news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова СВОдагы абыйсына багышлаган җырын чыгарды: «Күз яшьләрсез тыңлап булмый»

news_top
Чулпан Йосыпова СВОдагы абыйсына багышлаган җырын чыгарды: «Күз яшьләрсез тыңлап булмый»
Видеодан скриншот

Татарстанның атказанган артисты Чулпан Йосыпованың «Җан авазы» дип аталган җыры чыкты. Әлегә кадәр бу җырны артистның «30 гына» дигән концертында ишетергә була иде.

Яңа җыры турында ул: «Ул җырны мин хәрби операциядә батырларча көрәшкән егетләргә һәм шулай ук абыема багышладым», – дигән иде ул. Хәзер дә: «Әлеге җырга бөтен күңелемне салдым. Сезнең дә күңел кылларыгызга үтәр дип өметләнеп калам», – дип яза ул. Җырның көй авторы – Реваль Хисматуллин, ә сүзләр авторы – Айгөл Вәлиуллина.

Җыр, чыннан да, тыңлаучыларның күңел кылларын тибрәткән. «Күңел кылларына үтә торган җыр», «күз яшьләреннән башка тыңлап булмый», «йөрәкләргә үтеп керә торган җыр», – дип язып калдырганнар комментарийларда.

Чулпан Йосыпованың абыйсы хәзерге вакытта махсус хәрби операция зонасында. Күптән түгел генә ул яраланып кайткан иде, аннан яңадан китте.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар