Җырчы Чулпан Йосыпованың яман шеш белән көрәшүче сеңлесе Энҗе Әүхәдиева чираттагы химиотерапия курслары уза башлаган. Бу хакта ул үзенең сәхифәсендә язды.
«Бүген химиотерпапиянең уналтынчы курсын башладым. Шифасы тисен Ходаем», – ди ул.
Энҗе үзенә һәм авыр хәлдә калган башка кешеләргә көч бирерлек матур сүзләр дә яза.
«Сынма.
Сына күрмә.
Сыгылма.
Хәзер – сыгылу өчен иң туры килмәгән вакыт.
Нык бул, күз яшьләреңне сөрт тә сабыр бул.
Менә күрерсең: кояш әле үз нурларын бер нәкъ менә сиңа һәм синең гаиләгә дип сибәчәк.
Шундый рәхәт булачак!
Бүген түзгәнең шулчак вак-төяк булып тоелачак.
Сынма!
Сына күрмә!» – дип язып калдырган ул сәхифәсендә.
Сеңлесенең авыруы хакында Чулпан Йосыпова моннан 1 ел элек сөйләгән иде. Энҗе моннан 5 ел элек баш миенә катлаулы операция ясаткан булган инде. Энҗе дәвалануларын һаман да дәвам итә. Чулпан Йосыпова һәм якыннары, ярдәм сорап, халыкка да мөрәҗәгать иткәннәр иде.