Язмышмы, ялгышмы… (Наилә Идрисова) | intertat.tatar

Язмышмы, ялгышмы… (Наилә Идрисова)

Кемнәрне генә сыендырмый бу картлар йорты, әйтмәсәң дә, дөнья бу…

Әй бу алтын көзләрнең матурлыгы… Алтын сары яфракларның рәхәт итеп аяк астында кыштырдавы… Алар хозурлыгыннан күңелгә иңгән үзгә бер халәт ирексездән уйларга чумдыра. Әнә бу агачның яфраклары каядыр очып та беткән инде, ә очында, очында бары бер яфрак менә өзеләм, менә өзеләм, дип, безнең тарафларга килеп җиткән салкын җилдән бөтерелә. Өзеләм. Өзелермен ахры… Соң, иңрәү катыш бу сүзләрне кайдадыр ишеттем ләбаса мин… Кайда?! Хәтер төпкелендә, томан артындагы сыман, инвалид арбасында утырган, өлкәнәю ягына аяк баскан ир-ат калыкты. Әйе, шул үзе. Ныграк «казынсам», исемен дә искә төшерә алам инде, юлымда андый уклар башка бик очрамады бугай. 

…Картлар йортында сөйләшәсе кешеләр белән сөйләшеп, инде чыгып бара идем. Коридорда диван кырыенда коляскада утырган, алтмышын узган, әмма җитмешенә әле шактый булырга тиешле абзыйның күз карашы туктатты мине. Карт-карчыкларның, яшьрәкләр дә бар инде биредә, ял итеп гәпләшеп утыра торган диваны буш иде — әллә бүлмәләренә кереп киткәннәр, әллә чыгып җитмәгәннәр. Мин, урын булып хәл алырга утыргандай, шунда төртелдем. «Теге юлы килүегездә дә карап калган идем, ачуланмагыз инде, сүзем бар иде», диде дә тормыш юлын сөйләп китте абзыкай.

Яратып өйләнгән хатыны, ике кызы булган. Килен әйбәт, диеп, әбекәй дә боларга күченгән. «Үзем машинада ерак юлларга йөри идем. Очрады бит шунда берәү. Ялгызым, ди, гаилә җылысына сусадым, ди. Әллә нишләп яныма сыендырдым. Ул минем белән ерак араларга йөри башлады. Аннан, берәр шәһәрдә торыйк, мин синең кайтканны шунда көтәрмен, диде. Үземнең дә зуррак шәһәрдә торасы килү хыялы электән бар иде. Адаландым бит.

Чираттагы рейстан кайткач, әйттем хатынга, үпкәләмә, китәм, дидем. Әни каршы төште, билгеле. Сине дә алырмын соңрак, дидем аңа. Башкасын ачык хәтерләмим дә инде, балалар әле бакчага гына йөри иде, алар өйдә юк. Менә шулай вак-төяк әйберләремне җыештырдым да чыгып киттем, җүләр баш…»

Шуннан, дим… «Шуннан без күпмедер вакыт сайрашып кына, дигәндәй, яшәп алдык. Тик аның бүтән минем белән рейсларга йөрисе дә, өйдә көтәсе дә килмәде. Соңыннан ишеттем, мин аның чираттагы тукталышы булганмын икән».

 «Бу хәл минем күңелгә тиде, йөрәкне әчеттереп, үземнекеләр искә төште, — дип дәвам итте күз карашын идәнгә төбәгән ир. — Ни эшләдем мин, дигән уй шунда башка бәрде. Бераз аңга килеп, почтага барып, өйдәгеләргә акча җибәрим дисәм… маяга дигән акчадан да җилләр искән. Эштәгеләрнең кинаяле сүзләре, төртмә карашларын яңа сизә башладым, сукыр булганмын…

Минекеләрне күрәләр бит алар, әмма алардан хәлләрен сорашырга телем бармады. Болай булмый, дип, эштә исәп-хисап ясадым да Себер якларына юл алдым. Күңелем белән юллар мине өйгә алып кайтырга тиеш иде кебек, әмма хурлану хисе, үземнең оятсызлыгым, балалар алдындагы җавапсызлык, әни карчыкның, хатынымның мине озаткандагы күз карашлары юлларны япкан иде. Шактый йөрдем мин читтә.

Адәм баласы кайда гына йөрсә дә үз-үзеннән кача алмый шул. Үземә булган нәфрәт айлар, еллар үтә барган саен көчәйде. Ялгызлыктан, сине аңлар кеше булмаудан, йөрәк әрнүдән, иң сыкрандырганы — сагынудан гаҗиз бер хәлгә килгәндә мин туган якка кайтырга дигән карарга килдем. Кайттым мин берничә ел элек. Әнкәй мәрхүмә булган, балалар үскән. Хатыным тулыланып китсә дә үзенә килешле. Әмма мине бусагадан уздыручы булмады. Әнкәләре сүз дә әйтә алмый калды, кызларым: "Без сине белмибез, безне син үстермәдең", - дип ишекне шапылдатып ябып та куйдылар…

Эшкә урнаша алмадым. Булган акчаны кибет янында очраган, без бит элеккеге әшнәләр дип, мине үз куышларына алып киткән, сакал-мыек баскан, алама киемле сәрхүшләр белән бетердек инде. Нишләргә иде соң миңа, я әйт, нишләргә? Беләм, мин тагын бер кат хаталандым. Үземне инде кулга аласы урында… Эх… Шуннан ни дисезме… Бәлкем минекеләр эзләп килер дигән уй-өмет кышка кергәндә бөтенләй сүнде. Яңгырлы суык көзләрне, кышның беренче айларын ташландык гаражда үткәрдем. Шунда аякларымны йөрмәслек хәлгә җиткәнче өшеткәнмен. Ярый кайсыдыр табып алган. Менә язмышмы бу, ялгышмы — мин картлар йортында…» 

Дымлы күзләрен сөрткән ир-атка тагын бер кат күтәрелеп карадым: кызганыч та, түгел дә сыман, юк, барыбер кызганыч. Ничек пошына бит әрәм узган гомерен уйлап.

«Әйтер сүзегез шул идеме?», - дим. «Юук, юк, гозер ул, гозер иде… Бәлкем миңа күп тә калмагандыр, эчем яна минем, белмим нилектән. Табиблар да әйтә алмады. Өзеләм бугай, бу кышны чыгалмамдыр, өзелермен, ахры».

Үтәдем мин аның гозерен, бардым гаиләсе яшәгән йортка. Кызлар инде югары уку йортларын тәмамлап, үзләре сайлаган эштә, берсенең гаиләсе дә бар, онык сөям инде, ди мөлаем ханым.

«Кайнанам улын бик көтте, бердәнбере иде бит… Балаларга сиздермәскә тырышып, сагышланып көтте. Китәм, кире үз йортыма кайтам дип тә талпынды, җибәрмәдек, үзе генә яши алмый иде инде ул. Җиңелләрдән булмады тормыш, минем як булышты, рәхмәт яусын барысына да», - диде ул. 

Аннан уйланып: «Мин генә хәл итә ала торган түгел шул, кызлар ни әйтер тагын. Кичерүен кичердем инде мин аны, күптән. Балаларда да өлкәннәр акылы инде хәзер, тормышны аңлыйлар… Сөйләшеп карарбыз…» — дип калган иде ул. 

Янәдән ул тарафларга юлым төшмәде. Ни булып беткәндер, дип әле уйлап куйдым. Ә яфрак… Яфрак өзелмәгән әле, күрәмсең, карлар яуганчы талпынырга исәбе бар ахры…