«Өздереп гармун уйныйлар» - Сәлия Гарифуллина | intertat.tatar

«Өздереп гармун уйныйлар» - Сәлия Гарифуллина

Булган хәл.

…Нәрсә булды соң әле бу күңелгә, һич аңламыйм. Каядыр алгысый. Нидер җитмәгән кебек. Барысы да үз урынында ич, тәртиптә. Тормышы җайга салынган. Зарланырлык сәбәп юк, Аллага шөкер. Әллә гармунда берәр көй сыздырып алыргамы соң, нидер борчыган-бимазалаганда гел ярдәмгә килә ул тугры дускае. Һәр уен коралының үз теле, үз көе шул… 

«Өздереп гармун уйныйлар Наласа авылында». Йөгерек бармаклар гармун төймәләренә кагылуга, бүлмәгә илаһи моң таралды. Гармун хуҗасы елмаеп ук куйды. Бу көйне аның туганнан туган апасы ярата, килгән саен сорый. «Теге «Наласа”ны уйна әле рәхим итеп», ди. Икесен дә гамьсез балачак галәменә алып кереп китә бу көй. Хәер, гамьсез дип әйтү дөрес үк булыр микән. Күңелле чагы гына түгел, үзәкөзгеч хатирәләр дә саклана ич ул «киштә”дә… Чү, иртәдән бирле эч пошып йөрүенең сәбәбенә төшенә башлады бугай, ниһаять. Гармун, хәтфәдәй яшел төстәге гармун. Күңел төпкеленә яшеренгәнне «актарып» чыгарды ләбаса ул. Кино кадрларыдай, бер-бер артлы тезелеп китте «Наласа» көе кузгаткан күптәнге вакыйгалар.

…Ул чакта шул алты яшьләр тирәсе булгандыр Даниска. Туганнан туган апасына Казаннан гармун алып кайттылар. Шундый матур, буяулары ялтырап тора! «Ниндидер танылган артист ярдәмләште гармунны алырга, үзе сайлап бирде», диеште олылар. Данисның күзе кызды, билгеле. Ә инде туганы бик матур көй дә уйный башлагач… «Их, мин дә өйрәнсәм иде уйнарга!» Тәки кереп оялады бит әлеге «корт» малай күңеленә. Бер кереп оялагач, бүтән тынгы бирмәде инде. Җае чыккан саен, Данис апаларына юлланды, гармун телләренә баскалады. Тырыша-тырмаша торгач, көйгә охшаш авазлар да чыга башлады берзаман. «Молодец, булдырасың!» — дип апасы да канатлар үстереп җибәрде.

Сихри гармун төшләренә кереп бимазалады хәтта. Әнкәсенә дә тынычлык бетте. «Әнием, алыйк инде гармун миңа да, өйрәнәсем килә. Син миңа кушылып җырларсың…»

Ана кеше бердәнбер йөрәк парәсенең үтенечен кире кага алмады, әлбәттә. Буш хыял түгеллеген күрә ич, балакаеның сәләте бар. Өйрәнсен, уйнасын. Бәлки чыннан да остарып китәр.

Алдылар малайга җаны теләгәнен. Яшел төстәге «Чайка» иде ул. Шуйский, «Шуя шәһәрендә ясалган», дип аңлатты әнисе. Түбәсе күккә тиде Данисның! Гармунны кулыннан төшермәде дә диярлек. Тиргә батып тырышулары бушка китмәде бит, әй. Улы өчен ихластан куанган Нәсимә апа тәвәккәлләде. Данисы өченче сыйныфка барасы елны баян да бүләк итте. Бәхете мөлдерәмә тулды малайның. Инде апасыннан гына түгел, авылдагы бүтән гармунчы абыйлардан да дәресләр алырга кереште. Авылда музыка мәктәбе булмавына эче пошты. Чын музыкантлар сыман ноталар буенча уйнасаң иде ул… 

Хәер, бәхет кояшы берчак елмаерга ниятләгән иде малайга. Башкаладан сәләтле балалар эзләп йөрүче апа-абыйлар килеп төште районга. Данисны да тыңладылар. Соңыннан үзара нидер сөйләштеләр. Арытаба Данисны әнкәсе белән чакырып алдылар. «Музыка интернатына укырга барасың киләме?» — дип сорадылар. Килмиме соң! Нәсимә апа да сөенде бу көтелмәгән тәкъдимгә. Аллага шөкер, ак юллар ачыла түгелме балакаена. Тик менә… интернатта торып укырга кирәк икән. Бәләкәй бит әле малае. Сагынуга түзәр микән. Әтисе белән киңәшләшергә кирәк, ул ни әйтер.

Ата кеше кырка каршы төште. «Хәзер, бер белмәгән-күрмәгән җиргә бала җибәрергәме? Юк! Мәктәпне бетергәч, үзе карар. Әле рөхсәтем юк, бетте-китте!» Балавыз сыгып алды алуын Данис, тик ни хәл итәсең, олыларга карышып булмый…

Гамьсез вакыт уза бирде. Малаебыз гармунда, баянда осталыгын чарлый. Әтисе дә торган саен улы белән ныграк горурлана, кинәнеп тыңлый. «Салып» кайткан чагы булса, бигрәк тә күңеле нечкәрә, моңга сусый. Көннәрнең берендә эштән шактый соңлап, ярыйсы кызмача кайтып керде гаилә башлыгы. Инде йокыга җыенган улына «приказ» бирде: «Давай, уйна гармунда, теге мин яраткан көйләрне!»  

Данис нык кына арыган, күзләре йомыла, кәефе дә юк. Бик тә өнәми ул әтисе эчеп кайтканны, әнисен җәлли. Болай да ярсу холыклы ир тәмам «ычкына» андый мәлләрдә. Тракторчы кеше авылда бөтенесенә дә кирәк, кадерле, «сый”ны кызганмыйлар, каһәрең. Өендә ни кылачагын уйлап та бирмиләр… Данисның киреләнүе ирне тәмам чыгырыннан чыгарды. «Ә, алаймыни әле?!» дип, гармунны ишек төбендәге бетон плитәгә җан-фарманга бәреп, челпәрәмә китерде. Хәтфәдәй яшел «Шуйский» мәңгегә тынды… И шул чакта үрсәләнеп елаганнары Данисның, әле булса хәтереннән юылмый. Шулкадәр дә жәл иде аңа яраткан гармуны! Әнисе дә улын кочып, үкси-үкси елады. Иртән ата кеше ни кылганын аңлады, гафу үтенде, билгеле, тик эш узган, гармунны кире кайтарып булмый. Әкият түгел бу чөнки, чынбарлык.

Гармун тарихы шуның белән төгәлләнде. Әтисен кичерде Данис, баянда уйнавын да ташламады. Теге аяныч хәлләрне бик сирәк кенә исенә төшерә торган булды. Вакыты җиткәч, өйләнде, балалар үстерде. Оста баянчы авылда үтә кадерле бит ул, туй, юбилейлардан, концертлардан калдырмадылар. Ә бервакыт… яшь кенә завклуб кыз мөрәҗәгать итте аңа: «Данис абый, районда „Уйна, гармун“ бәйгесе оештыралар. Без дә авыл гармунчыларыннан ансамбль ясап, катнашыйк әле. Сез баянда уйнарсыз», — диде. Шулчак, үзе дә сизмәстән, Данис әйтә салды: «Карале, моннан утыз бер элек мин дә гармунда уйный идем бит!» Клубның гармуны бар икән, төймәләрен капшап чыкты. Ай-һай, онытмаган ләбаса бармаклар, элеккечә сизгерләр, йөгерекләр!

Конкурста ансамбль яхшы гына чыгыш ясады. Данис исә ялгыз башкаруда беренче урын яулады. Уңыш канатландырып, илһамландырып җибәрде ир асылын. Икенче елга теге клуб гармунында ныклап әзерләнде, гармунчылар бәйгесендә гран-прига лаек булды! Уфа кунагы — танылган музыкант Айнур Фатыйхов жюрида иде, үз куллары белән тапшырды бүләкне. Урыны оҗмахта була күрсен атаклы сәләт иясенең… Шунысы искитмәле –гран-при хәтфәдәй яшел «Шуйский» гармуныннан гыйбарәт иде! Данисның шатлыгы эченә сыймады. «Тәки тырыштым бит, шәп уйнадым әй, җиңдем барыбер!» — дип тантана итте. Гаиләсе, якыннары да сөенечен уртаклашты. Теге туганнан туган апасы аеруча куанды, «молодец, акыллым, булдырдың!» - дип кояштай балкыды. Энекәшең шундый дәрәҗәләргә ирешсен әле. Нәселләрендә элек-электән гармунчы-җырчылар, биючеләр, сүз осталары бихисап булган аларның, шул тәэсир итми калмагандыр, мөгаен…

Еллар үз агышыннан туктамады. Данисның да уңышлары, җиңүләре ешайганнан ешайды. Күптөрле бәйгеләрдә катнашты, мактау-бүләкләргә лаек булды. Ә көннәрнең берендә… Кичен, гадәттәгечә, кулына яшел гармунын алып утырган иде, кисәк тыны куырылды. Башына яшен тизлегендә уй килде: «Бәй, бу хәтфәдәй яшел гармунны Аллаһы Тәгалә миңа Үзе җибәргән ләбаса! Бала чагымда түккән күз яшьләрем өчен кире кайтарган „Шуйский”ны, тагын да матуррагын, яңгырашлысын!“ Оят, валлаһи, масаеп-кукраеп йөрдем бит әле ни гомер. Мин дә мин, имеш. Менә шуннан соң Аллаһы Тәгаләнең барлыгына, кодрәтенә ышанмый кара инде…» Хәер, Данисның кече яшьтән үк шиге булмады Ходайның барлыгына. Газиз әнкәсе, әбисе, туганнары үтә дини кешеләр иде. Тик шулай да гаҗәпләнеп туярлык түгел ич, нинди генә хикмәти хәлләргә тарымассың бу дөньяларда.

…«Исәннәрмесез, ни хәлләрдә?» Тирән уйга талып, тугры дусты — яшел гармунын кочып утырган хуҗа сискәнеп китте. Кунаклар бар, ахрысы. «Данис, син кайда ул?» Хәләл җефетенә ияреп, туганнан туган апасы килеп керде. Кочаклашып күрештеләр. Хәл-әхвәл сорашып алдылар. Апасы гармунга таба ымлады. «Уйныйсыңмы?» Энесе җавап йөзеннән баш кына какты. Чем-кара күзләрен туганына төбәде: «Наласанымы?» Бер-берен күз карашыннан аңларга күнеккән апалы-энеле сихри моң галәменә чумды. Әйтерсең лә Вакыт тәгәрмәче кирегә, татлы-бәхетле Балачак чорына чигенде.

«Өздереп гармун уйныйлар

Наласа авылында.

Йөрәгемә утлар яктың,

Янам мин ялкынында…»