Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Көнләшәсең мәллә, матур апа?!» (Зилә Батырова)

Кеше сөйләгәндә «булмастыр, уйдырмадыр бу», дип көлеп кенә кабул итә идем моның ише вакыйгаларны, үземә дә күрергә язган икән…

news_top_970_100
«Көнләшәсең мәллә, матур апа?!» (Зилә Батырова)
pixabay.com/ru

Иптәшем белән Казанда гомер итәбез. Үзебезнең ике бүлмәле фатирыбыз бар. Яшебез барса да, балаларыбыз юк. Ирем үзен бу очракта тыныч тота, бала булса ярый, булмаса дип яши. Мин, билгеле, хатын-кыз буларак, моны авыррак кабул итәм, шул ук вакытта артык хафаланмаска да тырышам. Икебезнең дә яхшы, яраткан эшебез бар, акчага кытлык сизмибез, артык байлык артыннан кумыйбыз. Машинабыз гади, коттеджыбыз юк, чит илләргә сәяхәткә йөрмибез. Ике яктан да авылдагы әти-әниләребезгә, туганнарыбызга ярдәм итешеп яшәп ятабыз.

Бер-беребезне аңлап, хөрмәт итеп торабыз, сүзгә сирәк киләбез, Аллага шөкер.

Шулай матур гына яшәп ятканда, тормышыбыз бүтәнчә борылыш алды. Көннәрдән бер көнне үземнең бертуган апам шалтыратып, кызын вакытлыча фатирга кертеп торуыбызны үтенде. «Укыйсы әллә ни озак түгел: нибары өч ел, акча җиткерә алмыйбыз, тулай торак бирмиләр, түләп торырга кыйммәт. Уңай юл килеп чыга калса, тиз үк китеп барыр», ди.

Ирем белән киңәштем дә, туганымның кызын үзебезнең фатирга кертергә булдык. Безгә дә иптәш булыр, яшәве кызыграк булыр дип уйладым ул чакта…

Чыннан да тормышның «кызыгы» мине алда көткән икән.

Айзилә төскә-биткә бик чибәр, үз-үзен карый, матур киенә торган кыз булып чыкты. Монда бернинди дә начарлык күрмәдем. Кызлар шундый булырга тиеш дип уйлый идем, әмма акчам җитсә дә, нишләптер үземне карауны мин күз уңыннан җибәргәнемне өебезгә шушы «матуркай» килеп кергәч кенә аңлап алдым. Ул үзе дә: «Матур апа, нишләп тырнакларыңны буямыйсың, ник шундый ямьсез йокы киеме алдың, синең духиең картларский», дип миңа тәнкыйть сүзләре яудыра башлады. Аның янында бу сүзләрдән көлсәм, ул булмаганда мин чыннан да тирән уйда калдым. Дөрес сөйли бит бу!

Мин бер дә үземне карамый идем: беркайчан бизәнеп йөрмәдем, кыйммәтле киемнәргә кызыкмадым, чәчләремә маска-бәлзәмнәр сөртмәдем, күбекләр астында ванна кермәдем, өйгә хушбуй исләре таратмадым, өйдә ирем янында гап-гади халаттан йөри идем.

Күзләремне ачарга миңа Айзиләм ярдәм итте. Тормышымдагы үзгәрешләр турында соңрак язармын, әлегә туганымның кызы турында сүзем.

Өебездә күкрәкләре тулышып торган, терт-терт атлап йөрүче, һәрчак юктан да сәбәп табып чыркылдап торучы япь-яшь кызга ирем дә игътибар итми калмады шикелле.

Үзен карап, яратып өчәр сәгать юыну бүлмәсендә кайнашуы, аннан сәгатьтән артык көзге каршында бизәнеп чыгып китүе, кайтып кергәч тә кабаттан душ коенып, әзерне ашап, артыннан савытлар да юмый калдыручыга әйләнде берзаман минем яраткан Айзиләм. Башта дәшмәдем, яшь чаклары, рәхәтләнеп йөреп калсыннар дип уйладым. Апама да телефоннан сөйләшкән саен: «Бар да әйбәт, борчылма» гына дидем. Чыннан да борчылырлык сәбәп юк дип уйладым. Апа бик таләпчән кеше буларак, «Эшләр куш, трай тибеп йөрмәсен» дигән иде югыйсә.

Җизнәсе дә Айзиләне бик хөрмәт итте, ярата иде. Соңгарак калып кайтканда «Сәгать ун тулып китте, нишләп кайтмый, шалтырат әле» дип контрольдә тотты. Шулай ярты ел яшәдек. Тора-бара уйландыра башлады: бер борчусыз тормышыма тынычсызлык алып килде ахры бу бала…

Айзилә килгән көннән күрше бүлмәдә йоклады. Аңа карап ирем белән төнге назлашуларыбыз кимемәде. Мөнәсәбәтләр шул ук. Әмма соңгы вакытларда Айзиләнең безнең арага керә барганын сизә башладым: я төннең бер мәлендә без сөешеп ятканда башым авырта дип кереп дару сорый, көндезләрен йокы киеменнән, я эч киеменнән һич аермасы булмаган шортиктан җизнәсе янында йөри.

Беркөнне ул йоклаган бүлмәгә керсәм, өстен дә капламаган, эч киемнәреннән йоклап ята.

Ишек ачык, ә безнең юллар һәрчак ул йоклаган бүлмә аша уза. Ирем күргәнче дип тизрәк өсләрен томаладым. Ул оялысыга мин кып-кызыл булдым.

Берәр нәрсә эшләргә кирәк иде. Апага билгеле, сөйли алмадым. Айзиләгә алай да: «Сеңелем, әзрәк канатларыңны җый, син әле яшь, ир кешене аңламыйсың, үзеңнең ирең янында шулай йөрсәләр сиңа да ошамас», дидем.

Айзилә көлде генә… «Көнләшәсең мәллә, матур апа?!»

Белмим, көнләшү булгандырмы, әллә иптәшемне яман нәрсәләрдән саклап калырга теләвемме… Шулай да түздем… Сеңлем дә басылды кебек. Тагын ярты еллап вакыт үтте. Айзилә бездән соң китә, безгә кадәр кайта, аннан кич белән тагын чыгып китә торган булды. «Егете бардыр», дип уйладык. Үзебезнең яшь чакларны искә төшердек…

Шулай да тынгылык бирмәде Айзилә. Аның өчен апа каршында җавап тотасым бар бит. Иптәшемә «әллә фатиры өчен үзебез түлик микән, бездә тормас иде, миңа борчу булмас иде», дип әйтеп тә карадым. «Торсын бездә, комачауламый бит», диде ул.

Иптәшем үзенә берничә көн ял алган вакыт. Айзиләнең дә яллары иде. Үзем эшкә китеп, аларны икәү генә калдырырга да курыкмадым. Беренчедән, иремә, икенчедән бертуган апамның кызына ышынычым зур иде. Ямьсез уйлар бөтенләй дә башка кермәде.

Төшке аш вакытында иптәш кызларым белән тамак ялгап утырганда, үзем белән булган вакыйгаларны аларга да бәян иттем. «Хәзерге яшьләргә ышанып булмый, бар кайт өеңә, күрерсең ирең белән нишләп ятканнарын» дип мине мәҗбүриләп вакытсыз өйгә кайтарып җибәрделәр.

Кайттым… Ишекне ачып керергә куркып берничә минут башта басып тордым, аннан ни күрсәм күрермен, дип ишекне ачтым. Ишек тавышсыз гына ачылды, шуңа минем өйгә кергән әллә ни сизелмәде…

Күзләрем башка берни күрми, миннән алда йокы бүлмәсенә чаба… ә анда бертуган апамның кызы ыңгырашкан тавышлар…

Күзләрем күрмәсен ичмасам дип бүлмәгә дә керми чыгып йөгердем… Артымнан ишек шапылдап ябылды. Мин яшьләремә буыла-буыла кая басканымны белми чабам. Шулчак бер ир-ат гәүдәсенә килеп төртелдем, гафу үтенергә дип күзләремне өскә күтәрсәм, иремнең кочагында басып торганымны аңладым. Аллага шөкер, анда син түгел! Аллага шөкер, дим…

Тагын да катырак елый башладым. Бу юлы сөенечтән. Иптәшемне ялда булуына карамастан ашыгыч рәвештә эшкә дәшеп алганнар, ә эшкә барып җиткәч, кәгазьләре өйдә калганын аңлый, шулар артыннан кире кайтып килүе икән…

Без шулай аңлышып басып торганда безнең фатирдан куркынган кыяфәттә озын буйлы бер егет белән, чәчләрен дә җыярга өлгермәгән апамның кызы йөгереп чыкты. «Апа, җизни, гафу итегез, мин бүтән сезгә авырлык китермәм, мин китәм», диде Айзилә үз теләге белән.

Апага булган хәлләрне сөйләмәдем. Бары тик иптәш кызларым гына «Аның заманасы шул хәзер, нәрсәгә борчырга кирәкмәгәнгә, хәзер бөтен яшьләр шундый. Ярый ирем белән булмаган диген дә…» диделәр.

Айзилә бездән киткәч, иңнәремнән таулар төшкәндәй булды. Кеше баласы өчен җавап бирәсе бар дип кайгырасы, йокламыйча кемдер кайтасын көтәсе, тормыш иптәшем яшь кызга кызыкмасын дип куркасы юк. Хатынының туганнары, балдызы, абыйсының я энесенең хатыны белән хыянәт иткән ирләр турында күп ишетергә туры килде. Айзилә бездә яшәгән дәвердә күңелемә дә кертмәскә тырышсам да бу хакта, йокы бүлмәсендә апамның кызы белән минем ирем икәнлеген күз алдына китергән берничә минут кына да үзәк өзгеч булды минем өчен.

Бер-беребезне сынау, кадеребезне аңлау өчен бик шәп сабак булды бу. Айзиләгә мин рәхмәтле дә. Ул мине чын хатын-кыз булырга өйрәтеп китте. Мин хәзер үземне карыйм, яратам. Бизәнеп йөрим, чәчләремне тәрбиялим, ай саен тырнак, керфек ясатам. Миннән тәмле хушбуй исе килгәнне сизеп ирем дә матур сүзләр яудырып кына тора. «Син яшәрдең, матурайдың, миңа синең белән тагын да рәхәт», ди.

Ә бүген без туйда… Безнең фатирда, безнең ятакта сөешеп чыгып киткән теге озын буйлы егет һәм апамның сеңлесе Айзилә туенда. Алар бүген җитди, күзләребезгә караганда гына оялалар. Апага бу турыда бүгенге көнгә кадәр берни әйтмәдем! Алар бәхетле, апа белән без тыныч, Аллага шөкер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100