Партизан (Наилә Идрисова) | intertat.tatar

Партизан (Наилә Идрисова)

Автобуста барганда өйдән минем арттан чыгарга әзерләнеп калган улым шалтырата: «Күрдеңме? — ди… - Үлгән…» Өстемә салкын су сиптеләрмени, бөтен тәнемне калтырау басты.

«Ашыгам, канәт, ашыгам», дип тиз генә узып китә алдым каршыма килгән күршемнең сәламен алып. Күптән күренгәне юк иде, бер-бер җирдә ял итеп кайткандыр, аның хикәятләрен тыңлый калсаң көн узар… Ә анда бәләкәчем ачыгып беткәндер, елап тамагы карлыккандыр… Соңрак чыгылды шул өйдән, шул вак-төяк эш тотып тора чабудан, әле анысын, әле монысын гына… Әйтерсең лә ызба тулы бала да шуларның мәшәкате.

Шалтырап ачылган ишеккә футбол тубы сыман йөгереп килеп тә җитте! Әй, савытларың да бушамаган ла, мине кайгырттырып монда… Сырпалана… Кемгә дә ялгыз күңелсез шул бу дөнья. Иркәләнәсең киләмени, сагындыңдамыни үзеңнекеләрне. Юк шул, мин сезнең кавемне бик сөймим, ерактан гына… Әйдә, сөйләшкәләп кенә йөрик. Тамагыңны туйдыр да, кичәге урыныңа — тәрәзә төбенә кунакла, булмаса. Мендең дәмени? Алайса кара инде, әнә койрыгын сөйрәп кызыл трамвай китеп барды, машиналарны күр син — «бөке”дә утыра бит болар. Хуҗаларың Мисыр пирамидаларын карап йөргәндә без менә теге машиналар белән шул «бөке”дә утыргандай инде…

Бүген ни сөйлим икән үзеңә… Әәә, Партизан турында белмисең бит әле син… Синең кебекләр бездә шактый булды инде, йонлачкай — кайсы авылда калды, кайсы дачага китеп югалды. Билгеле, барысында да, имештер, без гаепле булдык. Югала тордылар — йодрык кадәрле генә яңалары кайта торды. «Без спроса», — күрше авылдан килен булып төшкән Маруся түти әйткәндәй.

Партизан күңелгә ныграк кереп калды шул. Ул да синең кебек матур иде. Урамны яратты. Югалгалап йөрсә дә, барыбер кайта иде. Исеме дә шуңа Партизан иде бит инде аның. Иртән әтиләре эшкә киткәндә ияреп чыгып китә иде дә, өйгә кайтканда, урамда күренсә, берәребез алып керә иде үзен. Ә ул көнне… ул көнне дә шулай эшкә баргандай иртүк ияреп чыгып китте ул. Балкып торган кояшлы май ае азаклары иде. Җылы көннәр, җылы төннәр иләсләндерме үзен — юк кына бит бу. Балаларның да мәшәкатьле чагы — зачет-имтихан чорлары, шулай да борчылалар үзләре. Кичләрен караштырып та керәбез, бала-чага да белеп бетергән иде үзен, алар да соңгы арада күрмәгән.

Бер көнне иртән шулай эшкә барырга чыктым. Күрше йортның ян ягыннан узып барганда әкрен генә мыраулаган тавыш ишетәм. Чынмы бу, дигәндәй, башымны өскә күтәреп карасам, дүртенче катта ачык тәрәзә төбендә утырган мыраукай күзләрен тутырыпмы тутырып миңа карап тора. Әллә безнеке инде, дигән уй йөгереп үтте, эндәшергә куркам, сикерсә — үлә, дим. Аннан, нишләп кеше өендә безнеке булсын инде, дип әкрен генә китеп бардым. Автобуста барганда өйдән минем арттан чыгарга әзерләнеп калган улым шалтырата.

«Күрдеңме? , — ди… - Үлгән…» Тавышы көчкә чыга, ахры, елый студент башы белән. «Күрдем, улым. Чынлап безнекемени?» - дим тәнем чымырдап. Өстемә салкын су сиптеләрмени, калтырау басты.   

Тәки егылып төшкән икән бичаракай, безнең исләрне тойгандыр инде… Күзләр тулды мөлдер-мөлдер… Сүз әйтерлек түгел, үземне эт итеп ачуланам: нигә шунда шул фатирга кермәскә иде инде… Эшкә баргач кызларга сөйләп тә күңелем басылмады, көне буе болытлы көн сыман ачыла алмадым.

Өйдә мине кызым белән улым каршылады. Алар песине йомшак әйберләр җәеп, тартмага салып, елганың икенче ягына чыгып, җирләп кайтканнар. Өйдә ул кич бик күңелсез үтте. Берничә көннән командировкадан әтиләре кайтты. Балконда ишек алдында чыр-чу килеп уйнаган балаларны карап торганда Партизанны югалту турында сөйләдем. Балалар да безнең янга чыкты.

«Кайда ята иде соң ул?» — дип сорады әтиләре. «Әнә тегендә, багана төбендә», — диде улым. Шунда ук килгәнме икән бичаракай сөйрәлеп, дип уйлап өлгермәдем, әтиләре елмаеп: «Соң, мин киткәнче үк анда ята иде бер үлгән песи. Кечкенә кызлар эштән кайтканда әнә, сезнең песи анда, дип күрсәткәч, барып караган идем, ошаган гына, безнеке түгел, машина бәрдергән аны», — димәсенме.

Без ни әйтергә дә белми тынсыз калдык. «Сез нәрсә инде, Партизан булсын да үлеп ятсынмыни… Йөридер песи кызлары янында, шундый шук, шаян егет бит ул безнең», — дигәч, балаларның йөзләренә елмаю кунды, аннан авызлары колак артына кадәр үк ерылды. «Ә илтеп җирләвегез әйбәт булган, булдыргансыз, савап булсын», дип куйды. Алар аны ишетмәде дә, иң мөһиме — аларның Партизаны кайтмаса да каядыр йөри, димәк, ул исән, исән!

Ул көнне барыбыз да шат идек, без аны бүтән эзләмәдек тә, әйтерсең лә балалар аңа ирек бүләк итте. Менә шулай Мичиган дус… Синең исемең ни аңлатадыр инде, мудреный, кем әйткәндәй, шулай да син Партизанны хәтерләттең бит әле…