Чиләбе мәктәбендә фаҗига турында: «Бала үзенә урынны чүкеч күтәреп билгеләргә теләгән...»
Бүген кабат илдә мәктәп фаҗигасе. Чиләбенең 68нче коррекцион мәктәбенә иртәнге сәгать 9 тулганда биология дәресенә 7нче сыйныф укучысы Р. килеп кереп, чүкеч һәм пычак белән һөҗүм итә башлый. Рюкзагында пистолет муляжы да булган.
Барлыгы 4 укучы һәм 1 укытучы зыян күрә.
Мәктәпнең ишек төбендә пенсионер каравылчы утырган. Ул куркыныч булуы турында хәбәр бирә торган тревога төймәсенә дә вакытында басмаган, чөнки металлодетектор рамкалары эшләмәгән, укучы да аңа шикле тоелмаган.
Биология укытучысы Нина Шошина әйтүенчә, малай биология дәресе бетәргә 5 минут кала класска йөгереп килеп керә, кулында пистолет һәм чүкеч була. Берни әйтми, кычкыра гына башлый. «Мин аны туктатыр өчен кычкыра башладым. Аңа таба йөгердем, әмма ул 2 кызның башына сугып өлгерде, минем кулга, иңбашына, башка сукты», – дигән ул. Укытучының бармагы сынган.
Р. иң башта классташы Лераның башына суккан, ул – иң күп зыян да күрүче: аның баш сөяге сынган. Ул шулай ук кызның бугазына пычак белән да сызган, дип язалар. SHOT мәгълүматлары буенча, кызның хәле бик авыр, дип бәяләнә. Ул класста чакта ук аңын җуйган.
Тагын бер кызның – Машаның да хәле авыр, аның баш сөяге ватылган.
Р. чүкеч белән классташларына ташлангач, класста паника башланган. Укучының коралларын тартып алырга 57 яшьлек химия укытучысы Нина Шошинага малайның классташы 13 яшьлек Андрей булышкан. Егет куркып калмаган, кораллы Р.га каршы торган һәм үзе дә зыян күргән. Укучылар сүзләренчә, Р. класстан йөгереп чыккан да, бәдрәфтә качып, үзенә кул салырга теләгән. Аның кулында зур пычак була. Аны мәктәп каравылчысы куып тоткан. Мәктәптән полициягә шалтыратканнар.
Укытучы Нина Семеновна әйтүенчә, Р. элек беркайчан ярсу булмаган, тыныч булган. Бу сыйныфта ул берничә ел укыта. Яшүсмернең башкалар белән аралашуда проблемаларын күргән булган.
Видеода: каза күргән кызны мәктәптән алып чыгып китәләр
Табиблар балаларның гомере өчен көрәшә
SHOT ачыклаганча, Машаны хәзер операциягә әзерлиләр. Ул шок хәлендә һәм берни хәтерләми. Кызның әтисе һәм әбисе сөйләгәнчә, бу хәл турында укытучы әнисенә шалтыратып әйткән. Шунда ук туганнары мәктәпкә килгән. Машаны хастаханәгә салганнар. Якыннары аның эче бик авыртуын һәм косуын әйткән. Табиблар балаларның гомере өчен көрәшә.
Яшүсмер суицидаль уен – үлем квестында катнашкан, дип фаразлыйлар. Ул уенда укучы биремнәр үтәгән, азагы үзенә кул салу белән төгәлләнергә тиеш булган. Ләкин нияте тормышка ашмый, һөҗүменнән соң, аны бәдрәфтә тоткарлыйлар. Бу уен турында июль аенда мәктәпләргә хәбәр килә, укытучыларга шундый куркыныч булуы турында җиткерәләр. Бу уен – моңарчы бик күп баланың гомерен алып киткән Россиядәге тыелган уенның аналогы була. SHOT ачыклаганча, бу уенга үзеңне видеога яздырып эләгергә мөмкин булган. Аннары укучылар биремнәр алып, наркотиклар, корал, шартлаткычлар ясау, вандализм, һөҗүмнәр буенча инструкцияләр алган.
Һөҗүм сәбәбе нәрсәдә?
Әлегә матбугат чаралары 2 сәбәп турында язды. Берсе: һөҗүмгә беренче булып дучар булган кыз – Валерия берничә көн элек малайны косметика белән буяган булган. Классташлары малайдан көлгәннәр. Шуңа да малай кыздан үч алгандыр, дип фаразлыйлар.
Икенчедән, малай интернетта яшүсмерләрне начар юлга этәрә торган төркемгә ияргән булуы ихтимал.
Укучыларның берсе әйтүенчә, һөҗүм иткәндә, малай кара битлектән булган. Элек малай психиатрда һәм мәктәп психологында күзәтүдә булган. Малай яшьтәшләре белән аралашмаган диярлек, йомыкый булган. Класста аның белән беркем дус булмаган. Р. даими рәвештә соцчелтәрләрдә дуслар эзләгән.
Укытучылар күптән Р.ның үзен сәер тотуын сизгән: начар укый, классташлары белән аралашмый, «үз дөньясында» йөри. Ул еш кына дөньякүләм тәртип, нацизм, корал көче, сүз иреге турында фикер йөрткән була. Социаль челтәрләрдә ул куркыныч рәсемнәрне пост итеп куя башлаган, һөҗүм алдыннан «мәктәп балалардан коллар ясый» дип язган.
Вакыт узган саен малайның ябылганлыгы арта барган, кара киемнән йөри башлый. Башта педагоглар, бәлки, сәерлеге гаиләдәге проблемалар белән бәйледер дип уйлаган, ләкин ул версия дөреслеккә туры килмәгән, укучының гаиләсе имин санала.
Мәктәпкә малай ничек чүкеч алып керә алган?
SHOT мәгълүматлары буенча, металлодетекторлар һөҗүмгә берничә көн кала сүндерелгән булган. Тикшерүчеләр хәзер шуның сәбәбен ачыклый. Ишек төбендә хосусый сак предприятиесе хезмәткәре – 51 яшьлек Оксана Юрьевна утырган. Тревога төймәсенә ул Р.ның һөҗүменнән соң 15 минут вакыт узгач, үзенә кул салырга теләгән Р.ны бәдрәфтә тотканнан соң гына баскан.
Бүген каравылчыны эшеннән азат иткәннәр. Мәктәпкә «Ваемсызлык һәм тыелган предметларны алып керү тәртибе үтәлмәү»гә җаваплылык билгеләнәчәк. Чиләбе өлкәсе мәктәпләрендә куркынычсызлык чаралары көчәйтелгән.
Җинаять эше ачылган
Барлыгы 4 кеше зыян күргән: укучылар Лера, Маша, Андрей һәм укытучы. Р.ның кулы яраланган. Тикшерүчеләр аны сораштырыр өчен бераз вакыт узганын көтә, әлегә аның үз-үзен тотышы адекват түгел икән.
13 яшьлек Р.ны җинаять җаваплылыгына тарта алмыйлар, аны башта психдиспансерга җибәрәләр. Аның үз аңындамы-юкмы икәнлегенә экспертиза үткәрәләр.
Романың туганнары малай «үзенчәлекле» булганын, шуңа коррекцион мәктәптә укыганын әйтә. Тышкы яктан башка балалардан аерылмаган. Гаиләдә бердәнбер бала. Әнисе – хастаханәдә шәфкать туташы, әтисе – Чиләбе заводында аппаратчик. Хәзер аларны сораштыралар. Ата-анасы улларының яңа уенга кереп киткәнен сизмәгән дә, дип языла. Малайның өендә тентү булган. Чүкеч һәм пычакның ачык җирдә ятканы ачыкланган.
«Безнең җәмгыять чирле»
Әдәбият белгече, филология фәннәре кандидаты, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова:
Безнең тәрбия аксый. Ата-ананың бала белән аралашырга вакыты юк, шуңа күрә балалар социаль челтәрләрдә утырып, уеннарны сеңдереп тәрбияләнәләр. Мин «безнең җәмгыять чирле» дип бәялим. Бер-беребезгә җылы сүз таба алмыйбыз, вакытында бу хәлләрне туктата алмыйбыз.
Кеше шушындый очракларны гадәти итеп кабул итә, ияләнде. «Буллинг» дигән әйбер хәзер нормага керә. Буллинг корбаны үзе гаепле дип санала. Мондый хәлләрдә бала үзенчә үзен ничек якларга икәнен эзли. Аның янында ата-анасы, укытучы булмаса, шундый хәл килеп чыга.
Класста коллектив берничек тәрбияләнми. Укытучылар, имтиханнарга әзерләнеп, тәрбия чараларын уздырырга вакыт тапмыйлар. Укытучы моңа гаепле түгел, чөнки бала, дәресе беткәч, түгәрәкләргә, репетиторларга чаба. Совет мәктәбендә икенче сменага мәктәптә кала ала идек, шунда тәрбия чаралары үткәрелә, һәм класс коллектив булып формалаша иде. Шәхесләр арасындагы бәйләнешләрдә берәр зәгыйфьлек күрсә, укытучы карап, эш биреп, бу балаларны сөйләштереп, тәртипкә кертә иде.
Кайчак, күчеш чоры вакытында, балалар тормыштан кирәкмәгән нәтиҗә чыгаралар. Вак-төяк әйберне катастрофа итеп кабул итәләр. Шуңа балалар белән аралашырга, алар белән дус булырга кирәк, ләкин укытучының да, ата-ананың да моңа вакыты юк. Класс формалашмый, ул формалашсын өчен, берәр күмәк эш, проект кирәк. Шуңа балалар бик кырыс үсә, класста кыргый әйберләр килеп чыга. Элек коридорда нәрсә булганын карап торырга дежур укытучылар була иде, кызганыч, хәзер бу әйберләр сүздә генә кала.
Сак системасына килгәндә дә. Җиһазлар эшләмәгән, диелгән, димәк, гадәттәгечә, алар контроль иткән оешмалар тикшергәндә генә эшли булып чыга. Дөрес, мәктәп тә бикле төрмәгә әйләнергә тиеш түгел. Элек мәктәпнең ишекләре гел ачык булды. Балалар уйнадылар, аралаштылар, мондый очраклар сирәк була иде. Җәмгыятьтә тәрбия юкка чыгып бара. Җәмгыять үзгәрергә тиеш, шунда балалар да үзгәрәчәк. Бала нәрсә күрә – шуны кабатлый. Алар әлегә интернет уеннарын, шундагы стереотипларны күрәләр.
Тормыштан китап китте. Китап турында сөйләшү юкка чыкты. Тормыштагы төрле ситуацияләрне китаптан укып, бала үзенә тәҗрибә ала иде. Рухи әйберләрне алып аттык – музей, кино, театр юкка чыкты. Дөньяны көч белән җиңәргә телиләр.
Сез күз алдына китерегез: бала классташына кул белән дә сукмаган, чүкеч белән килгән бит! Аның өчен бернинди чикләр юк. Балаларның аралашу механизмнары аларга җәмгыять тарафыннан күрсәтелмәгән. Диалогка күчә алмыйбыз. Бала җәмгыятьтә үзенә урынны чүкеч күтәреп, кыргый форматта билгеләргә теләгән. Җәмгыятьтәге мөнәсәбәтләрне үзгәртмәсәк, мондый хәлләр гел кабатланачак.
Шагыйрь Рифат Сәлах:
Җәмгыятебездә кеше күңелен кайгырту сирәгәйде. Күп нәрсәне күрмичә, игътибар итмичә калабыздыр. Бу дөньяда яхшылык та, яманлык та бар. Һәр адымыбыз күзәтү астында булганда, алар ешрак күренә. Мондый начар хәлләрне күреп халыкка җиткерү, бер яктан, дөрестер, ләкин, икенче яктан, начар әйберләрне сөйләгән саен, башка кешеләргә начар үрнәк тә шикелле. «Слово пацана» дигән фильмнарның дөньяга чыгуы да начар тәэсир итә инде. Элек тә булгандыр андый хәлләр. Мәгълүматның киң таралуы сәбәпле, бу хакта хәзер еш ишетәбез.
Матурлык турында күбрәк сөйләшергә кирәк. Начар хәлләрне сөйләп, пропаганда бармый микән? Ата-аналар карап та бетермәгәндер, анысы да бар. Бер вакытта да әти-әниләр бөтенесен дә карап бетерә алмый. Җәмгыятьтә мондый чирләрне күрергә кирәк, шул ук вакытта, пропаганда булмыйча, урталыкны табарга иде.
«Татар китабы йорты»ның мөдире, Казан федераль университетының Иҗтимагый-фәлсәфи фәннәр һәм массакүләм багланышлар институтында Фәлсәфә һәм дин белеме бүлеге, дин белеме кафедрасында ассистент Айдар Шәйхин:
Бу – фаҗига. Мондый фаҗигане ничек булдырмый калырга – менә анысы аңлашылмый. Чөнки монда төрле факторлар бар. Баланың сәламәтлеге какшаган булырга мөмкин. Аны вакытында күрү – ата-ананың, укытучының, психологларның да вазифасы. Илдә мәктәпләр күбәя, балалар арта, балаларга игътибар җитеп бетмәскә мөмкин. Шактый куркыныч мондый ситуация теләсә кайда килеп чыгарга ихтимал. Мәктәпкә һәр кергән баланы тикшереп, тентеп кертү мөмкин түгел, билгеле, шуңа илкүләм профилактика булырга тиеш. Алдан фаразлап та булмый торган фаҗига бу. Балаларны Интернетта языша торган кешеләрдән дә сакларга кирәк, Интернет аша йогынты ясау чаралары күп, тәҗрибәле кешеләр дә мошенникларга юлыга, тәэсир итеп, әллә нинди юлга кертеп җибәрәләр. Котылу чараларын күзаллау да авыр.