеп аткан» кешеләрне кызганмыйсыңмы?

Кызганмыйсыңмы дип, кем янына килгәннәрен белергә тиешләр бит инде. Баш бирелгән бит.

Интервью ала алмыйча калган кешең бармы?

Илһам Шакировтан ала алмыйча калдым. Хәле авыр иде инде. Ярдәмчесе Илһам Хаҗиев: «Булмый инде, брат», — диде. «Хәлең ничек?» — дип сора ди. Сорадым. «Хәлем авыр», — диде Илһам абый. Сорауларым бар иде. Калды инде. Тинчурин театрыннан Әнәс Галиуллин, әнә, кинәт үлеп китте. «Годоклар» (яшьтиләр) үлүе бик авыр. Аманулла үлеп китте…

Авырмы яшьтәшләрне югалту? Авыр чакта югалып калдылар, үзләрен кирәксез итеп сизделәрме?

Андый чакта кеше янында адәм кирәк. Сине аңлаган, ташламаган адәм кирәк. Миңа Габделфәт шалтырата, Рузилә шалтырата. Яныма килүчеләр арасында минем беткәнлекне үз күзләре белән күрергә килүчеләр дә булды. Мин белдем һәм алар алдында уйный алдым. Алмаз Гыймадиевтан матур киемнәр китереп бирүен сораган идем. «Концерт продолжается» дип килеп чыктым. Күн куртка, шарф — ул минем образым. Мин бит инстаграмга да шулай чыгам. «Миңа нинди бүләк алып килдегез? Күрсәтегез!» — дидем. Бу да уенның бер өлеше иде. Күчтәнәчләрен палатага алып кереп, бөтен кешегә таратып бетердем. Миңа Modern Talking музыкасын куеп тордылар. Биедем. Мин һәрчак җырчылар артындагы биючеләрне күзәтәм бит. Аларның хәрәкәтләрен өйрәнәм. Тик тез астым да авырта әле.

Бии алмыйсыңмыни инде?

Синең белән сөйләшкәндә биеп торам. Ләкин урыннан бик акрын кузгалам.

«Эчке халәтем шундый — дөньяга чыгарга куркам»

50 елдан артык яшәгән гомереңне күздә тотып әйт әле — дөньяда яхшы кешеләр күбрәкме, начар кешеләрме?

Бер көнне «Кәмит Җәвит»не караган идем — бер сүзе ошады: «Бөтен дошманнарымны янымнан куган идем — бер дустым да калмады», — ди. Авыруым вакытында сиздем — минем янымда бик аз кеше генә калды. Качып беттеләр. Начар кешеләр күбрәк.

Менә хәзер Балык Бистәсе районының Яңа Ырга авылына Наиләгә кайтып егылдым. Мине бу йортка заманында Фатих бабай чакырып кайтарган иде, кабере нур белән тулсын. Моннан ун ел элек ул «Курай»га шалтыратты. «Кайтасыңмы безгә?» — ди. «Кайтам», — дидем. Бу йортка ун елдан артык кайтып йөрим. Туганнарым кебек. Наиләгә бик зур савап бара инде мине сыендырган өчен. Хәл белергә килгән кешегә зур савап бара — гөнаһлары ярлыканып тора.

Казанга кайчан кайтырсың икән?

Эчке халәтем шундый — дөньяга чыгарга куркам. Алда эшләрем бик күп. Хастаханәләр белән бәйле.

Бармаклар турында әйтүеңме?

Әйе. Аларны куйдырырга да кирәк бит әле. Аңа машина бәясе акча кирәк.

Халык үз Габдерәхименә ярдәм итмәсме икән?

Хәзер бит һәр кешенең үз хәле хәл. Әле тагын операцияләр булыр, диләр. Алты ай, бер ел булырга мөмкин. Миңа хәзер сабырлык кирәк. Тик ул сабырлык өчен энергияне кайдан алырга икән? Ятлап алган сүрәләрне укып утыручы гына түгел, галим хәзрәт белән сөйләшеп утырасым килә.

Рамил хәзрәт — галим хәзрәт бит инде. Әллә туганың, беренче чиратта, ул туганмы?

Мин аны туганым итеп кабул итәм. Хәзрәт буларак түгел. Диндә яңа темалар күтәрелми. Адәм белән Һава җәннәттән куылгач, 200 ел бер-берсен эзләп йөриләр. Алар ашарга каян табалар, кием каян табалар. Күккә ашкан Гайсә хәзер кайда? Кеше кебекме, фәрештә кебекме? Миңа шулар кызык. Хәзерге хәзрәтләр моны белми. Алар иң соңгы модель иномаркага чыгып утыралар, кулларында соңгы модель телефон булыр. Ә үзләре кеше белән аралашу психологиясен дә белми. Әнә, Мадоннаның ничек җырлавын карасыннар. Аның ни өчен дөньяга танылган булуын анализласыннар. Мадонна кул чабып, безнекеләр кебек, «Сәлам, Казан», дип кычкырып йөрми.

Безнекеләр дигәннән, сиңа эстрада артистлары белән сөйләшү рәхәтме? Элек мин дә яза идем аларны, хәзер киттем.

Интервью эшләп кайткач хатын сораша иде. «Өйләнгән кешеме?» — ди. «Белмим», — дим. «Шуннан кайттың ич», — ди. «Ул минем эшем», — дим. Миңа шәхсән кызык түгел, биш тапкыр өйләнгәнме ул, ун тапкыр аерылганмы. Миллион сумлык машинада йөриме — барыбер. Миңа бит яшәргә акча кирәк — шуңа сорыйм. Хәер, миңа гомерем буе акча кирәкмәде. Акчасыз яшәмәдем анысы. Әнә, акча түләмәгәч, «Курай»дан кеше китеп бетте, ә мин калдым. Чөнки «Курай» радиосы — өем кебек. Иң беренче хыялым — «Курай»га кайтып, микрофонны ачып, «Мин кайттым», — дию. Барысын да җиңеп чыккач, бөтенесен сөйләячәкмен.

Кемгә, ничек итеп?

Мин үземне сәхнәдә күрәм. Камал театры сәхнәсендә, мәсәлән. Бу уй миңа юаныч бирә. Янымда бер кыз булырга тиеш. Ул — «Акчарлак»та эшләүче Нәзилә. Минем белән ниләр булды, нинди авырлыклар кичердем, кемнәр миңа булышты — барысын да сөйлим. Ул концерт кебек тә булырга мөмкин. Шунда баянчылар килеп чыга…

«Беребез дә фәрештә түгел»

Китап язарга җыенмыйсыңмы? Мемуарлар?

Бу турыда син икенче булып әйтәсең. Энем дә әйткән иде. Башымда булганны тартып чыгарып утырырга гына кирәк.

Китап язсаң, бар булганын чыгарып селки алыр идеңме? Әллә болары минем белән китәчәк дигән серләр күп калыр идеме?

Мин дөньяда яшим. Мин аңа бәйләнгән. Адәм ирекле түгел. Хуҗага, гаиләгә бәйле. Бәлки, чыгар да… Туфан Миңнуллинның туганнары турында язганын укыдым. Үзеңне язу бер әйбер. Туганнарны әйтмәскә тырышабыз бит. Бу язган. Китапны бит аны беренче җөмләсеннән укый башлап, ахырга кадәр укырлык булырга тиеш.

Үткән тормышыңа анализ ясыйсыңмы? Син — чибәр, талантлы егет идең. Популяр. Башың да эшли. Хатының да әйбәт булган. Нигә шулай килеп чыкты соң?

Аллаһы Тәгалә әйтә: «Зарлансагыз, минем газабым каты. Шөкерана кылсагыз, мин әйбәтлим», — ди. Бервакыт берәү: «Хәлең ничек?» — дип шалтыратты. «Начар», — дидем. Биш минуттан шундыйны китереп бирде, тегесе анысы малай гына булганын аңладым. Нинди генә хәлдә булсаң да — Әлхәмделилла раббил галәмин.

Мин 38 көн больницада булдым… Депрессия бик көчле булды. Аннары уйлану китә. Уйлану, уйлану… Үземне мулла песие итеп куясым килми. Кем соң син, Габдерәхим? Бүген мин уразада. Мин фәрештә түгел, адәм баласы. Хәерле интервью булсын иде. Кешегә ярдәм дә итә торган булсын иде. Сәхнәгә чыгасым килә.

Үткәндә кылган гөнаһлы гамәлләреңә тәүбә иттеңме?

Әйе, дөрес әйтәсең. Тәүбә итәргә кирәк.

Иттеңме соң?

Юк әле. Синең белән сөйләшеп бетергәч, кыйблага карап утырып тәүбә итермен. Аллаһның рәхмәте яусын — искә төшердең. Тәүбә ителмәгән. Пәйгамбәребез дә эшләп бетерә алмаган эшләре өчен тәүбә иткән.

Мин ритуал буларак әйтелгән тәүбәне дә күздә тотмыйм. Кылган гамәлләреңә анализ ясау, кайсыларындыр башка кабатламыйм дип күңелеңнән ныгытып куюлар.

Аны хәзрәтнең дә әйткәне бар: бүтән бу эшкә кайтмыйм дип әйтү бик зур була. Аллаһ шундый итеп кысып куярга мөмкин — андый эшкә генә кайту түгел, әллә ниләр эшләп куюың бар. Аллаһы Тәгаләдән сорарга кирәк. Мин моны сиңа гына сөйлим. Чөнки сөйләргә кирәк. Аллаһтан сорадым: «Миңа көч бир инде, Раббым, шушы уразаны тотарга», — дидем. Беребез дә фәрештә түгел. Язмыш инде, күрәчәк.

Күңелеңдә кичерә алмаган кешеләрең бармы?

Юк. Бик авырлык эшләгән кешене дә кичердем. Әмма кичерү — аның барлык гамәлләрен онытып, кочаклашып, кафега кереп киттең түгел. Ара барыбер кала. Галим хәзрәтләр белән сөйләшергә кирәк әле: кичерелгән ул кеше белән дуслашып йөрү тиешме, әллә ара калсынмы?

Күңелең бизгән икән… бер кискән икмәк ябышмыйдыр инде.

Бәлки, андый кешеләрдән сакланырга кирәктер. Операция алдыннан мин бик каты еладым. Аллаһ Тәгалә миңа күрсәтеп алгандыр менә кемнәр белән идең дип. Ул кеше шалтыратмады. Мин шалтыраткач, «Киләм», — диде. Килмәде. Аннары телефонны үзем алмадым инде. Бу — «Курай»да ничә еллар бергә эшләгән кеше.

Ә бит ил кайгысы алдында безнең кайгылар бик кечкенә булырга мөмкин. Бүгенге авыр вазгыять турында уйлыйсыңмы? Борчыласыңмы?

Андый уй килде. Минем хәлләрем турында «Акчарлак»та чыккач, шалтыратулар күп булыр дигән идем. Юк. Алай түгел. Телевизор әнә ашарына калмаган кешеләрне күрсәтә. Һәр кешенең үз кайгысы. Хәмдүнә әйтмешли, бер кешенең дә казаны буш түгел. Беркемдә дә Габдрәхим кайгысы түгел хәзер. Һәр кеше үзен уйлый. Кеше эшсез калгач ничек яшәр — шуны уйлый. Миңа кыен чакта Аллаһ Наиләне бирде. Мин бит хәзер акча эшләмим. Бер тиен эшләмим. Ярый әле редакциядән шалтыратып, авылда яткан килеш акча эшләү юлларын күрсәттеләр. Моннан да интервьюлар алырга була. Мин хәзер Аллаһ Тәгаләгә сыгындым. Шәхсән үзенә.

Алга таба ни булыр икән бу дөнья белән? Үз җаена кайтырмы?

Халыкка беренче чиратта ашау-эчү кирәк. Аллаһы Тәгалә Данир Сабиров кебекләрне күреп туктаткандыр, бәлки. Җитте инде сезгә, дигәндер. Моннан соң кешеләр бер-берсе белән дуслашырга тиеш дип уйлыйм. Бер-берсенең хәлен белергә. Урамда хәерчеләр очраса, акча биреп кит. Бирә алмасаң, битеңне яшереп үтеп кит. Сүгеп китмә! Бер-беребезгә ярдәм итик. Хәзер машиналарның тәрәзәсе дә ачылмый, хәерчене күргәч. Мин тиен булса да биреп китәм.

Салават изгелекне сөйләргә кирәк дигән иде. Бу байларны кузгату өчен кирәк — мин бирдем, ә син бирдеңме дияр өчен. Бервакыт яңгыр астында чыланып, Мәрҗани мәчетенә барам. Бер хәерче зонтик астында теләнеп тора. Мин аңа акча биреп китәм. Үземнең зонтик алырга акчам юк. Илгәрәйдән интервью алган идем. Ул әйтә: «Эчмисеңме ул акчаны?» - дип тәрәзә ачып сорыйм», - ди. Эчәсе булса да, сиңа әйтми бит ул. Бирәсең килми икән — бирмә, мин бирәм дә Аллаһка тапшырам.

Итәгенә ятып еларлык ышанычлы кешеләрең бармы?

Шушы көннәрдә бу уй килде. Моңа кадәр ачык авыз идем. «Ачык авыз Габдрәхим», - дип яза аласың. Беркемгә бер нәрсә сөйләмәскә кирәктер дигән уй килде. Бу интервью инде. Сөйләдем.

Эчкә җыю да әйбәт түгелдер. Эчтән ашаласыңдыр.

Ә кемгә сөйлисең? Сөйләгәннең кире әйләнеп кайткан очраклары да булды. «Җыр сиңа ошар дип йөрдем, ваемсыз булып. …Ә ул сиңа барып җиткән авыр сүз булып», дигән шигыре бар бит әле Равил Фәйзуллинның. Бер дөнья булды бу сөйләшү… Беләсеңме, хәзер кайберәүләр шалтырата да: «Хәлең ничек?» - дип сорый. Хәлемне белешүчеләрне дә аңлап бетерә алмыйм. Әле синең алдан да берәү шалтыратып сорады. «Хәлемне беләсең бит инде», - дим. Мин аңа сөйләгән идем инде. «Хәлең ничек?» - дигәнне аңламыйм. Ярар, берәрсеннән хәлен сорадым, ди. Ул 100 мең сум кирәк, дип әйтте ди. Мин аны табып бирәмме соң?

Ә ничек дип сорарга соң?

«Ничек ярдәм итә алам?» - дип сораргадыр. Дога кыла аласың, мәсәлән.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100