news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Чулпан Йосыпова: «Сеңлекәшнең хәле авыр...»

news_top
Чулпан Йосыпова: «Сеңлекәшнең хәле авыр...»
Фото: "Татар-информ" архивы

Җырчы Чулпан Йосыпова сторислары аша социаль челтәрдәге дуслары белән элемтәгә кергән. Артист үзенең хәл-әхвәлләрен сөйләп, үзе әйтүенчә, бераз зарланып алырга булган.

Хәерле көннәр, дуслар… Бүген төнлә башым авыртты. Соңгы вакытта авыр дип әйтмәс идем, ләкин менә көз булгангамы соң, вакытында кыш җитмәгәнгәме, кар яумагангамы, сәер көннәр…

Икенчедән, сеңлекәшнең хәле авыр… Көндәлек мәшәкатьләр, – дип сөйли ул дусларына. (Җырчының бертуган сеңлесе яман чир белән көрәшә – авт.иск.)

– Тик авырлыкларсыз булмый инде. Һәрбер кешенең дә тормышында авырлыклар була. Иң мөһиме – шуларны җиңеп, күңелгә якын алмыйча, алга таба атлый белергә кирәк, – дип тә юата ул үзен.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар