Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Ты супер» проектында катнашучы Зөлфия: «Игорь Крутой арияләр башкарырга киңәш итте»

Сәнгать — нинди сихри, серле көч ул! Талантлы кешеләргә сокланып туя алмыйм. Үз сәләтләре белән күңел түренә үтеп кереп, ләззәтле хисләр дулкынында тибрәтүче кешеләргә Ходай тылсым көчләре биргәндер төсле тоела миңа.

news_top_970_100
«Ты супер» проектында катнашучы Зөлфия: «Игорь Крутой арияләр башкарырга киңәш итте»
zbragina54

Июнь аенда интернет челтәрен актарып утырганда, искиткеч бер видеязмага тап булдым. «Сюмси авылында яшәүче Зөлфия Брагина НТВ каналының «Ты супер, 60 +» проектында» дип атала иде ул. Гаҗәп, үзебезнең Удмуртиядә яшәүче татар кешесе Россия каналында чыгыш ясый! Карадым да исем-акылым китте: җырчының башкару осталыгы, моңы өнсез калдырды. Сюмсида яшәүче Зөлфия ханым бу проектка ничек барып эләккән? Нинди кеше ул, мондый һөнәри башкару осталыгы кайдан? Зөлфия Брагина белән очрашып сөйләшәсем, танышасым килде. 

Бу теләгем чынга ашар мизгелләр озак көттермәде. Көннәрнең берендә баш мөхәррир Рәмзия Габбасова, редакциядә практика узучы булачак журналист Раилә Рәфыйкова белән Сюмси якларына иҗади сәфәргә кузгалдык.

Зөлфия ханым безне Сюмси авыл китапханәсендә каршы алды. Зәвыклы, зыялы, хисчән, нечкә күңелле булып чыкты ул. Мин аны нәкъ шулай итеп күз алдыма китергән дә идем. Кыска гына аралашу вакытында күңелне яулап, җылы тәэсирләр калдырды. Гаҗәпләнәсе юк, шулай булмаса, тамашачыларның күңелен ничек яулар иде ул.

Зөлфия ападан иң беренче кызыксынган соравым: «Шушындый сәләте була торып, нигә ул моңарчы беркайда да күренмәгән? Авылда гына яшәп иҗат итеп тә үзен мондый һөнәри дәрәҗәдә ничек үстерә алган?»

«Моның җавабы бик гади. Үземә тормыш юнәлеше сайлаганда бөтенләй башка юлдан киттем. Моңа әти-әнием дә, алардан алган тәрбия дә, ул вакыттагы тормыш шартлары да йогынты ясагандыр. Ләкин кая гына барсам да, җыр-моң белән бергә булдым. Ул мине юатты да, елатты да, көч бирде, таянычым булды. Опера җырчысы булу турында хыялландым, әмма хәтта башлангыч музыка белеме алырга да шартлар булмады. Аның өчен авылда нинди мөмкинлек булсын?!

Без хезмәт белән үстек. Әти-әнием җырчы булуны җитди һөнәр дип санамадылар. Әтием җырлавымны бик ярата иде, миңа баян да алып бирде, анда уйнарга да өйрәндем... 10нчы сыйныфны тәмамлап, Казан мәдәният институтына керерегә теләвемне әйткәч, «Җиңел генә итеп җырлап йөрү юлын сайламакчысыңмыни, алай булмый ул», — диде. Аны аңларга була: «Ачлык-ялангачлык, авыр елларны күргән, аннары без дүрт баланы аякка бастыру өчен хезмәт куйган, тир түккән бит алар. Үз тормышларын авыр хезмәт белән корганнар. Аннары башлангыч музыкаль белемең булмагач, үзеңне ничек танытасың, анысы да бар».

Кешенең тормыш юлы әти-әни, гаилә белән бәйле, чөнки гаилә тәрбиясе гомер буе сине озата бара. Зөлфия апа да үзе белән таныштыруны әти-әнисеннән башлады.

Әтисе Илтөзәр абый – Әгерҗе районының Гөлширмә авылыннаннан, әнисе – Кырындыдан. Әтисе ягыннан нәселләре укытучылар, әнисе ягыннан дингә бик нык бирелгән гаилә булалар. Әти-әнисе бер сыйныфта укыганга, бер-берсен бала чактан ук беләләр. Сугыш елларында Илтөзәр абыйны Улан-Удэ шәһәренә ФЗОга җибәрәләр. 1942нче елда армия сафларында — Көнчыгыш фронтта японнар белән сугыша. «1948 нче елда туган якларына кайтып, әтием янә әнием белән очраша һәм, гаилә корып, матур гына яши башлыйлар. Әтием тимер юлда сак җитәкчесе булып эшли. Көннәрдән беркөнне сак объектына караклар һөҗүм итә. Ул көнне сакта бер хатын-кыз тора. Аны үтерәләр һәм бар нәрсәне талыйлар. Әлбәттә, моның өчен әтине җәза көтә. Бу вакытта аны райкомда эшләүче дусты коткарып кала. «24 сәгать эчендә моннан китүең хәерле», — дип киңәш бирә ул. Әти гаиләсе белән җәяүләп Ижауга чыгып китә.

Ә аннары менә хәзер мин яшәгән якларга — Подмой станциясенә килеп урнашалар. Әтием баштарак биредә ат белән агач ташый. Тимер юл төзелгәч, паровоз машинисты булып эшли, аннары җитәкче итеп куялар. Соңрак Сюмси авылына күчеп киләләр. Әтинең тавышы бик матур иде. Ул армиядә дә җырлаган. Кайда гына булсак та, моңлы тавышы белән бар кешене үзенә каратыр иде. Эштән бушаганда, әтигә ияреп, без дә клубка йөри идек. Аның җырлаганын тыңларга бик яраттым. Гомумән, җыр тыңларга, җырларга яратуымны үскән саен ныграк тойдым. Татарлар бик күп булмагач, әтием рус телендә дә җырлый иде.

Әнием, балачактан дини гаиләдә үскән кеше буларак, безгә гореф-гадәтләрне, татар традицияләрен сеңдерүче, милли ризыклар пешереп, татар теленә мәхәббәт уятучы кеше булды. Ул гарәпчә дә белә иде. Удмуртлар арасында яшәгәч, аларның телен дә өйрәндек. Без гаиләдә 4 кыз үстек, мин икенче бала булып дөньяга килгәнмен.

«Зәңгәр күлмәк» – әтиемнең бик яратып башкара торган җыры иде. Шул җыр исемә төшсә, бүген дә колагымда әтинең тавышы ишетелеп киткән сыман була…» Зөлфия апа, үзе дә сизмәстән, сузып җырлап җибәрде:

«Зәңгәр күлмәгеңне киясең дә

Зәңгәр күлгә көн дә киләсең…»

Кунаклар килсә, әти мине алдына утырткан килеш татар халык җырларын җырлый иде. Ул җырлар барысы да хәтеремдә саклана. Татар җырлары шундый моңлы бит ул», — ди Зөлфия ханым. Үзенең дә беренче сыйныфта тәүге тапкыр сәхнәгә чыгуы, тамашачылар алдында чыгыш ясаудан алган тәэсирләре һаман да онытылмавы хакында да искә алды.

Зөлфия Илтөзәр кызы 1954 елда Подмой станциясендә туа. Аңа леспромхоз инфраструктурасына кергән ике мәктәптә укырга туры килә, чөнки урман хуҗалыгы ябылган саен, әтисе гаиләсе белән яңасына күченеп китә. «Соңгы төпләнгән урын Сурикта булды», — ди ул. 1977 елда Йошкар-Оладагы политехник институтның инженер-икътисад факультетын тәмамлый, әтисе сыман ук хезмәт юлын урман хуҗалыгында эшләүдән башлап җибәрә. 1981 елдан бирле Сюмси район хакимиятендә хезмәт итә. Лаеклы ялга да шуннан чыга.

«2016 елда берьюлы ике якын кешемне югалттым. Башта 92 яшьлек әтием дөнья куйды. (Әнием арабыздан яшьрәк чакта китте). Аннары көтмәгәндә йөрәк өянәгеннән ирем вафат булды. Бердәнбер кызыбыз Эльвира гаиләсе белән Мәскәүдә яши. Шулай итеп япа-ялгызым калдым. 2018 елда янә район хакимиятенә эшкә чыгуымны сорагач, бик теләп риза булдым. Эш – бик яхшы юаныч ул. Хәзер биредә җәмәгатьчелек белән элемтә тотучы әйдәп баручы белгеч булып эшлим.

Җырга сәләт кызымда да бар. Шул сәләтен күреп, аңа кечкенәдән музыкаль белем бирергә, уен коралында уйнарга өйрәтергә тырыштым. Ул фортепианода, гитарада уйный, җырлый. Тик тормышын сәхнә белән бәйләргә теләмәде. Адвокат һөнәрен сайлады. Мин моны шуның өчен әйтәм: үзеңнең чынга ашмаган хыялларыңны балаларыңа көчләп тагарга кирәкми. Һөнәр, белгечлек алып чыгу – җан тарткан эшең булырга тиеш».

Зөлфия Брагина кечкенәдән кайда мөмкин – бөтен җирдә җырлый: мәктәптә, авылда, район үзешчәннәре концертларында. Өч-дүрт тапкыр Удмуртия күләмендә узган татар җыр бәйгеләрендә катнашып та беренче, икенче урыннарга ия була. 1998 елда Зөлфия Илтөзәр кызына «Удмуртия Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» исеме бирелә.

«НТВ каналына ничек барып җиттегез?» — дип, иң кызыксындырган соравымны бирергә ашыгам әңгәмәдәшемә. 

«Бәйгедә катнашу турындагы гаризаны районның социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге җибәрде. НТВ каналы РФ Социаль сәясәт министрлыгына мөрәҗәгать иткән, ә ул инде үз оешмаларына, барлык субъектларга йөкләмә биргән. Конкурс шартлары буенча талантлы, әмма ялгыз өлкәннәрне табарга кирәк икән. «Бу бәйгедә катнашу өчен сез бар яктан да туры киләсез. Зинһар, катнашыгыз», — дигәч, тәвәккәлләдем. Бәйгенең беренче этабында дүрт җырны яздырып җибәрергә кирәк иде. Әзерләп җибәрдем. Россиякүләм бәйгедә киләсе этапка узачагыма ышанып бетми идем. Анда Россиянең барлык төбәкләреннән 1300гә якын кеше катнашуын белгәч, ышанычым тагын да кимеде».

Икенче этапка узган 45 кеше арасында Зөлфия ханым да бар. Бәйгенең икенче этабы Мәскәүдә узарга тиеш була. Тик кинәт кенә башланган пандемия аркасында барысы да бер елга кичектерелә. Быелның февралендә әлеге чарага кире кайтып, НТВ каналыннан шалтыраталар, 11 мартта телевидение журналистлары Сюмсига – Зөлфия апаның өенә килеп, аны гадәти шартларда видеога төшерә. Ә 5 апрельдән 11 майга кадәр аны Мәскәүгә чакыралар. Алар Мәскәү янындагы «Красная гвоздика» дип аталган ял базасында яшәп, бәйге кысаларында узган чараларда катнашалар.

Бәйгенең икенче этабында Зөлфия Брагина «Все стало вдруг голубым һәм зеленым» җырын башкарып, жюри әгъзаларыннан югары бәя ала. Жюрида Игорь Крутой, Диана Арбенина, Стас Пьеха һәм Ирина Дубцовалар утыра. Якташыбызның җырлавын ишетеп, алар барысы да йөз белән борыла һәм чыгышның ошавын белдереп яшел төймәгә баса. Танылган җырчы Стас Пьеха аның чыгышы турында: «Музыканы ишетә белү сәләте, вокал осталыгы искиткеч. Тавышыгыз белән бик яхшы идарә итә беләсез», — ди. Ә композитор Игорь Крутой опера арияләрен башкарырга киңәш бирә. 

«Полуфиналга уздым, финалга узалмадым. Анда 10 гына кеше узарга тиеш иде. Финалга узучылар арасында музыкаль белемле, үзләре музыка белгече булып эшләчеләр, җырчылар бар иде. Алар белән ярышып буламы соң?! Ләкин бик канәгать калдым. Бәйгедә катнашып, үземә бик күп файдалы киңәшләр, күңелле аралашу, бетмәс-төкәнмәс тәэсирләр алдым», — ди Зөлфия ханым.

«Игорь Крутой әйткән сүзләргә ничек карыйсыз соң, сезгә ариялар башкару ошыймы?» — дип кызыксынам әңгәмәдәшемнән. «Ошый, әлбәттә, ләкин авылда арияләр тыңлаучы кешеләр юк бит. Мин авылдашларым аңлаган, аларның күңеленә үтеп кергән җырлар башкарам. Авылда узган концертларда катнашам. 3 тапкыр үземнең аерым концертым да булды. Минем өчен җырның көе моңлы булуы мөһим. Язмыш җырчы итмәгәнгә үкенмим. Авылдашларыма, үзем яшәгән төбәктәге кешеләргә кирәгем бар икән, мин бәхетле. Эшләп үстек. Кешеләргә изгелек кылып, хезмәт куеп яшәргә өйрәттеләр. Хезмәттә тәрбияләндек, шулай гомер иттек, намусым чиста, күңелем җырлап тора», — ди Зөлфия Брагина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100